"Буш вакыт-ул нинди вакыт?" дәрес эшкәртмәсе.
методическая разработка (7 класс)

Хасянова Гадения Газизяновна.

Бу тема  7нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелә. Дәрес укучыларда татар теленә һәм әдәбиятына кызыксыну  уята, вакытны дөрес үткәрә белергә юнәлеш бирә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bush_vakyt_-ul_nindi_vakyt_7_kl.doc77 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче сыйныф ( рус төркеме )  өчен  дәрес план-конспекты              

Тема: “Буш вакыт – ул нинди вакыт? ”

Максат: 1. “Буш вакыт ” темасына караган лексик-грамматик материал белән танышу                  

                2. Логик фикерләү,  уйлау  сәләтен, диалогик  сөйләмне  үстерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

                3. Татар теленә, милләтенә  карата ихтирам уяту, буш вакытның кадерен белергә өйрәнү; бердәм эшләү, дуслык  тәрбияләү.

 Регулятив универсаль уку гамәлләре :

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре :

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре :

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

 Җиһазлау:

Техник чаралар: проектор , ноутбук.

Таратма материал: битләр, карточкалар, тест.

Дәрес тибы :  яңа материалны аңлату. 

 Метод һәм алымнар:  практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

Кулланылган структуралар :

       - КЛОК БАДДИС

       - ХАЙ ФАЙВ

       - МЭНЭДЖ МЭТ

       - МИКС- ФРИЗ-ГРУП

       - ТИК-ТЭК-ТОУ

        - ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше:

ХАЙ ФАЙВ структурасын куллану.

- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез иптәшләрегез белән исәнләшик. Җилкә буенча партнерыгыз белән кагылып, каршыдагы иптәшләрегез белән кулларыгыз белән кагылып исәнләшегез.

   II. Актуальләштерү.

1. әңгәмә:

-Укучылар, сез ял итәргә яратасызмы? Син ничек ял итәргә яратасың? Ә бу балалар ничек ял итәргә ярата? (тактада эленгән рәсемнәр буенча).  Укучылар кайчан гына ял итеп була? (- Буш вакыт булганда).

 - Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Әйе, укучылар, безнең дәресебезнең темасы - “ Буш вакыт -ул нинди вакыт?” дип аталыр.

- Әйдәгез уйлап карыйк әле, уң як рәсемдәге балалар буш вакытны ничек үткәрәләр? Ә сул як рәсемдәге балалар?

- Димәк, безнең максатыбыз нәрсә икән? Вакытны файдалы яки файдасыз үткәрүне ачыклау. Без бүген сезнең белән дәрескә нинди максат куярбыз? ( буш вакытны ничек үткәрергә ? файдалы-файдасыз?).

III. Төп өлеш.

1.Сүзлек өстендә эш.

файдалы – полезный

файдасыз- без пользы

вакытым юк – нет времени

тик яту – бездельничать

укырга яратам- люблю читать

дөрес файдалану – правильно использовать

тәрбиялелек – воспитанность

файдасыз уздыру – бесполезная трата времени

     Җөмләләр төзибез ( сүзләрне үзләре сайлап алалар). 2 минут вакыт бирелә. Вакыт китте.

2.Текст өстендә эш. Дәреслектән 38 нче биттәге текстны ачабыз.

А) Укыйбыз, тәрҗемә итәбез, сорауларга җавап бирәбез.

Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә.  Уйлау өчен 30 секунд вакыт бирелә

- Буш вакыт ул нәрсә? Җавапны тексттан табып әйтәбез.

- Буш вакытны ничек үткәрергә була?

- Буш вакытың булса, син нишләр идең?

Ә) Текстта әйтелгән файдалы һәм файдасыз буш вакытны аерып язабыз (альбом битенә).

        3. “Буш вакыт”  тексты буенча тест

       1) Буш вакыт нинди вакыт?

       а) ашаганнан соңгы вакыт;

       ә) дәрестән тыш вакыт;

       б) йокыдан торганнан соңгы вакыт.

       2) Файдалы буш вакыт –

       а) компьютерда уйнау;

       ә)  тәмәке тарту;

       б) китап уку.

       3) Файдасыз  буш вакыт –

       а) файдалы;

       ә) начар;

       б) кызык.

       4)Ләйсән буш вакытын ничек үткәрә?

       а) Дискотекага йөри;

       ә) озак  телевизордан тапшырулар карый;

       б) Әтисе белән шахмат уйный.

       5) Ләйсән нәрсәне яратмый?

        а) урам буйлап тик йөрүне;

        ә) театр, концертларга  йөрүне;

        б) тик ятуны.

5. – Буш вакыты булса, Ләйсән кайда ял итәргә ярата?

6. Балтач районындагы ял итү урыннары белән таныштыру (презентация буенча).

– Ә безнең Балтач районында нинди ял итү урыннарын беләсез? Санагыз әле.

  (Мәдәният йорты, спорт мәктәбе, «Дулкын»  бассейнны , «Батырлар» аллеясы,

  китапханә, “Ял паркы”, Себер   тракты музее, шугалаклар, Каракүл, музейлар)                          

- Сезгә кайсылары таныш? Кайсыларында булганыгыз бар? (Әңгәмә).

 - Мин “Ял паркы”нда булдым.

7. Презентация буенча татар халкының бөек кешеләре үзләренең балачакта буш вакытларын ничек үткәрүләрен карау.

– Ә татар халкының бөек кешеләре үзләренең балачакта буш вакытларын ничек үткәргәннәр икән?  Сез алар турында нәрсәләр беләсез? (Презентация буенча танышу).

Каюм Насыйри

Муса Җәлил

Музыка йолдызы – Салих Сәйдәшев

«Ул үзенең вакытын бер дә буш үткәрергә яратмый. Урманнарга, болыннарга чыгып, төрле чәчәкләр, үсемлекләр җыя. Аларны киптереп, гербарийлар ясый. Аларның үзенчәлекләрен өйрәнә. Ул агач эшенә дә оста була һәм бу эшне аеруча яратып эшли. Үзе өчен кирәк булган урындык, өстәл  кебек нәрсәләрне үзе ясый».

«Муса шәһәрнең  «Белек» исемле китапханәсенә йөри. Өч-дүрт  ел эчендә ул шәһәр китапханәсендәге барлык китапларны укып чыга.

Үзе яраткан китапларны Муса күңелдән дә ятлый.

«Музыка белән бик иртә кызыксына башладым.  

 9 яшемдә тальянда

уйный идем»,- дип яза үзе турында.

8.Басабыз- утырабыз ( килешәм- килешмим) (ял минуты)

-Буш вакыт – дәресләрдән тыш вакыт.

-Буш вакыт барлык эшләр беткәннән соң була.

-Буш вакытны файдасыз үткәрергә дә ярый, чөнки ул - буш вакыт.

-Буш вакыт ул урамда йөрер өчен, бары тик ял итү өчен генә.

-Буш вакытта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

-Буш вакытны файдалы үткәрсәң, үзеңә яхшы була.

-Буш вакыт ул бертуктаусыз төрле кызыклы тапшырулар карар өчен.

IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. Диалогны торгызу. КЛОК БАДДИС ( 3 тә  очрашалар. 2-3 парны тыңлыйбыз.)

Беренче сөйләшү.

-Лиза, буш вакытың булса, син нишлисең?

-(Буш вакытым булса, Интернетка керәм, дусларым белән аралашам)

-Минем буш вакытым бар. Әйдә дискотекага барабыз.

-(Мин риза).

Икенче сөйләшү.

-Вика, син кичә кая бардың?

-(Концертка.)

-Кем белән?

-(Гаиләбез белән).

-Күңелле булдымы?

-(Искиткеч күңелле булды).

2. - Укучылар, тиздән  Яңа ел бәйрәме, кышкы каникуллар җитә. Шул уңайдан, безгә Казаннан телеведениедән  корреспондентлар килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә һәм Яңа ел бәйрәмен, кышкы каникулларны ничек үткәрергә җыенуыгыз  турында тапшыру әзерләргә уйлыйлар. Хәзер сезнең арада әнгәмә булырга тиеш. Корреспондент сезгә сораулар бирә, ә сез җавап бирәсез.

К.: -Исәнмесез. Без “ Шаян- ТВ” тапшыруыннан килгән корреспондентлар. Хәлләрегез ничек?

У.: - Исәнмесез . Яхшы.

К.: Сез кышкы каникулларда нишләргә телисез? (һәр укучы үз фикерен әйтә)

У.: -Мин кышкы каникулда чанада, чаңгыда шуам.

3. Ситуатив күнегүләр.

 ( 3нче № конверт. МЭНЭДЖ МЭТ, по плечу партнёрлар)

- Как скажете о том, что:

А) в свободное время любите заниматься спортом;  

Б) гуляете на улице с друзьями;

В) посещаете музеи, театры;

Г) любите общаться по телефону.

- Һәр өстәлдән берәр кеше җавап бирә.

V. Йомгаклау.

1) – Без бүген нәрсә турында сөйләштек? БУШ ВАКЫТ ның моделен төзик әле.

Модель ФРЕЙЕР.

Билгеләмә

                       

Характеристика

Мисаллар

Капма-каршы                        мисаллар

VI. Өй эше.

1 вариант – буш вакытка караган рәсемнәр ясарга;

2 вариант – “Минем буш вакытым” темасына диалог төзергә;

3 вариант – хикәя төзеп сөйләргә.

 VII. Билгеләр кую, саубуллашу

 - Барыгыз да тырышып эшләдегез, рәхмәт сезгә. Укучылар, әйдәгез түгәрәккә басыйк. Сул кулыгызда безнең очрашуга хәтле булган хәзинә, ә уң кулыгызда безнең очрашуыбыздан алган хәзинәгез. Әйдәгез ике хәзинәбезне кушыйк. Бер – беребезне рәхмәтлик.

- Укучылар, татар халкында “Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың. Вакыт акчадан кадерлерәк”, - дигән мәкальләр бар. Вакытны дөрес бүләргә өйрәнегез! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

Методическая разработка урока "Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы"

Разработка урока татарского языка в 1 классе по методике Р.З.Хайдаровой...

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Бәхетле кеше нинди була?

Классный час прошел в форме диспута....

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

Буш вакыт-алтын вакыт.( сыйныфтан тыш чара )

МАКСАТ:1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, лог...