Туган (татар) теленнән арадаш аттестация
тест (7 класс)

Галиева Алсу Фанисовна

7нче сыйныф өчен туган (татар) теленнән арадаш аттестация биремнәре

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Каралды»:                                                                                                                                                        

МБ утырышы беркетмәсе

№ _____ «___»  _____________2023 нче ел                                                                                       МБ җитәкчесе: _________Сафиуллина Г.Г

«Килешенде»:          

Директор урынбасары:  

 _________Юсупова З.В

«___» _____________ 2023 нче ел                                                            

«Расланды»:

Мәктәп директоры: .                                                                                                                                                                         _________  Галиева А.Ф.  

Боерык №___ “___” ______ 2023 нче ел

.

         

        

7 нче сыйныфта

туган (татар) теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен  биремнәр

                                                                                Әзерләде: туган (татар) теле укытучысы

                                                                                            Галиева Алсу Фәнис кызы

2022/2023 нче уку елы

Аңлатма язуы

7 нче сыйныфта туган (татар) теленнән арадаш аттестация эше биремнәре 7 нче сыйныф  өчен туган (татар) теленнән  2022/2023 нче уку елына  төзелгән эш программасына һән анда күрсәтелгән норматив документларга  нигезләнеп төзелде.

Максат: тел гыйлеменең “Синтаксис” бүлеге буенча белем-күнекмәләрен тикшерү.

Гамәли бурычлар:

- укучыларның туган (татар) теле буенча программада каралган белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау;

-укучыларның уку елы дәвамында алган белемнәрен гамәлдә куллана белү күнекмәләрен тикшерү.

7 нче сыйныфта туган (татар) теленнән арадаш аттестация грамматик биремле диктант формасында уздырыла.

Эшне үтәү вакыты: 45 минут (1 дәрес).

        Аттестация эшенең күләме  һәм аны бәяләү:

        Аттестация эшенә   2 билге билге куела:

        I.

1. Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган, пөхтә башкарылган эшкә. (Орфографик яки пунктуацион хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм бер пунктуцион хаталы эшкә) “5”ле билгесе куела.

2.1-2орфографик, 1-2 пунктуацион хаталы эшкә, яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

3.4 орфографик, 1-3  пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле эшкә “3”ле куела.

4.5орфографик, 5пунктуацион, 4 төзәтүле эшкә “2”ле куела.

        II.

        Грамматик бирем түбәндәгечә бәяләнә:

        Әгәр биремнәрнең барысы да тулысынча башкарылса, хата җибәрелмәсә, “5” ле билгесе куела.

        Биремнәрнең барысы да тулысынча башкарылса, ләкин 2-3 хата җибәрелсә “4” ле билгесе куела.

        Биремнәр  өлешчә башкарылса, 3-4 хата җибәрелсә “3” ле билгесе куела.

        Биремнәр өлешчә башкарылса, 4-5 хата җибәрелсә “2” ле билгесе куела.

                                                               

Диктант тексты

Саумы, кояшлы иртә!

        Төн пәрдәсен ертып, көнчыгыштан алсу таң сызылып килә. Тып-тын урман буйлап барам.

        Менә кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борынга чәчәкләрнең хуш исе килеп бәрелә. Чәчәкләр! Аларның ниндиләре генә юк биредә: аллары, сары, кызыл, зәңгәрләре. Шуларга гына карап торасы килә. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек наратлар – барысы да салмак искән җил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр.

        Бөтен җан ияләре уяна башлый. Кайдадыр сандугач сайрый, еракта кәккүк кычкыра. Берсен-берсе уздырырга теләгәндәй, күңелле безелдәшеп, эшчән бал кортлары, төклетуралар оча.

        Тар сукмак буйлап түгәрәк аланга килеп чыгам. Алан уртасындагы күлдә иртәнге кояш нурлары уйный. Каршы ярдан, таллар арасыннан үрдәкләр килеп чыга. Алар, яңа туган көнгә шатланып, бер-берсен сәламлиләр, суга чума-чума коеналар.

        Саумы, кояшлы иртә! Сәлам сиңа, тыныч тормыш таңы! (129 сүз) (В.Нуриевтан)

Грамматик бирем.

1.        Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләне күчереп язарга,  морфологик-синтаксик анализ ясарга.

2.        Текстта калын хәрефләр белән бирелгән җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгарырга һәм тулы синтаксик  анализ ясарга.

3.        Тексттан аерымланган хәлләрне, тиңдәш кисәкләрне табып, шартлы билгеләр белән билгеләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

6нчы сыйныф (рус төркемнәре) өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары

1.     Хаталарны төзәт.       Гәрәй Рәхим-рәссам, Муса Җәлил –язучы,Габдулла Тукай- язучы,Һади Такташ- шагыйрь, Сара Садыкова- җырчы,Бакый Урманче- ко...

8нче сыйныф татар төркеме арадаш аттестация өчен КИМ

Арадаш аттестация өчен тест биремнәре, текст өстендә эшләү....

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)

5 нче сыйныф укучылары өчентатар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)...

5-6 сыйныфларда татар теленнән арадаш аттестация эше

Материалы промежуточной аттестации по татарскому языку...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше...

7 нче сыйныфның рус төркеменә татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль үлчәү материалы.

7 нче сыйныфның рус төркеменә татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль үлчәү материалы...