Дәрес темасы:’’Исем фигыль’’. Предмет: татар теле. Сыйныф:7а (рус.төркеме).
план-конспект урока (7 класс) на тему

Рахматуллина Гульнара Рафисовна

Дәрес темасы:’’Исем фигыль’’.

Предмет: татар теле.

Сыйныф:7а (рус.төркеме).                                                                             

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_figyl.docx17.85 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт  шәһәре  муниципаль  автономияле  белем  бирү  учреждениесе ‘’15 нче гомуми урта  белем бирү  мәктәбе ‘’нең  татар теле  һәм  әдәбияты  укытучысы  Рахматуллина   Гөлнара   Рафис  кызының   татар  теле  һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинарында күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Семинар   темасы:“Мәктәптә кулланыла  торган заманча укыту һәм тәрбияләү алымнары”.

Дәрес темасы:’’Исем фигыль’’.

Предмет: татар теле.

Сыйныф:7а (рус.төркеме).                                                                              

                   Әлмәт шәһәре,2016-2017 нче  уку елы.

Максат:исем фигыльне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү;

чагыштыра,нәтиҗә ясый белү,тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү;

төркемнәрдә эшләү аша дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга булышу.

Җиһазлау:дәреслек,сүзлекләр,карточкалар,мульт.такта.

Дәрес барышы:

1.Оештыру

    -Уңай психологик халәт тудыру: исәнләшү.

     Балалар өстәл артына дүртәү  кара-каршы утыралар.

     Һәр төркемнең үз номеры.

   -Укучылар кәефләрегез ничек?

   -Әйдәгез әле бер-беребезгә елмаеп алыйк һәм дәресебезне башлыйк.

2.Дәрес барышы

Укучылар төркемнәргә бүленеп,партадагы сүзләрдән җөмләләр төзиләр һәм укыйлар.Тәрҗемә итәләр,мәгънәләрен аңлашалар:

    а)әти-әнисен, хөрмәт итә,малай,бу

    б)яратуы,ата-ананың, көчле,баланы,була,бик

     в)начарлык,әнигә,ярдәм итмәү-

     г)китап ,рәхәт тә, уку ,күңелле дә

-Укучылар игътибарын тактага юнәлтү(слайд №1),җөмләләрне чагыштыру,фигыльләрне таптыру.

    -Фигыльләргә нинди кушымчалар  кушылган?(-у,-ү)

    -Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?(нишли? нишләү?нишләмәү?)

    -1 нче җөмлә белән бүтән җөмләләр арасында нинди аерма бар?(кушымчалар аермасы)

-Без бүген нәрсәләр турында сөйләшербез икән?( Фигыльләр турында)

-Нинди фигыльләр исемгә дә,фигыльгә дә охшаган?

-Димәк,безнең бүгенге темабыз –исем фигыль(имя действия)

Кагыйдәне слайдтан укыту, исем фигыльнең барлыкта, юклыкта  килүен аңлату  һәм зат-сан белән төрләнмәгәнлеген әйтү.(слайд №2-4)

-Укучылар,без бүген нәрсәләр эшләрбез икән?

    -исем фигыльне кулланып,җөмләләр төзербез;

   -кушымчалар табарга өйрәнербез;

  -тәрҗемә итәрбез,диалоглар төзербез.

-Хәзер исем фигыль белән эшләүне дәвам итәбез.

3. Теманы актуальләштерү:

     Сүзлек эше(аудирование)уздыру: риза[риза]-согласна

                                                               ялгышлар[йалгышлар]-ошибки

                                                               ирешү[ирэшү]-добиться

                                                               соң[соң]-после    

                                                               иркен[иркэн]-свободно

                                                               мөһим[мөһим]-важно

                                                               аралашучан[аралашущан]-общительный

Бу сүзләрне сүзлек  дәфтәрләренә  яздырту.

4.Дәреслек белән эш.49 нчы бит,3 нче күнегү(язма).

Ике баганадагы бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр ясарга һәм алар белән    җөмләләр төзергә.(тактага һәр төркемнән берәр укучы чыгып яза)

          иркен               булу

кызык итеп                                     тоту

сөйләшүне          туктату

          аралашучан                  сөйләү

5. Дәреслек белән эш.49 нчы бит,4 нче күнегү(телдән).

1 нче төркем 1 нче җөмләне укый,2-4 ләр дә шулай ук.Тәрҗемә итү,исем фигыльләрне табу.Тикшергәндә 1 нче номерлы укучылар- кемнең чәче  озын,2-күзе кара,3-киемендә сәдәфләр күп,4-кемнең исеме озын шул укый башлый.

6.    Ял итү.Урыннарын алышынып утыралар.

    Укытучы сораулар бирә,риза булсалар басалар,риза түгелләр икән  утыралар.

        -исем фигыльнең тәрҗемәсе имя действия буламы?

        -бездә хәзер инглиз телеме?

        - исем фигыльнең кушымчалары:-у,-ү

                    -бүген көн кояшлы,җылы

                    -иртәгә ял көне

7. Тәрҗемә эше.

   Һәр балага кәгазь таратыла,шул кәгазьләрдәге сүзтезмәләрне тәрҗемә итәргә,аннары партнеру по плечу сөйләргә.Эшләр белән алмашырга һәм 1-3 нче сандагы укучылар  ситуатив сораулар уйлый,ә 2-4 нче сандагы укучылар  җөмләләр төзиләр.Исем фигыльләрне табарга.

Таратыласы сүзләр:күңелле сөйләшү,матур җырлауны,очрашудан соң, хөрмәт  итү,уйнау,табигатьне саклау,очрашуга киләм,яз җитүгә,бер күрешү,бүләк итү,хат язу.

8.Диалоглар белән эш.

    Исем фигыльләрне  кулланып,рәсемнәр белән диалоглар   төзергә(төркемнәрдә).

9.Йомгаклау

-Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек,нәрсәләр эшләдек?(исем фигыльне өйрәндек,җөмләләр төзедек,сорауларга җаваплар бирдек,диалоглар төзедек)

  -Исем фигыльнең  аффиксларын искә төшерик әле(-у,-ү)

10.Бер-берсеннән үзләрен бәяләтү,билгеләр кую.

11.Өйгә эш бирү:49 нчы бит,2 нче күнегү.

исем фигыльнең барлык һәм юклык формаларын ясарга  яки

исем фигыльнең барлык һәм юклык формаларын ясарга һәм җөмләләр төзергә.          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

“Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты

1) Затланышлы  фигыльләр  (боерык, хикәя, шарт фигыльләр) турында алганбелемнәрне гомумиләштереп кабатлау.  Зат-сан белән дөрес төрләндерүкүнекмәләрен камилләштерү. 2) Логик фикерл...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...