Методические материалы
методическая разработка


Предварительный просмотр:

Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса.

Әти-әниләр өчен консультация

ХХI гасырга аяк бастык. Аның нинди булуы билгеле, безгә дә, педагогларга, һәм ата-аналарга бәйле. Чөнки балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәфкатьле, ихтирамлы, эш сөйгән шәхес тәрбияләргә тиеш һәм шуңа һәрвакыт омтылабыз да.

Һәркем баласының тулы әти-әниле гаиләдә тәрбияләнүен телим.

Ә сабыйга беренче көннән үк әти-әни кирәк, аның теле “Әти, әни” дип ачыла, ул шушы иң кадерле сүзләрне әйтүдән мәхрүм булырга тиеш түгел, һәрдаим ата-ана җылысын, назын тоеп, аларның тәрбиясендә яшәргә тиеш. Баланың бер генә якын кешесе булмаса да, ул үзен ятим тоячак. Һәм шушындый хәләт гаилә тәрбиясендә дә үзен тискәре яктан гына күрсәтәчәк. Менә шуңа күрә без, педагоглар, гаиләне игелектә саклап калырга тырышабыз һәм шушы максатта ата-аналар белән төрле эшләр алып барабыз. Безнең максат – әти-әниләрне балаларны тәрбияләргә җәлеп итү, күп проблемаларны бергәләп чишү, һәм без моңа ирешергә тырышабыз да. Күренекле педагоглар фикеренчә, “Мәхәббәт, ихтирам, яхшылык” кебек сүзләр гаиләдә барлыкка килгән. Үз халкыңның гаиләнең тарихын белү моның бер мисалы булып тора. Ата-аналар белән үткәрелгән күңел ачулар, уеннар, “Сабантуй, Әбием сандыгы, Боз озату” кебек бәйрәмнәр халкыбызның милли киемнәре, көйләре, биюләре, гореф-гадәтләре, кыскасы, бай мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә. Гаиләдә нинди кыенлыклар кичерсәгез дигән сорауга, нинди кыенлыклар бар, “вакыт җитми”, “бернәрсә дә комачауламый”, башка төрле сәбәпләр кебек җавап алынды. Һәм бер генә әти-әни дә педагогик белемнең җитәрлек булмавын сәбәп итми.

Тагын бер үзенчәлек, ул ата-аналар белән балаларның сирәк очрашуы. Аларның күбесе болай уйлый: төрле уенчыкларны җитәрлек итеп аласың, һәм бала өлкәннәрне борчымый башлый, шулар белән үзе генә мәш килә. Ләкин алар иң мөһим бер нәрсәне оныталар: бик кыйммәтле уенчыклар да әти-әнине алыштыра алмый. Гаиләсендә җылылык күрмәгән бала хиссез, бөтен нәрсәгә битараф, тормышка яраксыз булып үсәчәк. Яшерен-батырын түгел, ата-аналар арасында төрлесе бар. Яхшысы белән беррәттән баласы белән шөгыльләнергә кирәк, тәрбия мәсьәләсенә битараф караучылар да шактый. Андыйлар белән аерым эш алып барырга, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Гаилә тәрбиясенең дәрәҗәсен күтәрүдә һәм бакчабызда барлыкка килгән проблемаларны хәл итүдә ата-аналар комитеты безнең ышанычлы ярдәмчебез. Аның составына актив, инициатив, ихтирамга лаеклы башкаларга үрнәк булырлык әти-әниләрне сайлыйбыз. Замананың тагын бер тискәре ягы бар. Хикмәт шунда, гаилә өлкәнннәрдән аерым яшәргә омтыла. Нәтиҗәдә балалар әби-бабайларның кыйммәтле рухи мирасыннан мәхрүм кала, элек-электән саклап калган гаилә традицияләрен гореф-гадәтләрен белмичә үсә. Программаны уңышлы үтәү өчен әти-әниләр ярдәме белән бай альбомнар булдырылды.

Кыскасы, барлык өлкәләрдә ирешкән уңышларыбызның төп сере – балалар бакчасының гаилә белән бердәм булып, хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләвендә һәм яшәвендә



Предварительный просмотр:

КАЗАН ШӘҺӘРЕ ВАХИТОВ РАЙОНЫНЫҢ

«ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТӘРБИЯ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ

 136 НЧЫ КАТНАШ ТӨРДӘГЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ»

АВТОНОМИЯЛЕ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

КОНСУЛЬТАЦИЯ

«ТЕЛНЕ САКЛАП КАЛУ - ХАЛЫКНЫ САКЛАУ»

/ӘТИ-ӘНИЛӘР ӨЧЕН/

                                                                 “Моңлы тел ул, нурлы тел – Туган тел,

                                                              Баш очында кояш булып тора гел.”

                                                      Ф. Әмәк.

 

Без - татарлар өчен татар теле туган тел санала. Туган телдә яңгыраган сүзләрнең эмоциональ-эстетик буяуларының бик нечкә төсмерләре чагылышы балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен рухи байлык чыганагы булып тора. Без аны яшь буынга тапшырырга тиешбез.

Туган тел -  сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы  һәм рухландыргыч чишмә. Нәниләр белән эшләгәндә шушы чишмәнең – туган тел байлыгының ачылуы өчен тырышырга кирәк, чөнки тел һәм сүз яшәешнең бөтен өлкәләренә дә үтеп кергән һәм кеше тормышында зур роль уйный.  Кешенең һәрбер шөгыле, һәрбер эше тел ярдәмендә башкарыла. 

Безгә телгә сәләтлелек бүләк итеп бирелгән икән, аны нәтиҗәле итеп куллана белү кирәк. Бала туган телнең нечкәлекләрен никадәр тирәнрәк танып белсә, туган тел төсмерләре чагылышын шулкадәр яхшырак кабул итә, аның йөрәге дә  сүзнең матурлыгын шулкадәр активрак аңлый, һәм ул сүзләр тылсымына да шулкадәр тизрәк төшенә.  Сүзләр тылсымына өйрәнү кешегә тормышын уңай якка үзгәртү, башка кешеләр белән  актив аралашу, аларга ярдәм итү,  бик яхшы оратор, әңгәмәдәш булу мөмкинлеге бирә. 

Туган телне үзләштергәндә, сөйләм үстергәндә сүзләр белән уйларга гына түгел, сүзләр турында уйлый белергә һәм балаларны да шуңа  өйрәтергә кирәк. Тәрбияче үзе сүзләрнең тирән мәгънәгә, сокландыргыч, таң калдыргыч искиткеч бик зур көчкә ия булуын тоемлап, шуны балаларга  төшендерә алса,  аларның хисләрен, күңелен, фикерләрен, кичерешләрен яхшыртыр, тирәнәйтер.  Туган телнең, сүзләрнең тылсымга  ия мөмкинлекләрен үзләштерү һәм аңлау балаларга киләчәктә күңелгә хуш килгән эш белән шөгыльләнеп, үзләреннән һәрвакыт канәгать булып, бәхетле, шатлыклы  тормышта яшәргә ярдәм итәр. 

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләр саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»нда мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. Бу - республикабызда эшләп килә торган милли балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләү, аларның белемен күтәрү һәм методик ярдәм күрсәтү  мәсьәләләре. Әлеге проблемаларның бер өлеше “Туган телдә сөйләшәбез” өйрәтү-методик комплектлары ярдәмендә чишелә. Тәкъдим ителгән әсбап – татар балаларын туган телгә өйрәтү, аларның сөйләмен үстерү буенча методик кулланма. Аның төп максаты ана телендә балаларның дөрес һәм яхшы телдән сөләмен формалаштыру. Кече яшьтән үк баланың сөйләмен үстерү аның аралашу, танып белү, әхлакый һәм рухи юнәлешләр нигезен билгели.

Ул 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү Стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган тел өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлешен тормышка ашыру максатыннан төзелгән һәм “Туган телдә сөйләшәбез” дип аталган методик әсбап балалар бакчасында беренче кече яшьтәге балалар белән эшләүче тәрбиячеләргә кулланма буларак тәкъдим ителә. “Туган телдә сөйләшәбез” дип исемләнгән методик комплект икенче кече яшьтәгеләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркемнәре өчен дә әзерләнә. Бу комплектның төп максаты  балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү булса, төп үзенчәлеге – тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте булдыру.

Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи байлыгына, мәдәниятенә якынайту шартларында алып барыла. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

Беренче кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасыннан аерыла. Балаларны туган телгә өйрәтү һәм  сөйләм үстерү әйләнә-тирә белән таныштыру процессында бара.  Шушы үзенчәлекләрне исәпкә алып, кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеге эчтәлеген төзегәндә әйләнә-тирә предметларны һәм күренешләрне танып белүдә нәрсә чыганак булып торуы игътибар үзәгенә алына.   Балаларның сөйләмен үстерү  “Кроха” программасында (Г.Г. Григорьева, Н.П. Кочетова, Д.В. Сергеева һ.б.) күрсәтелгән түбәндәге эшчәнлек төрләренә нигезләнеп төзелә:   

I. Табигый  шартларда  табигать һәм социаль тирәлек белән турыдан туры таныштыру.

1. Табигатьне (күренешләрне һәм объектларны) күзәтү.

2. Предметлы дөнья белән таныштыру: предметлар һәм кораллар (исеме, сыйфаты, үзлекләре, эш-хәрәкәтләре).

3. Социаль күренешләр (үзең, якын кешеләр, өлкәннәр хезмәт турында күзаллаулар) белән таныштыру.

II. Образлы уенчыклар, пластик художестволы образлар аша тирә-юнь белән белән таныштыру

1. Уенчыклар карау.

2. “Тылсымлы капчык”, “Бу өйдә кем (нәрсә) яши?”  дидактик уеннары, курчак белән дидактик уеннар.

3. Уеннар, күңел ачулар, уен-көлкеләр.

4. Йомыш кушулар (индивидуаль һәм кечерәк төркемнәргә бүлеп).

III. Художестволы  картиналары аша (живописный, графический художественный образ) (буяулар һәм буяусыз ясалган образлар (графика) әйләнә-тирә белән таныштыру.

1. Өстәлгә куела торган кечкенә картиналарны, китаптагы иллюстрацияләрне, стенадагы картиналарны карау.

2. “Җанлы” кечкенә картиналар белән эшчәнлек.

IV. Нәфис сүз аша әйләнә-тирә белән таныштыру.

1. Матур әдәбият, юаткычлар, шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр уку.

2. Тәрбияче белән бергә кыска гади әкиятләрнең эчтәлеген сөйләү.

V. Күрсәтмәлелектән башка тирә-юнь белән таныштыру һәм сөйләм үстерү.

1. Күрсәтмәлелектән башка һәм ситуциядән тыш тәрбияченең сөйләве.

2. Балалар белән әңгәмәләр һәм сөйләшүләр (тәҗрибәдән чыгып, күзәтүләрдән соң).

Методик әсбапта танып белү, коммуникация, матур әдәбият белән таныштыру кебек өч белем бирү өлкәсе карала.  Нәниләр эшчәнлеген оештыру комплекслы-тематик планлаштыру нигезендә бара.  План ел дәверендә төрле темалар үзләштерүне күздә тота. Болар - “Балалар бакчасы”, “Көз”, “Мин дөньяның бер кешесе”, “Минем әйләнә-тирәм”, “Кыш”, “Яңа ел бәйрәме”, “Әтиләр һәм әниләр, бабайлар һәм әбиләр”, “Халык иҗаты”, “Яз”, “Җәй”. Елга ике тапкыр диагностик методикалар ярдәмендә мониторинг үткәрелә. Мониторинг нәтиҗәләре балаларның персональ карточкаларына языла.

Туган телне өйрәнүгә юнәлдерелгән эшчәнлек конспектлары Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясендә чыккан “Туганнан алып мәктәпкә кадәр. Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы” нигезендә төзелгән. Авторлар эшчәнлек конспектлары язганда үстерелешле өйрәтү, өйрәтү барышында тәрбияләү, фәннилек, эзлеклелек һәм системалылык, аңлаешлылык, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу,  гуманлылык, күрсәтмәлелек һ.б. төп  педагогик принципларга таяналар.  Өйрәтү-тәрбия процессы балаларның “якындагы үсеш зонасында” (Л.С. Выготский) бара. Бу процессны әйдәп баручылар - тәрбиячеләр.

Өченче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала. Эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычлары  хәл ителә.

Балалар белән эшләү процессында сүзлек эше зур урын ала. Сүзлек эше- бәйләнешле сөйләм нигезе. Балалар бакчасында сүзлек эшенең өч бурычы чишелә:

1. Иң беренче чиратта, гомуми кулланылыштагы лексика хисабына (предметларны, аларның төп билгеләрен, сыйфатларын, алар белән эш-хәрәкәтләрен атау) сүзлекне баету.

2.  Сүзлеккә төгәллек кертү. Балаларга сүзне әйтү үрнәген бирү, аны һәр бала белән күп тапкыр кабатлау.

3. Сүзлекне активлаштыру. 

Сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруның төп шарты – тәрбияченең, өлкәннәрнең грамоталы сөйләме һәм сөйләмнең морфологик, синтаксик ягын, сүзъясалу ысулларын үзләштерү буенча үткәрелә торган күнегүләр.  

Аваз культурасы тәрбияләү буенча эш аның  сөйләм сулышы, ишетеп кабул итү, артикуляция аппаратын үстерү һ. б. шундый компонентларны үз эченә ала.

Бәйләнешле сөйләм үстерү сөйләмнең ике формасын  - диалоглы һәм монологлы сөйләм үстерүне күздә тота. Диалоглы сөйләм үстерүдә сорау-җавап формасы, балаларның үзләренең сорау бирә, бер-берсенә мөрәҗәгать итә белүе – иң отышлы формалар. Балаларның кечкенә хикәяләрне мөстәкыйль төзи белүе монологлы сөйләм барлыкка килүдә мөһим күрсәткеч булып тора.

Балаларны матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру – сөйләм үсешенең әһәмиятле бурычы һәм чарасы. Матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру түбәндәге бурычларны чишкәндә тормышка ашырыла:

1. Дөньяны бербөтен итеп кабул итүне, күзаллауларны формалаштыру.

2. Әдәби сөйләмне үстерү.

3.Эстетик зәвыкны, әдәби әсәрне кабул итүне үстерү.

Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Шундый чараларның берсе булып, бармак уеннары тора. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала, сөйләм сыйфаты, төрлелеге белән аерылып тора. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый. Чыннан да, физиологлар, психологлар үткәргән тикшеренүләр (Л.С. Выготский, И.П. Павлов, А.Р. Лурия, А.А. Леонтьев һ.б.) хәрәкәтләнү һәм сөйләм моторикасының үзара бәйле булуын исбатлыйлар.

Балалар белән эшләү дәверендә төрле предметлар тотып биюләр, уеннар киң кулланыла. Нәниләр уенчыкларны яшерәләр, эзлиләр, табалар. Мондый уеннар балаларда зур кызыксыну уята, тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне балалар тырышып кабатлыйлар, “куян булып сикерәләр”, “кошлар булып очалар”, җим чүплиләр”, “аю кебек алпан-тилпән йөриләр”, “әтәч булып кычкыралар” һ.б. Бу уеннарда музыка әсәрләрен куллану балаларның фонематик ишетү сәләтен, ритмикасын, эмоциональ сферасын да баета, үстерә.

Нәниләр белән эшләгәндә “Җанлы картиналар”  куллану зур урын алып тора. “Җанлы картиналар”  - тышкы кыяфәтләрен көтмәгәндә үзгәртәләр һәм шуның белән балаларның игътибарын җәлеп итәләр. Алар эчтәлеге буенча ике-өч төрле эшчәнлек өчен кулланыла ала. Мондый очракта эшчәнлекнең аерым эпизодларын үзгәртергә кирәк. Мәсәлән, катнашучыларның санын кыскартырга яки арттырырга, яңа элементлар кертергә мөмкин. “Җанлы картиналар”ны темалар буенча сайлау мөһим: урам, йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, кибет һ.б. белән таныштыру.

Балаларның игтибарын туплау, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, ял иттерү (релаксация) максаты белән шигъри әсәрләргә зур игътибар бирелә. Бу әсәрләрне укыганда балалар эчтәлегенә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар: “яфраклар, кар бөртекләре кебек очалар”, “кер юалар, чайкыйлар, сыгалар”, “кояшны сәламлиләр”, “кояш нурлары ясыйлар” һ.б.

Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның, җәнлекләрнең образларын имитацияләү -  болар барысы да нәниләрне туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә  зур әһәмияткә ия. Балалар белән үткәрелә торган эшчәнлек конспектлары тулы, күләмле итеп язылды. Өйрәтү-тәрбия процессында балалар белән эшчәнлекне оештырганда тәрбиячегә иҗади якын килү мөмкинлеге бирелә. Эшчәнлек конспектларын төзегәндә тәрбияче өчен күрсәтмәләр, балаларның якынча җаваплары, балаларны активлаштыру җәя эчендә күрсәтелә. Җәя эчендә күрсәтелгән индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар истә калдыру максатыннан аваз, сүз, иҗек, фраза кебек сөйләм элементын кабатлауны күрсәтә. Кабатлауның төрле вариантлары бар: тәрбияче артыннан, балалар артыннан, тәрбияче белән бергә, күмәк, индивидуаль.

 Балаларны активлаштыру балаларның җавапларын конкретлаштыру, аерым сүзләрне, фразаларны, хәрәкәтләрне кабатлату максаты белән эшләнә.

Тәрбияче балаларга гомуми сораулар белән мөрәҗәгать итә, барлык балаларга да бирелгән сорауны кечкенә бала үзенә бирелгән дип кабул итми, шуңа күрә тәрбиячегә соравын конкретлаштырырга кирәк (- Балалар, алма нинди төстә? – Әмир, алма нинди төстә? – Гүзәл, алма нинди төстә? - Балалар, минем янга килегез әле. – Марат, син дә кил әле. –Алсу, син дә кил.).

Өченче яшьтәге балаларның сөйләм үсеше үзенчәлекләре

     Өченче яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә мөһим үзгәрешләр бара. Танып белү сферасы камилләшә, сөйләм функцияләре арта. Сөйләм зурлар белән генә түгел, ә балаларның бер-берсе белән аралашу чарасы да булып тора.

     Сөйләмне үзләштереп, бала предметларны гына түгел, ә сүзләргә, фразаларга да  игътибар итә башлый. Ул зурларның инструкциясен, кушкан, катлаулырак йомышларны да ишетә, кабул итә һәм үти ала. Бу яшьтә сүзлек коммуникатив функциясе белән берлектә гомумиләштерү функциясенең дә камилләшүе дәвам итә. Балаларның сөйләмен формалаштыруда кабул итүнең әһәмияте зур. Бу яшьтә әйләнә-тирә дөньяны сенсор танып белү өстенлекле урын алып тора. Баланың күзаллаулар запасы арта һәм һәр нәрсәне бала сүзләр белән белдерә башлый. Бу үз чиратында сүзлек күләме артуга китерә. 2 яшьтә бала сүзлегендә 270-300 сүз 2,5 яшьтә 400-500 сүз булса, 3 яшьтә 1000-1500 сүзгә җитә. Балалар яңа сүзләрне генә түгел, ә сөйләм әйләнмәләрен дә бик тиз отып алалар һәм кабатлый башлыйлар.

      Балалар сөйләмендә бәйлек сүзләр дә очрый, сыйфат һәм рәвешләрнең саны арта. Ел ахырына балалар үз сөйләмнәрендә сыйфат фигыльдән һәм хәл фигыльдән башка барлык сүз төркемнәрен дә кулланалар. Болар барысы да балага үз фикерен формалаштырырга һәм җөмләләрдә белдерергә булышлык итәләр. Балалар кушма җәенке җөмләләрдән дә файдаланалар. Кече яшьтәге балалар нәрсә кирәген, нәрсә күргәннәрен һәм ишеткәннәрен әйләнә-тирәдәгеләргә ачык итеп аңлата беләләр. Булган тәҗрибәләренә нигезләнеп, өлкәннәр әйткән фразадагы һәр аерым сүзне аңлый һәм хәтерендә калдыра.

     Сөйләмнең коммуникатив функциясе камилләшә. Бала диалоглы сөйләмне үзләштерә башлый. Кече мәктәпкәчә яшь чорында  диалоглы сөйләм сөйләмдә аралашуның төп формасы булып тора.  Үз фикерләрен теләп белдерергә өйрәнә. Өченче яшь ахырына балалар күп сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, бу аларның сөйләм һәм фикерләү үсеше турында әйтә. Ике яшьтән соң баланың  яшьтәшләре белән аралашу теләге арта. Фонетик яктан караганда әле баланың сөйләме камил түгел. Өч яшькә туган телнең барлык авазларын кабул итсә дә, аларны бик дөрес итеп әйтә алмыйлар.

     Өченче  яшьтәге бала аның белән аралашканда зурларның нәрсә турында сөйләвен яхшы аңлыйлар. Алар белән үткән һәм киләчәк турында да сөйләшергә була. Сөйләмнең актив булмаган формасы барлыкка килә. Балалар әдәби әсәрләрне, әкиятләрне, зурлар сөйләгәнне тыңлыйлар һәм аңлыйлар.

    Кабул иткән нәрсәләрен бала үз теләге белән сөйләмдә чагылдырырга омтыла (сөйли, эчтәлеген сөйли). Тасвирый сөйләм һәм монологлы сөйләм формалаша. Болар барысы да баланың күзаллаулары киңәюе, аның мөстәкыйльлеге һәм хыял итүе үсеше белән бәйле. Бу яшь чоры сүз иҗаты үсеше өчен башлангыч булып тора. Ул баланың хисләрен, кичерешләрен ачык чагылдыра.

   Баланың сөйләмендә үзенең төрле хисләрен, кичерешләрен ачык итеп чагылдыра белүе нигезендә ел ахырына  сөйләм тагын сәнгатьлерәк була башлый. Болар барысы да аның шәхес үсешенә зур йогынты ясый. Сүзлек эше, сөйләмнең грамматик ягы, аваз культурасы, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру өстендә эшләү  кебек бурычларны максатчан чишкәндә генә баланың сөйләм үсешендә уңышларга ирешергә мөмкин.

Беренче кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасыннан аерылып тора.  Балаларны туган телгә өйрәтү һәм  сөйләм үстерү әйләнә-тирә белән таныштыру барышында алып барыла.  Шушы үзенчәлекләрне исәпкә алып, кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеге эчтәлеген төзегәндә әйләнә-тирә предметларны һәм күренешләрне танып белүдә нәрсә чыганак булып торуы игътибар үзәгендә торды.  Балаларның сөйләмен үстерү эше “Кроха” программасында күрсәтелгән түбәндәге эшчәнлек төрләренә нигезләнеп төзелде:   

1. Табигый шартларда табигать һәм социаль тирәлек белән турыдан туры таныштыру.

1). Табигатьне (күренешләрне һәм объектларны) күзәтү.

2). Предметлы дөнья белән таныштыру: предметлар һәм кораллар (исеме, сыйфаты, үзлекләре, эш-хәрәкәтләре).

3). Социаль күренешләр (үзең, якын кешеләр, олылар хезмәт турында күзаллаулар) белән таныштыру.

2. Образлы уенчыклар, пластик художество образлары аша тирә-юнь белән белән таныштыру

1). Уенчыклар карау.

2). “Тылсымлы капчык”, “Бу өйдә кем (нәрсә) яши? дидактик уеннары, курчак белән дидактик уеннар.

3). Уеннар, күңел ачулар, уен-көлкеләр.

4). Йомыш кушулар (индивидуаль һәм кечерәк төркемнәргә бүлеп).

3. Художество картиналары аша (буяу һәм буяусыз ясалган образлар (графика) әйләнә-тирә белән таныштыру.

1). Өстәлгә куела торган кечкенә картиналарны, китаптагы иллюстрацияләрне, стена картиналарын карау, “җанлы” кечкенә картиналар белән эшчәнлек.

4. Нәфис сүз аша әйләнә-тирә белән таныштыру.

5. Күрсәтмәлелектән башка тирә-юнь белән таныштыру һәм сөйләм үстерү.

Туган тел могҗизалар тудыра ала. Сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы, күтәренке күңел халәте  безнең нәрсә уйлау, нәрсә сөйләү белән тыгыз бәйләнгән.    Шуңа күрә туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү эшендә һәр тәрбияче бала күңеленә яраган ачкычны табып, аларның телнең матурлыгын тоюларына, сүзгә сак карауларына, аның сафлыгы турында кайгыртуларына ирешсен иде. Бу сүзләр буш сүзләр генә булып калмасын иде!



Предварительный просмотр:

КАЗАН ШӘҺӘРЕ ВАХИТОВ РАЙОНЫНЫҢ

«ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТӘРБИЯ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ

 136 НЧЫ КАТНАШ ТӨРДӘГЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ»

АВТОНОМИЯЛЕ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

КОНСУЛЬТАЦИЯ

БАЛАЛАРДА МАТУРЛЫК ИДЕАЛЫ ТӘРБИЯЛӘҮ    

Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү              

                         

Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә.

 Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора.

 Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим.

 Күптән түгел, газета мәкаләсен укыганда, бер укучының бәхәсле фикеренә юлыккан идем. “Әгәр балаларны гаиләдә - әти-әни, әби-бабай, бакчаларда тәрбиячеләр, һәм, ниһаять, мәктәпләрдә укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, тормышта вәхшилекләр килеп тә чыкмас иде”, - ди мәкалә авторы.

 Балаларның, бигрәк тә яшүсмерләрнең каты бәгырьле, миһербансыз булып үсүен эстетик тәрбиянең начар куелуына яки бөтенләй булмавына кайтарып калдыру һич дөрес түгел. Монда башка бик күп факторлар да зур роль уйный бит. Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Эстетик тәрбия - шуның бер өлеше. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз.

 Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә (әллә тәрбияләмәүдәме?) үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче “тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны, ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, “бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде, хөрмәтле әти-әниләр. 
         Бар ул, бар балаларында матурлык идеалы тәрбиялүче, башкаларга да үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итә дип әйтеп булмый шул. Югарыда телгә алынган мәкаләдәге “тәрбиячеләр, укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә...” дигән өлеш белән килешеп булмый. Бәлки автор тәрбия программаларының камил булмавын, әстетик тәрбиянең заманга яраклаштылган системасы эшләнмәгәнлеген күз алдында тоткандыр. Ничек кенә булмасын, эстетик тәрбиянең асыл җепләре мәктәптә укытылучы һәр предметның, һәр тәрбия чарасының нигезенә шулкадәр тыгыз үрелгән ки, беренче карашка, аны хәтта күреп тә булмый. Ә тел, әдәбият, тарих, рәсем сәнгате, музыка, технология кебек дәресләрдә укытучы турыдан-туры сәнгать әсәрләре белән эш итә. Һәр укытучы эстетик сыйфатлар, зәвык, сәнгатьтә һәм тормышта гүзәллекне аңлый һәм тормышны матурлык кануннары нигезендә кора белүне җитлеккән кешедә булырга тиешле зарури үзенчәлек итеп карый. 

Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ИНТЕРАКТИВНЫЕ ФОРМЫ РАБОТЫ С КАДРАМИ В ДОО (Методические материалы) в рамках городского фестиваля методических практик и разработок «Педагогические открытия» 2019 г.

Методическая практика работы с педагогами в ДОООрганизационно-методическая организация работы педагогов ДОО, которые содействуют созданию благоприятной среды для обмена информацией, педагогическим опы...

Использование методических материалов и учебно - методической литературы воспитателем при подготовке к НОД.

Использование методических материалов и учебно - методической литературы воспитателем при подготовке к НОД....

Сборник методических материалов по результатам работы городского методического объединения педагогов, работающих с дошкольниками за 2016 - 2017 учебный год.

В сборнике представлены программно-методические материалы, разработанные с учетом  современных ФГОС дошкольного образования, рекомендации, статьи, конспекты занятий, подготовленные участника...

Методическая разработка. Презентация "Сказка-мудрость, знание-свет" и "Электронно-методические материалы".

Презентация и электронно-методические материалы предназначены для расширения знаний детей о поведении с незнакомцами, посредством визуализации образов из русских народных сказок....

Сборник "Оснащение методического кабинета в ДОО" Методические материалы

Сборник методических материалов для использования в работе "Оснащение методического кабинета в ДОО"...

Как подготовить методический материал к размещению на ИОР «Библиотека методических материалов»

Сценарий семинарского занятия для педагогов ДОУ по подготовке публикации к размещению на ИОР «Библиотека методических материалов», отвечающий требованиям информационной без...