2 нче сыйныфта татар теленнән план конспект "Җөмләнең баш кисәкләре"
план-конспект урока

2 нче сыйныф "Җөмләнең баш кисәкләре" темасына план конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_2_klass.doc410 КБ

Предварительный просмотр:

ПЛАН-КОНСПЕКТ

Предмет: Татар теле

Тема: Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау

Дәреснең тибы: кабатлау дәресе

Максат: Җөмләнең баш кисәкләре турында алган белемнәрне кабатлау,ныгыту

Бурычлар:

-белем бирүче: өйрәнелгәннәрне билгеле бер системага салу, алган белемнәрне ныгыту;

-үстерүче: балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү; үз-үзеңə бəя куярга өйрəтүне дəвам итү;

-тәрбияви:  проблеманы күмәк хәл итәргә омтылыш теләген үстерү, дуслык, бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру;

Метапредмет: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру;

Предметара: белемнәрне тирәнәйтү; алган белемнәрне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану;

Чыганаклар: - төп – дәреслек (Харисов, Харисова, 95-97 нче битләр), эш дәфтәре; -өстәмә - компьютер, карточкалар,  презентация.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда эшләү, төркемнәрдә эшләү.

Дәреснең барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру этабы

1)Исәнләшү. Танышу.

 - Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә

- Мин сезгә матур көннәр, яхшы кәеф, дәрестә тырыш, актив булуыгызны теләп калам.

2)Уңай психологик халәт тудыру.

- Исəнмесез, минем нəни дуслар,

Дəрес бит һəрчак шулай башлана.

Сез алырсыз бишле генə,

Күңелем минем моңа ышана.

-Кәефләрегез әйбәтме? Көнне елмаеп башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмаегыз.                                                   - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

3) Дәрескә әзерлекне тикшерү.

-Укучылар, сез дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, дәфтәр, каләмнәр урындамы?

-Яхшы, без дәресебезне башлыйбыз.

II.Өй эшен тикшерү

-Иң беренче әйдәгез, өй эшен тикшерик. Мин сезгә өй эше итеп карточкалар биргэн идем. Шул карточкалар табигать темасына караган сүзләр язылган. Сезгә үзегезгә шул сүзләрдән җөмлә төзеп ия бн хәбәр асытана сызарга кирәк иде. Әйдәгез әле шул эшләрне тикшереп алыйк. Истән чыгармагыз: татар телендә хәбәр җөмләнең ахырында языла.

III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

-Укучылар, без сезнең белән алдагы дәреснең темасын кабатладык, ә хәзер мин сезгә кроссворд чишәргә тәкъдим итәм. Бу кроссворд сез үзлəштерə торган фəннəргə кагылышлы.

1) Бүген атнаның нинди көне? (Җомга)

2) Физкультура дəреслəре сезне нинди итə? (Көчле)

3)Бармакларым унау минем,

Ун саны бит түгəрəк.

Бу фəн бик-бик кызыклы бит -

Саныйк əйдə бергəлəп (Математика)

4) Хезмəт дəреслəрендə сез əти - əнилəргə нəрсəлəр ясарга бик яратасыз? (Бүлəк)

5) Матур-матур чəчəклəр,урманнар, тирə-яктагы матурлыкны аңларга, үзегез шул матурлыкны ясарга өйрəтə торган фəн. (Рəсем)

1. Экраннан эш

  - Нинди сүз килеп чыкты? (җөмлə)

  -Нəрсə ул җөмлə? Белəсезме?

-Кем җавап бирə? (Җөмлə тəмамланган уйны белдерə, сүзлəрдəн төзелə, əйтелү максаты буенча өч төрле була ?!)

- Жөмлəлəр нəрсə ярдəмендə төзелә? - Кем җавап бирә?( Сүзләр ярдәмендә төзелә )

- Менә сезнең алдыгызда сүзләр җыентыгы. Аларны җөмлә дип атап буламы? (тактага сүзләр эленеп куела: мәктәп, бүген, бара,балалар)

- Бу сүзләрдән җөмлә төзеп буламы? Әлбәттә,була. Әйдәгез төркемнәрдә җөмлә төзеп карыйк.

- Ә сез беләсезме, жөмләләр эчендәге сүзләрне нәрсә дип атыйлар?  (Җөмлә кисәкләре).                            

-Ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?(Җөмлә кисәкләре турында).

- Бик дөрес!

-Шулай итеп, безнең бүгенге тема нинди булыр? (Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау)

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.        

- Укучылар, дәрескә нинди бурычлар куярбыз?

1. Җөмләнең баш кисэклэрен билгеләргә өйрәнербез;

2. Җөмләнең баш кисәкләренә сорау куярга өйрәнербез;

3. Аларны гамәли кулланырга өйрәнербез;

3) Модель төзү. 

 Дәфтәрдә эш.

- Ә хәзер матур язу күнегүен башкарыр алдыннан кулларыбызны язуга әзерлик әле.

Ишектә бик зур йозак, (ике кул бармакларын берләштереп «йозак» ясыйбыз) Ачалмадым бик озак. (бармакларны аерып карыйбыз, «булдыра алмыйбыз) Бордым, («йозак»ны боргалыйбыз) Суктым, (тезләргә суккалап карыйбыз) Тарттым (ике якка аерып тартабыз) Ачтым! (бармакларны аерабыз)

- Афәрин, укучылар, ә хәзер эш дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз әле. Бүген ничәсе? (Унбишенче май). Сыйныф эше.

- Ә хәзер без сезнең белән матур язуга җөмлә язып куярбыз.

Тиздән җәйге каникул башлана.

-Алдагы дәресләрдә төзегән модель буенча белемнәрне искә төшепеп китик.

  • Баш кисәкләрнен тармагы ничә? Алар ничек дип атала?(ия һәм хәбәр)
  •  Иянең нинди төрләре була?(гади һәм тезмә ия)
  • Хәбәрнең нинди төрләре бар?(гади, кушма һәм тезмә)

4) Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

- Укучылар, әйдәгез хәзер иягә хас билгеләрне атап чыгыгыз. Ул нәрсәләр белән белдерелә? Мисаллар китерик.

-Хәбәрнең нинди төрләре бар? Мисаллар китерик.

-Укучылар, сезнең өстәлләрегездә 1ле астында булган карточкалар бар, шуларны алыгыз әле. Монда безгэ нокталар урынына тиешле хәбәрләрне куеп, текстны кычкырып укып чыгарга кирәк.

- Бу эшне без төркемнәрдә эшлибез. (3 рәт- 3 торкем)Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берегезнең сүзен тынлап, ярдәмләшеп эшләгез.

-Җөмләләрегезне мин тараткан битләргә языгыз, аннары мин аларны җыеп алып тикшерермен.  

-Күрәм, барыгыз да эшләп бетерде. Арткы рәтләрдән алга таба җибәрегез.

Ял иту

-Укучылар, сез бик аргансыз бугай, әйдәгез ял итеп алыйк.

Хәзер бераз ял итик, (торып басалар)

Тәнебезгә көч кертик. (киереләләр)

Бер урында таптаныйк, (сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясала)

Сикергәләп тә алыйк

Уңга, сулга күз салыйк.

Муеннарны боргалыйк,

Кулларны алга сузыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Бер чүгәлик, бер басыйк-

-Урыннарга утырыйк!

-Әйдәгез, экранга куз салыйк әле. Безгә бирелгән тексттан ия белән хәбәрне язып алып, аларнын төрләрен әйтергә кирәк. Бу эшне без парларда эшләрбез. Парларда эшләгәндә, бер-берегезнең сүзен тыңлап, ярдәмләшеп эшләгез.

-Укучылар, эшләп бетердегезме? Әйдәгез тикшереп карыйк.

-Бик дөрес!

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

-Ә белемнәрне ничек үзләштердегез икән, тиз генә тикшереп китик әле.

(Индивидуаль эш)

1.Ияне табыгыз

Менә агачлар яшел яфракларга төренде.

1)агачлар

2) яшел

3)яфракларга

4)менә

2. Иянең төрен билгеләгез

Мәктәптә яшелчә бакчасы бар.

  1. Гади ия
  2.  Тезмә ия

3.Кайсы җөмләләрдә ияне билгеләүдә хата бар?

1) Бер карганың су эчәсе килгән.

2) Ул сулы савыт тапкан.

3) Су зур савытның төбендә генә икән.

4. Хәбәрнең төрен билгеләгез

Айсылу матур итеп җавап бирә.

1)гади хәбәр

2)тезмә хәбәр

-Нәтиҗә.

-Җавапларны тикшерү өчен, экранга карыйк эле.

4 дөрес җавап булса- “5”ле

3 дөрес җавап булса- “4”ле

2 дөрес җавап булса- “3”ле

-Укучылар, кемнең бер хатасы да чыкмады? Ә кемнең бер хатасы бар?

-Шулай итеп, кемнен баш кисәклрә турында кыскача гына сөйләп китәсе килә?

V. Өй эше.

- Бик яхшы. Хәзер көндәлекләрне ачып өй эшен языйк. Узегез яраткан берәр төрле әсәрдән  ия  белән хәбәр арасына куелган сызык җөмләләрне  дәфтәрләрегезгә кучереп язырга.

VI. Рефлексия.

– Укучылар, без сезнең белән  дәрес башында нинди бурычлар куйган идек? Без аларга ирештекме?

- Бик яхшы, без дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Әйдәгез хәзер үзебезнең эшебезне бәялик.

-Сезнең каршыгызда болыт һәм кояш стикерлары бар. Әгәр дә дәрес сезгә ошады икән, сез кояш, ошамады икән, болыт стикерын өскә кутәрегез.  

-Укучылар, сез бүген бик нык тырыштыгыз. Аеруча ...... бик яхшы эшләделәр, аларга мин бишле билгеләре, сезгә дүртле билгеләре куям. Сезнең белән эшләве бик рәхәт булды, бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....

Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект.

7 нче сыйныфта үткәреләчәк татар теледәресенең үрнәк планы һәм конспекты....