Игровые технологии в обучении татарскому языку русскоязычных учащихся
проект

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

Предварительный просмотр:

Рус телендә сөйләшүче балаларга ФДББС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану

Проект эше

Эчтәлек

Кереш

I бүлек. Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән инновацион технологияләр

1.1. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясеэлементлары.

1.2. ФДББС таләпләренә туры килә торган уен технологиясеэлементлары.

II бүлек. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә кулланылган уеннар

2.1. Фонетик һәм лексик уеннар.

2.2. Диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтү уеннары.

2.3. Укырга өйрәтү уеннары.

Йомгаклау.

Кулланылган әдәбият.

Кереш

Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота. Шуңа күрә дә кешене балачактан тәрбияләү, аның киләчәктәге эшчәнлегенә юл салу уен процессында башлана. Бала уенда нинди булса, үскәч, эшендә дә шундый ук була. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлап эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин. Элекке заманнардан ук кешеләр уенны өлкәннәрнең тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруда нәтиҗәле чара буларак файдаланганнар. Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә.

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүе өчен укытучыларга рус балаларында да телгә кызыксыну уятырга, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга кирәк.Рус телле балаларны татар теле белән кызыксындыру зур көч сорый. Аларның телне өйрәнүгә теләген сүндермәү, дәрескә кызыксыну һәм стимул булдыру өчен, дәрестә уеннар куллану нәтиҗәле. Уен вакытында укучының иҗат мөмкинлеләре ачыла, мөстәкыйльлеге арта, оештыру сәләте үсә. Уен кайбер балалар өчен хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы да булып тора. Укытучы өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытында укытучы һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен яхшырак аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса, ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда ярдәмләшү, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Югарыда күрсәтелгән проблемалардан чыгып, тикшеренү эшенең темасы билгеләнә:“Рус телендә сөйләшүче балаларга ФДББС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану”

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала. Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.

Проектның максаты – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телендә сөйләшүче укучыларны татар телендә аралашырга  өйрәтүдә уеннарның әһәмиятен күрсәтү.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  • уеннарның укыту процессында тоткан ролен ачыклау;

- укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан кулланылган уеннарны ачыклау;

Тикшеренү  объекты – рус телендә сөйләшүче укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүдә уен технологиясенең элементларыкулланылышы.

Тикшеренү предметы – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  кулланылган уен технологиясе элементлары.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте.

Проект эшендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның аралашу компетенциясен үстерү  методикасы, бу компететенцияне формалаштыру һәм үстерү өчен нинди уеннар кулланырга мөмкинлеге турында мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән аңлатыла.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән. Проект эшебезнең методологик нигезен Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре», А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре», И.Л.Литвиновның «Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)», Ч.М.Харисованың «Обучение татарскому произношению в русской школе», Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр», С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру», «Дидактические условия дифференциации упражнений в процессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку» диссертациясе, «Игры на уроках татарского языка» хезмәтләре тәшкил итә. Әлеге хезмәтләрдә дәресләрдә уеннар куллану һәм аларның баланың телне өйрәнү процессында нинди роль уйнаулары урын алган. Авторлар рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессын уңайлаштыру һәм җиңеләйтүгә үзләреннән күп көч куйганнар.

Проект эшенең структурасы. Проект эше кереш, 2 бүлекне үз эченә алган төп өлеш, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Көтелгән нәтиҗәләр. Тәкъдим иткән уеннар татар теле дәресләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә рус телле укучылар тел материалын тизрәк һәм яхшырак үзләштерәчәк. Кайбер уеннар хәтта балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерәчәк һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итәчәк.

I бүлек. Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән инновацион технологияләр

  1. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясеэлементлары

Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр чоры укыту-тәрбия эшенең дә барлык өлкәләренә яңача якын килү, аны яңача аңлауны таләп итә. Бу үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдына яңа мәсьәләләр куя. Укытучылар бу яңарышларны тормышка ашыруда төп рольне башкаралар. Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.

Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч.

Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Шулай да педагогикага яңалык башка фәннәргә һәм тармакларга караганда авыррак керә. Бу хәлнең сәбәбе, бәлки, кешене укыту-тәрбияләүнең гаять дәрәҗәдә авыр булуыннан киләдер. Кайбер яңалыклар киң күләмдә кулланылмау нәтиҗәсендә кире кагыла һәм бик тиз онытыла. Хәзерге чорда укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды. Алар алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып аны үзләштерү зарурлыгы туды.

Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Аларның күбесе дәресләрдә уңышлы кулланыла. Укытучы һәм укучылар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен алдан уйлап, башкарырга тиешле эшләрне системага салып кую укыту-тәрбия процессында уңышка ирешергә ярдәм итә.

Татар теле һәм әдәбиятын яңа технологияләр аша өйрәтү - ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.

Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул. Нәрсә соң ул педагогик технология? АКШтагы Педагогик ассоциация һәм технологияләр берләшмәсе аңлатканча, педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерләрне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү [8, 7-10].

Педагогогик технология төшенчәсенә күренекле педагог-галимнәрнең аңлатмалары төрлечә. Б.Г. Лихачев фикеренчә, педагогогик технология – укыту процессындагы махсус ысуллар, алымнар, психологик-педагогик юнәлешләр җыелмасы; ул – педагогик процессны оештыруның төп коралы. В.П. Беспалько педагогик технологияне “укыту процессын тормышка ашыруда эчтәлекле техника” дип саный. И.П. Волков бу терминны укытуның көтелгән нәтиҗәләрен тасвирлау процессы буларак карый. М.А.Чошанов белем бирү технологиясен дидактиканың состав өлеше дип билгели. Г.К.Селевко педагогик технология төшенчәсен өч аспектта карый: 1) фәнни: педагогик технология – педагогиканы белем бирү максатын, эчтәлеген, методларын өйрәнүче һәм педагогик процессларны проектлаучы өлеше; 2) процессуаль-тасвирлаулы: белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кирәк булган максат, эчтәлек, ысул һәм алымнардан торган процессны тасвирлау; 3) процессуаль-тәэсирле: педагогик процессны гамәлгә ашыручы, “шәхси, инструменталь һәм педагогик-методологик чараларны хәрәкәтләндерү” [12, 2-13].

Шулай итеп, педагогик технология белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнүче фән буларак та, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы буларак та, белем бирү процессы буларак та билгеләнә. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла: 1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту; 2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру; 3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру; 4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Белем бирү технологияләре күп төрле. Шулай да алар арасында охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин. Мәсәлән: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр; уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр; уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ.б.

Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр (терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, үстерелешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе) һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр (уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе) уңышлы кулланыла.

Бу эшебездә уен технологиясенә тирәнрәк тукталырбыз, чөнки, безнең уйлавыбызча, чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора.

Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту процессында уен технологиясе максатчан  булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла: 1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология; 2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше; 3) дәрес яки аның бер этабы (кереш өлеше, яңа теманы аңлату яки ныгыту, күнегүләр эшләү яки контроль эш һ.б.); 4) дәрестән тыш эшләр технологиясе. Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә. Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур. Беренче чиратта уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль уеннар, психологик уеннар, иҗтимагый уеннар. Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән), тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникатив уеннар. Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б. Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б. Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомумуку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия. Башлангыч сыйныфларда уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллекивизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә. Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар. Ә урта һәм югары мәктәп укучылары тарафыннан тормыш-көнкүреш темаларына аралашуга багышланган рольле уеннар, хезмәт эшчәнлеген чагылдыра торган һөнәри (эшлекле) рольле уеннар уңышлы башкарыла. Уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап, без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык.

1.2. ФДББС таләпләренә туры килә торган уен технологиясеэлементлары

Кечкенә яшьтәге укучы балалар белән эшләү безне психофизиологик үзенчәлекләрне тирәнрәк өйрәнүгә этәрде. Яңа гына балалар бакчасыннан килгән сабыйларның игътибарлары да, истә калдыру сәләте дә бик йомшак, бигрәк тә уку кызыклы булмаса. Баланың мәктәпкә кергәндә барлыкка килгән психологик киртәләрне тиз арада җиңү юлы итеп укыту-тәрбия процессында уеннар, аның элементларын куллану бик отышлы. Димәк, дәрескә уен, уен ситуцияләрен кертергә кирәк.Уен ситуацияләре укучыларга материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли,хәрәкәт,көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.
      “Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”,-ди В.А. Сухомлинский.

Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында дә бәхәссез. Татар теле дәресләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләмэшчәнлеген оештыру функциясен үтиләр.

Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

Безнең өлкәгә килгәндә, ягъни рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле гаять зур. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксындыра, дәртләндерә. Г.К.Селевко уеннарны дүрт юнәлешкә аера: дидактик, тәрбияви, иҗади һәм коммуникатив уеннар. Болар барысы да Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Үткәрү методикасы буенча да алар бик күп төргә бүленә: предметлы, сюжетлы, рольле, эшлекле уеннар. Төрләре  ягыннан уеннар тел, өстәл, язма һәм хәрәкәтле була. Уен элементлары яңа материалны аңлатуда да, белемнәрне ныгытканда да, телдән сөйләм эшчәнлегенең өйрәтү вакытында да технология буларак файдаланыла.

Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен һәм актив эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

II бүлек. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә кулланылган уеннар

2.1.Фонетик  һәм лексик уеннар

Татар теленең фонетик системасын үзләштерү өчен фонетик һәм лексик зарядка битләрен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, уртасында специфик татар Ә авазын белдерә торган хәреф язылган альбом бите. Бу хәреф белән янәшә исемнәрендә шундый аваз булган кешеләр яки предметларның рәсемнәре ясалган яки рәсемнәре ябыштырылган (әти, әни, бәби, әтәч, тәрәзә, тәлинкә, кәбестә, чиләк һ.б.). Берьюлы күп информация бирергә ярамый, чөнки балалар бик тиз арыйлар. Башта һәр биткә темага туры килә торган 5-6 рәсем ясау яки ябыштыру да җитә. Һәр 2-3 дәрес саен рәсемнәрнең санын арттырырга була. Мондый «битләр» һәр специфик татар авазына ясалган булырга тиеш. Әгәр уку елы ахырына фонетик һәм лексик зарядка битләрендә 15-20 рәсем-сүз булса, бу – яхшы нәтиҗә: бер авырлыксыз өйрәнелгән , якынча 200 сүздән торган, әзер лексика.

Бу «битләр» һәр дәрес башында фонетик һәм лексик зарядка вакытында кулланылырга тиеш. «Битләрне» төзегәч, укытучы фонетик һәм лексик зарядканы болай үткәрә: специфик татар авазын белдерүче хәрефне күрсәтә һәм әйтә. Аннан соң рәсемнәрне күрсәтә. Берничә дәрестән соң яхшы әзерлекле укучылар аваз һәм сүзләрне үзләре әйтә башлыйлар. Дәреснең бу этабында алар бернинди авырлыксыз укытучыны алмаштыра алалар. Ә тагын күпмедер вакыттан соң аларны уртача өлгерешле һәм авыр өлгерешле укучылар алмаштырачак, бу вакытта яхшы әзерлекле укучыларга дәреснең бу этабында инде авыррак биремнәр биреләчәк (мәсәлән, бу «бит» буенча җөмләләр уйла һәм яз).

Укытуның башлангыч этабында кулланылучы фонетик уеннар арасыннан уен-табышмак, уен-имитация, уен-ярыш, предметлар белән уеннар, игътибарлыкка уеннарны аерырга мөмкин. Дөрес әйтүгә өйрәткәндә чираттагы уеннар файдалы.

«Нинди аваз әйтелә?»(уен-табышмак)

Укытучы бер үк төрле аваз ишетелә торган сүзләр чылбыры әйтә (әни, әти, бәби, тәлинкә, күркә, чәйнек), беренче булып ([ә] авазын) җавап тапкан бала үзенең табышмагын әйтү хокукын ала.

Әлеге уенда дифференциаль якын килүне кулланганда яхшы өлгерүче (1 нче вариант), уртача өлгерүче (2 нче вариант) һәм авырдан өлгерүчеләрне (3 нче вариант) вариантлап утырту сакланырга тиеш. Башта чагыштырмача авыррак сүзләр чылбыры 1 нче вариантка тәкъдим ителә (чылбырга укучыларга таныш лексика гына түгел, ә таныш булмаганы да кертелә). Шуннан соң 2 нче вариантка бик үк авыр булмаган чылбыр тәкъдим ителә (сүзләр чылбырына берничә таныш булмаган сүз кертелә). 3 нче вариантка темалар буенча үтелгән яхшы белгән сүзләр тәкъдим ителә.

«Кызык телефон»

Тактада зур телефон рәсеме ясала. Дискта саннар урынына хәрефләр языла. Укучылар билгеле вакыт аралыгында күбрәк итеп (специфик татар авазларын кулланып) сүзләр җыярга һәм аларны әйтергә тиешләр. Мәсәлән, әни, һәм, кар, өстәл, үрдәк, чәйнек, чиләк, җиләк һ.б.

«Сүзне әйт»

Алып баручы ( яхшы өлгерүче укучы) уенда катнашучыларга чираттан аваз әйтеп туп ыргыта (мәсәлән, [к]), катнашучылар әлеге аваз булган сүзне әйтеп ( [кар]), тупны кире кайтаралар.

«Сүз уйлау»

Бу уен татар теленә генә авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер? 

Лексик уеннар

Лексикага өйрәткәндә карточкадагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану кулайрак була.

Лексик материалны кертү этабында укытучы әкренләп, мәгънәләре контексттан аңлашылган, яңа сүзләр кулланылган хикәя сөйли. Укучылар яңа сүзне кагыйдә чыгарып, синоним яки антоним табып аңлатырга тырышалар. Бу сәламәт япыш һәм хезмәттәшлек тудыра. Икенче дәрестә укытучы яки укучы предметны атамыйча гына аның турында сөйләгәндә, лексик искә төшерүләргә мөрәҗәгать итәргә була, ә калганнар, ул кулланган әйтемне искә төшереп, җавабын табарга тырышалар, аны җөмләдә яки ситуациядә кулланалар.

Мондый биремнәр тәрҗемәгә мөрәҗәгать итмичә генә лексиканы өйрәнүгә ярдәм итәләр. Өстәвенә, мондый күнегүләр уйлап табуга һәм конструктрлауга корылган кроссвордлар, чайнвордлар, уен тестлары белән эшләүгә әзерлиләр. Шулай итеп, билгеле бер тема буенча актив сүзлек запасын кабатлауны оештыру карточкалар белән уеннарга күчәргә ярдәм итә. Аларның нигезе классның бөтен укучылары тарафыннан төзелгән хикәя булырга мөмкин.

«Кар өеме» кебек уеннар бик тә нәтиҗәле булалар. Укучылар түгәрәк өстәл принцибы буенча утыралар, ә өстәл уртасында өйрәнелүче сүзләр һәм әйтелмәләр язылган карточкалар куелган. Бер укучы карточка ала, аны бөтенесенә күрсәтә һәм әлеге сүзне яки әйтелмәне җөмләдә куллана. Чираттагы укучы икенче карточканы ала һәм алдагысы белән логик яктан бәйләнгән тагын бер җөмлә уйлап әйтә. Укучыларга уен бер төрле булып тоелмасын өчен карточкалар күгәрчен, чәчәк һәм башка формаларда төзеләләр. Мәсәлән, укучылар коллектив хикәя төзиләр. Һәр фраза билгеле бер сандагы сүзләрдән тора: беренчесе бердән, икенчесе икедән һ.б. Соңгы фразаны төзеп чыгучы җиңеп чыга. Алып баручы (яхшы өлгерүче укучы) бөтен җөмләләрне тактага язып бара. 1... . 2... һ.б.

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була. Бөтен группа фотосурәт, рәсем, күренешне тасвирлауда яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле кагыйдәсе булып санала [5, 5].

«Фоторобот яса»

Һәрбер укучыда кәгазь бите һәм төсле карандашлар. Класс өч командага бүленә (һәрберсе – милиция бүлеге). Өч алып баручы билгеләнә (яхшы өлгерешле укучылар). Алар милиция бүлегенә югалган дусларын табу үтенече белән мөрәҗәгатьитәләр. Алып баручылар тышкы кыяфәтен сурәтлиләр, ә балалар туры килүче рәсемнәр ясыйлар. Әгәр рәсем сөйләмгә туры килсә, югалучы табылган дип санала. Мәсәлән, «Бу минем сеңлем. Аның исеме Гүзәл. Гүзәл укучы. Аның чәче озын, күзләре зәңгәр. Ул кызыл күлмәктән иде».

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да бар. монда бөтен группа бер генә җөмләдән торган фотография, рәсем, күренешне сурәтләүдә яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле биреме булып тора.

«Ул нинди төстә?»

Уен укучыларның төсләрне белдерүче лексика куллануны кабатлауга юнәлтелгән.

Өстәлдә төрле төстәге уенчыклар җәеп салынган. Укытучы бер укучыга (алып баручыга) берәр хайванны уйлап куярга киңәш итә. Калганнар аның нинди хайван яки җәнлек икәнен белергә тиешләр. Башта алар сораулар бирәләр: «Ул ак төстәме?», «Ул кызылмы?», «Ул зәңгәрсу төстәме?», «Ул карамы?» һ.б.

Шуннан төсне дөрес атаган укучы икенче сорау бирә: «Бу ак куянмы?». Әгәр укучы ялгышмаган икән, ул алып баручы була.

Уен-ярышлар кулланырга була (парлы, командалы, фронталь), шул исәптән викториналар, конкурслар, шулай ук «Аукцион» кебек уеннар. Монда бирем билгеле тема, ситуациягә караган сүз, әйтем, фразаны соңгы булып әйтүгә кайтып кала.

«Аукцион»

Укытучы уенны: «Бүген без сезнең белән авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә барабыз. Анда иң яхшы каз, тавык, күркә төрләрен күргәзмәгә куйганнар. Бүген без нәрсә теләсәк, шуны сатып ала алабыз; кошның бәясе – җөмлә. Кем күбрәк әйтсә, шул сатып ала. Беренче булып каз сатыла», – дип башлый. Укучылар: «Бу – каз. Каз ак, шаян. Каз ит бирә, мамык бирә. Каз солы ярата, үлән ашый. Казның бәбкәләре була».

Ахыргы җөмләне әйткән кешегә каз бирелә. Бу уенда теләсә-кайсы укучы җиңүче була ала.

Тизлеккә булган лексик уеннар да әһәмиятле (укучылар бирелгән сүзләргә тиңдәш яки капма-каршы мәгънәле сүзләрне; әлеге сүзтезмәләрдә кулланырга мөмкин булган сүзләрне мөмкин кадәр тизрәк әйтергә тиеш булганда).

«Киресен әйт»

Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара.

Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була: әни – әти, апа – абый, эне – сеңел, ак – кара, җәй – кыш, яз – көз.

«Кем күбрәк әйтер?»

Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактага 2 рәсем эленә. Һәр төркем укучылары, үз рәсеме буенча, чиратлашып, сүзләр әйтергә тиеш. Тукталып калган яки әйтә алмаган укучы уеннан чыга. Күбрәк сүз әйткән төркем укучылары җиңүче була.

2.2. Диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтү уен элементлары

Диалогик сөйләмгә өйрәтү һәрбер дәрестә дә булырга тиеш. Укучыларның әлеге сөйләм төренең көндәлек тормышта кирәклеген тоюы мөһим. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу ситуацияләре аша үзләштерелә. Беренче дәресләрдән үк укучылар татар теленә генә хас булган диалогик сөйләм үрнәкләре, аларда кулланылган этикет формулалары белән танышалар. Диалоглар белән эшләү коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш.

Һәр дәрестән соң аларның бу төр күнекмәләре арта бара, чөнки үрнәк диалог, аралашу ситуацияләре аша бу эш нәтиҗәле оештырыла. Диалогик сөйләмне үстерү максатыннан түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин:

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?». 

Һәрбер укучы (уртача өлгерүчеләр группасыннан) берәр төрле хәлгә туры килүче фактны атый. Бирем: бу хәлне, чараны белергә (авырдан өлгерүчеләргә), һәм аның белән бәйле булган башка фактларны атарга (яхшы өлгерүчеләргә).

«Әйдәгез танышыйк».

 Укучылар дәрескә төрле хайван, кош битлекләре алып киләләр һәм үзара түбәндәгечә сөйләшәләр.

1 нче вариант: – Исәнме! Син кем?

                         – Исәнме! Мин Куян. Ә син кем?

                         – Мин сыер.

2 нче вариант: – Исәнме! Синең исемең ничек?

                         – Исәнме! Минем исемем Тавык. Ә синең исемең ничек?

                         – Минем исемем Әтәч.

Дәрестә диалогик сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Диалог белән чагыштырганда, монологик сөйләм - катлаулырак һәм озынрак сөйләм формасы булып тора. “Рәсем буенча сөйлә”, “Кем дәвам итә?”, “Урман җыелышы” кебек уеннарны сөйләмнең әлеге формасын өйрәткәндә кулланып була.

«Рәсем буенча сөйлә». 

Ярышның һәр катнашучысы рәсем буенча, эчтәлек логикасын саклап, берәр җөмлә әйтәләр. Кем иң соңгы җөмләне әйтә, шул җиңүче була.

«Кем дәвам итә?»

 Бер кешедән кала, уенның бөтен катнашучысы, алдан тыңланылган текст ярдәмендә, алдан укылган тексттан алынган сүзләр, фразалар белән карточкалар алалар. Уенда катнашучыларның барысы да сөйләм логикасын тыңлыйлар, чөнки аларның һәрберсе сөйләмдә үзенең урынын билгеләргә тиеш. Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара.

«Урман җыелышы»

Аю (бу рольне яхшы өлгерүче укучы уйный) җәнлекләрнең көзен кышка әзерләнүләре турында җыелыш алып бара. Җыелышта төрле җәнлекләр чыгыш ясыйлар һәм кемнең ничек кышка әзерләнүе турында сөйлиләр. «Тәҗрибәсез» җәнлекләргә киңәшләр бирәләр.

«Төймә җыябыз»

Бу уен өчен укучыларның төсле карандашлары булырга тиеш.

Укытучы: «Бүген без дәрестә төймә җыячакбыз, дөресрәге, төймә рәсеме ясаячакбыз. Төймәнең сере шунда ки, һәр төймә бер сүзгә туры килә. Төймәләр күбәю белән безнең җөмлә дә зураерга тиеш. Димәк, беренче җөмлә бер сүздән, ягъни бер төймәдән тора («Аю»). Икенчесе – ике сүздән, ягъни ике төймәдән («Зур аю») тора. Һәр юл башында төймәләр ясап буйыйсыз, ә янына җөмләләр язасыз». Һәм шулай дәвам итә.

Нәтиҗәдә балалар 12-15 төймәдән торган мәрҗән җыя ала. Мәсәлән, «Бу бик зур, акыллы, матур аю урманда яши, җиләкләр, үләннәр ашый һәм бал ярата». Укучылар беренче төймә, ягъни беренче сүзне сайлагач, бу уен буенча мөстәкыйль язма эш үткәрергә була [5, 18].

Сөйләшергә өйрәтүдә фразалы уеннар зур мәгънәгә ия, чөнки аларның җавабы гади генә булмый, ә элек өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллануны, татарча җөмләләрнең төзелешен белүне (хикәя, сорау, инкарь) сорый.

Мисалга «Сорау-җавап» тибындагы уены китерегә була. Мәсәлән. Бер укучы соравын яза, икенчесе – җавабын (сорауны күрмичә). Ә менә «Юк-бар сүз» тибындагы уенда укучылар фраза төзи. Мәсәлән, берәү ияне яза, язганны каплый һәм битне икенче кешегә бирә, ул хәбәрне яза һ.б. Җөмләнең структурасы бирелә. Соңыннан алар бөтен класс белән укыла һәм хаталары төзәтелә.

“Ел фасыллары” уены. Укытучы укучыларга ел фасыллары һәм бердән алып уникегә кадәр санар язылган карточкалар тарата. Укучылар бу карточкаларны бер-берсенә күрсәтмәскә тиеш. Укучылар басалар. Һәр ел фасылы үзеңә туры килгән айларны табып, команда булдырырга тиеш. Кайсы команда тизрәк җыела, шул җиңүче. Моның өчен алар кулларын күтәреп парлашалар, сораулар бирәләр: “Син нинди ай?” “Син кышмы?”.Барлыкка килгән командалар үзләре белән таныштыралар.

“Бу бәйрәм кайчан була? уены. Бер бала алга чыга. Укучылар аңа бәйрәм көннәрен әйтәләр,ә ултуры килгән ел фасылын билгели. Мәсәлән: 8 нче Март бәйрәме- яз көне, 1 нче сентябрь-көз көне.

«Сорау-җавап». Һәр укучы нинди дә булса малай исемен (Петя) яза, язылган күренмәслек итеп бөкли һәм чираттагы уенчыга бирә. Икенчесе кыз исемен (Сара) яза һәм өченче уенчыга бирә. Өченче уенчы Петяның Сарага нәрсә әйтүен яза һәм битне дүртенчегә бирә. Әлеге уенчы кызның җавабын яза һәм битне тагын җибәрә. Бишенче кеше малайның кызны калдырып, кайда китүен яза. Алтынчы уенчы аның нигә китәргә тиешлеген яза (нинди максат белән) һәм тагын җибәрә. Җиденче кызның җавабын яза һәм шулай дәвам итә. Уен ахырында битләр ачыла һәм аларның эчтәлеге кычкырып укыла.

Шулай ук «ватык телефон» яки «попугай» тибындагы уеннарны кулланырга була. Монда сүзләр чылбыры төзелә, һәм һәрбер чираттагы сүз алдагы сүзнең ахыргы иҗегеннән башлана.

«Һәр иртәдә син нишлисең?». Уен ярдәмендә укучыларны төрле модель кулланырга өйрәтергә була: сорау – җавап.

Укытучы (аннан соң яхшы өлгерүче укучы) берәр укучыга туп ыргыта һәм сорау бирә: «Һәр иртәдә син нишлисең?». Иптәше әйткән җөмләне кабатлаган яки сорауга бөтенләй җавап бирмәгән кеше уеннан төшеп кала.

«Ватык телефон». Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сүз әйтә. Мәсәлән, күлмәк. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә.сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б. [5, 11].

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була. Бөтен группа фотосурәт, рәсем, күренешне тасвирлауда яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле кагыйдәсе булып санала [5, 5].

«Эстафета»

Укучылар ике рәткә басалар. Укытучы «башладык» диюгә, беренче укучы, тәкъдим ителгән темага караган сүз әйтеп, таякны иптәшенә тапшыра, анысы – икечесенә. Эстафета таягы финишка алданрак барып җиткән төркем җиңүче була. Бу уенны санарга өйрәткәндә дә уйнарга мөмкин. Бердән унга һәм киресенчә – уннан бергә кадәр саный-саный, балалар таякны бер-берсенә тапшыралар [15, 151].

"Син 30 га кадәр саный аласыңмы?". Укытучы балалардан ничәгә кадәр саный алуларын сорый. Укучылар төрле саннар әйтәләр. Укытучы алардан 30 га кадәр генә санарга сорый. Укытучы бер укучыга санарга тәкъдим итә, ләкин, утызга кадәр санаганда, өчле саны, өчле кергән саннар, өчкә бүленә торган саннар әйтелми, алар урынына "исемдә" дип әйтергә кирәк. Шул рәвешле, бу уен саннарны кабатларга гына түгел, ә укучыларның игътибарлыгын үстерергә ярдәм итә.

2.3. Укырга өйрәтү уеннары

«Сүзләр тап»

Озын сүз бирелә. Мәсәлән, электростанция. «Бу сүздә кем күбрәк сүзләр таба?» дип сорау бирелә. Җавап: ат, ак, кар, карт, электр, ант һ.б.

«Әниләр һәм бәбиләр»

Карточкада сүзләр языла: ат, сыер, эт, көчек һ.б. Буталылалар. Укытучы: «Бәбиләргә үзләренең әти-әниләрен табарга ярдәм итик», – ди. Укучылар (белем дәрәҗәләренә бәйле рәвештә) билгеле бер вакыт аралыгында бәбиләр исемнәрен әти-әниләре исемнәре белән тәңгәлләштерергә һәм әлеге парлы исемнәрне кычкырып укырга тиешләр. Калганнар иптәшләренең җавабын игътибар белән тыңлыйлар һәм, кирәк булса, хаталарын төзәтәләр.

Икенче вариант. Берничә тема буенча сүзле карточкалар әзерләнә (мәсәлән, «Йорт хайваннары», «Кыш», «Җәй»). Бутыйлар. Такта янына өч укучы чакырыла (аларның белемнәре бер дәрәҗәдә булырга тиеш). Алар 1 минут эчендә үзләренең темаларына караган сүзләрне баганаларга җыялар. Аннан чират буенча үзләренең сүзләрен укыйлар. Калганнар игътибар белән тыңлыйлар һәм хаталарны төзәтәләр. Уенда катнашучылар сүзләр җыйганда башка укучыларга сүзләр(авырдан өлгерүчеләргә), сүзтезмәләр (уртача өлгерүчеләргә) һәм җөмләләр (яхшы өлгерүчеләргә) язарга бирергә була.

Әлеге уенны начар өлгерүчеләр белән, аларга темалар буенча әзрәк сүзләр биреп, башлау уңышлы. Уртача һәм яхшы өлгерүчеләргә һәрберсенә 3-6 сүздән күбрәк бирергә кирәк [5, 15].

Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.

«Нәрсә кайда?»

 Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның урыны турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу карандаш. Карандаш кайда? – Карандаш өстәлдә.

«Син ни эшли аласың?»

Укучылар алу ярдәмче-функциональ фигыльнең сорау, раслау һәм инкарь формаларында кулланылуын кабатлыйлар.

Класс ике командага бүленә. Бер команда алу фигыле белән берәр төрле җөмлә уйлый (Мәсәлән, Без яза алабыз)Икенче команда әгъзалары сораулар биреп, аны белергә тырышалар:«Сез укый аласызмы?»«Сез татарча сөйләшә аласызмы?»«Сез русча сөйләшә аласызмы?» һ.б. Бу сорауларга түбәндәге җаваплар бара: «Юк, без укый алмыйбыз» яки «Әйе, без татарча сөйләшә алабыз» [5, 15]

«Алар нишли?»

Укытучы төрле темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган фигыльләр уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әни тегә (яза...). Куян ашый (эчә...). Кем күбрәк фигыль уйлап таба, шул җиңә.

«Телефоннан сөйләшү»

 Һәр командадан ике алып баручы сайлап алына (яхшы өлгерүче укучылар), алар классның төрле башларында торалар. Алар «телефоннан» сөйләшәчәкләр. Беренче укучы «челтәр» буенча (ягъни калган укучылар) иптәшенә биреләчәк сорауны бирә, шуннан соң шул «челтәр» буенча аңа җавап та киләчәк. «Челтәрләрнең» бурычы – һәр фразаны дөрес һәм тиз бирергә, капма-каршы очракта «элемтә өзеләчәк», һәм команда җиңеләчәк.

Шулай итеп, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылучы кайбер уеннарны карадык. Алар барысы да рус балаларын аралашырга өйрәнү юлында актив кулланылырга тиешле уеннар. Бу уеннар сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә бу уеннар рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш. Шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

ЙОМГАК

Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннарның әһәмияте зур. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.

Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим.  Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеручы нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку- тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.

Проект эшендә рус балаларына татар телендә аралушуга  өйрәтү юлында тел уеннарын куллану мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

– рус балаларына татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм чит телне өйрәнү процессын күңелле итә;

– уеннарын һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә;

– тел уеннарының 8 төре бар. Алар: фонетик («Кызык телефон», «Сүзне әйт» һ.б.), лексик («Аукцион», «Ул нинди төстә?» һ.б.), фразалы («Ватык телефон», «Сорау-җавап» һ.б.), грамматик («Нәрсә кайда?», «Алар нишли?» һ.б.), укырга өйрәтү («Әниләр һәм бәбиләр», «Сүзләр тап» һ.б.), тыңлап аңлауга өйрәтү («Диктор», «Күз, колак, борын» һ.б.), сөйләмгә өйрәтү («Урман җыелышы», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һ.б.), катнаш уеннар («Төймә җыябыз» һ.б.). Ә без исә аларны тагын тыңлап аңлауга, диалогик һәм монологик сөйләмгә, укуга өйрәтү уеннарына бүлеп тикшердек. Бирелгән уеннар чит телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш, шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең һәрбер чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.

Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Татар һәм рус телләренә үзара бәйләнешле өйрәтү бербөтен белем бирүне, әлеге телләрне укытуга максималь мөмкинлекләрнең методик якын булган берлеген тәэмин итә. Бу – укучыларның сөйләм эшчәнлегендәге ныклы белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.

                                             

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Татарский язык в русскоязычной аудитории: Пособие для старшеклассников русской школы, учащихся техникумов и училищ, студентов высших учебных заведений/ Под ред. Р.А.Юсупова. – Казань: Магариф, 1995. – 206 с.

2. Айдарова С.Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей нач. классов, обучающих русскоязычных детей татар. языку/ С.Х.Айдарова. – Казань, 1998. – 115с.

3. Айдарова С.Х. Дидактические условия дифференциации упражнений в прцессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку: Дис. канд. пед. наук/ С.Х.Айдарова. – Казань, 2006. – 250с.

4. Айдарова С.Х. Упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся (1-3 классы)/ С.Х.Айдарова. – Казань: ТГГИ, 2002. – 36с.

5. Айдарова С.Х. Игры на уроках татарского языка: Методическое пособие/ С.Х.Айдарова. – Казань: Gumanitarya, 2004. – 20с.

6. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре/ А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151б.

7. Вәлиева Ф.С., Саттарова Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы/ Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттарова. – Казан: Раннур, 2000. – 455б.

  1. Гайфуллин В. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – №4. – 7-10б.

9. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.

10. Нигъмәтуллиина Р.Р. Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңлауга өйрәтү юллары// Мәгариф, 2016.- №9. – 34 б.

11. Ожегов С.И., Шведова Н.Ю.. Толковый словарь русского языка.- Издательство "Азъ", 1992.

12. Селевко Г.К. Опыт системного анализа современных педагогических систем // Школьные технологии. – 1996. – № 3. – С. 72-78.

13. Фәтхуллова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н. Тел дән сөйләмгә өйрәтү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 87 б.

14. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм /төз. Р.Б.Камаева, А.Х.Мөхәммәтҗанова – Казан: ТРМҮИ, 2015 – 110б.

15. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367б.

16. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. проф. Л.З.Шакировой. – Спб.: филиал изд-ва «Просвещение», 2001. – 431с.

17. Шәкүрова М.М. Татар мәктәпләрендә татар телен укыту методикасы/ Лекцияләрнең кыскача конспекты. – Казан, 2014.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организация исследовательской деятельности гимназистов в условиях реализации ФГОС ОО при обучении татарскому языку русскоязычных учащихся

Стремление к исследованию генетически присуще ребёнку; поисковая активность, выраженная в потребности исследовать окружающий мир, – одно из главных и естественных проявлений детской психики. Дети уже ...

Роль игровой технологии в обучении иностранным языкам учащихся 5-6 классов.

Роль игровой технологии в обучении иностранным языкам учащихся 5-6 классов. Анализ основ игровых приемов и игры.Особенность иностранного языка как предмета заключается в том, что учебная деятельн...

«Использование игровых технологий в обучении английскому языку на начальном этапе обучения в начальной школе обучения».

Применение карточек, кукольных героев, поделок обучающихся, раскладушек по теме: "Моя семья". Фотографии....

Разработка, реализация и содержание мультимедийного учебного пособия «Татар теле онлайн» для преподавания татарского языка русскоязычным учащимся.

В статье описываются этапы реализации и содержание  мультимедийного учебного пособия «Татар теле онлайн» для преподавания татарского языка русскоязычным учащимся...

Современные методы обучения татарскому языку русскоязычных учащихся

Использование разнообразных методических приемов во время учебной деятельности, позволяет активизировать познавательную деятельность учащихся, реализовывать на практике гуманистические подходы в обуче...

Тестовые задания по татарскому языку.(русскоязычные учащиеся)

Данный  материал был  разработан  мной  для  использования  на  уроках  татарского  языка  для  использования  как  дополнительного...

Методика использования игровых технологий в обучении иностранному языку на начальном этапе обучения в школе

При определении целей занятий учитель обязательно должен учитывать личностные интересы школьников и их индивидуальные особенности. Для большей результативности обучения необходим индивидуальный подход...