Открытый урок на тему: Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты
план-конспект урока (7 класс) на тему

Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты.

 Максат:

1.К.Булатованың  тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәм аның иҗаты буенча  буенча буклет ясау.

2. Өйрәнелгән материал буенча балаларны сөйләмгә чыгару.

3. Якташыбыз иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау:К. Булатова иҗатына багышланган слайд, аерым битләрдә өстәмә мәгълүмат.

                        Дәрес барышы

I Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн хөрмәтле кунаклар!

-Исәнмесез, кадерле укучылар.

Көй яңгырый. “ Шушы яктан, шушы туфрактан без” шигыре укытучы укый.

II. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

1 -2 нче слайд ачыла. Мин сезгә яңа гына “Шушы яктан, шушы туфрактан “ шигырен укып киттем.

-Укучылар слайдка күз салыйк әле. Бу шигырьне кем язган икән? ---Сезгә бу шәхес танышмы? (К,Булатова)

-Укучылар, бүген дәресебездә без кемнең иҗаты турында сөйләшербез икән?

(К. Булатова  иҗаты турында сөйләшербез)

-Сез сез аның турында ишеткәнегез бармы?

-Укучы бала: Мин Нәдер авылына әбием янына кунакка кайтып йөрим, шул авылда К. Булатованы күргәнем бар.

Димәк, укучылар К.Булатова Әлмәт шәһәренең Нәдер авылында яши икән.

-Укучылар тагын нинди Әлмәт язучылары  шагыйрьләре турында ишеткәнегез бар?

3 нче слайд ачыла- Димәк, укучылар бүгенге дәресебезнең темасы :

К,Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты.

Дәреснең темасы укыла.

-Дәресебезгә укучылар нинди максатлар куярбыз икән?

 

4 нче слайд ачыла: Дәреснең максаты укыла.

Әйе, укучылар без бүген дәресебездә К.Булатованың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнербез һәм аның нинди бүләкләргә лаек булганлыгын белеп китәрбез.Дәрес дәвамында һәр төркемдә К.Булатованың иҗатын багышланган буклетлар ясап барыр, Буклетлар ясар өчен мин сезгә әзер рәсемнәр һәм мәгълүмат язылган битләр әзерләдем.Ул сезнең өстәлләрегездә ята. Шулай ук бүгенге дәресебездә эшләр өчен өстәмә ярдәмлекләр дә таратам, ул битләр дәресебез дәвамында кирәк булачак.

-Мин сезгә өстәмә битләр таратам үзегезнең дәрестә ничек катнашып баруыгызга бәя куеп барырсыз.

-Укучылар дәресебез дәвамында игътибар белән тыңлап утырыгыз әле, шагыйрә нинди темаларга иҗат итә икән? Дәрес ахырында сез бу сорауга җавап бирересез дип уйлыйм.

5 нче слайд ачыла. Укучылар 3 слайдка күз салыйк әле. Клара Булатова1936 елның 18 мартында  Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була. Алар бик яхшы укытучылар булганлыктан аларның гаиләләрен төрле авылларга укытучы булып эшләргә чакырып торганнар, шуңа күрә алар Сарман районының төрле авылларында эшләгәннәр. (Һәр рәсемне ябыштырып баралар)

6 нчы слайд :Югары Чыршылы авылында башлангыч мәктәптә укый.Ләке авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлый.(Шушы аылда яшәгән чорда Ләке керәшеннәре белән тыгыз аралаша, аларның гореф-гадәтләре белән кызыксына.Сарман авылының №1 мәктәбендә урта белем ала.

7 нче слайд ачыла (Сарман районының картасы).

Укучылар сезнең алдыгызда Сарман районының картасы .Әйдәгез әле карта буенча сәяхәткә чыгыйк әле. Сезнең алдыгызда да Сарман раонының картасы ята, кызыл кәләмнәр алып билгеләп барыгыз.

Татар Карамалысы-------- Югары Чыршылы(1-3 нче сыйныфта)--------Ләке (7 нче сыйныф)------Сарман районының №1 мәктәбендә укуын тәмамлый

8 нче слайд ачыла: 1965-1969 нчы елларда Клара Булатова Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында белем ала. Бәлки укучылар күпләрегез мәктәпне тәмамлагач сездә бу Казан университетында белем алырсыз.

9 нчы слайд ачыла: 1970 нче елдан башлап К.Булатова союзы әгъзәсе.

10 нчы слайд ачыла: Университетны тәмамлаганнан соң К. Булатова Әлмәт районының Яна Кәшер урта мәктәбенә тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы-методист» дигән мактаулы исем бирелә.

11 нче слайд ачыла: 7о елларда шагыйрә берничә җыентык чыгара.Аның  бер бәйләм шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителә.Бүгенгесе көндә ул 40 артык китап авторы.   Слайдка күз салсагыз анда менә анда аның китапларын күрәсез Ул укытучы буларак бик күп шигырьләре аның балаларга багышланган . Менә мин сезгә К.Булатованың 1-2 шигырен сезгә укып китәм.

-Ә укучылар, сез аның нинди шигырьләрен беләсез? (1-2 бала К.Булатова шигырьләрен укып китәләр)

Менә укучылар аның”Үзеннән үзе туа җыр” җыентыгында аның шигырьләренә  язылган көйләре дә ноталар белән күрсәтелгән. Кызыксынсагыз укып китә аласыз, җырларын өйрәнә аласыз, җырлый аласыз.  

12 нче слайд ачыла: Әлбәттә аның шундый шагыйрә булып китүенә аның гаиләсенең дә йогынтысы булмый калмагандыр.

Аның тормыш иптәше Нәфис абыйга ,бигрәктә яраткан улы, бер бөртеге Марска багышлап язылган шигырьләре бик күп .(Гаиләсе белән фото)

13 нче слайд ачыла: Аның шигырьләренә безнең күренекле композиторларыбыз көйләр язган. Сез дәрес башында “ Шушы яктан,шушы туфрактан без” шигыренә Рәис Нәгыймов язган көйне тыңлап киттегез. (Әйдәгез,  тагын бер тапкыр хәзер шул  көйне тыңлап ял итеп китик )

14 нче слайд ачыла: Аның хезмәтләре өчен бик күп мактаулы исемнәргә лаек була.Слайдны карау.

1994 нче ел.Рафаил Төхвәтуллин премиясе лауреаты.

2007 нче ел.Саҗидә Сөләөманова премиясе лауреаты.

2015 нче ел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.

1978 нче елда аңа РСФСР мәгариф министрлыгы тарафыннан ”укытучы методист” дигән мактаулы исем бирелә.

 

15 нче слайд ачыла: Укучылар бу ел К.Булатованың 18 нче мартта 80 яшҗлек юбилеен билгеләп утәбез.

III Дәресне йомгаклау.

-Укучылар, без сезнең белән нинди шагыйрәнең иҗатын өйрәнеп киттек? (К,Булатова)

-К.Булатова нинди темаларга иҗат иткән икән?

Әйдәгез ике төркем дә үзенең ясаган буклетларын безгә күрсәтеп китәр.Кыскача гына сез шагыйрә иҗатын шушы буклетлар ярдәмендә сөйләп китәрсез.

Буклетларны карау. Үз -үзеңе бәяләү.

Билгеләр кую.

IV Өй эше.

К.Булатова иҗатын сөйләргә әзерләнеп килү.

Дәрескә үзанализ.

Укытучы:Тюрикова Г.Р. Әлмәт шәһәре ,15 нче мәктәп

Татар әдәбияты дәресе. 7 нче б сыйныфы (татар төркеме)

Дәреснең темасы: Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты.

Дәреснең тибы: Яңа материалны үзләштерү.

Дәреснең төзелеше:

 I. Оештыру өлеше.

II.Яңа теманы аңлату.

III Белемнәрне бер билгеле системага салу, гомумиләштерү.

IV. Йомгаклау .

Дәреснең темасы программада бәйләнешле  үстерү  булегенә кертелгән .

   Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатына караганда бик отышлы.

  Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр кулландым.

  Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

  Белем һәм тәрбия бирүгә якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә  дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатлар куйдым:

1.К.Булатованың  тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәм аның иҗаты буенча  буенча буклет ясау.

2. Өйрәнелгән материал буенча балаларны сөйләмгә чыгару.

3. Якташыбыз иҗатына кызыксыну уяту.

 

Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым (сингапур методикасының структурасын, тәнкыйди фикерләү технологиясе элементларын, коммуникатив технология, информацион технология).

Дәрес исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру белән башланып китте. Иртән комплимент ишетү, көн буена күңел күтәренкелеген тәэмин итә. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

Укучыларны дәрескә кызыксындыру уяту максатыннан дәресемнең оштыру өлеше шигырь юллары белән башланды. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. һәм әлбәттә шуңа ияреп теманы , максатны балаларның үзләреннән әйттердем, дәрескә проблемалы сорау куйдым һәм дәрес азагында шул сорауга җавап бирдерттем. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. . ФГОС элементының берничә төре  кулланылды дип әйтсәк дөрескә туры килер.

География, технология фәннәре белән предметара бәйләнеш булды.

Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә эшләргә тырыштым.

Куелган максатларга тулысынча ирештем дип уйлыйм, чөнки укучылар дәрес буена үзләренең кызыксынуларын күрсәттеләр.Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.

Дәрес тиешле югарылыкта узды, чөнки материаларны сайлап алганда балаларга аңлаешлы булырлык мәгълүматлар гына сайларга тырыштым.

Балалар дәрестә актив булдылар. Минем уйлавымча, эш төрләреннән булган телдән сөйләм дәрестә уңышлы булды.

Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга 2  үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Балаларның җавапларын яхшы, бик дөрес кебек сүзләр белән хуплап тордым. Дәрес ахырында балалар үз-үзләренә бәя бирдерәләр.

Дәрес дәвамында укучыларның кызыксынуларын киметмәү өстендә эш алып барырга тырыштым. Моның өчен төрле эш төрләрен кулландым. Дәрес барышында укучыларның элек, яки алдагы дәресләрдә алган белемнәренә таяндым. Дәрес материалы, минемчә, актуаль.

Дәреснең йомгаклау өлешендә дәрестә үтелгән материалны аңлауны тикшерү максатыннан сораулар бирелде  һәм дәреснең нәтиҗәсе итеп укучылар үзләренең ясаган буклетлары буенча сөйләп уздылар.

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл

Дәрестәге укучының эшчәнлеге

баллар

үз-үзеңә бәя

1.

Буклетның дөрес эшләнеше

2 балл

2,

Буклетларны яклау

1 балл

3.

Дәрес барышында укытучы соравына җавап бирү

2 балл


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Открытый урок по теме «АВСТРАЛИЯ. Географическое положение. История открытия материка. Рельеф и полезные ископаемые».

ЗАДАЧИ УРОКА: ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫЕ: 1. Отработка навыков составления составления характеристики географического положения материка Австралия;2.Продолжить работу с картами,  атласами, таблицам.ВОСПИТ...

Открытый урок по теме "«Образование в странах изучаемого языка и России. Школа. День открытых дверей»

Урок  английского языка по теме «Образование в странах изучаемого языка и России. Школа. День открытых дверей». Предназначен для учащихся 8 класса. Урок обобщающего типа.На уроке учащиеся повторя...

ПОУРОЧНЫЙ ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА На тему: «Название Москвы. Мое открытие Москвы» 1 клас История изобразительного искусства.

Тема: «Названия Москвы. Мое открытие Москвы» Цели: Познакомить учащихся с интересными названиями города Москвы.Познакомить  со знаменитыми местностями и названиями улиц, переулков. Расширить...

Урок соревнование по английскому языку по теме "Музыка", урок -праздник на тему "Halloween", открытый урок по теме "Экология"

Урок-соревнование по английскому яыку по теме "Музыка" расчитан на учеников 8-9 классов.Открытый урок английского языка по теме "Экология". "Are you a friend of planet?"Урок-праздник на тему "Hallowee...

Открытый урок по теме "Составление и чтение прямых и открытых слогов са, су, со"

Открытый урок по теме "Составление и чтение прямых и открытых слогов са, су, со"Цели: 1. Учить составлять и читать слоги са, со, су.  2. Развивать артикуляционные возможности, элементар...

Открытый урок по теме: Электромагнитная индукция. «От производной к производству или история одного открытия»

Открытый урок по теме:Электромагнитная индукция.«От производной к производству или история одного открытия»...