11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре
олимпиадные задания (11 класс) по теме

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар  мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2012/2013 нче уку елы)

1. Игътибар белән укыгыз. Сөйләм хаталарын төзәтегез.

        1. Россиядә эшләнгән бер тонна корычка, Европа белән чагыштырганда, эшчеләр өч тапкыр күбрәк туры килә. 2. Организмны җылытучы эчке энергия эшләп чыгару өчен, аны ягулык белән тәэмин итәргә кирәк. 3. Ул вакытта суык дип тормый идек, чаңгыда да, тимераяк та шуа идек. 4.  Ел башыннан Татарстанда 3255 янгын очрагы теркәлгән. 5. Аның әтие дә, әние дә ата-аналар җыелышына һәрвакыт баралар иде. 6. Фәнни докладымның яңалыгы булып, синтетик иярчен кушма җөмләләрнең үзенчәлекләрен тикшерү тора. 7. Аны язуда бик күп галимнәрнең китаплары белән файдаландым. 8. Фәнни җитәкчемнең фикерләре белән дә кулланганымны әйтәсем килә.

        2. IX, X-XI сыйныфлар өчен гамәлдәге татар теле дәреслекләренең авторларын языгыз.

        3.  Җөмләдәге һәр сүзгә төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирегез.

        Башкалабызда тарихи биналар күп.

4. Хикәяне укыгыз. Аның буенча төзелгән тестларда берәр дөрес җавапны билгеләгез.

Каенкай

  1. Урта полосаларда шаулап үскән ап-ак кәүсәле, ямь-яшел яфраклы каен агачы борынгы заманнардан ук тормышта үзенчәлекле урын алып килгән. 2) Билгеле булганча, кешеләр, төрле авырулардан котылу чарасын эзләп, агач һәм үлән яфракларын җыеп кайната һәм шулардан бик күп төрле дарулар әзерли торган булганнар. 3) Искиткеч шифалы булуы белән халык медицинасында үзенә аерым урын алып килгәнгәдер, каен турында татар халкында элек-электән үк бик күп истәлекле тарихи легендалар яшәгән.

4) Шуларның берсен күренекле Казан галиме К.Ф.Фукс язып алган. 5) Борынгы Болгар дәүләте белән Айдар хан  хакимлек иткән чорда, Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең өч илчесен, могҗизалар күрсәтерлек бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, Идел буена озаткан. 6) Алар һәртөрле авыруларга каршы көрәштә яшь каен яфрагын файдаланганнар.

7)  Әйтергә кирәк, каен яфрагының дәвалау үзенчәлеге халык медицинасында шактый киң таралган. 8) Салкын тигән, томау төшкән кеше мунчага каен себеркесе алып бара һәм тәненә савыгу ала. 9) Фәнни медицина казанышлары өйрәткәнчә, каен бөреләренең дә тере организм өчен файдасы бар. 10) Мәсәлән, язын аның бөреләрен җыеп кайнаталар да алынган суы белән эчәк, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. 11) Борынгы бабаларыбыз каенның менә шундый үзенчәлекләреннән файдаланганнар. 12) Каен суының шифалы булуы бик табигый, чөнки аның составында виноград шикәре, төрле кислота һәм тозлар бар. 13) Багдад илчесе Ибне Фазлан язмаларында, мәсәлән, болгарларның каен суыннан тәмле һәм шифалы эчемлекләр ясаулары да әйтелә.

14) Яз җитеп, җирдәге кар эри башлауга, каен кәүсәсенә татлы су җыела. 15) Бу вакытта яфраклар булмау сәбәпле, туфрактан алынган су парга әйләнми, өстәвенә аның тышкы ягы су һәм һава үткәрми  торган кайрылар (каен тузы) белән дә капланган. 16) Галимнәрнең тикшерүенчә, шунысы игътибарга лаек: каенда углеводлар, башка үсемлекләрдәге кебек, яфрактан тамырга түгел, киресенчә, тамырдан яфракка хәрәкәт итәләр. 17) Бу исә каен суындагы күп кенә үзенчәлекләрне дә тәшкил итә.

18) Каенның табигать өчен әһәмияте зур. 19) Тирә-якка җәелгән каен урманнары туфрак дымын даими тоталар һәм, ул гына да түгел, җирдәге су алмашынуын тәэмин итәләр. 20) Җырларда җырланып, телләрдә макталган каен агачы әнә шундый кыйммәтле үзенчәлекләргә ия. 21) Янәшә-тирәдәге каен урманнары, димәк, безнең өчен иң яхшы һәм иң арзанлы “санаторий”лар. 22) Аларны кадерләп сакларга, булмаган урыннарда булдырырга кирәк. (К. Дәүләтшиннан)

Тестлар

1. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) Билгеле булганча, кешеләр, төрле авырулардан котылу чарасын эзләп, агач һәм үлән яфракларын җыеп кайната һәм шулардан бик күп төрле дарулар әзерли торган булганнар. 2) Мәсәлән, язын аның бөреләрен җыеп кайнаталар да алынган суы белән эчәк, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. 3) Борынгы бабаларыбыз каенның менә шундый үзенчәлекләреннән файдаланганнар. 4) Дөрес җавап юк.

2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне күрсәтегез.

1)  Яз җитеп, җирдәге кар эри башлауга, каен кәүсәсенә татлы су җыела. 2)  Бу вакытта яфраклар булмау сәбәпле, туфрактан алынган су парга әйләнми, өстәвенә аның тышкы ягы су һәм һава үткәрми  торган кайрылар (каен тузы) белән дә капланган. 3) Бу исә каен суындагы күп кенә үзенчәлекләрне дә тәшкил итә. 4) Каенның табигать өчен әһәмияте зур.

3. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне табыгыз.

1) Урта полосаларда шаулап үскән ап-ак кәүсәле, ямь-яшел яфраклы каен агачы борынгы заманнардан ук тормышта үзенчәлекле урын алып килгән. 2) Искиткеч шифалы булуы белән халык медицинасында үзенә аерым урын алып килгәнгәдер, каен турында татар халкында элек-электән үк бик күп истәлекле тарихи легендалар яшәгән. 3) Шуларның берсен күренекле Казан галиме К.Ф.Фукс язып алган. 4) Әйтергә кирәк, каен яфрагының дәвалау үзенчәлеге халык медицинасында шактый киң таралган.

4. Ирен ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1)  Яз җитеп, җирдәге кар эри башлауга, каен кәүсәсенә татлы су җыела. 2)  Бу вакытта яфраклар булмау сәбәпле, туфрактан алынган су парга әйләнми, өстәвенә аның тышкы ягы су һәм һава үткәрми  торган кайрылар (каен тузы) белән дә капланган. 3) Каенның табигать өчен әһәмияте зур. 4)  Тирә-якка җәелгән каен урманнары туфрак дымын даими тоталар һәм, ул гына да түгел, җирдәге су алмашынуын тәэмин итәләр.

5. Кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзләр булган җөмләне күрсәтегез.

1) Бу исә каен суындагы күп кенә үзенчәлекләрне дә тәшкил итә. 2) Каенның табигать өчен әһәмияте зур. 3) Борынгы бабаларыбыз каенның менә шундый үзенчәлекләреннән файдаланганнар. 4) Билгеле булганча, кешеләр, төрле авырулардан котылу чарасын эзләп, агач һәм үлән яфракларын җыеп кайната һәм шулардан бик күп төрле дарулар әзерли торган булганнар.

6. Хикәянең исемендә нинди фонетик законнар күзәтелә?

1) рәт һәм ирен гармониясе; 2) ирен гармониясе һәм кече тел ассимиляциясе; 3) рәт гармониясе һәм кече тел ассимиляциясе; 4) дөрес җавап бирелмәгән.

7. Һөнәри сүзләр (профессионализмнар) булган җөмләне билгеләгез.

1) Урта полосаларда шаулап үскән ап-ак кәүсәле, ямь-яшел яфраклы каен агачы борынгы заманнардан ук тормышта үзенчәлекле урын алып килгән. 2) Мәсәлән, язын аның бөреләрен җыеп кайнаталар да алынган суы белән эчәк, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. 3) Җырларда җырланып, телләрдә макталган каен агачы әнә шундый кыйммәтле үзенчәлекләргә ия. 4) Аларны кадерләп сакларга, булмаган урыннарда булдырырга кирәк.

8. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүз кайсы рәттә?

1) каенның әһәмияте; 2) әһәмияте зур;  3) табигать өчен; 4) әһәмияте табигать өчен.

9. 13 нче - 15 нче җөмләләрдән синонимнарны языгыз.

10. 15 нче һәм 16 нчы  җөмләләрдән ике аваз кушылмасын белдергән хәрефләр кергән сүзләрне языгыз.

11. Кайсы җөмләләрдә [` һәмзә] авазы булган сүзләр бар? Номерларын күрсәтегез.

12. 9 нчы – 11 нче җөмләләрдән тамыр+ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы +бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзләрне языгыз.

13. 12 нче – 13 нче җөмләләрдән тамыр+ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча+бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.

14. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

15. Артыклык дәрәҗәсендәге рәвешләр булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

16. 6 нчы – 8 нче җөмләләрдән, фигыльне ачыклап, хәл булып килгән сыйфатны языгыз.

17. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләләрнең номерларын языгыз.

18. 8 нче – 10 нчы җөмләләрдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльне языгыз.

19. Нисби сыйфатлар булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

20. Җөмлә номерларын күрсәтеп, затланышсыз фигыльләргә берәр мисал языгыз.

21. 1 нче җөмләне сүзтезмәләргә бүлеп языгыз.

22. 12 нче һәм 13 нче җөмләләрдән иярүче һәм ияртүче сүзләре исемнәр белән белдерелгән сүзтезмәләрне языгыз.

23. Аерымланган рәвеш хәле булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

24. Аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.

25. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләнең номерын языгыз.

26. Катнаш кушма җөмләнең номерын күрсәтегез.

5.  Хикәядәге соңгы ике җөмләне ничек аңлыйсыз? Алардагы фикерләрне 6-8 җөмлә белән дәвам итеп языгыз.

6. Текстта тыныш билгеләреннән  өтерләр еш очрый. Алар ни өчен куелган? Кагыйдәләрен языгыз. Фикерләрегезне җөмләләрнең номерларын күрсәтеп раслагыз.

7. Җөмләне һәм аннан соң бирелгән җавапларны игътибар белән укыгыз. Җаваплардагы хаталарны төзәтегез.

Яз шулай башланды: икенчеме, өченчеме көндә урман артыннан йомшак, әмма дәһшәтле гөрелте дә ишетелде, бөтен дөнья көпшәкләнде, төнлә юкә урманы берөзлексез шаулады, юл катысына ат аягы бата башлады, баскыч төпләренә үгез эчәрлек су җыелды. (М. Мәһдиев)

1. Бу – тиңдәш иярүле, күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

2. Өтерләр тиңдәш кисәкләрдән соң куелган.

3. Гөрелте  сүзенең әйтелеше белән язылышы туры килә: 7 хәреф һәм 7 аваз бар.

4. Әмма – бәйлек, җөмләләрне бәйли.

Артыннан  – уртаклык исем, берлек санда, чыгыш килештә, җөмләдә урын хәле булып килгән.

        Йомшак, дәһшәтле, бөтен, берөзлексез – сыйфатлар, гади дәрәҗәдә, җөмләдә аергыч булып килгәннәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр...

Татар мәктәбенең 9, 10, 11 нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре

Татар мәктәбенең 9, 10, 11  нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре...

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар  төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре   (БРТ форматы)...