Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (презентация)
презентация к уроку (7 класс)

Карпова Елизавета Семеновна

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomlnen_bash_hm_iyarchen_kisklre.pptx2.86 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре , аларның белдерелүе Сыйныф : 9 Фән : туган тел

Слайд 2

Бирем. Җөмләләрне дөрес интонация белән укырга , төрен әйтергә . Сүзләр , мин сезне ничек яратам ! Мин Сезгә бурычлы . Сез мине үз кадерегезне дә , тормыш кадерен дә аңларга өйрәттегез . Ә сез сүзләрне яратасызмы ?

Слайд 3

1.Кояш елмая . Тамчылар тама . Карлар эри . Сулар сеңә . 2. Күктә язгы кояш елмая . Түбәләрдән тамчылар тама . Кояш җылысына карлар эри . Сулар әкренләп җир куенына сеңә . - Бу текстлар нәрсә белән охшаш ? ( Төп эчтәлек белән ) - Нәрсә белән аерылалар ? ( Икенче текстта язгы көн турында тулырак , төгәлрәк бирелгән .) - Ни өчен икенче текст тулырак , төгәлрәк ? ( Анда иярчен кисәкләр дә бар.)

Слайд 10

Дәреслектәге 44 нче күнегү (43 нче бит) Бирем. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Слайд 11

Биремне үтәргә . Сораулар урынына , мәгънә ягыннан туры килерлек иярчен кисәкләр куеп , җөмләләрне яз. Иярчен кисәкләр кайсы сүзгә бәйләнгәнен уклар белән күрсәт . Җил ( нәрсәләрне ?) сындырды . Куян ( кемнән ?) курыкты . Песнәк ( нәрсәдән ?) ( нәрсәгә ?) сикереп , ( нәрсәләрне ?) чүпли . Җил ( нәрсәләрне ?) очырта . ( нинди ?) күктә әкрен генә ( нинди ?) болытлар йөзәләр .

Слайд 12

Өй эше Өзекне күчерегез , баш һәм иярчен кисәкләрнең асларына сызыгыз , нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен языгыз . Гүзәл китаплар - гаҗәеп эшләрне күрсәтүче көзге . Алар аулакта сердәш , ялгызлыкта иптәш , кайгылы вакытта шатлык китерүче . Файдалы китапларны уку фикергә азык булыр , зиһенгә куәт кертер . Китап уку кешенең йөзенә нур , күңеленә шатлык китерер , шуның өчен акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең йөзләре мәхәббәтле булыр .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Презентация к уроку "Иярчен җөмләләр"

Презентация к уроку "Иярчен җөмләләр"...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

Иярчен кушма җөмлә (презентация)

Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төзү күнекмәләрен булдыру , эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру;   Әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирү, җава...

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә...

"Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре" темасына презентация

"Иярчен  җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре" темасына презентация (9 сыйныф)...

Презентация "Җөмләнең иярчен кисәкләре"

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре темасына презентация....