Яраткан шигырьләрем
книга на тему

Монда минем иң яратып укый торган шигырьләрем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon izhadi_sizemlu_hm_isp.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Шәүкәт Галиев “Дуслык балы”

Дустым миңа алып килгән
Күчтәнәчкә «Башкорт балы»,
Янәшәгә мин дә куям —
Җыйган татар бал кортлары.

Гәрәбәдәй якты икән,
Икесе дә татлы икән:
Синең бал да кәттә икән,
Минем бал да яхшы икән!

Кысташабыз алмаш-тилмәш,
Макташабыз алмаш-тилмәш,
Очрашабыз алмаш-тилмәш —
Бик күңелле дустың килгәч!

Кыр-болыннар янәшәләр,
Гөл-чәчәкләр янәшәдер,
Бал кортлары әрле-бирле
Шәт кунакка йөрешәләр?

Син дип, мин дип бүлешергә
Гөл илендә чикләр юк бит,
Касәләре көнгә ачык,
Гел дә ачык — бикләр юк бит.

Синең балкорт, минем чәчәк
Күптән инде кушылгандыр,
Синең көйме, минем җырмы —
Җан уртаклык шушындадыр?

«Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!» — дип,
Макташыйк без бергә килеп,
Туганнарча йөрик шулай,
Сезгә барып, безгә килеп.

Бозылмый да, картаймый да
Безнең татар-башкорт балы —
Гәрәбәдәй якты булсын,
Мәңге булсын дуслык балы!


Р. МИҢНУЛЛИН Әнкәйне сайлап алмыйлар

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!

Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!

Хатын-кыз ямьсез булалмый

Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул, 
Әлбәттә, җүләр була.

Хатын-кыз ямьсез булалмый, 
Юньсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә 
Күңелне кырыштыра.

Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Күрә белергә кирәк, 
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!

Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!

Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!

Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!

Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә, 
Шул хатын-кыз – таң атса!                
 23.11.03


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Минем яраткан ашларым.

Дәреснең максаты:1.      “Минем яраткан ашларым” темасына караган сүзләрне кулланып,  ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканыңны әйтә белү;2....

Р. Миңнуллин "Балаларның - яраткан шагыйре"

Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту....

Сочинение "Минем яраткан укытучым"

Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без ...

Яраткан укытучым (Күңел истәлекләре)

                    Яраткан укытучым ( күңел истәлекләре)        Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, ...

Г.Тукай - яраткан шагыйребез. Дәрес конспекты

Габдулла Тукай- татар халык шагыйре...

Минем яраткан шөгылем

Мин ял сәгатьләрендә чигәргә яратам....