"Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын" темасына 6 сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты
план-конспект урока (6 класс)

Алкина Наилә Мәхмүт кызы

Рус төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iptshen_uzennn_yahshyrak_bulsyn.docx26.49 КБ

Предварительный просмотр:

Фән Татар теле

Класс  6А  (рус төркеме)

Тема: БСҮ “Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын”

Дәреслек Р. З. Хайдарова., Күңелле татар теле, Магариф 2014

Үткәрү вакыты 05.03.2020

Дәреснең максаты:

Бурычлар:

Белем бирү: дуслык турында мәгълүмат бирү;

Тәрбияви: татар теленә,дуслыкка хөрмәт ,яхшы караш тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү.

Предмет дәреслек белән эшли белү, төшенчәләрне аңлау.

Метапредмет бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең тибы: алган белемнәрне ныгыту.

Укучылар белән эш формалары: парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: презентация, дәреслек, таратма материал

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Дәрес планы.

  1.  Оештыру этабы.
  2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Уку мәсьәләсен кую

Тактада:

Дус акчадан кыйммәт.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

-Болар нәрсәләр?

- Нәрсә ул мәкаль? (мәкальләрне уку, тәрҗемә итү, аңлату)

- Димәк, без бүген кемнәр турында сөйләшербез?

- Димәк, без бүген кемнәр турында сөйләшербез?

- Укучылар,нәрсә соң ул дуслык?

Дуслык – ул үзеңнең иң якын кешең белән уйларыңны, серләреңне, уңышларыңны, үпкәләреңне, шатлыкларыңны бергә бүлешү, уртаклашу.

Дру́жба — личные бескорыстные взаимоотношения между людьми, основанные на общности интересов и увлечений, взаимном уважении, взаимопонимании и взаимопомощи; предполагает личную симпатию...

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  • Узган дәрестә без “Зәңгәр  яфраклар” текстын укыдык. Искә төшерик.
  • Тыңлагыз һәм сорауларга җавап бирегез.
  • Хикәянең геройлар кемнәр?
  • Лена Катядан нәрсә сорый?
  • Ленаның нинди карандашы юк?
  • Катя,карандашларын бирү өчен, кемнәрдән рөхсәт сорады?
  • Катя карандашларын бирәме?
  • Ничек уйлыйсыз, Катя чын дусмы?
  • Катя нинди кыз?
  1. Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану.
  1. “Таркалган сүз”

У С Д К Л Ы

  • Хәрефләрдән нинди сүз төзеп булыр?
  • Бу сүз ничек ясалган? (сүз ясагыч кушымча ярдәмендә)
  • Сүзнең синонимын табыгыз әле (татулык)

-Бу безнең йортыбызның фундаменты булыр.

- Йорт төзү өчен тагын нәрсә кирәк? (кирпеч, цемент)

- Дуслык – ул кешеләрдәге нинди сыйфат? (уңаймы, тискәреме)

2) Сүзләр сайлау.

- Партада сүзләр язылган кирпечләр бар. Алар арасыннан уңай сыйфатларны табыгыз. (тыйнак, гадел, акыллы, көчле, кыю, тырыш, әдәпле, ярдәмчел, эшчән)

- Нинди сүзләр калды? (тупас, әдәпсез, саран, ялганчы, әләкче, куркак, ялкау)

- Алар кешенең нинди сыйфатын белдерәләр? Уңаймы, тискәреме?

- Сезнеңчә, чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Чын дус ... булырга тиеш.

  • Ә нинди булмаска тиеш?

            Чын дус ... булмаска тиеш.

3) Сингл раунд робин.
( Өстәлдә ярдәм соравы) Мин дустыма ........... бирер идем.
Ә хәзер төркемнәрдә эшлик. Сез дустыгызга нинди яраткан әйберегезне бирер идегез, шул турыда сөйләшеп алыгыз. Сөйләшү һәр өстәлнең беренче укучыдан башлана, икенче  чиратлашып үз фикерен әйтә. Сезгә аралашуга 10 секунд вакыт бирелә.

4)Җөмләләр белән эш.

  • Димәк, чын дус ниләр эшли? (булыша, хөрмәт итә, аңлата...) тубәне кую
  • Безнең йортның тагын нәрсәләре куелмаган?Аларны куяр өчен безгә укучылар дус сүзенә синквейн язарга кирәк.

Дус (исем)

Ышанычлы, көчле (ике сыйфат)

Сөендерә, юата, булыша (өч фигыль)

Дуслык – ул көч.(мәкаль)

Татулык (синоним)

  • Менә өебез төзелеп тә бетте. Бу йортка 6 нчы а класс укучылары җыелган. Әйдәгез, йорт түбәсенә классны языйк.
  • Укучылар без эшләдек,ардык,әйдәгез ял итеп алыйк.Дуслар турында нинди җыр җырлыйбыз әле без “Җыйдым җиләк”
  1. Бу йортта дуслык саклансын өчен анда яшәүчеләрнең кагыйдәләре булырга тиеш.
  • Хәзер, укучылар, мин сезгә дуслык кагыйдәләрен аңлаткан  сүзтезмәләр тәкъдим итәм. Бирелгән кагыйдәләрне дөрес итеп урнаштырыйк әле. (Укучылар чиратлап тактага чыгып, җавапларны магнит белән урнаштыралар)
  • Сүзтезмәләр: алдашмау, дустыңны тыңлый белү,  ярдәм итү, кушамат белән эндәшү,  исеме белән дәшү,  бергә ял итү, кирәк вакытта гафу үтенә белү,  елмаю, матур сүзләр әйтү, начар сүзләр әйтү, беркайчан да елмаймау,  гафу үтенмәү, тәмле сүзләр әйтү.

                                                 Дуслык кагыйдәләре

                            +

                    -

5). Монолог төзү. (укучылар дуслары турында сөйлиләр)

Төркемнәрдә эш

  1.  Проблемалы ситуацияне бәяләү. Мәкальне туры китер. (ситуацияләр  конвертта)

- Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез  бу ситуациягә туры килгән аргументны һәм мәкальне сайлап алырга тиеш буласыз.  Һәрбер төркемнән бер укучы ситуациягә анализ ясар.

                                          Эш планы: (тактада)

  1. Ситуацияне укыйбыз, тәрҗемә итәбез.
  2. 1 аргументны сайлап алабыз.

      3.   Ситуациягә   туры килгән мәкальне әйтәбез.

      4   Ситуациягә анализ ясыйбыз.

                                                            №2 ситуация.

  Сез урамда футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды.

  Сүзлек:    сындырды , озатып куям , кайгыда  , ярдәм итәм , ярдәм итмим.

А)  Мин дустыма ярдәм итәм:  өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм:

Б)   Мин дустыма ярдәм итмим  һәм әйтәм:

“Телләр белгән- илләр белгән”

“Дус кайгыда сынала”

                                                 

                                                                         №3 ситуация.

         Дустың сине үпкәләтте, ә аннары кыйммәтле бүләк бирде.

          Сүзлек: үпкәләтте , кыйммәтле, гафу итәм.

А)  Гафу итәм, ләкин бүләкне алмыйм  һәм әйтәм:      

Б)   Гафу итмим, бүләкне алам.

       

                                                       “Күп укыган күп белер”

                                              “Дуслык -  байлыктан кыйммәтрәк”.

     -Димәк, бу ситуацияләрдән нинди нәтиҗә ясыйбыз:

Дуслык- ул ике кешенең бер-берсенә ярдәм итеп, авыр чакта булышып яшәүләре. Ул –зур байлык, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.

Дуслык –ул зур бәхет,    дуслык –ул ярдәм,  дуслык- ул зур байлык.  (Экранда)

-Нәтиҗәләрне таблицага беркетеп куегыз.

6. Индивидуаль мөстәкыйль эш –(рәсемнәр таратыла )

-Укучылар без ни өчен дуслык серләрен ачтык?   (Дуслар белән дөрес, матур сөйләшү өчен)    

-Сез белемнәрегезне тикшерергә әзерме?

-Мин сезгә нинди эш тәкъдим итәрмен? ( Мөстәкыйль эш)

1)  -Укучылар,ә сез беләсезме,  дуслар белән үзеңне ничек тотарга  кирәк?

-Әйдәгез мөстәкыйль  рәвештә дуслыкның серен чишеп карыйк әле.  Кайсы рәсемдә балалар матур сөйләшү кагыйдәләрен үтиләр икән? Алар янына “+” яки “-“ тамгалары куй.  Сиңа һәм дустыңа туры килгән киңәшне сайлап ал.  

(Таратма рәсемнәрдә)

Ешрак елмай!                                              Беркайчан да елмайма!

Үзең турында күбрәк сөйлә!                       Дустыңны тыңлый бел!

Дустыңа кушамат белән эндәш!                  Дустыңа исеме белән эндәш!

Хата ясасаң, гафу үтен!                           Беркайчан да гафу үтенмә!

-Укучылар, сез бу киңәшләр белән килешәсезме?

 - Эшегезне эталон буенча тикшерегез.  Эшегез дөрес булса “+” куегыз, хаталар булса “-“ куегыз.

-Кемнең хаталары бар?  (эталон тактада)

Нәтиҗә ясау: хәзер инде укчылар, сез ярлы егет урынында булсагыз , өегезгә кемне кертер идегез?

-Ни өчен? Дәлилләгез. (Өйдә дуслык булса бәхет тә, байлык та була)

6. Йомгаклау. Рефлексия.

-Без бүгенге дәрестә нинди темага сөйләштек?

-Дәресебезнең максаты нинди иде?

-Максатка ирештекме?

-“Нәрсә ул- дуслык?” соравына җавап таптыңмы?

-Үз белемнәрегезне бәяләгез, әле!

-Кем дәрестә ничек эшләде? Үзегезнең эшегезне бәяләгез. (экранда бәяләү чыга)

Өй эше:    дуслык кагыйдәләрен кабатларга; дуслык темасына рәсем ясарга яки дустыңа үз кулларың белән бүләк әзерләргә;  (1- повторить правила дружбы , 2 (по желанию)- нарисовать  рисунок по теме “Дуслык” или  приготовить подарок другу своими руками.

Укучыларга билгеләр кую.

-Дәресебезне шигырь юллары белән төгәллик:

Тәмле сүзеңне кызганма,

Син дустым сөйләшкәндә.

Ягымлы һәм мөләем бул.

Дустыңа эндәшкәндә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

2 нче сыйныфта татар теленнән план конспект "Җөмләнең баш кисәкләре"

2 нче сыйныф "Җөмләнең баш кисәкләре" темасына план конспект...