Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе
методическая разработка по теме

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.htmova_beln_ochrashu_scenarie.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

                     Янып яшә hәм иҗат ит!  

Җирле шагыйрә Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе

               

     ( Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы

Гөлзада апа Әхтәмованың 70 яшьлек юбилеена багышлана.)

1нче алып баручы.  Кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген  мәктәбебездә зур бәйрәм – безнең Алабуга шәhәрендә иҗат итүче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, барыбызга да таныш булган Гөлзада апа Әхтәмованың юбилей тантанасы.

2нче алып баручы. 

  Җилдәй җитез узып киткән гомер,

  Күпме юллар сизми узылган.

  Якты хатирәләр юл буена

  Гүя маяклар күк сузылган.

1нче алып баручы. 

  Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

  Шаулап узган тормыш билгесе,

  Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,

  Ирешелгәннәрнең көзгесе.

2нче алып баручы. 

 Яшьлек калган, истәлекләр калган,

  Яза-яза тулган көндәлек.

  Кайсы елның кайсы көне генә,

  Түгел микән сагынып сөйләрлек.

1нче алып баручы. 

  Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова Бөек Ватан сугышы башланган елны, 1941 елның 17 ноябрендә Әгерҗе районы Исәнбай авылында туа.

   Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга педагогия институның филология факультетында белем ала.

  1969–1975 елларда шул ук институтның китапханәсендә библиограф булып эшли.

 2нче алып баручы. 

 

1975–1984 елларда Красноярск өлкәсендә Эвенкиянең нефтьчеләр экспедициясендә техник – геофизик, рус теле hәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

  1984–1985 елларда Алабугага кайткач, Алабуга шәhәренең экскурсияләр hәм сәяхәтчеләр бюросында методист була.

  1986–2006 елларда икенче номерлы мәктәптә китапханә мөдире, татар теле  укытучысы булып эшли.

   Бүгенге көндә Гөлзада Әхтәмованың 13 китабы дөнья күргән.

1нче алып баручы. 

  Гөлзада Әхтәмова Алабуга тарихы, аның данлы кешеләре турында бик күп әсәрләр иҗат итте. Аның халкыбыз тарихына багышлап язылган шигырьләрен күпләребез яратып укый. Гөлзада апа аеруча балалар өчен күп яза. Аның шигырьләре укучылар өчен җиңел hәм аңлаешлы итеп язылган. Ә күпләр аның шигырьләрен яттан белә.

 

(“Алабуга нуры”, “Данлы кешеләр” шигырьләре сөйләнелә.)

   

 2нче алып баручы. 

 Тиздән көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитәчәк. Безнең укучыларыбыз мәктәбебездә уздырылачак Чыршы бәйрәмендә Гөлзада апаның Кыш бабай hәм Кар кызы турындагы  шигырьләрен сөйләячәкләр.

  (“Юмарт бабай”, “Кар кызы” шигырьләре сөйләнелә.)

 

 1нче алып баручы. 

   2011 ел “Тукай елы” дип игълан ителде. Быел 26 апрельдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулды. Тукай темасын  Гөлзада апа  Әхтәмова белән бәйләргә мөмкин. Гөлзада апа бөек Тукайның иҗатын hәм тормыш юлын җентекләп өйрәнгән кеше. Бу тема аңа бик якын, чөнки Гөлзада Әхтәмова үзе дә Тукай кебек, барлык авырлыкларны үз көче белән җиңеп, алга атлаучы, халкын яратучы иҗади шәхес.

    Гөлзада апа быел “Тукай эзе” дигән китап бастырып чыгарды. Тукай турында шигырьләр язып, ул безне халык шагыйренә тагын да якынайта.

 

(“И, язмышкай”, “Яз елый” шигырьләре сөйләнелә.)

   Бүген Гөлзада апаны котларга 1нче гимназия укучылары да килде. Хәзер аларның биюләрен карап үтик.

     

 (Бию башкарыла.)

   

 2нче алып баручы. 

  Хөрмәтле Гөлзада Хаҗиевна!

  Сезнең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы да hәм бераз гына, бәлки, сагышлы да.

  70 яшь әле ул нибары 70 кыш, 70 көз, 70 җәй, hәм  70 яз гына. Йөзләрегездә нур уйнап торганда, Сезнең өчен ул гомерегезнең бер җәе генә.Әле аның көзе дә, кышы да, кабат язы  да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барсы да кабул булсыннар.

   

  (Җыр. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.)

 1нче алып баручы.

  Кабул итегез сез безнең ихлас теләкләрне,

  Сәламәт булыгыз, рухыгыз hәрчак көчле булсын,

  Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне

   Күңелегездә бәхет хисе ташып торсын!

2нче алып баручы. 

   Килер еллар озын гомер бүләк итсен,

   Безнең өчен бик якын hәм кадерле сез!

   hәр яңа көн сезне кабат сөендерсен,

   Уңышларның яңаларын алып килсен!

 

1нче алып баручы.

   Гөлзада апа шигырьләреннән аналарча кайгыртучанлык та, җылылык та, мөгаллимнәрчә сабырлык, таләпчәнлек тә, хатын – кызларга гына хас булган сизгерлек тә бөркелә. Ул әниләр турында күп шигырьләр иҗат итә.

    (“Әнкәем сиреньнәре” шигыре сөйләнелә.)

   

Кадрия Нургаяновна башкаруында әниләр турында җыр тыңлап үтәрбез.

   (Җыр. “Кайтабыз да китәбез”.)

2нче алып баручы. 

  Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,

  Котлы булсын туган көнегез.

  Куанычтан – куанычка атлап,

  Шатлык чәчеп, бәхет игегез!

 

1нче алып баручы.

  hәрвакытта көләч, шат, ягымлы

  Сау – сәламәт, таза булыгыз.

  Бәхетләрдән – бәхетләргә генә

  Алып барсын йөргән юлыгыз.

2нче алып баручы.

  Гөлзада апа, без Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар,сәламәтлек телибез. Безне яңа әсәрләрегез белән шатландырып торыгыз. Янып яшәгез hәм иҗат итегез!  Хәзер сүзне сезгә бирәбез. Бәлки безгә үзегезнең шигырьләрегезне укырсыз яисә әйтәсе киңәшләрегез бардыр. Рәхим итегез.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казка про частини мови

Вивчили тему "Частини мови"? Чому б не завершити це театралізованою виставою? Пропоную казку у віршах......

Використання прийомів на уроках англійської мови

Матеріал являє собою опис одного із прийомів на роках англійської мови, який має назву "Альтернативне навчання". Цей прийом забезпечує реалізацію методу самостійного навчання обдарованих і здібних учн...

Програма дистанційної освіти з підготовки учнів до олімпіад з англійської мови

Матеріал містить пояснювальну записку та програму дистанційної освіти з підготовки до лімпіад з англійської мови для учнів 8 класів. Програма розроблена групою вчителів Чаплинського району та затвердж...

Гөлзада Әхтәмова (презентация)

В презентации дан обзор творчества Г.Ахтамовой...

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында МӨХЛИСӘ БУБЫЙ

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында мәгърифәтчелек темасы киң чагылдырылган. Бу тема аңа бик якын, чөнки, Гөлзадә апа туган ягының, торган җиренең үткәнен һәм киләчәген яхшы белүче, халкын яратучы, үзенең шигыр...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Гөлзада Әхтәмова

Гөлзада Әхтәмова турында мәкалә...