"Ул нишли белә?" конструкциясе.
план-конспект урока (5 класс)

Нафикова Алия Ринатовна

5сыйныф, ФГОС. Дәрес 30 минутка әзерләнгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл дәрес планы23.27 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема: “Ул нишли белә?” грамматик  конструкциясе.

Укытучы: Нәфыйкова А.Р., 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф: 5в (рус төркеме)

Максат: коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү, аралашу күнекмәләрен үстерү.

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- Нишли белә?грамматик структурасы белән таныштыру.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

- Нишли белә? структурасын сөйләмгә кертү, күнегүләр ярдәмендә ныгыту, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-Балаларда эшкә карата мәхәббәт тудыру, ярдәмчеллек хисен уяту.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү.

Уку эшчәнлегенең төрләре: тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча әйтү. Анализ ясау. Сорауларга җавап бирү.

Җиһазлау: ноутбук, проектр, презентация, таймер, таратма карточкалар, клей.

Дәрес   тибы: белемнәрне системалаштыру

Контроль төрләре: Сорауларга җавап бирү. Сөйләү.

Дәрес планы:

I Оештыру.  Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?

-Бүген урамда һава торышы нинди, кем җавап бирер икән? Кар явамы, җил исәме? Ә балалар кыш көне урамда нишлиләр?

- Рәхмәт, яхшы. Бик төгәл җавап бирдегез.

II  Актуальләштерү. (скайп шалтыраган тавыш ишетелә)

-Укучылар, ишетәсезме: безгә кемдер шалтырата? Кем икән ул? Беләсегез киләме? (Шәвәлинең видеохаты карала)

-Укучылар, Шәвәли безгә нинди уен уйныйбыз диде? Ә квест-уен нәрсә соң ул? Уйныйбызмы?

Уенны башлар өчен аның кагыйдә, максатлары белән танышыйк.

III Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Уенның максаты: “Ул нишли белә?” соравына җавап бирә белергә өйрәнү.

Укучылар, әйдәгез, бергә “Ул нишли белә?” соравын тәрҗемә итеп карыйк?

Ничек дөрес җавап бирергә соң?

Сорауны (сорау сүзне) аерып күрсәтегез әле? (Нишли?) нишли? Соравы урынына  фигыльне куябыз һәм безнең тулы җавап барлыкка килә.   Мәсәлән, малай нишли белә? (Малай яза белә.)

Старт.   Флажокларны алу өчен яңа сүзләр белән таныш.

СҮЗЛЕК ЭШЕ(экранда чыга)

Сүзләрне укытучы белән кабатлау, язу, кабатлау.

                     Ала [а л а] - вычитает

                     Куша [къ у ш а]– прибавляет

                     Бүлә [б ү л ә]- делит

                     Тапкырлый [т а п къ ы р л ы й]– умножает

Шулай итеп уенны башлыйбыз. 1 каршылык. “Ул нишли белә?” соравына җавап бир. Карточкадагы рәсемнәрне сүзләр белән тоташтыр. Кем тизрәк? (1 минут)

IV Ныгыту

2 каршылык “Математика дәресендә нишли беләсең?” Мисалларны математик юл белән языгыз.

Мин унга алтыны куша беләм.

Мин унбиштән җидене ала беләм.

Мин бишне бишкә тапкырлый беләм.

3 каршылык. Физминут. Пантомима уены. (1 команда – Математика дәресендә тапкырлый белә. 2 команда – Татар теле дәресендә сөйли белә. Физкультура дәресендә чаңгыда шуа белә)

4 каршылык. Дәреслек белән эш. 22 бит 10нчы күнегүне кулланып, диалоглар төзегез. 

(Парларда эшлиләр)

-Сәлам, ... !

-Сәлам, ...!

-Син ... дәресендә нишли беләсең?

-Мин ... дәресендә ... , ... беләм.

5 каршылык. “Без нишли беләбез?” Һәр команда үзләренең һөнәрләре турында язалар.

“Безнең команда -... . Без мәктәптә ..., ..., ..., ... беләбез. Буш вакытыбызда ..., ..., ... беләбез.”

V Рефлексия

-Без барлык каршылыкларны да үтеп чыктык.-Димәк, бүген дәрестә нинди грамматик  конструкция белән таныштык?

- Без җөмләләрне ничек төзедек?

-Дәресебездә “Ул нишли белә?” соравына җавап бирергә өйрәнә алдыкмы?

Бәяләү.

Йомгаклау

-Укучылар, шуның белән дәресебез тәмам, сезнең алдыгызда сигнал карточкалары бар. Шул карточкаларга экранга чыккан йөзне ясап куегыз, үзегезнең кәефегезгә карата. (елмаю – ошаса, кыенлыклар туган булса – уртача, дәрес темасын аңламасаң – күңелсез).

-Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес Тема: “Нишләр?” соравына җавап бирүче сүзләр

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак-мәктәбе       Ачык дәресТема:  “Нишләр?” соравына җавап бирү...

Нишли белә?/ белми? грамматик структурасының зат - санда төрләнеше

Нигъматуллина методикасы буенча 5нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен дәрес конспекты...

Проект "Табигатьне саклау өчен без нишли алабыз?"

Проект "Табигатьне саклау өчен без нишли алабыз?"...

Балам тыңламый, нишләргә?

Әти-әниләр өчен киңәшләр...

Укуны җиңеләйтү өчен нишләргә?

Әти-әниләр һәм укучылар өчен киңәшләр...