Ике шагыйрь - ике йолдыз (Әдәби кичә)
методическая разработка (10 класс)

Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы

Татар халкының бөек шагыйре  Г.Тукай һәм рус  халкының танылган җәүһәре А.С.Пушкин иҗатларын чагыштырып күзәтү; алар тарафыннан язылган шигырьләр һәм әкиятләрне күңелдә яңарту, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; ике халык йолдызына да хөрмәт белән карарга, аларның күпкырлы иҗатына, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ike_shagyyr_-_ike_yoldyz.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

ФИО учителя:

Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы 

Аудитория
мероприятия:

 8, 10 нчы сыйныфлар

Дата/время:

7.10/12.00 

Место проведения:

Актлар залы 

 Тема мероприятия:

Ике шагыйрь – ике йолдыз  

Цели и задачи мероприятия:

                   1. Татар халкының бөек шагыйре  Г.Тукай һәм рус           халкының танылган җәүһәре А.С.Пушкин иҗатларын чагыштырып күзәтү.

                  2. Алар тарафыннан язылган шигырьләр һәм әкиятләрне күңелдә яңарту, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

                  3. Ике халык йолдызына да хөрмәт белән карарга, аларның күпкырлы иҗатына, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

 

Демонстрируемая компетенция:

Успешный лидер

Демонстрируемая зона роста:

Организаторские способности

Краткое описание того, как вы отразите результаты профессионального развития на этом мероприятии

Аудитория карашында чыгыш ясау алымнары белән танышканнан соң, укучыларымда да бу сәләтне үстерүне күз алдында тотып, сыйныфтан тыш чара үткәрергә булдым. Бу чарада укучыларның төрле яклап талантларын үстерүне тормышка ашырырга уйлыйм.

Время/
длительность

Этапы мероприятия

Детальное описание этапов мероприятия

Актуальность

Материалы/
IT ресурсы

 1 мин

 Оештыру өлеше

 Зал шагыйрьләрнең портретлары, аларның шигырьләреннән эпиграф итеп китерелгән өзекләр белән бизәлә.

Әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйли алу

 Г.Тукай һәм А.Пушкин портретлары. Аларның шигырьләре язылган плакатлар.

 4-5 мин

 Төп өлеш     

Сәхнә алдына ике алып баручы чыга   

1нче алып баручы:

Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Безнең бүгенге кичәбез бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин һәм татар халыкның сөекле шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлана.

2 нче алып баручы: Здравствуйте уважаемые гости! Сегодняшний праздник посвящается творчеству великих поэтов: Александру Сергеевичу Пушкину и Габдулле Тукаю.

1нче алып баручы: Тукай – татар әдәбиятының күренекле вәкиле, иҗтимагый фикерләве, фәлсәфи карашларының тирәнлеге, эстетик зәвыгының нечкәлеге һәм зирәклеге белән аерылып торган шагыйрь. Тукай – шул ук вакытта әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист та, туган халкының авыр язмышын уртаклашкан һәм аңа чиксез мәхәббәтен саклаган, куанычына сөенгән, фаҗигасенә тетрәнеп җырлаган олы әдип тә.

2 нче алып баручы:

Пушкин – море, море – Лермонтов

В небе вечности сверкая

Негасимое созвездие

Пушкин, Лермонтов, Тукай.

Так писал татарский поэт Габдулла Тукай, Тукай был первым великим поэтом Востока, провозгласившим себя учеником и последователем Пушкина. Как татарская литература богата произведениями Габдуллы Тукая, так русская литература славится произведениями Александра Сергеевича Пушкина.

 Активлыкка, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, сүз сәнгатен үстерү. Иптәшләре алдында чыгыш ясау.

 Презентация

 19-20 мин

 Ныгыту

Укчылар үзләре әзерләгән номерларын башкаралар.

  1. Г. Тукайның “Туган тел” шигыре рус һәм татар телләрендә башкарыла.
  2. А.С. Пушкинның  “Няня”  шигыре рус һәм татар телләрендә башкарыла.

2нче алып баручы:

С детства этих двух поэтов очаровали народные мелодии и танцы.

  1. Рус халык биюе
  2. Сәхнәгә Пушкин чыга:

Я памятник себе воздвиг нерукотворный,

К нему не зарастет народная тропа,

Вознесся выше он главою непокорной Александрийского столпа

  1. “Сказка о золотой рыбке”  А.С.Пушкина(10 кл.)

1нче алып баручы:

Тукай да Пушкин да халыкның яраткан уллары .

Халык аларны үстереп, бөек шәхес итеп тәрбияләгән

  1. Лапти (Чабата) Егетләр бии.
  2. Сәхнәгә Тукай чыга:

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам

Әкрен - әкрен югарыга үрләп барам...

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш

Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш...

  1. “Шүрәле” әкиятеннән өзек

 Сүз сәнгате аша әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әдәби әсәрләрдән рухи тәм табу

 Әсәрләрдән өзекләрне күрсәтү өчен костюмнар

13-14 мин

Мөстәкыйль эш

“Кызыксыну почмагы” (“Уголок интересов”). Үзегезгә ошаган кызыксыну почмагы сайлагыз. Бирелгән вакыт аралыгында биремнне үтәп, фикерләрегезне иптәшләрегез белән уртаклашырга әзерләнегез. Почмак атамалары:

- журнал почмагы (журнальный уголок);

- музыка почмагы (музыкальный уголок);

- кинодрама почмагы (уголок кинодрамы);

- социаль челтәр почмагы (уголок соцальных сетей).

Идади эш башкара белү.

“Кызыксыну почмагы” (“Уголок интересов”).

4-5 мин

Йомгаклау

1нче алып баручы:

Тукай исән, җыры күңелләрдә

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә. 

  1. Пианино “Тәфтилләү”

2нче алып баручы:

Люблю тебя русский язык,

Великое русское слово,

В нем вижу я Пушкина лик,

В нем  я вижу лик Толстого.

1нче алып баручы:

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез

Йөрәкләрдә - Тукай сүзләре.

  1. Татар халык биюе

1нче алып баручы:

Тарих бик күп исемнәрне белә

Бөек исемнәргә дөнья бай .

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.

1нче алып баручы:

Киңәш булсын һәммәбезгә шигырь сүзе

Гомерен бушка уздырмасын улы – кызы

Шул чагында милләт йөзе һич кызармас

Якты булыр киләчәге, барыр юлы.

Күмәк җыр  “Яратыгыз”

Милли горурлык хисләре формалаштыру

Музыка


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул

Конспекты открытых уроков...

“Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,Тукай – өч йолдыз ул”

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән рус әдәбияты арасындагы бәйләнешне күзәтү дәресе....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз

Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал т...

Внеклассная работа (в русских группах) "Йолдыз сәгате"

"Г. Тукай - гордость татарского народа"....

Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .

2 нче сыйныфта уку дәресенә план-конспект....

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...