Без - татарлар
учебно-методический материал по художественной литературе (старшая группа) на тему

Шаймарданова Гульфания Гаязетдиновна

 Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarlar.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Без - татарлар

 

Без - татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без - татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

 

Без - татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без - татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде!

 

 Без - татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без - татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

 

 Без - татарлар!

Бик күп татарларның

Барын бергә җыйган татарлар.

Я, әйтегез, җирдә

 Бездән көчле,

Бездән эшчән нинди татар бар? 

Без - татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Мишәр татарлары,

Типтәр татарлары,

Нократ татарлары,

Керәшен татарлары -

Тагын бик күп, бик күп татарлар.

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез!

 

Гәрәй Рәхим

 

       Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә, халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе:  мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга менгезә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә.