Гөлзада Әхтәмова
статья (7 класс)

Шакирова Лилия Миннулловна

Гөлзада Әхтәмова турында мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл golzad_hazhi_kyzy_htmova.docx13.33 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлзадә Хаҗи кызы  Әхтәмова

         Үз исемнәрен халык күңеленә салып килүче тыйнак һәм тырыш шәхесләр була. Без Гөлзадә апаны шундый шәхесләр исемлегенә кертер идек, чөнки Алабуга, аның тирә-юнендә яшәүчеләр өчен күпме игелек орлыкларын чәчеп яши белде ул. Үз-үзен тотышы, кешеләргә карата игътибарлы булуы аны башкалардан аерып торды. Үзе белгән кешеләргә карата да аерым якын мөнәсәбәттә булды ул. Үз итеп, яратып эндәште, күңелләренә үз юлын сала белде . Аның белән сөйләшүе дә, аралашуы да шуңа бик  җиңел һәм рәхәт.

        Күпме шигырьләр, поэмалар иҗат итте. Әле һаман иҗат эшендә ул. Армый- талмый эшли, яңа әсәрләр тудыра. Бу кадәр көчне Аллаһ үзе аңа бүләк иткәндер. Аның әсәрләре дә үзенә тартып тора, чөнки алардан үзгә бер җылылык бөркелә. Укыган саен яңа ягы белән ачыла алар. Халкына әйтер сүзен шулай гади генә итеп җиткерә ала шагыйрә  

        Гөлзадә апаның Алабуга тарихына кагылышлы  хезмәтләрен генә алсак та , аларда моңа кадәр әле тарихта билгеле булмаган мәгълүматлар тупланган. Нинди генә кичә яки үткәрелә торган башка чара булмасын , син аларсыз әйтәсе сүзеңне дәлилләп бетерә алмыйсың. ”Тукта, бу турыда Гөлзадә апа ничек дип әйткән иде?”- дип шуларны кабаттан укый, өйрәнә башлыйсың. Ә шагыйрәнең үзенә боларны туплау һәм дәлилләп язар өчен  никадәр хезмәт куярга кирәк булгандыр...

          Гөлзадә апа бер дә тик торуны белми. Яза, газета битләрендәге шигырьләрендә халкына, туган җиренә карата ул гына әйтә белгән фикерләр чагыла. Үз гомерен халкына хезмәт итүгә багышлаган шәхесләр, беләм, башкача яши алмыйдыр. Аллаһыбыз аларга башка көч һәм яшәү максаты сайлаткан. Һәр көн үтә торган юлларыннан да кешеләргә әйтерлек фикерләр эзләтә, аларны башкаларга җиткерә алырлык илһам бирә. Гөлзадә апага шундый язмыш бирелгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе...

Казка про частини мови

Вивчили тему "Частини мови"? Чому б не завершити це театралізованою виставою? Пропоную казку у віршах......

Використання прийомів на уроках англійської мови

Матеріал являє собою опис одного із прийомів на роках англійської мови, який має назву "Альтернативне навчання". Цей прийом забезпечує реалізацію методу самостійного навчання обдарованих і здібних учн...

Програма дистанційної освіти з підготовки учнів до олімпіад з англійської мови

Матеріал містить пояснювальну записку та програму дистанційної освіти з підготовки до лімпіад з англійської мови для учнів 8 класів. Програма розроблена групою вчителів Чаплинського району та затвердж...

Гөлзада Әхтәмова (презентация)

В презентации дан обзор творчества Г.Ахтамовой...

Тиждень іноземної мови

Матеріали тижня іноземної мови: план роботи тижня, звіт, фоторепортаж...

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында МӨХЛИСӘ БУБЫЙ

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында мәгърифәтчелек темасы киң чагылдырылган. Бу тема аңа бик якын, чөнки, Гөлзадә апа туган ягының, торган җиренең үткәнен һәм киләчәген яхшы белүче, халкын яратучы, үзенең шигыр...