Эндәш сүзләр. 7 нче сыйныф
план-конспект урока (7 класс) на тему

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Укучыларга эндәш сүзләр турында төшенчә формалаштыру, аларны сөйләмдә урынлы куллана белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_endsh_suzlr.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

     

                               Әтнә  муниципаль районы

                         Күәм урта гомуми белем мәктәбе

                           АЧЫК ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

                            ТЕМА: ЭНДӘШ СҮЗЛӘР

                 (7 нче сыйныф, яңа теманы өйрәнү дәресе)

                                                Укытучы: Сөнгатова Г.З.

                                        март, 2016 нчы ел

Тема: Эндәш сүзләр

Максат: эндәш сүзләр турында төшенчә формалаштыру, аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

Бурычлар:

- эндәш сүзләрне тану һәм дөрес интонация белән уку, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү өчен шартлар тудыру;

-эндәш сүзләрне сөйләмдә куллануны  гамәли яктан ныгыту;

-якташ шагыйрьләребез иҗаты аша туган авылны, туган якны ярату хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлау һәм материал:Татар теле, 7 сыйныф, Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: Татар.китап нәшр., 2014; якташ язучыларыбыз китапларыннан күргәзмә, карточкалар, проектор, презентация.

Дәрес тибы: яңа белем, күнекмәләр булдыру.

                                   Дәрес барышы:

I.Белем алуга омтылыш булдыру

Максат :  1.Психологик уңай халәт тудыру. Татарча мультфильм  Г.Тукай «Кызыклы шәкерт “ анализ ясау.

Укытучы:

         Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

         Кулыңа сәләт һәм эш бирә.

         Яхшы сүз кузгата җырларны.

         Бизи ул, матурлый дөньяны.

         Яхшы сүз шифалы, тылсымлы.

         Юа ул яраны, борчуны.                (Галимҗан Латыйп)

Укучылар, шигырьне  җөмлә кисәкләре  ягыннан тикшерик.  Тиңдәш кисәкләр табыла. Үткән дәрес искә төшерелә.

Тест

1. Нәрсә ул теркәгеч?

а) Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен бәйләүче сүз төркеме.

б) Кушма җөмләләр арасында килүче тыныш билгеләре.

в) Җөмлә кисәкләрен гомумиләштерүче сүз төркеме.

2. Теркәгечләр ничә төркемгә бүленә?

а) 3                      б) 2                      в) 5

3. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында, гадәттә, теркәгечләрнең кайсы төркәмчәсе кулланыла?

а) Тезүче, ияртүче.      б) Ияртүче          в) Тезүче

 4.Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә?

а) ияләр генә   б) бөтен җөмлә кисәге   в) хәлләр генә

 

Эшегезнең дөреслеген тикшерегез:

1. а);           2. б);           3. в);      4. б)        

         Укучылар, һәрдаим тормышта кирәк булган яхшы сүзләрне – тылсымлы әйтелмәләрне искә төшереп китик әле.

1.                Ит изгелек, кыл яхшылык! Айнур

2.                Бик зур рәхмәт! Зәлия

3.                Уң булсын юлларыгыз! Данил

4.                Адымың ныклы булсын! Әдел

5.                Хәерле юл! Лилия

6.                Эшләрегез гөрләп барсын! Илсинә

7.                Ак бәхетләр юлдаш булсын! Рәзил

8.                Мин сезнең алда бурычлымын. Назгөл

9.                Исәнлекккә саулыкка, тазалыкка байлыкка  Фаил

10.             Хәерле сәгатьтә! Сөмбел

11.            Ак юл телим, барыгызга! Инсаф

      -Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!  Исәнмесез, балалар! Укучылар, безгә кунаклар килде, алар белән исәнләшегез һәм, бер-берегезгә эндәшеп, матур сүзләр әйтегез. Утырышыгыз һәм дәресебезне башлыйбыз.

Бурыч: дәрескә кызыксыну уяту.

2. Шигырь тыңлау, темасын билгеләү.

Укытучы:

Өч нарат итәгендә мин,

Сагындым тугайларны.

“Кайттыңмы?” – дигән шикелле

Өздерә тургайлары.

Бәхетем - алтын бишегем

Туган авылым кырлары.

“Сиңа кайттым, авылым”, - дип

Өздереп бер җырладым.     С.Шакирның шигыре.

-Укучылар, мин дәресне якташ шагыйребез С.Шакирның шигыре белән башладым. Шигырь  нәрсә турында? (җаваплар  тыңлана) Бүген без якташ шагыйрьләребезнең иҗаты белән тулырак танышырбыз.

Укучылар, районыбызда туып үскән танылган кайсы шәхесләребезне беләсез?(Көтелгән җавап: С.Хәким, Ш.Мәрҗани, Лена Шагыйрьҗан, Х.Халиков, Р.Фаизов, Нәҗип Мәдьяров, Ф.Җиһанша, Гөлназ Шәйхи, МарсельТагиров һ.б.)

II. Белем –күнекмәләрне актуальләштерү

Максат: эзләнү, тикшеренү аша дәреснең  темасын, максатын билгеләү.

Бурычлар:

-шигырьдән эндәш сүзләрне дөрес таба алуларына ирешү;

- эндәш сүзләрнең җөмләдәге урынын дөрес билгели  алуларына ирешү.

Укытучы. Ә хәзер слайдта язылган шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә игътибар итегез әле.Алар нинди сүзләр икән?

Атым минем үргә менгән саен,

Шатлыгым да артканнан артты;

Ватанымның якты бер почмагы син,

Казан арты , әй Казан арты!

Кыр җилләре  иркәләде килеп,

Тукай моңы ерактан тартты;

Әкиятләрең белән ачылды телем,

Казан арты, әй Казан арты!

(С.Хәким “Әй, Казан арты!”).

-Нинди сүзләр калын хәрефләр белән язылган? Автор аларга ничек  мөрәҗәгать итә? (К.Җ: яратып, матур итеп эндәшеп мөрәҗәгать итә)

- Бу сүзләрне ничек атарбыз? (эндәш сүзләр).

- Укучылар, димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр? (эндәш сүзләр)

- Әйдәгез дәреснең максатын да билгелик. Нәрсәләр эшләрбез? (укучылар җавап бирә, укытучы тулыландыра)

Нәтиҗә: Эндәш сүзләрне танырга һәм дөрес интонация белән укырга өйрәнербез. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелганын ачыкларбыз.

III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру

Максат: эндәш сүзләр турында гомуми төшенчә формалаштыру.

Бурычлар:

-эндәш сүзләрнең җөмләдәге урынын билгеләү;

-эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелганын ачыклау.

 Дәфтәрләрне ачтык, числоны язабыз, тема: эндәш сүзләр.

Бирем. Шигырьләрдән өзекләрне күчереп язарга, матур язу күнегүе булыр бу безнең, эндәш сүзләрне табарга, асларына  сызарга. Сезнеңчә, бу шигырьләрнең авторы кем?

1төркем.Кыя! Кыя!

Кемнәр җырламаган

Синең мәгърур сының турында (“Кыя һәм чәчәк” С.Шакир)

2 төркем.Юкка гына. Кояш, кыздырасың,

Фәнне эшкә җигә беләбез.

Нинди авырлыклар баштан үтте,

Барысын да җиңеп киләбез! (“Кояш кыздыра” С.Шакир)

3төркем.Әй табигать! Дөнья нинди матур!

   Ничә төрле кошлар сайравы.

   Печән өсте җиткән... Ишетелә

   Яшь егетнең чалгы кайравы. (“Җәйге моңнар” С.Шакир)

4 төркем.Сер саклый беләсез каеннарым,

   Ул серләрне читләргә сипмисез.

   Пакълек белән гомер буе яшьнәп,

   Күңелдән беркайчан китмисез. (“Каеннарым” Җәүдәт Фәйзрахманов)

      (Укучылар биремнәрне  мөстәкыйль башкаралар).

- эндәш   сүзләр җөмләнең кайсы урынында килгән?

-эндәш сүзләр янында нинди тыныш  билгеләре куелган?

Нәтиҗә: Шигырьләрнең авторлары -  якташ шагыйребез, авылдашыбыз С.Шакир һәм Җәүдәт Фәйзрахманов. Эндәш сүзләр җөмләнең башында, уртасында һәм ахырында килергә мөмкин. Алар ике яктан өтерләр белән аерыла, ә көчле тойгы белән  әйтелгәндә, эндәш сүздән соң өндәү куела.

-Укучылар  шагыйрьләр бу өзекләрдә нәрсәләргә эндәшә?(Кыяга, каеннарга,

Кояшка)

-Алар безгә җавап бирә аламы?(Җаваплар тыңлана)

-Мондый сүзләр сынландыру, риторик эндәш, риторик сорау була. Аларга җавап таләп ителми. (Терминнарны  дәфтәрләргә язып куябыз).

VI . Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Бирем. Карточкада бирелгән шигырь юлларын сәнгатьле итеп укырга һәм таблицаны тутырырга.Эндәш сүзләр янына нинди тыныш билгеләре куелуын аңлатырга. (Якташ шагыйрьләребезнең иҗаты тәкъдим ителә)

1.Яз- Алиһәм,  чап япь – яшь тайдай,

    Бар җиргә җәй яшел җәймәңне. (ЯЗ)

2.Әй кышлавым, җырга, моңга,

    Осталар синдә генә. (Кышлавым)

3.”Күзем нуры,Рузиям”, - ди ана,

    Зур бәхетләр юрый баласына. (Ана)

4.Кырларым,суларым,

    Кадерле туган ягым!

    Синдәй ямьле,суы тәмле

    Нинди генә җирләр бар тагын.(“Балтачым – туган ягым” С.Шакир.

5.”Әнием, елама син, тиз көннән

     Кайтырбыз без җиңеп дошманны.(“Ана сагышы” С.Шакир)

6. Сорау бирде шагыйрь:- Кайсы авыл?

   - Килеп җиттек,энем, Күәмгә. (“Минем авылда Тукай булган” С.Шакир)

Таблица үрнәге.

Эндәш сүзләр

Җыйнак эндәш сүз

Җәенке эндәш сүз

Кайсы сүз төркеме белән белде-релгән

Җөмлә башында килгән

Җөмлә уртасында

килгән

Җөмлә ахырында килгән

1

2

3

4

5

6

(Укучылар бер – берсенең эшләрен тикшерәләр,экрандагы дөрес җавап белән  чагыштырып бәялиләр)

                           Физкультминутка.  Апрель

Гөрләвекләр агалар,                             (утырган килеш

Күктән кояш елмая.                               кулларны як-якка җәяләр)

Каңгылдашып, торналар    

Тезелеп үтте бая.                                   (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Инешләрдә коена

Канатланып үрдәк, каз.                        (чумалар, йөзәләр)

Җирне яшәртеп, безгә                         (кул чабалар)

Гөлләр алып килә яз.                                          

Укытучы: Укучылар, алдагы сүзебезне дәвам итеп, каеннар турында сөйләшеп китик, яз җитүгә алар матур, кечкенә генә бөреләр җибәрә, яшел яфраклар яра башлыйлар.

    Укучылар, ә каен нинди агач икән соӊ? Без аны беләбез микән? Шул турыда бер шигырь тыңлап китик.

  1 нче укучы: ( “Каеннарныӊ ак яктысы” Флера Зыятдинова) яттан сөйли. З.Әдилә

Күӊелемә тулган моӊ-сагыштан

Ямансулап йөргән бер чакны,

Килеп чыктым каен урманына,-

Каен урманнары яп-якты.

Күӊелемә ак нур булып тулды

Каеннарым, сезнең яктыгыз.

Шушы аклык, шушы гүзәллекне

Ахыргача иде саклагыз.

Көзге юлдан атлыйм  акрын гына,

Моӊсуланып шаулый  яфраклар.

Ярый әле җирдә каеннар бар,

Ярый әле җирдә аклык бар.  

     Мин сезгә каеннар турында мәгълүмат алып килергә кушкан идем. Сез әзердер.   Каен турында мәгълүмат бирү. (укучылар чыгышы)

Лилия, Раил, Ләйлә.

Укытучы: Каенныӊ бер төре кызыл китапка кертелгән. Ул - Кәрлә каен. Татарстанда Әлки районында, Россиядә Себердә очрый.

(Укучыларны Татарстанныӊ кызыл китабы белән таныштыру).  

Дәреслек өстендә эш: 219 нчы күнегү(вариантлап башкарыла, шарты әйтелә)

Белемнәрне тормыш белән бәйләү.

 Укытучы: Татар телендә бик матур эндәш сүзләр бар.Гаиләдә туганнар арасында кулланыла торганнарын әйтегез әле.( абый, дәү абый, дәү әни, әби, әбием, кечкенә абый, нәнием, апам. Һ.б.)

  Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнарын беләсезме? (туганым, ахирәт, кордаш, дустым, иптәш, чәчәгем, апаем, җаным, әфәнде, ага яки агай, якташ, күгәрченем, балам, энем, акыллым, үскәнем, матурым һ.б.)

   - Укучылар, менә шушы кечкенә йөрәкләргә әти –әниләрегезгә, туганнарыгызга әйтә торган иң матур  сүзләрне языгыз әле.

Чын йөрәктән әйтелгән матур сүзләр һәркемнең күңеленә үтеп керә. Сез дә гел шулай туганнарыгызга матур сүзләр генә әйтегез.

Укытучы: шагыйрьләребез дә үз әсәрләрендә мондый матур сүзләрне күп кулланганнар. Әйдәгез әле, табып карыйк бу сүзләрне.

Чия бакчасы. Ак мунча.

Ак мунчада өстәлем.

Әнкәйгә ошый, билгеле,

Минем шунда эшләвем.

Ашарыма куеп чыга:

-Тамагыңа кап, балам.

Шаулатмый бала –чаганы,

Җил дә үтми капкадан.  С.Хәким  “Күңелең синең ак, улым” .

  “Зур кешеләр” тексты өстендә эшләү. Мифтан эндәш сүзләрне табу. БДТ әзерлек буларак текст өстендә эш.

V. Йомгаклау.

Максат: өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясау, дәрескә гомуми бәя бирү.

Укытучы: Укучылар, белгәннәргә нигезләнеп, эндәш сүзләрнең моделен төзик. (Төркемнәрдә эшлиләр, һәр төркемнән бер укучы үз моделен яклый.)

  • Эндәш сүзләр сөйләм төбәлгән предметны белдерә.
  • Аерым интонация белән әйтелә.
  • Баш килештәге исем сүз төркеме белән белдерелә.
  • Җөмләдә модаль кисәк була.
  • Эндәш сүзләр янында өтерләр, ә көчле тойгы белән әйтелгәндә, өндәү  билгесе куела.

VI. Рефлексия.

Укытучы: Укучылар,  бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштердегез?

-Кайсы мәгълүматларны  элек тә белә идегез?

- Бүгенге дәрестәге эшчәнлегегезне үзегез бәяләрсез:

-кемнәр мин барысын да аңладым, беләм,ди – ак чәчәкләр сайлыйлар;

-кем аңладым, ләкин кагыйдәләрне тагын кабатларга кирәк ди, -кызылларын;

-кем – миңа бу тема авыррак булды ,ди – сарыларын сайлар.(укучылар өстәлдәге вазалардан үзләрен бәяләргә тиешле төстәге чәчәкләрне алалар. Нәтиҗә ясала, билгеләр куела)

VII. Өйгә эш бирү.

Максат: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана белүләренә ирешү.

Бурыч: өйрәнгән материалны системага салу.

1. Эндәш сүзләр кулланып,”Без табигать дуслары» дигән темага хикәя (шигырь) язарга.

2. “Туган як табигатен саклыйк!” дигән темага, эндәш сүзләр кертеп, 5 җөмлә язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...