Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)
план-конспект урока (6 класс)

Нурисламова Эндже Азгамовна

"Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_plany_enzhe_.docx26.38 КБ

Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «М.Вахитов исемендәге гимназия №2»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы.

Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән  ачык  дәрес планы)

УМК: Татар теле 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Р.Г.Хәсәншина- Казан: Татар.кит.нәшр.,2016 ел.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Максат: синоним һәм антоним сыйфатлар һәм аларның сөйләм төзүдә әһәмияте турында төшенчә бирү; яңа сүзләр белән сүзлек запасын арттыру.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет нәтиҗәсе: татар  теленең сүз байлыгы турында база белемнәрен киңәйтү; практик күнегүләр аша синоним һәм антонимнарның сөйләмдә мәгънә төсмерләрен төгәл җиткерү үзенчәлеген төшендерү.

Метапредмет нәтиҗәләр: укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, ягъни чагыштыру, анализ, үзбәя, үзара бәя мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним һәм синоним сыйфатлар турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

Шәхси нәтиҗәләр: Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

1) дәреслек белән эш итә белү;2) текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;3)укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;4)предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;5) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;6) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны мөстәкыйль таба белү;7)уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү;  8) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;

9) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү; Регулятив универсаль уку гамәлләре:1)эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү; 4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү; 5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;

6) эш сыйфатына бәя бирә белү; 7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

1) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; 2) сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; 3) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

 Дәрес барышы:

Организацион момент

Дәреснең шушы этап максаты: укучыларны уку эшчәнлегенә кертү. 1.Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру. (3 минут).

-Төркемдәге һәр укучы  уң ягында утырган  сыйныфташына, сыйфат кулланып, комплимент җөмлә әйтә. Җөмләне төркем җитәкчесе башлый. Игътибар сыйфатлар кабатланмаска тиеш!

II. Белемнәрне актуальләштерү

Дәреснең шушы этап максаты: сыйфат турында белемнәрне искә төшерү, дәреснең темасын ачыклау. Проблемалы ситуация тудыру.

-Сыйфат турында өйрәнгән белемнәрне искә төшереп узыйк. Мин сезгә алдагы дәресләрдә сыйфат темасын өйрәнү барышында карап узган презентацияләрдән слайдларны аерып алдым. Сезнең максат: һәр слайдны тулыландырып, сыйфат һәм аның билгеләре турында сөйләргә.

Төркемдә әзерләнергә ярты минут вакыт  бирелә, аннан җаваплар тыңланыла. Соңыннан өйрәнеләчәк дәрес темасы буенча таныш түгел слайд күрсәтелә.

(10 минут)

-Белемнәрегезгә үзбәя куясыз.

III. Яңа теманы үзләштерү

Дәреснең шушы этап максаты: проблемалы ситуация чишү

 Проблемалы ситуация чишү: Димәк, безнең дәреснең темасы: “Синоним һәм антоним сыйфатлар” . Синоним һәм антоним  төшенчәләре сезгә таныш. Хәзер һәр төркем, синоним һәм антонимнар, доминанта сүз, синонимнар чылбыры төшенчәләрен дә аңлатырга әзерләнә. Киңәшләшергә бер минут вакыт бирелә.(2 минут)

Сыйфатлар синоним була аламы?

-. Һәр төркемгә карточкалар бирелә, сез синонимик оя төзисез һәм доминанта сүзне ачыклыйсыз. Хәзер һәр төркемгә  алтышар синонимик чылбырдан торган ике синонимик оя төзергә кирәк. Таныш булмаган сүзнең мәгънәсен ничек ачыклыйсыз?(“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән карыйбыз, дигән җавап алына). 5 минут вакытка сыешыгыз.(5 минут)

-Кайсы сүзләрнең мәгънәләре сезгә таныш түгел? Ни өчен дип уйлыйсыз? Синонимнар чылбырын төзегәндә, нәрсәгә таяндыгыз?

Сүзләрне дәфтәрләргә языгыз ,

Бу сыйфатларның антонимнарын табыгыз. (5 минут)

Синоним һәм антоним ясалышында нинди үзенчәлек күзгә ташлана?

(1төркем: 1.Матур – гүзәл, чибәр, күркәм, нәзакәтле, сөйкемле.  Котсыз - шыксыз, иләмсез, ямьсез кыяфәтсез, котсыз, сөйкемсез

2.Гадел-тугрылыклы, хыянәтсез, эчкерсез, яклаучысыз, риясыз .Гаделсез-алдакчы –ялганчы, хәйләкәр, алдар, шулер

2төркем:1.Акыллы – аңлы, зиһенле, башлы, һушлы, өнле. Акылсыз-аңгыра, җүләр, томана, тиле, тинтәк,сантый, исәр

2. Кешелекле – ихтирамлы, игътибарлы, түбәнчелекле, кече күңелле.Хөсетле -юньсез -  мәгънәсез, мәнсез, затсыз, рәтсез, тозсыз

3 төркем:1.Тырыш-иҗтиһатлы- ихласлы-энергияле-эшчәнлекле-дәртле. Ялкау – иренчәк,үшән, эшлексез, наян.

2.Мәгълүматлы – белемле, хәбәрдар, белдекле, белемле, компетентлы. Хәбәрсез-белемсез-бихәбәр

4төркем:1.Әдәпле –әхлаклы, тыйнак, тотнаклы, тәрбияле, тәүфыйклы.Әдәпсез – әхлаксыз, гадәтсез, тотнаксыз, тәртипсез,тәрбиясез, нәзакәтсез, дорфа

2. Намуслы – вөҗданлы,оялчан, керсез, гөнаһсыз, гаепсез.Намуссыз -вөҗдансыз, имансыз, пәрдәсез.

5төркем: 1.Уңган - булдыклы,эшлекле, алтын куллы, оста, эшчән.Җебегән – булдыксыз, җебек, мәлҗерек.

2.Чиста – пакь,саф, керсез,керсез, таза, пакизә .Пычрак –шакшы, быкырдык, керле, кара, шапшак.

(Синонимнар, антонимнар чылбыры тактага беркетелгән, укучылар җавапларын чагыштыралар) (5 минут).

- Синонимнар, антонимнар чылбыры төзегәндә нәрсә кулланыла? (Синонимнар һәм антонимнар сүзлеге)

-Белемнәрегезгә үзбәя куясыз.

Дәреслекләрнең 58 битен ачыгыз. Кагыйдәне укыгыз. Кагыйдәне ничек тулыландырыр идегез. Моделен төркемнәрдә ясагыз. (5минут)

- Белемнәрегезгә үзбәя куясыз.

Рефлексия

Бүгенге дәрес сезгә нинди яңалык ачты?

Сезнең сүзлек запасына  нинди яңа сүзләр өстәлде?

Бүгенге дәрестә кайсы эш төре ныграк ошады?

Бүгенге дәрес темасын әлеге рәсем белән ничек бәйләр идегез?

(5 минут)

Өйгә эш: 140, 141, 142 нче күнегүләр

Дәрекә гомуми билге

Кемнәр үзләренә “5”, “4”,”3” куйды? (2 минут)

Дәрес тәмам. Рәхмәт. Сау булыгыз!

Укучының  фамилиясе, исеме  ____________________________________

Белемнәрне бәяләү критерийлары

“5”

“4”

“3”

Үзеңә куйган билге

Сыйфат турында  белемнәр

Сыйфат турында  слайдта  күрсәтелгән бөтен кагыйдәләрне аңлата беләм

Сыйфат турында  слайдта  күрсәтелгән

кагыйдәләрнен

 икесен аңлата белмим

Сыйфат турында  слайдта  күрсәтелгән

Кагыйдәләрнен

өчесен аңлата белмим

Синонимнар чылбырын төзү, антонимнарны ачыклау

Синонимнар чылбырын  дөрес төзедем, антонимнарны  хатасыз ачыкладым

Синонимнар чылбырын  дөрес төзегәндә, антонимнарны ачыклаганда, бердән артык хатам булды

Синонимнар чылбырын  дөрес төзегәндә, антонимнарны ачыклаганда, өчтән артык хатам булды

Кагыйдәне модельләштерү

Кагыйдәне тулыландырып модельләштердем, чиста, пөхтә эшләдем

Кагыйдәне тулыландырмыйча модельләштердем, чиста, пөхтә эшләдем

Кагыйдәне тулыландырмыйча модельләштердем, чиста, пөхтә эшләмәдем

Гомуми билге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Дәрес программа буенча "Сыйфат" бүлегенә керә.Дәрес тибы:  яңа белемнәр формалаштыру дәресе. Эш формасы:  Дәрес барышында укучылар төркемнәрдә эшлиләр, традицион булмаган группалап (Син...

Синоним һәм антоним сыйфатлар

6 нчы сыйныфлар өчен дәрес планы...

2 нче сыйныфта татар теленнән план конспект "Җөмләнең баш кисәкләре"

2 нче сыйныф "Җөмләнең баш кисәкләре" темасына план конспект...