5 класс, рус төркеме, әдәбият "Татар халык әкияте "Ак бүре"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Шәрипова Гүзәл Шәмсимөхәмәт кызы

Татар халык әкияте “Ак бүре”

Максат: “Ак бүре” татар халык әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру өчен шартлар тудыру; үзеңнең фикерләреңне һәм хисләреңне формалаштырып җиткерә белү; әдәпле сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм кешеләр белән әдәпле аралашу, батырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси: башка халыкларның культурасына хөрмәт хисләре булдыру; әдәплелек кагыйдәләрен саклап, төрле ситуациядән чыгу юлын табу.

Метапредмет:

регулятив – үз алдыңа максат куя белү, максатка ирешү;

танып белү – уку биремен чишү өчен, хәтердән мәгълүматны яңарталар, табалар;

коммуникатив – иптәшләреңне тыңлап үзара килешеп эшли белү;

предмет – өйрәнгән әсәрнең (әкиятнең) темасын һәм жанрын атыйлар; укылган әсәрнең әхлаклы эчтәлеген аңларга мөмкинчелек алалар, әсәрдәге геройларны чагыштыралар.

Җиһазлау: Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К., Татар әдәбияты, 5 кл., 1 нче кисәк, парларда, төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр, слайдлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_kl._rus_torkeme._dbiyat.tatar_halyk_kiyate_ak_bure.docx17.76 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Татар халык әкияте “Ак бүре”

Максат: “Ак бүре” татар халык әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру өчен шартлар тудыру; үзеңнең фикерләреңне һәм хисләреңне формалаштырып җиткерә белү; әдәпле сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм кешеләр белән әдәпле аралашу, батырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси: башка халыкларның культурасына хөрмәт хисләре булдыру; әдәплелек кагыйдәләрен саклап, төрле ситуациядән чыгу юлын табу.

Метапредмет:

регулятив – үз алдыңа максат куя белү, максатка ирешү;

танып белү – уку биремен чишү өчен, хәтердән мәгълүматны яңарталар, табалар;

коммуникатив – иптәшләреңне тыңлап үзара килешеп эшли белү;

предмет – өйрәнгән әсәрнең (әкиятнең) темасын һәм жанрын атыйлар; укылган әсәрнең әхлаклы эчтәлеген аңларга мөмкинчелек алалар, әсәрдәге геройларны чагыштыралар.

Җиһазлау: Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К., Татар әдәбияты, 5 кл., 1 нче кисәк, парларда, төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр, слайдлар.

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

- Укучылар, исәнмесез, хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

- Бүген сыйныфта кем дежур? (Укучы числоны, һава торышын, атнаның кайсы көне икәнен әйтә.)

- Әйдәгез бер-беребезгә карап елмайыйк, күңелләребез шатлык белән тулсын! Мин сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, актив катнашыгыз.

II.Актуальләштерү.

  • Укучылар мин  әсәрдән өзекләр укыйм, ә сез әсәрләрнең исемнәрен әйтегез.

1. Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;

    Халкының эчкән суы бик кечкенә – инеш кенә.

   Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;

   Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

2.Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

   Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

3.- Мин, Тычкан – чыелдык! Ә син кем?

   - Мин, Бака – бакылдык.

  - Әйдә кер, бергә яшәрбез.

  - Укучылар, бу әсәрләрне нәрсә берләштерә? (Болар әкиятләр)

  - Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Әкиятләр турында).

  - Әкиятләр нинди 2 төркемгә бүленәләр? (Халык һәм автор әкиятләренә)

  - Алар нәрсә белән аерылалар?

 - Әкиятләр 3 төргә бүленәләр. Ниндиләр? (Тылсымлы, хайваннар турында, тормыш-көнкүреш)

III.Уку мәсьәләсен кую.

  • Әкиятләр нәрсәгә булса да өйрәтәләр. Ә безгә башка халыкларның әкиятләрен ни өчен белергә һәм өйрәнергә кирәк соң?
  • Без кайсы республикада яшибез? (Татарстанда)

   Татарлар Татарстанда күпчелек халыкны тәшкил итәләр. Татарстанда яшәгәч татар телен өйрәнергә кирәк дип саныйм. Татарларның үзләренең язуы, кызыклы һәм бай халык авыз иҗаты бар.

  Бүгенге дәрестә татар халык әкияте “Ак бүре” белән танышабыз. Бу әсәр нинди төргә туры килә, шуны ачыкларбыз.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1. – Әкиятне укыганчы яңа сүзләр белән танышырбыз.

Сүзлек эше.

- борын-борын заманда – в давние предавние времена

- ачуы килеп – разозлившись

- әфсен – заклинание

- тораташ булып каттылар – окаменели

- җитәрлек күләмдә – достаточно

- ай-ваена карамыйча – не смотря на сопротивления

- берәр хәл булгандыр – наверное, что – то случилось

2.Текстны укучылар укыйлар. Чылбыр буенча тәрҗемә итәләр.

- Әсәр нинди төргә туры килә? (Тылсымлы)

- Әкиятнең исеме ни өчен “Ак бүре” дип атала?

- Сез әкияттә нинди геройлар белән таныштыгыз?

Ял итү минуты.  КЛОК БАДДИС структурасы.

- Музыкага хәрәкәтләнеп алабыз. Музыка туктагач, кем янында каласыз, шуның белән исәнләшәсез һәм түбәндәге сорауларны бирәсез.

“Әйе”, “Юк” дип җавап бирергә кирәк.

  1. Патшаның уртанчы уллары укудан кайталар.
  2. Патшаның икенче, өченче уллары әниләрен эзләргә китмиләр.
  3. Патшаның уртанчы уллары Ак бүрене очраталар.
  4. Патшаның өч улы була.
  5. Патшаның дүрт улы була.
  6. Патшаның төпчек улы гаскәр сорый.
  7. Патшаның төпчек улы Ак бүре белән дуслаша.

Җавапны тыңлыйсыз, рәхмәт дип әйтәсез һәм рольләрне алышасыз.

V. Белемнәрне ныгыту.

Тексттан бирелгән җөмләләрнең тәрҗемәләрен табып укырга.

  1. Через год средние сыновья царя вернулись с учёбы.
  2. Ты сам, откуда пришёл, туда уходи.
  3. Младший сын вернулся с учёбы.
  4. Братья не вернулись, наверное, что-то случилось?
  5. Отец дал ему согласие и достаточно денег.

Дәресебезне дәвам итәбез. Патша малайлары үзләре белән юлга нәрсәләр ала? Һәр малайның нәрсәләр алганын санап чыгыгыз.

(Үзләренә бәя куялар)

VI.  Дәресне йомгаклау. Рефлекция.

  • Бүгенге дәрестә нинди әсәр белән таныштыгыз?
  • Өч улның сезгә бигрәк тә кайсы ошады?
  • Сез әкиятләр укырга яратасызмы?
  • Әкиятләр буенча төшерелгән нинди мультфильмнар караганыгыз бар? Исемнәрен татарча әйтегез.

Өйгә эш. ( укучылар үзләре сайлап ала)

  1. Әкияткә иллюстрация ясарга.
  2. Кечкенә күләмле әкият уйлап  язарга.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мөстәкыйль эшләр 6 класс (рус төркеме)

Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 6 класс укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

Тамыр һәм кушымчалар. 5 класс. Татар төркеме.

Тамыр һәм кушымчалар. Татар төркеме, 5 сыйныф өчен дәрес план-конспекты....

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы

Хәл фигыльләрне кабатлау. Дәрес хәл фигыль темасын үтеп беткәннән соң үткәрелә....