Олимпиада биремнәре
олимпиадные задания (9 класс) на тему

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы  (Ханипова Гулуза Гарифовна)

Татар мәктәпләре өчен

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты 180 минут

максималь балл - 39

1. Җөмлә төрен билгеләгез.

Генетика галиме академик Тимофеев-Ресовский әйтә торган булган: иң кирәк әйбер катлаулы булмый, ә катлаулы әйбернең кирәге булмый. (М. Мәһдиев)

а) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

ә) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

 2. Печән өсте килеп җиткәнне без, малайлар, бик зур дәрт белән көтеп алабыз             (Г. Бәширов) җөмләсендәге билгеләнгән сүз –

а) аергыч;

ә) тәмамлык;

б) хәл;

в) хәбәр.

3. Конверсия ул –

а) сүзгә кушымчалар ялганып, яңа сүз ясалу;

ә) тартык һәм сузык авазларның үзара охшашлануы;

б) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү нәтиҗәсендә яңа сүз барлыкка килү.

в) аерым сүзнең мәгънәсе үзгәрү нәтиҗәсендә яңа сүз барлыкка килү.

4. Сәлам, адәм, сурәт, һәлак сүзләре кайсы орфографик принципка нигезләнеп языла?

а) фонетик;

ә) морфологик;

б) график;

в) тарихи-традицион.

5. Хәбәрлек сүз кулланылган мәкальне билгеләгез.

а) Эше барның ашы бар.

ә) Яхшы кеше эштә беленер.

б) Авыр эшне күмәк кул җиңә.

в) Ипи – иң зур байлык.

6. Әмма, иркәм, син шуны онытма: тургайлар оя корырга барыбер җиргә кайталар җөмләсендәге фигыльләргә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.

7. Һәрберсенә икешәр мисал китереп, фигыль юнәлешләрен санап чыгыгыз.

8. Ия белән хәбәр арасында сызык кайчан куела?

а) икесе дә җөмләнең баш кисәкләре булса;

ә) икесе дә исем һәм исем мәгънәсендәге сүзләр белән белдерелсә;

б) икесе дә җөмләнең башка кисәкләрен ияртеп килсә;

в) һәр икесеннән соң аныклагычлар килсә.

9. Кеп-кечкенә сүзенең ясалыш ягыннан төрен билгеләгез.

а) тамыр сүз;

ә) парлы сүз;

б) ясагыч кушымчалы сүз;

в) тезмә сүз.

10. Лингвистик терминны билгеләгез.

а) сүзләр туплану;

ә) мәгънәне аңлату;

б) җөмлә кисәге;

в) җөмлә төзү.

11. Кадәр, тикле, чаклы, таба, хәтле бәйлекләре кайсы килешне таләп итә?

а) иялек килешен;

ә) баш килешне;

б) чыгыш килешен;

в) юнәлеш килешен.

12. Фразеологизмның мәгънәсе кайсы сүзгә туры килә?

Шалкан чәчәрлек –

а) тырыш;

ә) уңдырышлы;

б) пычрак;

в) йомшак.

13. Кайсы сүз фонетик принципка нигезләнеп язылмаган?

а) малай;

ә) чыршы;

б) ялгыз;

в) дәрес.

14. Тәнкыйть, сәнгать, хакыйкать сүзләрендә нечкәлек билгесе ни өчен языла?

а) соңгы тартыкны нечкә итеп әйтү өчен;

ә) сүзне нечкә итеп әйтү өчен;

б) иҗекне нечкә итеп әйтү өчен;

в) сүзнең аһәңле яңгырашын тәэмин итү өчен.

15. Буяучыга да кереп чыгасым бар (К. Нәҗми) җөмләсе –

а) гомуми үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә;

ә) билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә;

б) ике составлы гади җөмлә;

в) билгесез үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә.

  1. Сүзлекләрдә кешелекнең күп буыннары туплаган белем байлыгы чагыла. Алар безне өйрәтә, безнең вакытыбызны һәм көчебезне саклый.

       Бу җөмләләр Сездә нинди фикерләр уятты? Фикерләрегезне 13-15 җөмләдән торган текст итеп языгыз.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре...

Татар мәктәбенең 9, 10, 11 нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре

Татар мәктәбенең 9, 10, 11  нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре...

Татар теленнән олимпиада биремнәре.

Татар теленнән олимпиада биремнәре....

5, 6 нчы сыйныфларга олимпиада биремнәре

5, 6 нчы сыйныфларга олимпиада биремнәре...

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....