Дуслык турында сөйләм телен үстерү дәресе
план-конспект урока на тему

Татар телен рус мәктәбендә өйрәнүче балалар өчен "Мин дуслыкны ничек аңлыйм?" дәресе сөйләм телен үстерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә дуслыкның асылына төшенергә, дуслык һәм иптәшлек хисләрен үстерергә һәм тәрбияләргә булыша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soylm_tele_usteru_drese._duslyk.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Тема: Мин дуслыкны ничек аңлыйм?

Максат: 1. Дуслыкның асылын ачыклау.

                  2. Балаларда дуслык, иптәшлек хисләрен үстерү, тәрбияләү.

                  3. Сөйләм телен үстерү.

Җиһаз: Дуслык турында Һ. Такташ, Р. Миңнуллин, М. Садри, Ә.Баянов, Г. Афзал, Р. Гамзатов шигырьләре, дуслык турында мәкаль -әйтемнәр, бөек кешеләрнең сүзләре.

Тактага “Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле” (мәкаль) дип язылган.

I.Оештыру өлеше.

II 1. Укытучы сүзе: Балалар, тактадагы мәкальне укып, сез бүген дуслык турында сөйләшергә җыенуыбызны аңладыгыз. Нинди була икән ул чын дуслык? Ул ничек сынала? Сыйныфташың сиңа ниндидер яхшылык эшләде, син аның белән дуслашасыңмы? Дусны тышкы матурлыгына, модалы киеменә карап сайлап буламы? Андый дуслык чын дуслык буламы? (сорауларны тактага язып куярга мөмкин). Без бүген шул сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.

Сез өйдә дуслык турында мәкаль һәм әйтемнәр язып килдегез, тыңлап карыйк әле.

2. Мәкаль һәм әйтемнәрне укучылар укый.

Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә.

Ат алсаң тешен кара, дус булсаң – эшен кара.

Балык сусыз, кеше дуссыз тора алмый.

Буласы дуска ышанып, иске дустан аерылма.

Дошманны дус итә белү - һөнәр, дусын дошман ясаган – үләр.

Дус акчадан кыйммәт.

Дусың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.

Иске дусның берсе – яңа дусның йөзе.

Әйт дустыңны, әйтермен кем икәнлегеңне.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.

Берничә мәкальнең мәгънәсе аңлатыла.

3. Укытучы: Балалар, рус халкының дуслык турында нинди мәкальләре бар икән?

4. Укучылар рус мәкальләреннән мисал китерәләр.

Старый друг лучше новых двух.

Дружба дороже денег.

Не имей сто рублей, а имей сто друзей.

Скажи кто твой друг, и я скажу кто ты.

Друг познается в беде.

Сам погибай, товарища выручай.

С кем поведешься, от того и наберешься.

III Укытучы. Халыклар дуслыкны бик югары бәяләгән. Ягез, хәзер шагыйрьләребезне тыңлап карый әле.

Укучылар Һ. Такташның “Иптәшләр”, М. Садриның “Дуслык”, Р. Миңнуллинның “Дуслар”, Г. Афзалның “Дуслар идек” шигырьләрен сәнгатьле итеп укыйлар.

IV Укытучы. Укучылар, мәкаль һәм әйтемнәрне укыгач, шагыйрьләребезнең шигырьләрен тыңлагач, дуслык белән янәшә йөри торган нинди сүзләр хәтеребездә калды икән?

Укучылар бу сүзләрне атыйлар һәм сүзләрне атыйлар һәм сүзләр тактага, дәфтәрләргә языла: дус, тугырылык, дөреслек, хөрмәт, хаклык, бирелгәнлек, үз-үзеңне аямау, яхшылык. Сүзләрнең берничәсе белән җөмлә төзеп,дәфтәргә язып куярга мөмкин.

Укытучы. Укучылар, без дуслык турында бик күп белдек. Ә дуслыкка  капма – каршы хис нинди хис икән ул? Дус сүзенең антонимы нинди?

Укучылар дошманлык, дошман  дип җавап бирә.

Укытучы. Дөрес, дошманлык хисе, дошман сүзе. Хәзер дуслык белән беркайчан да янәшә йөри алмый торган сүзләрне әйтеп карыйк әле.

Укучылар хыянәт, кимсетү, хурлау, үзеңне өстен тоту, кешедән көлү, үзеңне генә ярату, ялган, астыртынлык, гайбәт сүзләрен атыйлар.

Укытучы. Дөрес, балалар, бу җан өшеткеч сүзләрнең берсе генә булса да, дуслык юкка чыга. Сезнең дусларыгызга карата ул сүзләрнең берсен дә кулланып булмыйдыр?

Укучылар, без этләрне дә, атларны да, песиләрне дә һәм башка бик күп җан ияләрен үзебезнең дусларыбыз дибез. Сез ничек уйлыйсыз, бу җан ияләре белән дуслык һәм кешеләр  дуслыгы арасында нинди дә булса аерма бармы икән?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

V Укытучы. Әйе, бу җан ияләре сезгә никадәр якын, тугры булсалар да, кеше дусны алыштыра алмыйлар. Яхшы дустың белән шатлыгыңны уртаклашасың, кайгыңны да кичерүе җиңелрәк була. Мәкальдәгечә “Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле”.

Балалар, хәзер уйлап карыйк әле, дуслык нинди хис икән ул? Нәрсә икән ул дуслык?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укытучы. Дөрес, балалар. Дуслык – бик изге һәм тиз уалучан хис, чын дус булу өчен, дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм кулын сузарга – дуслыкны сакларга кирәк.

 Мәктәп елларының дуслыгы гомерлек дуслык булырга мөмкин. Бер көнлек дус булмый. Сиңа дәрестә әйтеп утырган, өй эшен күчерткән кеше синең дустың буламы? Үзеңнең дустыңны кеше алдында көлкегә калдырсаң – син чын дус буласыңмы?  Кем белән ничек дуслашырга?

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне энәсеннән – җебенә кадәр өйрәнгән галим Дейл Карнеги дуслык турында болай дигән: “ Әгәр сез дуслар табарга телисез икән, башкалар өчен нәрсә дә булса эшләргә бөтен көчегезне бирегез”.

Атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатов “Берегите друзей” шигырендә дуслыкны бик нык саклау кирәклеген искәрткән ( шигырьне укытучы укый)

VI Дәрескә йомгак ясала.

Укытучы. Балалар бу дәрестән соң уйлап карагыз әле, сезнең чын дустыгыз бармы? Яки сез үзегез чын дусмы? Фикерегезне иншагызда әйтерсез.

VII. Өй эше төркемнәргә бүлеп бирелә:

I. Инша “Минем дустым” (инша язганда тактада язылган сораулардан файдаланырга мөмкин).

II. Р. Мингалимнең “Дусларың гына булсын!” шигырен ятларга.

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була -

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп-уйлап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаяртып-көлеп була –

Дусларың гына булсын!

Күңелле яшәп була,

Үсеп һәм ныгып була,

Дошманны егып була –

Дусларың гына булсын!

VIII. Дәрескә йомгак ясап, билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. Дуслык турында сөйләшү

Разработка урока по татрскому языку по учебнику Р.З.Хайдаровой исьпользованием интерактивной доски.6 кл.по теме ""Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын"...

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....

«Белем бәйрәме» Сөйләм телен үстерү дәресе

Урок татарского языка в 3 классе...

2нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Тема. Мин дусларга хат язам.

2нче сыйныфның  рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.Тема. Мин дусларга хат язам....

"Дуслык" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

quot;Дуслык" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе....

Чын дуслык ул – зур хәзинә (6 нчы сыйныфларның татар төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, проект эше эшләү )

Дәрестә укучылар төркемнәрдә проект эше эшлиләр. Проект эшенең нәтиҗәсе - дуслык турында стена газетасы чыгару....