Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары
презентация к уроку на тему

Мухаметханова Гюзелия Миннехановна

Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары(презентация).Эшләде: Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехан кызы.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Эшләде : Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехан кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. ӘДӘБИ ГЕРОЙГА ХАРАКТЕРИСТИКА БИРҮ АЛГОРИТМНАРЫ (мастер-класс)

Слайд 2

“Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы-бәхеткә,ахыры камиллеккә барып туктыйдыр ”. Р.Фәхретдин

Слайд 3

”Мәкаль”, ” Табышмак ”, ” Сынамыш”

Слайд 4

“Әсәрне таны ” Фәнис Яруллинның “ Зәңгәр күлдә Ай коена ” әкияте.

Слайд 5

”Геройны таны”

Слайд 6

Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары Образ-персонаж булсын өчен кирәкле алымнар һәм чаралар Әсәрдән мисаллар Комментарийлар Нәтиҗә (геройның характеры) 1.Тышкы кыяфәте 2.Сөйләме 3.Эш-гамәлләре 4.Башка геройлар бәяләмәсе 5.Автор бәяләмәсе

Слайд 7

Образ-персонаж булсын өчен кирәкле алымнар һәм чаралар Әсәрдән мисаллар Комментарийлар Нәтиҗә ( геройның характеры ) 1.Тышкы кыяфәте Озын толымлы, ике як битенә дә уч төбе кадәрле кап-кара миң үскән. Балыкчы кызы, миңнәреннән оялып,урамга төннәрен генә чыга. Бик оялчан кыз.Бу аның инсафлы булуын күрсәтә. 2.Сөйләме -Әй сөйкемле Ай,матур Ай,әз генә түз.Мин хәзер... Башкаларга карата мөнәсәбәте яхшы. Бик итагатьле кыз.Бу аның яхшы тәрбия алганын күрсәтә. -Алай әйтмә,мин чибәр түгел,мин ямьсез.Шул ямьсезлегемнән оялып,мин көндезләрен урамга да чыкмыйм. Үзе турында югары фикердә түгел. 3.Эш-гамәлләре Йөзә белмәвен дә онытып,суга ташланган. Башкаларга ярдәм итү турында уйлый. Бик ярдәмчел кыз.Бу аның бик тә тәртипле икәнлеген күрсәтә. 4.Башка геройлар бәяләмәсе -Чибәркәй дип,мин ялганламадым.Син ,чынлап та, дөньяда иң-иң чибәр кыз. Айның аңа ягымлы ,матур сүзләр әйтәсе килгән,чөнки ул аны коткарган. Күңеле матур,шул матурлыкны башкалар белән дә уртаклаша ала. 5.Автор бәяләмәсе Ай аның йөзенә,якты нурларын ягып калдырган икән.Ул аны күңеле матур кешеләргә генә эшли.Кемгә дә булса яхшылык эшләп карагыз, шунда сез айның тылсымлы нурларында коенгандай матурланып китүегезне күрерсез. Яхшылык эшләү кешене матурайта. Күңеле матур кешеләрнең йөзләре якты.Аларга гел яхшылык эшләү бәхет китерә.

Слайд 8

Бу мәкальләр кайсы геройга туры килә? Көнченең күңеле тар булыр. Сүздә мактанма,эштә мактан. Вөҗданы пакь-йөзе ак. Батырлыкта-матурлык. Яхшылык җирдә ятмый. ( ЧУРТАН) (ГӨБЕРЛЕ БАКА) ( АЙ) ( АЙСЫЛУ)

Слайд 9

Әдәби герой тудырганда,язучы күз алдында тоткан максат Әдәби герой тудырганда,язучы аны теге яки бу холык-фигыльгә ия кеше итеп күзаллый . Әгәр геройның холык-фигыль сыйфатлары эш-гамәлләрендә,уй-фикер , теләк-омтылышларында калку сурәтләнә икән,аны характер дип атау кабул ителгән.Әлбәттә, һәр кеше үзенчәлекле холык-фигыльгә ия.Ләкин һәркемнең дә характеры ачык күренеп тормый,күзгә ташланмый . Шуңа күрә дә характер дип шәхси сыйфатлары көчле,истә калырлык персонажларга әйтәләр .

Слайд 10

ӘДӘБИ ГЕРОЙГА ХАРАКТЕРИСТИКА БИРҮ АЛГОРИТМНАРЫ 1.Геройның әсәрдәге образлар системасындагы урыны . 2. Геройның эчке дөньясы : - башкаларга мөнәсәбәте ; - эчке кичерешләре , уй-фикерләр юнәлеше . 3. Авторның геройга мөнәсәбәте . 4. Әсәрдәге геройның аерым сыйфатлары ничек тасвирлана ? : - портрет ярдәмендә ; - автор сыйфатламасы аша ; - башка геройлар бәяләмәсе аркылы ; - эш-гамәлләре мисалында ; - сөйләмдә ; - башка катнашучылар янәшәлегендә .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "США. Общая характеристика. Практическая работа: "Характеристика экономического района США" 10 класс

Презентация предназначена для обеспечения наглядности и организации деятельности обучающихся на 2-х уроках географии в 10 классе по изучению США. На первом уроке после общей характеристики страны...

Характеристика нормативной документальной базы в формировании компетентностных характеристик по истории выпускника школы.

Современному человеку теперь недостаточны только предметные знания, им необходимы метапредметные знания и умения. Человек, обладающий способностями осуществлять сложные культуросообразные виды действи...

ӘДӘБИ ГЕРОЙГА ХАРАКТЕРИСТИКА БИРҮ АЛГОРИТМНАРЫ (Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена”әсәре буенча)

1.Алым: Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары.2.Максат :    1. Белем бирү:-уку күнекмәләрен камилләштерү;-эш-гамәлләре,тышкы кыяфәте,сөйләме һ.б. аша геройның характерын анализ...

7 сыйныфта әдәбият : ”Идегәй” дастаны. Төп геройга бәяләмә

Тема: ”Идегәй” дастаны. Төп геройга бәяләмәМаксат: Укылган әсәргә нигезләнеп, фикерне язмача җиткерү,төп геройга бәяләмә бирү.Планлаштырылган нәтиҗәләр:Шәхескә бәйле-дастан героеның гамәлл...