5 нче сыйныф өчен технологик карта. "Шарт фигыль"
методическая разработка (5 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

5 нче сыйныфлар өчен төзелгән технологик карта.  Технологик карта дәрес өчен бик уңайлы. Чөнки дәреснең һәр этабы төгәл бирелә. Укытучыга бу  технологик карталар бик зур ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1tehkarta_5_shart.doc89.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес тибы

Яңа теманы өйрәнү

Максат

Дидактик – шарт фигыль,аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә

кулланылышын өйрәнү

Үстерелешле – шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү

Тәрбяви – татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар аркылы балаларның  игътибарын тирә – як мохитка, табигать күренешләренә    юнәлтү, экологик   тәрбия бирү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Шарт фигыльләр турындагы белемнәрне үзләштерү

Төп төшенчәләр

Шарт фигыль

Предметара бәйләнеш

Татар әдәбияты, математика, география

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү.

Материал, җиһазлау

Дәреслек.Н.Исәнбәтнең “Халык авыз иҗаты” җыентыгы, презентация,  карточкалар, перфокарталар, рәсемнәр, “Ялгыз аккош” җыры,компьютер, проектор.

5 нче сыйныф, ФГОСС буенча “Шарт фигыль “ темасына технологик карта. Әтнә районы, Күәм урта мәктәбе укытучысы Сөнгатова Гөлнара .

Дәрес

этаплары

Дәрес этабының максаты

   Укытучы эшчәнлеге

              Укучы эшчәнлеге

Универсаль  уку гамәлләре (УУГ)

Ориентлашу,мотивлаштыру этабы

Укытучы өчен: психологик уңай халәт барлыкка китерү.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру

“Алмазлар һәм бриллиантлар”  энергизаторы.Укучылар бер бит кәгазьгә алмаз рәсеме ясый һәм түгәрәк буенча җибәрә. Һәр укучы алмазның кырларына 1 комплемент яки теләк яза. Укытучы ахырыдан теләкләрне кычкырып укый.

Укучылар теләкләр тели:

-Яңа көн тынычлык алып килсен!

-Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!

-Әти-әниләребезгә, дусларга ягымлы булыйк!

-Яңа көндә барыбыз да яхшы  эшләр генә кылыйк!

ШУУГ –үзмаксат кую;

КУУГ – сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген ештыруда хезмәттәшлек тү;

РУУГ – үзбәя; фаразлау

Өй эшен

тикшерү

Максат: дәрестә алган белемнәрне мөстәкыйль куллану.

Көтелгән нәтиҗә: логик фикерләүне үстерү.

ФО БОКС СИНЕКТИКС структурасы нигезендә

Фигыль сүз төркемен кабатлау.

2,4,5,7 саннары ның фигыльгә нинди катнашы бар?

Укучылар кәгазь битен икегә бөклибез,аннары тагын бер кат. Кәгазь уртасына квадрат ясыйбыз. Һәр квадрат эченә җансыз предмет ясагыз, тик шуларның берсе хәрәкәтләнә торган булсын.

Квадрат эченә мин төшенчә исемен язам. (Фигыль) “Саннар ни сөйли?” уены уйнала.

Укучылар бер – берсенең җавапларын тикшерәләр, бәялиләр һәм тактадагы җавап белән чагыштыралар.

Шәхси эшчәнлек: үзбәя бирү.

Регулятив эшчәнлек:  укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек булдыру.

Коммуникатив эшчәнлек: таный белү, төркемнәрдә,парларда аралашу кунекмәләре булдыру, үз фикереңне әйтә белү.

                                                                                       Уку мәсьәләсен кую

Укытучы  өчен: яңа белемнәр кабул итү

 оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Уе изге: баласына

Булышыр табигать тә,

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш,хәерле сәгатьтә.

Дусларым, бүгенге яңа дәрес материалын үзләштерергә безгә табигать, ягъни  табигатьнең бер күренеше  булган Тамчыкай ярдәмгә килер. Ул дәрес буе безнең белән бергә булыр. Без үзебез дә бит – табигать баласы.

Төркемнәрдә эш:

Тамчыкай куйган сорауларга җавап әзерләгәннән соң  укучылар өйрәнелә торган теманы билгели һәм үзенчәлеген ачыклый.

Тамчыкай әзерләгән сораулар:

1.Бу җөмләләр нәрсә турында сөйли?

2.Алар халык авыз иҗатының  кайсы жанрына

 Төренә к

Тактада бирелгән, җөмләдәге фигыльләрне тиешенчә төрләндереп, җөмләләрне укырга.

1.Чишмә ап – ак ташлар арасыннан челтер – челтер итеп агып ят ( Х.З. 3 зат, берлек сан)

2.Кинәт урман караңгыланып кит – (б.ү.з.х.ф.3 зат, б.с.)

3.Әмма Идел тынычланып җит –

 ( б.к.з.х.ф. б.ф. 3 зат)

3. Әмма Идел тынычланып җит – (б.к.з.х.ф., 3 зат, б.с.)

4. Без туган ягыбызны ярат – ( х.з.х.ф., б.ф. 1 зат, к.с.)

Тактада сынамышлар чыга.

  • Кояш болытка капланса, яңгыр явар.
  • Томан төшсә, аяз булыр.
  • Кар калын булса, ашлык уңар.
  • Елга суы боз өстенә чыкса. Көн җылытыр.
  • Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килер.
  • Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.

Көтелгән җаваплар:

1.Безнең алда сынамышлар.

2. Алар халык авыз иҗатына карыйлар.

ТБУУГ – танып  белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую;

РУУГ – кагыйдә,инструкцияләрне истә тоту һәмаларга ияреп гамәлләр кылу;

КУУГ- коллектив фикер алышуда  катнашу;

                                       Танып – белү эшчәнлеге .     Уку мәсьәләсен кую

Билгеләмә чыгарабыз,

өйрәнелә торган фигыльнең кагыйдәсен

укучылар үзләре әйтә.

Төркемнәрдә эш.

жанрына карый?

3.Халык авыз иҗаты икенче төрле ничек атала?

4.Сынамышлар нәрсә турында хәбәр итә?

5.Алар ни өчен кирәк дип саныйсыз?

6.Сынамышлар халык арасында киң таралганмы?

Укучылар, хәзер әлеге сынамышларны җөмлә буларак тикшерик.

1.Сез биредә үзегезгә таныш булган нинди фигыльләр күрәсез?

Алр нинди фигыльләр төркеменә керә?

Җөмләдә тагын башка фигыльләр бармы?

Ул фигыльләр нинди мәгънә белдерә?

Моның өчен нишләргә?

Нинди сорау куеп була?

Бу фигыль нинди мәгънә белдерә?

3. Халык авыз иҗаты икенче төрле фольклор дип атала.

4.сынамышлар киләчәкне, һава торышын ничек булуын  хәбәр итәләр.

5. Сынамышлар табигать дөньясын танып белергә, киләчәккә карап дөрес яшәргә, тирә – як мохитне сакларгаөйрәтә.

6. Киң таралганнар, аларның төп максаты киләчәкне хәбәр итү.

Көтелгән җаваплар:

Явар, Булыр, уңар, җылытыр, килә.

Бу фигыльләр хикәя фигыль төркеменә керәләр.

Җөмләдә тагын фигыльләр бар. Мәслән:

Баеса ,төшсә, булса, чыкса, тамса, акса,

Бу фигыльләрнең нинди мәгънә белдергән белү өчен сорау куеп карыйбыз.

Нишләсә? Дигән сорау куеп карыйбыз.

Бу фигыль билгеле бер шартларда гына эш үтәлүен белдерә.

Димәк, бу фигыльләр икенче фигыльдән аңлашылган эш  яки хәлнең үтәлү – үтәлмәвенә шарт булган эш - хәлне белдерә.

Нишләсә? Нишләмәсә?

сорауларына җавап бирә.

Тема: Шарт фигыль.

Сыйныф эше.

Матур язу күнегүе башкарыла.

 3 төркемдә башкарыла.

Көчле булса да,

Мохтаҗ яклауга.

Их, аккошларны

Ничек сакларга?

Көтелгән җавап:

Бу рәсемдә  ялгыз аккош сурәтләнгән.

Бу аккош  бик моңсу.

 

Аккошларны сакларга, табигатьне сакларга, экологияне яхшыртырга кирәклекне искәртә.

ТБУУГ – уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

КУУГ – үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

РУУГ – үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Дәреснең темасын билгелик,дәфтәрләргә языйк.

Кайсы  төркемнең матур язу күнегүендә шарт фигыль бар?

СИ – ФИНК –УАНДЭ

Тактага аккош рәсеме

куела.

Тамчыкай сорау бирә?

1.Сез нәрсә күрәсез?

2.Сез бу рәсем турында нәрсә уйлыйсыз?

3.Бу рәсем сезне нәрсә уйларга  этәрә?

Аккош борынгы заманнардан бирле матурлык, сафлык, горурлык һәм нәфислек символы булып  йөри.

Ул бакчаларга һәм паркларга, сулыкларга ямь бирүче. Ул искиткеч

сизгер һәм сак кош. Аккош узган урында су, яктырып, перламутр төсенә кереп кала. Аның

судагы һәр хәрәкәте кабатланмас нәфислек тудыра.

Динамик

Пауза                                        

Ришат Төхфәтуллин башкаруында “Ялгыз аккош” турында җыр

тыңлау.

тудыра.

Модельләштерү, нәтиҗә ясау

Яңа белемне төзү, беркетү.

Дәреслек белән эш.

-Дөрес билгеләмә бирдекме икән, әйдәгез,

дәреслектән укыйк.

Дәреслектән укыйлар.

ШУУГ – үз мөмкинлекләреңне белү – белмәү чикләрен чамалау;

ТБУУГ – фикерләүдә логик чылбыр төзү; анализ, синтез, модельләштерү;

РУУГ – эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;

КУУГ – күршең белән хезмәттәшлек  итү

-Бирелгән материалны модельгә урнаштырыйк.

Модельнең буш урыннарын тутыралар.

               Шарт фигыль

-икенче бер эшнең үтәлүе өчен кирәкле шартны белдерә;

- фигыль нигезенә..., ....кушымчалары ялганып ясала;

-......

                                                     Белемнәрне  ныгыту

Яңа белемне куллана белүне тикшерү

  Фронталь эш

Төркемнәрдә эш.

 Шарт фигыльгә нинди кушымча ялганган?

Моның өчен без нишлибез?

Ни өчен кушымчалар ике төрле?

Шулай итеп, тамчыкай куйган сорауларга без җавап таптык. Әйдәгез аларны тагын бер кат искә төшереп китик.

1.Шарт фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

2. Нинди мәгънә белдерә?

3. Нинди кушымчалар ала?

4. Барлыкта  -юклыкта киләме?

5.Зат – сан белән төрләнәме?

Бирелгән сүзләрбелән һәр төркем табигатькә сакчыл караш булдыру турында җөмләләр төзи.

Көтелгән җавап:

Шарт фигыльгә –са, - сә кушымчалары ялганган.

Нинди кушымча ялганганны белү өчен, фигыльнең башлангыч формасын табабыз.

Бае – са

Чык – са

Өз – сә

Сип – сә

Көтелгән җавап: чөнки сүзләр рәт гармониясенә буйсына.

Сакласа, яратса, булышса фигыльләрен  3 төркемгә бүлеп   зат –сан белән төрләндерәләр.

ШУУГ – күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү;

РУУГ – үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

КУУГ -  башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп, башкаларга җиткерү.

 Дәреслектән 136 нчы күнегүне эшләү, дөреслеген тикшерү.

Сүзләр: баеса, баемаса, чыкса, чыкмаса, өзсә, өзмәсә, янса, янмаса, тамса, таммаса, акса, акмаса, тисә, тимәсә, үссә, үсмәсә.

Уку эшчәнлеген йомгаклау

Дәрестә алган белемнәрне үзләштерү

дәрәҗәсен ачыклау

Дәрескә йомгак ясап, шуны билгелик:  җөмләдән яки текстан шарт фигыльләрне ничек табарга? Алгоритмын төзик.

 Алгоритмын төзү һәм дәфтәрләргә язу:

-Шарт фигыльнең мәгънәсен  ачыклыйбыз.

-сорау куеп карыйбыз.

-кушымчаларын билгелибез.

-җөмлә кисәге булуын тикшерәбез.

ШУУГ – үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында  фикер йөртү;

РУУГ – үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

Рефлексия

Куелган максатның дәрес нәтиҗәләре белән туры килү – килмәвен ачыклау

-Дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштер-дегез?

-Яңа белемнәрне кайда кулланырга була?

-Ни дәрәҗәдә үзләштердек икән, киләсе дәрестә нәрсәләр өстендә күбрәк эшләргә кирәклеген ачыклау өчен, зур булмаган тест эшләрбез

Тест эшлиләр.

Шарт фигыль -

1.эшне, хәрәкәтне белдерә

2.эшнең үтәлү шартын белдерә

3. боеру, эш кушуны белдерә.

Шарт фигыль кушымчалары-

1. –дан, -дән;

2.-ган, -гән;

3 -са, -сә.

Шарт фигыльнең юклык төре –

1. куланган, ярган;

2. баручы, килүче;

3.бармаса, килмәсә.

Презентация ярдәмендә тестның дөреслеген тикшерәләр.

 ШУУГ – үз уңышларыңа һәм башкаларныкына сөенә белү, башкаларга ярдәм итә алуың белән горурлану, төркемдәшләреңнең ярдәменә рәхмәт әйтә белү;

ТБУУГ – тест технологиясен кулланып, белемнәрне тикшерү;

РУУГ – эш сыйфатына бәя бирә белү.

Өйгә эш

Дәрестә алган белемнәрне ныгыту, шартфигыльнең тормышта ни өчен кирәклеген белдерү. Аның нәрсәгә өйрәтүен ачыклау.

Өй эшен аңлату, эшләү алымнар. Чыганакларны күрсәтү

Мәҗбүри: шарт фигыльгә карата кагыйдәләрне кабатларга.

Сайлап:

1. Шарт фигыль кергән 5 мәкаль;

2.5 табышмак;

3.5 сынамыш язып алып килергә.

РУУГ – үз уку эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Тема: Шарт фигыль.

Укытучы: Әтнә районы, Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныф.Әдәби уку.Технологик карта.

Уку  предметы:   әдәби уку  Сыйныф: 3Укытучы: Вафина Гөлсинә Хәмит  кызыУМК : автор Хәйдәрова  Р.З.Дәреснең  темасы:Ш.Галиев. «Кунаклар» шигыреДәреснең  тибы: я...

Технологик карта 5нче сыйныф.

"Язгы каникулда" тексты буенча үткәрелгән дәрес....

Фразеологик әйтелмәләр (5 нче сыйныф, технологик карта)

5 нче сыйныф өчен татар теленнән  “Фразеологик әйтелмәләр” темасына технологик карта...

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

5 нче сыйныф өчен технологик карталар

Технологик карта үрнәкләре...