ӘДӘБИ ГЕРОЙГА ХАРАКТЕРИСТИКА БИРҮ АЛГОРИТМНАРЫ (Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена”әсәре буенча)
план-конспект на тему

Мухаметханова Гюзелия Миннехановна

1.Алым: Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары.

2.Максат :

    1. Белем бирү:

-уку күнекмәләрен камилләштерү;

-эш-гамәлләре,тышкы кыяфәте,сөйләме һ.б. аша геройның характерын анализлау күнекмәләрен формалаштыру;

-үз җавабыңны дәлилли белергә өйрәнү;

-сүзлек байлыгын арттыру.

2.Белемнәрне үстерү:

- бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

-фикер йөртү,хәтер,игътибарлылыкны үстерү.

3.Тәрбияви:

-фәнгә кызыксынууяну;

-геройның хисләрен аңлый белүне камилләштерү.

3.Җиһазлар һәм материаллар:

Әсәр,рәсемнәр,таблица,компьютер ,презентация һ.б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass-dbi_geroyga_harakteristika_biru.docx28.84 КБ

Предварительный просмотр:

                                               Татарстан Республикасы

                                             Саба муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

 Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе”

ӘДӘБИ ГЕРОЙГА ХАРАКТЕРИСТИКА БИРҮ АЛГОРИТМНАРЫ

(мастер-класс)

                                                       Эшләде: Мөхәмәтханова Гүзәлия

                                                                    Миннехан кызы, югары

                                                                   категорияле татар теле

                                                                   һәм әдәбияты укытучысы.

2016

ӘДӘБИ ГЕРОЙГА ХАРАКТЕРИСТИКА БИРҮ АЛГОРИТМНАРЫ

(Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена”әсәре буенча)

Эшне сурәтләү: әдәби геройга характеристика.Хезмәт әдәбият укытучылары өчен тәкъдим ителә.

1.Алым: Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары.

2.Максат :

    1. Белем бирү:

-уку күнекмәләрен камилләштерү;

-эш-гамәлләре,тышкы кыяфәте,сөйләме һ.б. аша геройның характерын анализлау күнекмәләрен формалаштыру;

-үз җавабыңны дәлилли белергә өйрәнү;

-сүзлек байлыгын арттыру.

2.Белемнәрне үстерү:

- бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

-фикер йөртү,хәтер,игътибарлылыкны үстерү.

3.Тәрбияви:

-фәнгә кызыксынууяну;

-геройның хисләрен аңлый белүне камилләштерү.

3.Җиһазлар һәм материаллар:

Әсәр,рәсемнәр,таблица,компьютер ,презентация һ.б.

                                      МАСТЕР-КЛАСС  БАРЫШЫ

  • Хәерле көн,хөрмәтле коллегалар! Кәефләрегез ничек?
  • ....
  • Сүземне Ризаэддин Фәхретдин сүзләре белән башлап җибәрәм: “Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы-бәхеткә,ахыры камиллеккә барып туктыйдыр”.

Бу юлда уңышлар телим.

(“Конэрс”-“почмаклар” структурасы буенча эш тәкъдим ителә.Карточкалар-биремнәр таратыла: ”Мәкаль”, ”Табышмак”,”Сынамыш”дигән почмакларны сайлап  басалар):

1.Кешегә кое казысаң,үзең төшәрсең.

2.Алма агачыннан ерак төшми.

3.Җиде кат үлчә,бер кат кис.

4.Күңелең саф булса,көннәрең шат үтәр.

5.Дустыннан көлгән-мәңге үкенгән.

6.Агач- җимеше белән,кеше эше белән матур.

7.Батыр бер үләр,куркак мең үләр.

8.Алтын җирдә ятмас,яхшылык юлда калмас.

9.Лампа түгел-яктырта,

   Мич түгел-җылыта.

10.Төнлә баксам,күк тулган,

     Иртән баксам,юк булган.

11.Бабай килгән сагынып,

   Ак чикмәнен ябынып.

12.Язын дөньяга килә,

    Көзен саргаеп үлә.

13.Кулы юк-балчык ташый,

    Балтасы юк-өй ясый.

14.Чәчәге- агачында,

     Алмасы-тамырында.

15.Эче сары,тышы ак.

     Ул ни булыр?Әйтеп бак!

16.Үскәндә яфрагын ашыйлар,

    Үсеп җиткәч,тамырын ашыйлар.

17.Ай колаклы булса,суык булыр-кыш көнендә;әмма җәй көне  

     колаклы булса,яңгыр булыр.

18.Ай тирәсендә алка кебек булса,җил булыр.

19.Ай очы белән туса,көннәр явымлы булыр.

20. Ай тулы вакытта саф һәм якты ялтырап торса,һава яхшы булыр.

21.Ай утырып туса,аяз булыр.

22.Ай чалкан туса-аязга,кырын туса –явымга.

23.Аяз буласы булса,томан тамчы-тамчы юеш булыр.

24.Әгәр кар вак кына бөртекле,сирәк кенә төшкәләсә,бик озак суык булыр.

25.Әгәр кояш баегач һава кызарса,бер-ике көннән һава бозылыр.

3 төркемгә бүленеп утыралар.Эш  дәвам итә.

             Эшчәнлек

  Якынча көтелгән җаваплар

1. -Игътибарыгызны әлеге рәсемнәргә юнәлтегез. Нәрсәләр күрәсез?

-Ай,кыз,чуртан,гөберле бака.

2.”Әсәрне таны”. Алар кайсы әсәрдән?

-Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте.

3.Геройны таны”. Сыйфатлары укыла, рәсемгә ябыштырыла бара.

Ай: йөзе түп-түгәрәк, якты, матур, сөйкемле,су коенырга ярата, ак төнбоек чәчәкләрен җыя,гел уйный,бөтен дөньяны сокландырып тора,ашамыйча-эчмичә тора ала,төне буе эштә,кайгыртучан,ялганлый белми.

Чуртан:тешем сызлый,ди;тешләре үткен,куркак,көнче.

Гөберле бака: үзен мактатасы килә,бик ямьсез,чатан аяклы, карлыккан тавышлы,гаеп тагарга ярата,ярдәмчел түгел.

Айсылу: балыкчы кызы,ике як битендә уч төбе кадәрле кап-кара миңе бар,оялчан,урамга төнлә генә чыга,җырларга ярата,йөзә белми;үзе турында уйламыйча,башкалар турында уйлый,гүзәлләрнең гүзәле,озын толымлы,күңеле матур.

4.Әлеге геройларның кайсылары уңай,кайсылары тискәре ?

Ай,Айсылу-уңай;Гөберле бака,Чуртан-тискәре.

5.Үзегезгә ошаган геройны киңрәк ачарбыз ,характеристика бирербез.

Айсылу-төп образ.Шуңа киңрәк тукталасы килә.

6.Язучы үзенең героеның характерын нәрсәләр ярдәмендә ача?

Аның кыяфәте,сөйләме,эш-гамәлләре аша.

-Димәк,без әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары белән танышабыз.

Таблица  күрсәтелә,өләшенә.

Образ-персонаж булсын өчен кирәкле алымнар һәм чаралар

Әсәрдән мисаллар

Комментарийлар

Нәтиҗә

(геройның характеры)

1.Тышкы кыяфәте

Озын толымлы, ике як битенә дә уч төбе кадәрле кап-кара миң үскән.

Балыкчы кызы, миңнәреннән оялып,урамга төннәрен генә чыга.

Бик оялчан кыз.Бу аның инсафлы булуын күрсәтә.

2.Сөйләме

-Әй сөйкемле Ай,матур Ай,әз генә түз.Мин хәзер...

Башкаларга карата мөнәсәбәте яхшы.

Бик итагатьле кыз.Бу аның яхшы тәрбия алганын күрсәтә.

-Алай әйтмә,мин чибәр түгел,мин ямьсез.Шул ямьсезлегемнән оялып,мин көндезләрен урамга да чыкмыйм.

Үзе турында югары фикердә түгел.

3.Эш-гамәлләре

Йөзә белмәвен дә онытып,суга ташланган.

Башкаларга ярдәм итү турында уйлый.

Бик ярдәмчел кыз.Бу аның бик тә тәртипле икәнлеген күрсәтә.

4.Башка геройлар бәяләмәсе

-Чибәркәй дип,мин ялганламадым.Син ,чынлап та, дөньяда иң-иң чибәр кыз.

Айның аңа ягымлы ,матур сүзләр әйтәсе килгән,чөнки ул аны коткарган.

Күңеле матур,шул матурлыкны башкалар белән дә уртаклаша ала.

5.Автор бәяләмәсе

Ай аның йөзенә,якты нурларын ягып калдырган икән.Ул аны күңеле матур кешеләргә генә эшли.Кемгә дә булса яхшылык эшләп карагыз, шунда сез айның тылсымлы нурларында коенгандай матурланып китүегезне күрерсез.

Яхшылык эшләү кешене матурайта.

Күңеле матур кешеләрнең йөзләре якты.Аларга гел яхшылык эшләү бәхет китерә.

  • Рус әдәбиятында шуңа охшашлы әкият мисалы-В.Гаршин.”Лягушка путешественница” әкияте.
  • Бу мәкальләр кайсы геройга туры килә?

1.Көнченең күңеле тар булыр.( ЧУРТАН).

2.Сүздә мактанма,эштә мактан.(ГӨБЕРЛЕ БАКА).

3.Вөҗданы пакь-йөзе ак.( АЙ).

4.Батырлыкта-матурлык.Яхшылык җирдә ятмый.( АЙСЫЛУ).

-АЙСЫЛУ исеменең мәгънәсен беләсезме?

   Айсылу- ай кебек сылу,чибәр.

-Аларны нинди төсләр белән бирер идегез?

-...

-Әдәби герой тудырганда,язучы нинди максатны күз алдында тота?

 Әдәби герой тудырганда,язучы аны теге яки бу холык-фигыльгә ия кеше итеп күзаллый.Әгәр геройның холык-фигыль сыйфатлары эш-гамәлләрендә,уй-фикер,теләк-омтылышларында калку сурәтләнә икән,аны характер дип атау кабул ителгән.Әлбәттә,һәр кеше үзенчәлекле холык-фигыльгә ия.Ләкин һәркемнең дә характеры ачык күренеп тормый,күзгә ташланмый.Шуңа күрә дә характер дип шәхси сыйфатлары көчле,истә калырлык персонажларга әйтәләр.[ 5. 131 ]

-Нәрсә ул яхшылык?

Игелекле эш,изгелек,яхшы булу.[ 4. 738]

-Нәрсә ул начарлык?

Начар булу,кемгә дә булса эшләнә торган әшәкелек, усаллык, явызлык.  [ 4.382]

-Нәтиҗә ясап алыйк:

Характер сыйфатларыбыз күркәм булсын!

Йолдыз кебек балкыйк! Кешеләргә яхшылык эшләп,җылылык биреп яшик!

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —

башкаларны чакырганда
үзе яккан учакка;
шул җылылыкның рәхәтен
җаның белән тойганда;

бәхеткә таба чапканда,
күршеңә юл биргәндә;

бәхет белән сөйләшкәндә
бәхетнең үз телендә;
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;

замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

-Хушыгыз! Мин Сезнең белән саубуллашам.Уңышлар Сезгә!

5.Алымның эффектлылыгы.

Геройга характеристика биргәндә:

-уку күнекмәләре  үстерелә;

-эш-гамәлләре ,тышкы кыяфәте,сөйләме аша геройның характерын анализларга өйрәнелә;

-әсәрдәге эпизодларны  күрсәтә белү камилләштерелә;

- сүз байлыгы арта.

-бәйләнешле текст барлыкка килә;

-фикерләр дәлилләнә;

-сөйләм теле һәм фикер йөртү,хәтер,игътибарлылык үсә;

-фәнгә кызыксыну уяна;

-яхшылык сыйфатлары тәрбияләнә.

6.Кулланылган әдәбият:

1. Татар исемнәре сүзлеге.Казан,Татарстан китап нәшрияты,1981.

2. Нәкый Исәнбәт.Отканга мәкальТапкырга табышмак.Яр Чаллы. ”Идел-йорт”нәшрияты,2000.

3. Заһидуллина Д.Ф.Закирҗанов Ә.М.,Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты: Теория.Тарих.-Казан:Мәгариф,2004.

4. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.-Казан:”Матбугат йорты” нәшрияты, 2005.

5. Әдәбият белеме:Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.-Казан: Мәгариф, 2007.

6.Ганиева Ф.Ә. Сабирова Л.Г. Әдәбият.5 сыйныф:татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,2014.

Таратма материал:

                              ӘДӘБИ ГЕРОЙГА ХАРАКТЕРИСТИКА  БИРҮ АЛГОРИТМНАРЫ

1.Геройның әсәрдәге образлар системасындагы урыны.
2.  Геройның эчке дөньясы:

- башкаларга мөнәсәбәте;
- эчке кичерешләре, уй-фикерләр юнәлеше.
3.
Авторның геройга мөнәсәбәте.
4. Әсәрдәге геройның аерым сыйфатлары ничек тасвирлана?:
- портрет ярдәмендә;
- автор сыйфатламасы аша;
- башка геройлар бәяләмәсе аркылы;
- эш-гамәлләре мисалында;
- сөйләмдә;
- башка катнашучылар янәшәлегендә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Начарлыктан тап кала (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча дәрес)

”Начарлыктан тап кала” (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча әдәбият дәресе планы)Предмет:әдәбият5 нче сыйныфДәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. СабироваДәрес темасы:”Начарлыктан...

«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...

Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары

Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары(презентация).Эшләде: Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехан кызы....

Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча)

     Дәресе эшкәртмәсе  рус  мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен төзелде. Яңа белемнәр формалаштыру дәресе бәйләнешле сөйләм үстерүгә, хикәяне анализлап, үзеңдә уңай сыйфатла...

"Яхшылык җирдә ятмый" Ф.Яруллиның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә анализ

5 нче сыйныф татар әдәбиятыннан Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә анализ...