Тезмә кушма җөмләләр
план-конспект урока (9 класс) по теме

Исламова Зайнап Насибулловна

Урок татарского языка в 9 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tezm_kushma_zhomllr.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

                         Тезмә  кушма  җөмләләр.

                    9 нчы  сыйныфта   татар  теле  дәресе                                  

               

    Тема. Тезмә  кушма  җөмләләр.

     Максат.Тезмә  кушма  җөмләләрнең  төзелеше  һәм  үзләренә   генә  хас  булган  грамматик  үзенчәлекләре  турында  аңлату, алардан  гамәли  файдалана  белү  күнекмәләре  булдыру, сөйләм  һәм  язма  телне  үстерү, милли  үзаң  тәрбияләү.

    Җиһазлау. Дәреслек, таблица, карточкалар.

    Дәрес  барышы:

1.  Белемнәрне  актуальләштерү.

Сынама  диктант.

    15 нче   октябрь - Хәтер  көне. 1552 нче  елда  Явыз  Иван  тарафыннан  Казан  яулап  алынган, шәһәрнең  күп  биналары  яндырылган, меңнәрчә  татарлар  үтерелгән. Рус  баскыннарына  каршы  көрәштә  һәлак  булган  бабаларыбызны  халык  онытмый. ”Батырга  үлем  юк”,- ди  халык  мәкале.

      Бирем. Баш  кисәкләрнең  астына   сызарга.

      Әңгәмә  өчен   сораулар. Төзелеше  ягыннан  нинди  җөмләләр  бар? Нинди  җөмләне  кушма  җөмлә  дибез?  Кушма  җөмләләрне  билгеләү  өчен, иң  элек   кайсы  кисәкләрне  табарга  кирәк?

     Бу  текстта  нинди  дәүләт  турында    сүз  бара? Ел  саен  15  нче  октябрь  көнне  нинди  чаралар  уздырыла?

   2.      Яңа  материалны   өйрәнү.

       Тактада  җөмләләр  язылган.

       Халык  мөстәкыйльлеген  югалткан, әмма  үз  дәүләтчелегенең   традицияләрен  онытмаган. Дәүләт суверенитеты  турында  Декларация  кабул  ителде, һәм  Татарстан  бәйсез дәүләт  булып  яшәргә  теләвен  игьлан   итте. Димәк, хәтеребез  исән, рухыбыз  нык, ихтыярыбыз  сынмаган.

       а) Проблемалы  ситуация  тудыру.

  Тактадагы  җөмләләрне  уку  һәм  сорауларга  җавап  бирү. Бу  җөмләләр  төзелеше  ягыннан  сезгә  танышмы? Анализ  ясап  карагыз  әле. Нинди  җөмләләр  булыр?

      Укучылар  беренче  гади  җөмләнең  гади  булуын, хәбәрләрнең  тиңдәшләнеп   килүен  әйтәләр. Ә  икенче  җөмләнең   кушма  җөмлә  булуын, ике  компоненттан  торуын , тезү  юлы  белән  бәйләнүен, бәйләүче  чараларны  күрсәтәләр. Өченче  җөмләне  дә  тикшерәләр.

   б) Проблеманы  чишү  һәм  нәтиҗәгә  килү.

   Мөстәкыйль  җөмләләрдән  тора, гади  җөмләләр  үзара  тезү  юлы  белән, тезүче  теркәгечләр  һәм  интонация  ярдәмендә  бәйләнәләр.

    Тезмә  кушма  җөмләләрне  өйрәнә  башлау  турында  әйтелә, билгеләмә  укучылардан  чыгартыла.Тема  тактага  һәм  дәфтәргә  языла.

    в)  Параграфны  уку (16  бит), проблеманы  хәл  итүнең  дөреслеген  тикшерү.

                 Күзләрне  ял  иттерү  өчен  физкультминут.

    3.    Материалны   ныгыту.

    а)   Аудирование.

     Татарстанның   да  Конституциясе  кабул  ителде, ә  ул - суверен  дәүләт  документы. Республикада  юллар   төзелә, газлаштыру төгәлләнүгә якынлаша, шәһәрләребез  һәм  авылларыбыз  сизелерлек  яхшырды.

    Җөмләләрне  рус  теленә  тәрҗемә  итү, ике  телдә  тезмә  кушма  җөмләләрнең  төзелешен  чагыштыру.

    б)  Теркәгечләрнең  төркемчәләрен  кабатлау.

    Йомшак  укучылар  өчен  таблица  файдалану.

    в)   Дәреслектәге  22 нче  күнегүне  эшләү. Укучылар  дәфтәргә  яза. Беренче  укучы  тактада  тиңдәш  кисәкле  гади  җөмләләрне, икенче  укучы   тезмә  кушма  җөмләләрне  күчереп  яза, баш  кисәкләрне  билгели.

Ял  мизгеле”Кәеф”

     а)  Кара-каршы  басып  комплимент   әйтешү.

     б)  Укытучы  язган  комплиментларны  һәр  укучы  күршесенә  атап  укый  һәм  иясенә  тапшыра.

     в)   Һәр  укучы  үзенә  атап  язылган  комплиментларны  дәфтәренә   яза, җөмләләрнең  иясен, хәбәрен  билгели, теркәгечлеме, теркәгечсезме икәнен  әйтә.

     г)   Эшне  алдан  тәмамлаган  укучыларга  индивидуаль  карточкалар  бирелә. Бирелгән  сүзләрне  һәм  теркәгечләрне  кертеп  җөмләләр  төзелә.

      Әлмәт, Казан, ә; татарлар, руслар, һәм; кояш, болыт, ләкин; җил, яңгыр, әмма; һ.б,

     д)  Грамматик  уен. Парлап  рәсемнәр  күрсәтелә, шуларны файдаланып  теркәгечле  һәм  теркәгечсез  тезмә  кушма  җөмләләр  төзергә.

     4. Йомгак.

         Нинди  җөмләләр  өйрәндек?

         Тезмә  кушма  җөмлә  нинди  төрләргә  бүленә? Нинди  җөмләгә  теркәгечле  кушма  җөмлә  диләр? Нинди  җөмләгә  теркәгечсез  тезмә  кушма  җөмлә  диләр?

     5. Билгеләр  кую.

     6. Өй  эше. Параграфны  укырга.

  а)  “Татарстан-минем  Ватаным” темасына  тезмә  кушма җөмләләр файдаланып  кыска  хикәя  язарга.

  б)  Йомшак  укучыларга  бу  тема  буенча  4 тезмә  кушма  җөмлә  язарга.

 

                     

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Тезмә кушма җөмлә

"Тезмә кушма җөмлә" темасын үткәндә өстәмә материал....

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Тезмә кушма җөмләләр буенча тест

8 класста тезмә кушма җөмлә темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

 тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.  2) иҗади фикерләү сәлатен үстерү.  3) туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре, г...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга тест сораулары.

 ) тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану. ...

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең тибы- кабатлау. дәрес барышында яңа мәгълүмати технологияләр, сингапур структурасы киң кулланылды....