Синоним һәм антоним сыйфатлар
план-конспект урока (5 класс) на тему

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

6 нчы сыйныфлар өчен дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_klass._sinonim_antonim_syyfatlar.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү

Дәрес максатлары:

  1. Белем бирү максаты:
  • сыйфат буенча алган белемнәрне дөрес куллану;
  • синоним һәм антоним сыйфатлар турында белем алу, аларны аеру.
  1. Үстерү максаты:
  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
  • сөйләм телләрен үстерүгә җирлек булдыру.
  1. Тәрбия бирү максаты
  • Укучыларда әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек (Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов), презентация, таратма материаллар, интерактив такта.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  1. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле көн, укучылар!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!
  • Мин дә сезгә бүген зур уңышлар телим!

2. Мотивация. Актуальләштерү.

- Укучылар, экранда сез кемне  күрәсез?

+ Бу – татар малае Шомбай.

- Беләсезме, Шомбай ул - әкияти герой. Хәтта безнең Татарстанда Шомбай-фест дип аталган курчак театрлары фестивале булып узды. Менә шушы Шомбай бүген дәресебезгә кунакка килде. Тик ул буш килмәгән, сезгә яңа белемнәр, ниндидер сүзләр  алып килгән. Экранга игътибар итегез әле.

Матур, гүзәл, чибәр                                                 Начар-әйбәт

Әдәпле, тәрбияле                                                     Авыр – җиңел

Мондый сүзләр Сезгә танышмы?

+ Әйе,  1баганадагы сүзләр – сионимнар, 2 – антонимнар.

- Нинди сүзләрне синоним һәм антоним сүзләр дип атыйбыз?

+ Синонимнар – мәгънәләре белән якын, язылышлар, әйтелешләре –төрле, антонимнар – капма-каршы мәгънәдәге сүзләр.

- Димәк, безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

+ Синоним һәм антоним сыйфатлар.

- Нинди максат куясыз?

+ Сыйфатларның синоним һәм антоним парларын табу, җөмлә эчендә аларны аеру.

3. Яңа белем үзләштерү.

Сыйфатлар

                              Синоним                                   Антоним

                             мәгънәләре якын                       мәгънәләре каршы

  1. Ныгыту.

Беренче ныгыту. Мәкаль өстендә эш.

  1. Ялкау кеше ярты кеше, уңган кеше - алтын кеше.
  2. Тәртипле, әдәпле булсаң гына сине яраталар.

Ялкау – уңган – антонимнар. Тәртипле, әдәпле – синонимнар.  Белемнәрне

бәяләү.

Икенчел ныгыту. Экранда бирелгән сыйфатларның үз парларын табарга.

  • татлы   -  бәләкәй
  • салкын  -чиста
  • кечкенә - баллы
  • саф – суык
  • авыр – явыз
  •  усал - кыен

Иҗади бирем.  Әкиятне дәвам итегез.

Борын-борын заманда бер патшалык булган. Патшаның исеме Сыйфат икән. Аның бик матур,  чибәр кызлары булган. Һәм беркөнне бу патшалыкка батыр, кыю егетләр килгән...

  1. Йомгаклау.

-Сыйфатларның схемасын төзик әле, укучылар.

-Белемнәрне бәяләү.

  1. Өйгә эш.

1. 4 мәкаль язып килергә.

2. Сыйфат буенча 5 сорау әзерләргә..

3. Кроссворд төзергә.

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Что такое «Синоним» и что такое «Антоним» ?

Познакомить  с понятиями «синонимы» и «антонимы», учить подбирать слова сходные и противоположные по смыслу. Продолжать учить составлять предложения с заданными словами....

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Дәрес программа буенча "Сыйфат" бүлегенә керә.Дәрес тибы:  яңа белемнәр формалаштыру дәресе. Эш формасы:  Дәрес барышында укучылар төркемнәрдә эшлиләр, традицион булмаган группалап (Син...

Антоним сыйфатлар.3 нче сыйныф татар төркеме.

Сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга  төп төшенчә бирү; укучыларның  үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә   шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләре...

Антоним сыйфатлар.Пезентация.

  3 нче  сыйныфның татар  төркеме өчен  татар  теленнән “Антоним сыйфатлар”  темасына презентация ...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....

Антоним сыйфатлар

Антоним сыйфатлар темасы буенча дәрес планы һәм презентация...