Рус балаларына татар теле 4 сыйныф. Ел фасыллары. Кыш.
учебно-методический материал

Каримова Алсу Шарипьяновна

Рус балаларына татар теле        4сыйныф

Тема: Ел фасыллары. Кыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_temasy_achyk_dres._4syynyf.docx21.57 КБ

Предварительный просмотр:

Рус балаларына татар теле        4сыйныф

Тема: Ел фасыллары. Кыш.

Оештыру

Уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез ,балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, балалар, тәрәзәдән  яктылык, кояш ничек матур елмая. Әйдәгез , без дә бер-беребезгә шулай елмаеп исәнләшик.

-Укучыларның хәлләрен сорашу

-Бүгенге һава торышы турында әңгәмә кору.

У кучылар , әйтегез әле, бүген көн нинди?

Сорауларга җавап бирү.

Әйтегез әле, хәзер нинди ел вакыты?

Урамда көн нинди?

Нәрсә ява?

Нинди кар ява?

Әйдәгез әле, дәресебезне башлар алдыннан телебезне язып алыйк. Телгә зарядка.

                  Җил ничек исә? Җҗҗҗҗҗҗҗ      (Әкренрәк-көчлерәк)

                 Буран ничек улый? Ууууу   (С бумагой)

Рәхмәт! Булдырдыгыз! 1 слайд

Музыка

Ә хәзер, мин сезгә моңлы музыка тынларга тәкъдим итәм. Музыканы тыңлаганда күзләрегезне йомсагыз да була. Сез нәрсә сизәрсез микән? Шуны уйлап утырыгыз.    (Музыка яңгырый)

  • Ягез, укучылар, сез музыка тыңлаганда, күз алдыгызга нәрсәләр килде?
  • Укучылар, бу Италия композиторы Антонио Лучо Вивальдиның “Дүрт ел фасылы” дигән концертлар циклынннан “Кыш “ музыкасы булды. 2 слайд    Кыш сурәте.

-Ничек уйлыйсыз, бүген без нәрсә турында сойләшербез икән?

- Әйе, укучылар, бүген без, елның бик матур бер вакыты кыш турында сөйләшербез. Шулай ук дәрес барышында без күбрәк кыш турында сүзләр өйрәнербез. Сүзлек дәфтәрен тутырыбыз.

Яңа тема

Укучылар, безнең бүгенге дәресебез ярыш формасында барачак.

  • Укучылар, мин сезгә менә бу боз кыйпылчыкларын җыярга тәкъдим итәм.
  1. Аларны җыйгач, сезнең команданың (төркемнең) исеме килеп чыгачак.      (Декабрь, гыйнвар, февраль.)         

Из бумаги ставлю для себя названия месяцев!

Димәк, безнең 3 команда барлыкка килде. Тактага һәр команданың исемен беркетәм. Сезнең дәрес барышында һәр уңай җавабыгыз өчен кар бөртеге куеп барабыз. Шулай итеп, кемнең кар өеме зуррак булыр микән?

                            Шулай итеп, алдагы бирем:

  1. Мин сезгә текстлар таратам. Әлеге тексттан,  Кыш бабайның “Кышкы сүзлеген “тутырырсыз. Тексттан һәр команда 3 әр кышкы сүзне язып алсын. Кырыена тәрҗемәсен язып куйсын.

Менә салкын кыш килде. Җиргә ак кар ява. Елгаларны боз каплады. Салкын җил исә. Буран улый. Балалар чаңгы, чана, тимераякта шуалар. Кар бабай ясыйлар.

Әйдәгез, башта текстны укып чыгабыз. (бер бала текстны укый).

Һәр команда урыннарда эшли.

Шулай итеп, эшне тәмамлыйбыз. Әйдәгез, язган сүзләрне укыйбыз. Тәрҗемәсен әйтәбез. Декабрь командасы….

Исебездә ныграк калсын әле. Әйдәгез, бу сүзләрне бергәләп кабатлыйк. Хор белән. Әфәрин, дусларым. Һәр командага кар бөртекләре бирелә.

  1.    Физминутка. Музыка куела.

 Карлар булып очабыз,

Аннан җиргә кунабыз,

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез.

Ныгыту

1. Укучылар, Кыш бабай мәктәптә капчыгын онытып калдырган. Ләкин бүләкләре баллы түгел, ә башваткыч икән. Һәр командадан  1шәр кеше чыгып, биремне алсын әле. ( укучылар чыгалар, капчыктан конвертларны алып, шунда төшеп калган хәрефләрне язалар.Кычкырып укыйлар.) (кар, салкын, чана)

- Дөресме, укучылар. Дөрес.                     (кар бөртеге куела)    

2. Икенче бирем.

Бирелгән сүзләрдән (кар, кыш, чана) җөмләләр төзе. (кар бөртеге куела)

3. Өченче бирем.

Сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырыгыз.

Кышкы темага бер-берегезгә сораулар төзегез һәм җавап бирегез. Декабрь командасы Февральгә, Февраль –Гыйнварга. (кар бөртеге куела)

Рефлексия

Шулай итеп, балалар, без бүген нинди тема өйрәндек? Нинди сүзләр исегездә калды?

Әйдәгез, кышка сыйфатлар табыйк әле.

Кыш нинди? Салкын. Ак. Буранлы.

Сез кышны яратасызмы?

Яхшы.

Кар өемнәренә күз салыйк әле. Кем кар бөртекләрен күбрәк җыйды икән?

Ә хәзер һәр команда үзенең иң оста уйнаучысын атасын. Әйдәгез, бу кешегә бергәләп кул чабабыз.

Өй эше

  1. “Кыш” темасына кечкенә хикәя язарга;
  2. Бүген өйрәнгән сүзләрне кулланып диалог төзергә ;
  3. “Кыш “ темасын сурәтләп рәсем ясарга.

Дәрес тәмам.  Саубулыгыз.Чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар

Татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар...

Тест. Ел фасыллары. 6нчы сыйныф.

Тест. Ел фасыллары. 6нчы сыйныф. Рес төркеме.3нче чирек...

Рус балаларына татар телен укытуны мәдәниятләр диалогы итеп оештыру.

Конференциядә чыгыш ясаган доклад. Публикация....

Дәрес темасы:’’Исем фигыль’’. Предмет: татар теле. Сыйныф:7а (рус.төркеме).

Дәрес темасы:’’Исем фигыль’’.Предмет: татар теле.Сыйныф:7а (рус.төркеме)....