Проектная деятельность: «Абдулла Алиш – герой-оста әкиятче»
проект по художественной литературе (средняя группа) на тему

Мустафина Гульфия Вазыховна

Проектның максаты: Татар балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, булган белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл abdulla_alish-geroy-osta_kiyatche.docx78.95 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад комбинированного вида № 338»

Ново-Савиновского района г. Казани.

Проект эшчәнлеге:

«Абдулла Алиш – герой-оста әкиятче»

                                                                                                                             

                       

БАШЛАМ

        

Эчтәлек

Бит №

1

Кереш

3

2

Төп өлеш

6-8

3

Йомгаклау

9

4

Кулланылган әдәбият исемлеге

9

5

Кушымта

9-26

 

  1. Кереш

Проект  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен төзелде. Проектның төп максаты  балаларны герой- оста әкиятче Абдулла Алишның тормышы, иҗаты белән таныштыру.  

Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар кызык та, аңлаешлы да.

Иптәшләре А.Алишны ачык йөзле, киң күңелле кеше булганы өчен яраталар. Укучылар матур йөрәкле, талантлы балалар язучысы булганы өчен ихтирам итәләр. Ә халык аны Җәлилнең көрәштәше, изге омтылышлы кеше булып калганы өчен зурлый.

Абдулла Алишның татар әдәбиятында, беренче чиратта, балалар әдәбиятында тоткан үз урыны бар. Ул балалар күңеленә үтеп кергән, аларның телен аңлаучы, балаларга тәрбия бирүче язучылардан. Әкиятләрен бик яратып бүгенге көндә дә укыйлар. Балалар бакчасында балалар аның “Чукмар белән Тукмар”, “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, “Мактанчык Чыпчык һәм тыйнак Сыерчык” кебек әкиятләре белән танышалар.

Әкиятләр – ул халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән, халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы, образлы әйтелмәләргә бай була. Гомумән, әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Балаларның, барлык кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрләр белән һәркем сабый чактан ук таныша. Аларны балаларга теле ачылгач та сөйли башлыйлар. Бүгенге катлаулы заманда әкиятләрдә булган табигыйлек, сафлык бала күңеле өчен бигрәк тә мөһим. Әкиятләрдә тормыш тәҗрибәсе, халык акылы, зирәклеге чагыла. Милли телләрне камилләштерүдә, балаларның рухын баетуда, кешеләрне танып-белүдә әкиятләрнең роле гаять зур. Әкият уйландыра, гыйбрәтләндерә, миһербанлыкка, батырлыкка чакыра. 

  Проектның актуальлеге:  Балалар Туган теленә, Туган иленә, гаиләсенә, үткән тарихына, әби-балаларына хөрмәт белән карасыннар өчен, аларны әхлакый яктан тәрбияләүдә дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Татар халкының яшь буынны тормышка әзерләү тәҗрибәсе, гореф-гадәтләр, традицияләр, алдынгы карашлар, бәйрәмнәр, таләпләр формасында туып буыннан буынга тапшырылып камилләшә барганнар. Сөйләм теленә ия булу балага тапшырылып килә торган белемнәрнең үзләштерелүенә төп нигез булып тора. Туган тел аша яшь буынга халыкның бай рухи мәдәнияте, аның дөньяны танып белүе, идеаллары, белеме һәм тормыш тәҗрибәсе тапшырыла. Шуңа күрә, балаларны татар балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның әкиятләре белән таныштыруга зур игътибар бирәбез. Алиш әкиятләре һәркемне сокландыра, укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларны тәрбияли. Шуңа күрә дә әлеге иҗатны, әлеге әкиятләрне тирәнтен өйрәнү таләп ителә. Аларны балалар бакчалары программасыннан төшереп калдырырга ярамый, киресенчә, Алиш әкиятләрен балалар бакчасына йөрүче нәниләргә күбрәк ирештерү өстендә эшләргә кирәк. Эшнең актуальлеге шуның белән билгеләнә.

Проектның максаты: Татар балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, булган белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту.

 Проектның бурычлары:

1. Балаларны татар халкының күренекле шәхесе Абдулла Алиш, аның балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштыру.

2. Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларда Туган як табигатенең гүзәллегенә соклану хисләре уяту, үз милләтеңнең күренекле шәхесенә карата хөрмәт, горурлык хисләрен тәрбияләү, әсәрләрен укырга теләк уяту.

3. Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларда яхшылык һәм яманлык, бөеклек һәм түбәнлек, гүзәллек һәм ямьсезлек төшенчәләрен аера белү.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: «Физик үсеш», «Социаль - коммуникатив үсеш» ,  «Танып-белү»,  «Сәнгати-Нәфәсәти үсеш» , "Сөйләм теле үсеше".

Проектның төре: Танып-белү.

Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.

Проектта катнашучылар:

-балалар;

-ата-аналар;

-тәрбиячеләр

-китапханәчеләр

Алдан эшләнелгән эш: шөгыль конспектлары язу,  китап күргәзмәсе оештыру, дидактик уеннар ясау,  балалар китапханәсе белән килешү төзү, костюмнар әзерләү.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

1этап. Әзерлек

-Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.

-Проектның перспектив планын төзү.

-Кирәкле мохит булдыру.

-Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау.

-Проект планы белән әти-әниләрне таныштыру.

-Планны раслау.

 

2 этап. Төп өлеш.

– Әңгәмәләр оештыру.

– Күзәтүләр алып бару.

– Мөстәкыйль чаралар.

– Әкиятләр белән танышу.

– Әсәрләр буенча татарча мультфильмнар карау.

– Күргәзмә: әкиятләргә рәсем ясау.

– Әкиятләрне сәхнәләштерү.

 3 этап. Йомгаклау:

- Күңел ачу кичәсе “А.Алиш әкиятләрен яратабыз”.

- Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Балаларның А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәрен киңәйтү, кызыксынучанлыкны, иҗади сәләтне үстерү.

Укыган әкиятләрне истә калдыру (тыңлыйлар, карыйлар, ясыйлар, үзләре уйныйлар)

Ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерүдә эш алып. Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды.

Проектны тормышка ашыруда ата-аналарның актив катнашуы. Гаиләдә матур әдәбиятның урыны зур булуны ата-аналар тарафыннан  аңлау.

2.Төп өлеш  

 

Эчтәлекнең тәртибе.

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

Әти-әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге

1

Балалар китапханәсенә А.Алишның туган көненә багышланган кичәгә бару.

1) “Татар балалар язучысы-оста әкиятче А.Алишның туган көне”. (А.Алишның балачагы белән таныштыру)

2) “Менә минем туган авылым...”

- язучының туган авылына экскурсия (экранда)

3) Булачак шагыйрьнең балачак, мәктәп чоры фотографияләрен, иллюстрацияләр карау.

Булачак шагыйрьнең балачак, мәктәп чоры фотографияләрен, иллюстрацияләр карау.

Сайтта А.Алиш турында мәгълүмат белән танышу

2

Абдулла Алишның “Куян кызы” әкияте белән таныштыру.

Үстерешле диалог. Рәсемгә карап сорауларга җавап бирү.Әкиятне (мультфильмны) экранда карау.

Табышмаклар.

Җырлы уен өйрәнү: “Куянкай”

Әвәләү һәм кисеп ябыштыру “Куянга кишер бир”

Рәсем буяу

Абдулла Алиш әкиятләре буенча конкурска әзерләнә башлау.

3

“Куян кызы”

“Куян кызы” әкиятен уртанчылар төркеменә сәхнәләштереп күрсәтү.

Театр уйнаучылар белән фотога төшү.

Костюмнар әзерләгәндә әти-әниләрдән ярдәм сорау. Аларга балалар белән рольләрне кабатларга тәкъдим итү.

4

“Миңа дустым кирәк”  (“Тукмар белән Чукмар” әкияте белән таныштыру).

 «Тукмар белән Чукмар» мультфильм карау.

“Әтәчләр” биюен өйрәтү

Киндер сюрприз һәм пластилин ярдәмендә уенчык әтәч ясау

1)Әти-әниләр өчен консультация “Татар телендә мультфильмнар”.

2)Әти-әниләр белән әвәләү өчен материал әзерләү.

5

“Сертотмас үрдәк” әкияте белән таныштыру.

1) «Сертотмас үрдәк» әкиятен уку.

2) «Сертотмас үрдәк» мультфильмын карау.

Җыр: В.Агапов көе һәм сүзләре “Мактанчык үрдәк”.

Раскраска “Үрдәк”

Дидактик уен: “Әкиятне җый” (“Сертотмас үрдәк” әкиятенә иллюстрац ияләр)

1)Әти-әниләрдән анкета тутырту “Татар мультфильмнары кызыклымы?”

2)Әти-әниләр белән “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү  өчен костюмнар әзерли башлау.

6

“Сертотмас үрдәк” әкияте белән таныштыруны дәвам итү.

Җыр: И.Зиннуров сүз., Л. Б-Болгари көе “Сертотмас үрдәк”.

“Сертотмас үрдәк” әкиятен ролләргә бүлеп уйнау

Магнитофон тасмасыннан А.Алиш әкиятләреннән өзекләр тыңлау.

Җ/Уен: “Чума Үрдәк, чума Каз”

Әти-әниләр белән “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү  өчен костюмнар әзерләүне дәвам итү.

Бирелгән сүзләрне өйдә өйрәтү.

7

“Нечкәбил” әкияте белән таныштыру.

«Нечкәбил» мультфильмын карау

Кисеп ябыштыру “Нечкәбил”

Әти-әниләр белән кисеп ябыштыру өчен материал әзерләү.

8

“Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкияте белән таныштыру

Уен: “Нәни чыпчык”

Мультфильм карау: “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.

Мәкаль өйрәнү.

Әвәләү: “чыпчык яисә сыерчык” (балалар теләге буенча)

Сайттан  “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” мультфильмын карау.

9

“Бикбатыр һәм Биккуркак” әкияте белән таныштыру

Мультфильм карау: “Бикбатыр һәм Биккуркак”

Иллюстрацияләр карау

“Бикбатыр һәм Биккуркак” әкияте буенча рәсемнәр ясау

10

А.Алиш әкиятләренә рәсемнәр бәйгесе

Рәсемнәр бәйгесенә хәзерлек, уздыру. Актив катнашучыларны билгеләү.

Дидактик уен “Әкият геройларын әйт?”

Бәйге үткәрүдә ярдәм итү.

11

“Бал корты белән шөпшә” әкияте белән таныштыру

Мультфильм карау: “Бал корты белән шөпшә”.

Дид. уен: 1) “Кайсы әкияттән?”  (ИКТ ярдәмендә)

2) “Әкиятне җый”

Тәрбияченең әңгәмәсе, әкият геройларын әвәләү

Эчтәлек буенча әвәләү.

Әти-әниләр белән әвәләү өчен материал әзерләү.

12

Күңел ачу кичәсе: “Абдулла Алиш әкиятләрен яратабыз” (“Сертотмас үрдәк”, “Тукмар белән Чукмар”, “Куян кызы”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”,  әкиятләрен сәхнәләштерү)

Уеннар уйнау. Башка төркем балаларына әкият күрсәтү.

Өйрәнелгән җырларны җырлау.

Актив катнашу, әти-әниләргә бүләкләр ясау.

Ясалган рәсемнәрдән, әвәләгән әйберләрдән күргәзмә оештыру, бәйрәмдә катнашу.

3. Йомгаклау

Проект өстендә эшләп шундый нәтиҗәләргә килдек:

  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда А.Алиш әкиятләре белән кызыксыну артты.
  • Әкиятләрнең исемнәрен, персонажларын әйтә беләләр, әсәр геройларына карата карашларын белдерә алалар.
  • Сөйләм телләре баеды, сәхнәдә үзләрен  матур итеп тотарга, кеше алдында чыгыш ясарга өйрәнделәр.
  • Балаларда тырышлык, эшчәнлек, зирәклек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатлар тәрбияләнде.
  • Проектка нигезләнеп балаларны А.Алиш әкиятләренең серле дөньясына кертү буенча гаиләдә яңа юнәлешләр барлыкка килде.

4. Кулланылган әдәбият:

  1. Региональная программа  дошкольного образования, Шаехова Р.К., Казань 2016.-210 с.
  2. Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия “Балачак аланы”, Закирова К.В., Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.
  3. Хрестоматия для воспитателей дошкольных образовательных учреждений и родителей “На поляне детства”,  Казань 2011.
  4. Методик кулланма “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”, Казан 2013.
  5. Әкиятләр китабы, А.Алиш , Казан китап нәшрияте 1998.-143 б.
  6. Әкиятләр “Тылсымлы сәхифәләр” Казан 2016
  7. Балалар язучылары. Абдулла Алиш // Мәгариф. – 2002. – №6. – Б. 47–48.
  8. Интернет ресурслар

5. Кушымта

Максат: 1. Танылган балалар язучысы А.Алиш турында балаларның белемнәрен барлау, яңа мәгълүматлар бирү.

Бурычлар:

1) Балаларны Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышу.
2) А. Алиш әсәрләренә кызыксыну уяту, язучы әкиятләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.

3) Балаларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Җиһазлар: А. Алиш портреты, китап күргәзмәсе, А. Алиш турында слайдлар.

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Абдулла алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала, ә 1917 елда әтисе аны үзләреннән 15 чакрымдагы Ямбакты мәдрәсәсенә илтә. А. Алиш аны 1919 елда тәмамлап, 1921 елга чаклы Бураково авылындагы яңа ачылган совет мәктәбендә, 1927 елга кадәр Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. Шушы елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен сыный башлый.

1927 елның җөендә ул Казан Җир төзү техникумына укырга керә. 1930 елда аны уңышлы тәмамлап, шул елның көзенә кадәр Минзәлә кантоны җир төзү бүлегендә мелиоратор булып эшли.

1931 — 1933 елларда А. Алиш Казандагы 1 нче ТЭЦ төзелешендәге гидротехника буенча десятник, канализация төзелешендә техник булып эшли, 1934 елда «Техника» исемле татарча Журналга җаваплы секретарь булып эшкә килә. 1937 елдан алып Бөек Ватан сугышына кит-кәнче «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында һәм Татарстан радиокомитетында эшли. Шул ук елларны эштән аерылмыйча Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Язучының иҗаты ачылып, аның төп әсәрләрен язуы да нәкъ шушы чорга туры килә. Ул 1939 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына.

Бөек Ватан сугышына А. Алиш 1941 елның июлендә китә, солдат-радист буларак Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Десна елгасының Брянск шәһәре урнашкан тирәсендә чолганышта кала һәм фашистлар кулына әсир төшә. Фашистлар аны 1941 елның кышында Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Аннары ул Польшадагы Седльце шәһәренә һәм, ниһаять, Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Куркусыз йөрәкле совет солдаты һәм язучы Абдулла Алиш шушында үзенең якын каләмдәше, тоткынлыкта яшерен антифашистик эш алып баручы Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән очраша, үзе дә актив рәвештә яшерен оешма эшендә катнаша башлый. 1943 елның августында яшерен оешманың эше һәм аның членнары фашистлар тарафыннан фаш ителә һәм башка җәлилче-ләр белән бергә Абдулла Алиш та 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә.

Максат: Китапка мәхәббәт, әдәби әсәрләр укуга омтылыш тәрбияләү.

 Бурычлар: 

1. Бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

2. Олыларның сүзен тыңларга өйрәтү (тыңлаучанлык тәрбияләү). Хезмәт сөючәнлек, пөхтәлек тәрбияләү.

3. Әкиятне аңларга, гади генә сорауларга җавап бирергә өйрәтү, сүзлек запасын баету. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрне ныгыту. Әзер форманы кәгазьнең аерым бер өлешенә дөрес итеп ябыштырырга өйрәтү.

Кирәкле әсбаплар: куян (йомшак уенчык), әкиятнең сюжеты буенча рәсемнәр, кызгылт-сары пластилин,  пумалалар, клей, куян белән кишер төшерелгән кәгазьләр, мамык, салфеткалар.

 

Эшчәнлек барышы

I.Оештыру моменты. Әкиятне сөйләү алдыннан әзерлек.

Әкиятне сөйләү.

Әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, анализлау.

IV. Кисеп ябыштыру.

Йомгаклау.

 

I. Тәрбияче:  Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Колак озын, туным йомшак,

Кишер ашасам туям.

Үзем куркак, шуңа ахры,

Исемем минем – … (куян)

 

Тәрбияче: Ни өчен куян дип уйлыйсыз?

Балалар: Озын колаклы, йомшак, кишер ярата, куркак.

Тәрбияче (Балаларга куян уенчыгын күрсәтеп): “Әйе, без куянга йомшаккаем, озын колаккаем, куянкаем”, – дип әйтә алабыз. (Сыйпап әйтеп карыйлар).

Тәрбияче:   Бу “Куян кызы”. Ул безгә кунакка килгән. Куян кызы миңа үзе белән булган хәлне сөйләде. Сезнең дә беләсегез киләме?

 

II. Әкиятне карау. (Мультфильм карыйлар).

 

III. Әлеге әкият буенча әңгәмә. 

Тәрбияче: 

  • Бу хәл кем турында?
  • Куян кызы нәрсә эшләгән?
  • Куян кызы киез итекләрен салып ташлап дөрес эшләгәнме?
  • Балалар, куянга кем ярдәм иткән?
  • Ни өчен “Куян кызы” чирләгән? (Балаларның җаваплары тыңланыла).

Балалар:  Әнисенең сүзен тыңламаган.

Тәрбияче:   Бик дөрес, андый тыңлаусыз булырга ярамый. Олыларның сүзләрен тыңларга кирәк икән, чөнки зурлар бервакытта да начарга өйрәтмиләр.

Тәрбияче:   Әйдәгез әле,балалар,  Куян кызына аның турында үзебез белгән  шигырьләрне сөйләп күрсәтик.

 “Куян кызына” куян турында шигырьләр сөйләү (3-4 кеше)

Физкультминутка

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

 

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай,

Аякларын җылыта.

 

Куян hаман да туңа,

Сикереп алу бик кирәк,

Менә шулай, менә шулай,

Сикереп алу бик кирәк.

Куянны кемдер куркытты

Һәм ул урманга качты.

 

Тәрбияче:  Балалар, сезгә “Куян кызы” әкияте ошадымы. Әйдәгез, хәзер үзебезгә ошаганча  мамык һәм клей ярдәмендә куян рәсемен ясыйк.

 Куян нинди? (йомшак, ак) Кишер нинди? (Кызгылт-сары). Балалар, безгә куянны ак, йомшак иттереп ясарга кирәк. Шуның өчен без сезнең белән мамык алып, куянга ябыштырырбыз. Куян нәрсә ярата? (кишер). Ә кишер нинди төстә?(кызгылт-сары).  Кишерне пластилин белән солап буяу.

(Ябыштырырга өйрәтү, ябыштыру, мактау, эшләрне күрсәтү).

 

Йомгаклау.

Тәрбияче:  “Куян кызы” сезгә тырышып, матур итеп эшләгәнегез өчен рәхмәт әйтә. Сезгә чын кишерләр тарата.

– Сез бүген нәрсәләр белдегез?

– Нәрсә ошады?

– Үзегезнең белгәннәрегезне кемгә сөйлиячәксез? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

Максат: Балаларны Абдулла Алиш иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, “Чукмар белән Тукмар” әкияте белән танышу.

Бурычлар:   Балаларга әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, үзара тату яшәү теләге тәрбияләү. Өй кошлары турындагы белемнәрен тирәнәйтү.  Әкият геройларының ... рәсемдә чагылдыра алу, аларга хас сыйфатларны күрсәтү, төсләрне дөрес куллану, декоратив бизәү элемнтлары (нокта, туры сызык, дуга) ясарга өйрәтү Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү, пумала белән эшләү күнекмәсен ныгыту. Эшнең чиста итеп эшләүләренә ирешү. Эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, мактау сүзләре әйтү, ягымлы, тәмле телле булуларына ирешү, балаларның кәефләрен күтәрү.  Хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Материаллар: Әтәч уенчыгы, ”Чукмар белән Тукмар” мульфильмы, акварель краскалары, пумала, салфетка.

Эшчәнлек барышы:

 Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле, кемдер безнең ишеккә шакый! Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын табыгыз. Әгәр дә дөрес әйтсәгез, кунагыбыз ишектән керәчәк.

Әй кычкыра ул сузып,

Тавыкларны чакыра.

Әти бит ул безнең дип,

Чебешләр карап тора.

Тәрбияче: Балалар, ул нәрсә?

Балалар: Әтәч!

Тәрбияче: Дөрес! Әйдә, әтәч, кер безгә кунакка!

 Балалар: Исәнмесез, әтәч!.

Тукмар: Исәнмесез, балалар! Минем исемем Тукмар! Минем дустым бар – Чукмар. Без әкиятттә яшибез. Телисезме мин сезгә ул әкиятне күрсәтәм. Балалар: Әйе!

Балалар А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” мультфильмын экранда карыйлар.

Тәрбияче: Балалар, сезгә “Тукмар белән Чукмар” әкияте ошадымы? Әйдәгез бергә Тукмарга рәхмәт әйтәбез.

Балалар: Рәхмәт, Тукмар!

Тәрбияче: Балалар, ни өчен әби бер әтәченә Чукмар дип, ә икенчесенә Тукмар дип исем кушкан?

1 Бала: Тукмар тукырга яраткан, шуңа да әби аңа Тукмар дип исем кушкан.

2 Бала: Ә Чукмар чукырга яраткан, Шуңа күрә әби аңа Чукмар дип исем кушкан.

Тукмар: Әйе, дөрес әйттегез, балалар! Мин тукырга ярата идем, дустым белән бик еш сугыша идем. Ә хәзер мин алай эшләмим.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле. Әби әтәчләрен ничек татулаштырган?

Бала: Әби бер әтәчне күршеләренә кертеп куйган.

Бала: Әгәр дә тагын сугышсагыз, берегезне юк итәм дигән әби.

Тәрбияче: Балалар, сез бик дөрес әйтәсез. Әби әтәчләрнең әләкләүләреннән туйгач аларны бер-берсеннән аерган. Әтәчләр бер-берсен сагынганнар. Һәм әбигә нинди сүз биргәннәр.

Бала: Бүтән сугышмыйбыз, дус яшибез дигәннәр.

Тукмар: Дөрес. Мин хәзер Чукмар белән дус, без бүтән сугышмыйбыз, әбине дә ачуландырмыйбыз. Балалар, ә сез бер-берегез белән дус яшисезме?  

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез без Тукмарга ничек итеп дус һәм тату яшәгәнебезне күрсәтәбез. Торып басабыз, күршебезгә карап елмаябыз һәм кочаклыйбыз! Менә шулай! Инде икенче як күршебезгә карап елмаябыз һәм аны кочаклыйбыз. Булдырдыгыз! Балалар, әтәчнең сезнең белән уйныйсы килгән. Әйдәгез бергәләп уйнап алыбыз.

Физминутка. Әтәч бик иртә тора

Әтәч бик иртә тора,   (Балалар урыннарыннан торалар)

Канат кагып кычкыра   (Кулларын як-якка селкетәләр)

– Кикрикүк! – Кикрикүк!  ( Балалар кабатлыйлар)

Тор иртәрәк: эшең күп.   (Балалар бармак яныйлар)

 Тәрбияче: Балалар, әтәч безгә бик кирәк. Шулай бит? Ә ни өчен кирәк икәнлеген беләсезме?

Бала: Ул безне иртән уята.

Бала: Чебиләрне саклый. Каты итеп кычкыра. Менә шулай: “Кикрикүк-киррүкүк”, -дип.

Тәрбияче:  Ләкин әтәчләр кайвакыт бик усал да булалар. Алар каты томшыклары белән чукырга һәм очлы тырнаклары белән тырнарга мөмкин. Шуңа аларны читтән генә күзәтергә кирәк.

Тукмар: Ә мин андый явыз түгел, мин балаларны яратам, бигрәк тә сезнең кебек нәни балаларны. Мин сезгә бүген буш килмәдем, карагыз әле мин сезгә нәрсәләр алып килдем. (Киндер сюрпризның уенчык йомыркаларын тарата). Балалар: Рәхмәт, Тукмар!

Тәрбияче:  Балалар, ә миндә пластилиннар һәм төсле каурыйлар бар. Әйдәгез бергә уенчык әтәч ясыйбыз. Сюрприз әтәчнең гәүдәсе булсын. Томшыкларын, кикрикләрен һәм аякларын без кызыл пластилиннан ясарбыз. Ә койрыгына төсле-төсле каурыйлар куярбыз. Балалар уенчык әчәт ясыйлар. Тәрбияче:  Тукмар сезне фотога төшерергә тели.

 Тукмар: Әйе, мин сезне фотога төшереп, дустым Чукмарга алып кайтып күрсәтергә телим. Ул бик нык шатланыр!

Тәрбияче: Ә ул нәрсә эшләргә ярата?

Тукмар: Ул читәнгә басып “Кикрикүк!” – дип кычкырырга, җирдән җим чүпләргә ярата.

Тәрбияче: Безнең дә уенчык әтәчләребез “Кикрикүк!” – дип кычкырырга яраталар. Балалар, әйдәгез әле күрсәтик.

 Тукмар: Рәхмәт, балалар сез мине бик нык сөендердегез. Дус-тату яшәвегезгә күндердегез. Ләкин миңа китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз! Балалар:Саубулыгыз!

Максат: Балаларны А.Алиш иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар: 

1) А.Алиш әкиятләре турындагы белемнәрен үстерү, “Сертотмас үрдәк”

әкияте белән таныштыру, әкиятнең эчтәлеге аша иллюстрацияләр ясау

күнекмәләрен үстерү.

2) Китап укуга омтылыш, китапка мәхәббәт тәрбияләү; ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләү.

3) Сынлы сәнгать әсәрләренә карата кызыксыну уяту,

Җиһазлар:  4 сыерчык рәсеме, сораулар язылган телеграммалар, “Сертотмас

үрдәк” әкиятенең геройлары рәсеме,  һәр балага җитәрлек альбом битләре,

гади, төсле  карандашлар, фломастерлар, “Сертотмас үрдәк” әкиятенең

мультфильмы, кошлар тавышы язылган кассета.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Балалар, карагыз әле, безнең группабызга

сыерчык очып кергән. Ә менә берсе безгә ниндидер кәгазь алып килгән.

Берәр хәбәр микән әллә? Алып укыйк әле.

“Кадерле балалар! Без, сыерчыклар, башка күчмә кошлар. Менә инде җылы якларга китәргә дә вакыт җитте. Сезнең белән саубуллашырга килдек. Шуның өчен без сезне ярты гына сәгать вакытыгызны безнең белән үткәрергә чакырабыз.

Сезнең канатлы дусларыгыз.”

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, сыерчыклар безне бигрәк яраталар икән. Барабызмы алар белән? (Әйе). Балалар, берсе безгә хат тапшырды, икенчесе алда көтеп тора. Аның янына да барып карыйк.

“Балалар, сез без югында бик күп әкиятләр өйрәнгәнсез икән. Түбәндәге сүзләрне кайсы әкиятләрдән, кемнәр әйтте икән?

–​ Бер әби, әтәчләренең сугышуына түзә алмыйча, аларның берсен күршеләренә кертеп куйган. Һәм әйткән: “Әгәр сүземә колак салмасагыз, сугышудан туктамасагыз, берегезне бөтенләй юк итәрмен”,– дигән.Бу әкиятләрнең исеме ничек?

Балалар: “Чукмар белән Тукмар”.

Тәрбияче: Балалар, өченче сыерчык безне тагын алга чакыра. Аны да тыңлап карыйк.

“Нәни дусларым! Мин сезгә җылы яклардан бик матур рәсемнәр алып кайттым. Шуларны карагыз да, әйтегез, бу рәсемнәр кайсы әкияттән?”

Балалар: “Сертотмас үрдәк”

Тәрбияче: Әйе, “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән. Ә бу әкияттә җәнлекләр үрдәккә нинди тәртиптә очраганнар?

Балалар: Керпе, куян, аю, бүре, төлке.

Тәрбияче: Ни өчен язучы бу әкиятне “Сертотмас үрдәк” дип атаган? (балаларның җаваплары). Ни өчен үрдәк бәлагә тарыган? (чөнки ул серен генә сөйләп калмаган, ул һәр җәнлеккә ышанган.) Ә белмәгән, күрмәгән кешеләргә ышанырга ярыймы? (ярамый).

- Балалар, безнең дүртенче сыерчык көтә, әйдәгез аны тыңлап китик. Нәрсә әйтергә тели икән ул?

Шушы матур һәм дөрес җавапларыгыз өчен мин сезгә үрдәк рәсеме төшерелгән битләр, төсле карандашлар бүләк итәм!

Балалар: Рәхмәт.

Тәрбияче: ​ Балалар, ә сезнең үзегезнең дә рәссамнар буласыгыз киләме? Без бүген сезнең белән А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятенең төп героен ясарбыз. Ә сыерчыклар үзләренең матур сайраулары белән безне күзәтеп, ярдәм итеп торырлар. Балалар, төсләрен дөрес сайлап, тырышып ясарга кирәк.

Балаларның эшләре.

Анализ. Рәсемнәрне стендка беркетеп, күргәзмәгә кую.

Тәрбияче: Балалар, бик матур итеп буядыгыз. Әйдәгез, безгә бүген кунакка килгән сыерчыкларга рәхмәт әйтеп, үрдәк турында җыр җырлап китик.

“Мактанчык үрдәк”

(Виталий Агапов көе һәм сүзләре)

Бак-бак килеп, тавыш биреп,

Алпан-тилпән атлап,

Кайта үрдәк елгадан.

Без үрдәкләр, матур кошлар,

Юктыр бездән батырлар!

Як-ягына каранып,

Үз-үзенә сокланып,

Кайта үрдәк елгадан.

Карагыз миңа, нинди матур,

Муеным нинди горур!

Шулай мактанып кайтканда,

Юл аркылы чыкканда,

Үтеп киткән паровоз.

Горур муен аста калган,

Үрдәктән йоннар очкан.

Бак-бак килеп, тавыш бирми,

Алпан-тилпән кайтмый,

Үрдәк инде елгадан.

Шуны әйтәм, сез дусларга,

Ярамый мактанырга.

Максат: Балаларны А.Алиш иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар:

1. Әкиятнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Балаларны кошлар  әвәләргә өйрәтүне дәвам итү,  эш барышында мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияү.

3. Балаларны әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә ,кошлар турында белемнәрне камилләштерүне дәвам итү.

Җиһазлар: чыпчык сыны, А.Алиш китаплары, агач ботагы, кошлар тавышы язылган аудиоязма, пластилин, чыпчык сурәте, шырпы.

Эшчәнлек барышы.

1. А.Алишның иҗатын  искә төшерү.

Тәрбияче: Балалар, А.Алиш балаларны бик яраткан, шуңа күрә сезнең өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән. Алар мавыктыргыч, тирән мәгънәле, җыйнак, музыкаль яңгырашлы. Ә хәзер А.Алишның тагын бер әкияте белән танышып алыйк.

 А.Алишның “Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык” мультфильмын карау.

2. Сүзлек эше.

Мактанчык – хвастун, минминлекле , “мин” дияргә ярата.

Тыйнак – скромный, гади.

3. Эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү.

- Бу әкияттә сүз нәрсәләр турында бара? (Чыпчык һәм сыерчык)

- Хәзер әйтегез әле, чыпчык нинди? Мактанчыкмы? Әллә тыйнакмы? (Чыпчык мактанчык, үзе эшләмәгән эшләрне дә мин эшләдем дип сөйли.)

- Ә сыерчык турында нәрсә әйтә аласыз? (Сыерчык тәртипле, тыйнак, сабыр.)

- Әкиятнең ахыры ничек тәмамлана? (Сыерчык мактанчык чыпчыкны үлемнән коткара)

Балалар, мактанчык булырга ярамый. Мактану начар гадәт. Менә сезгә бер мәкаль әйтәм тыңлап карагыз әле.

 Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә. (Бергә кабатлау)

Ә, хәзер без сезнең белән ял итеп алабыз.

Физкультминутка “Нәни чыпчык”

Нәни чыпчык ничек оча?
Нәни чыпчык шулай оча!
(Очып күрсәтәбез, йөгерә-йөгерә очып йөрибез)
Канатларын җыя да,
Утыра ул ботакка.
(Чүгәләп утырабыз)
Карана ул як-якка
(Уңга-сулга карыйбыз)
Күрә – сибелгән арпа!
Тук-тук-тук! Тук-тук-тук!
Җим чүпли нәни чыпчык
(Учлар белән томшык ясап алда “сибелгән арпаны” чүплибез)

Булам ди тук!
Нәни чыпчык сыйлана,
(Эчләрне кул белән сыпырабыз),
Рәхмәт әйтеп очып китә еракка!
(Балалар “очып” таралышалар)

Без хәзер сезнең белән чыпчыкка пластилиннан  дуслар әвәләрбез. Аның өчен чыпчыкның нинди өлешләрдән торуын искә төшереп алыйк.

Төп өлешләр: баш, гәүдә; өстәмә өлешлә:канат, томшык, койрык, күзләр, аяклар.

Аның өчен безгә  2 төсле пластилин кирәк булыр (соры һәм көрән). Шушы пластилиннарны бер масса килеп чыкканчы бергә кушабыз. Шушы пластилинны 2 өлешкә бүлик. Беренче кисәк зур, ә икенче кисәк кечкенәрәк. Зур кисәктән гәүдә (йомырка формасында). Икенче кисәктән чыпчыкның башын әвәләрбез.(шар формасында).

Ике детальне тоташтырабыз.Томшыгына көнбагыш, күзләренә гәрәбә, койрык белән канат каурыдан куярбыз.

Менә хәзер безнең чыпчыгыбызның дуслары күп булды. Мактанчык чыпчыгыбыз беркайчан да мактанмас, бәлагә дә юлыкмас. Ул сезгә рәхмәт әйтә.

-Балалар, бүген без сезнең белән нинди әкият укыдык?

-Бу әкиятне кем язган? (Чыпчык тавышы тыңлатыла, балалар акрын гына торып группага китәләр).

 

Залда Абдулла Алиш портреты. А.Алиш китаплары күргәзмәсе, әкиятендәге геройлар сурәтләнгән рәсемнәр, ”Сертотмас үрдәк”, ”Чукмар белән Тукмар” әкияте персонажлары (уенчыклар, костюмнар, битлекләр).

Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар. Без бүген сезнең белән Абдулла Алишның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерербез. А. Алиш Спас районында туа. Ул дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, кешеләрне, балаларны, тормышны яратуы белән кешеләр күңеленә нык кереп калды. Алиш балалар өчен хикәяләр, әкиятләр язган. Күп чор балаларның иң яраткан язучысы, сезнең әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз да аның әкиятләрен укып үскән. Ләкин аның иҗат эшчәнлеге бик иртә туктала. Ул Бөек Ватан сугышы башлангач, илне саклаучылар сафына баса. Чолганышта калып, дошман кулына эләккәч тә, яшәүгә, җиңүгә булган өметен сүндерми. Соңгы сулышына кадәр иленә һәм халкына тугрылыклы булып кала.

Әйдәгез хәзер сезнең белән Абдулла Алишның әкиятләрен искә төшереп китик. Сез аның нинди әкиятләрен беләсез?

Балалар: “Сертотмас үрдәк”, “Каз белән Аккош”, “Куян кызы”, “Чукмар белән Тукмар”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” һәм башкалар.

Алып баручы: Ә менә бу юллар нинди әкияттән?

“Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!”

Балалар: ”Сертотмас үрдәк”.

“Сертотмас үрдәк”  җыры (Ильдус Зиннуров сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе).

Алып баручы: Әйе, дөрес балалар. Ни өчен хайваннар хуҗаны эзләргә үрдәкне җибәргәннәр?

- Үрдәк иң беренче нәрсәне очраткан?

- Хайваннар аңа нинди киңәш биргәннәр?

- Үрдәк нишләп төлке кармагына эләгә?

- Әйе, балалар. Бу әкияттә үрдәк барлык серләрне сөйләп йөрү аркасында һәлак була, йорттагы башка хайваннар һәм кошлар тормышын да куркыныч астына куя. Ярый әле хуҗа уяу була, ерткычлардан саклану чарасын алдан күрә, йортны һәлакәттән коткара. Бу әкият нәрсәгә өйрәтә? (Уяу, сизгер булырга, серне саклый белергә).

А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү.

А.б.: Борын – борын заманда бер аучы яшәгән. Бердәнбер көнне Йорт хуҗасы үзенең Этен ияртеп, корыч балтасын биленә кыстырып, урманга җыенган һәм өйдәге барлык кош – кортларны, хайваннарны үз янына җыйган.

Йорт хуҗасы: Мин урманга китәм, этемне үзем белән алам, минем өйдә юклыгымны берәүдә белмәсен.

(музыка астында Эт биеп Йорт хуҗасы янында әйләнеп йөри, өрә, чыгып китәләр, йортта калучылар озатып калалар)

А.б.: Кош –кортлар, хайваннар хуҗаларыннан башка ике кич кунганнар, өченче көнне хуҗа артыннан Үрдәкне җибәргәннәр. Үрдәк уйлап тормаган, тамагын туйдырган да, юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча –оча бер елгага барып төшкән, аннан соң йөзеп тә киткән, яңадан тәпи –тәпи йөгереп урманга килеп җиткән.

(Музыка астында үрдәк җырлап бара, йөзгән, очкан хәрәкәтләр ясый. Икенче көй уйный сәхнәгә Керпе чыга)

Керпе: Кая юл тотасың?

Үрдәк: Синең үзеңә генә сер итеп әйтәм! (як –ягына карана). Хуҗамны эзләргә киттем. Ул урманга китте, үзе белән Этне дә алды. Хәзер йортны сакларга бер кем дә калмады.

Керпе: Синең йортың еракмы? Анда симез тычканнар бармы?

Үрдәк: Әйе, безнең тычканнар симез, менә бу сукмак өйгә туп – туры алып бара. Кара син аны, берәүгә дә әйтмә!

Керпе: Син сак бул, серләреңне барысына да чишмә.

(Көй астында,  Керпе чыгып китә. Үрдәк алга бара)

Куян: Әй, бүрекле үрдәк. Кая юл тотасың?

Үрдәк: Синең үзеңә генә сер итеп әйтәм! (як –ягына карана). Хуҗамны эзләргә киттем. Ул урманга китте, үзе белән Этне дә алды. Хәзер йортны сакларга бер кем дә калмады.

Куян:Синең йортың еракмы? Анда бакчагызда кишер, кәбестә үсәме?

Үрдәк: Әйе, кишер – кәбестәнең иң зурысы бездә, менә бу сукмак өйгә туп – туры алып бара. Кара син аны, берәүгә дә әйтмә!

(Көй астында,  Куян сикереп чыгып китә. Үрдәк алга бара. Куак төбендә Аю йоклап ята. Үрдәк аны уята)

Аю: Син ник мине уяттың?

Үрдәк: Синең үзеңә генә сер итеп әйтәм! (як –ягына карана). Хуҗамны эзләргә киттем. Ул урманга китте, үзе белән Этне дә алды. Хәзер йортны сакларга бер кем дә калмады.

Аю: Синең йортың еракмы? Анда умартагыз бармы? Урман эченәрәк керсәң табарсың хуҗаңны.

Үрдәк: Әйе, балның иң тәмлесе бездә, менә бу сукмак өйгә туп – туры алып бара. Кара син аны, берәүгә дә әйтмә!

Аю: Урман эченәрәк керсәң хуҗаңны  табарсың!

(Көй астында аерылышалар)

А.б.:  Үрдәк һаман алга барган, хуҗасын эзләүне дәвам иткән. Күргән бер коштан, нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашкан. Бара торгач аның каршысына бүре килеп  чыккан.

Бүре: Ә-ә! Үрдәк? Нишләп йөрисең?

Үрдәк: Бак-бак. Бүре? Синең үзеңә генә сер итеп әйтәм! (як –ягына карана). Хуҗамны эзләргә киттем. Ул урманга китте, үзе белән Этне дә алды. Хәзер йортны сакларга бер кем дә калмады.

Бүре: Алайса барып сарыкларын ашап кайтыйм әле.

Үрдәк: Нәрсә дип әйтәсең?

Бүре: Юк, Хуҗаңны күрмәдем!

(Музыка астында бүре китеп бара, Үрдәк алга бара)

А.б.:  Үрдәк һаман алга барган, хуҗасын эзләүне дәвам иткән. Күргән бер коштан, нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашкан. Бара торгач аның каршысына көлтә койрыклы төлке  килеп  чыккан.

Төлке: Чибәрләрнең – чибәре, матурларның матуры, нишләп йөрисең монда?

Үрдәк: Матур апакаем! Хуҗамны күрмәдеңме, янында эте, кулында балтасы да бар иде?

Төлке: Күрдем, күрдем. Янында кәкре койрыклы эте дә , кулында балтасы да бар иде. Миннән калма, әйдә үзем хуҗаң янына илтәм!

А.б.: алар бик озак барганнар һәм төлкенең өенә килеп җиткәннәр.

Төлке балалары әниләренә: Әни, әни кайтып килә, ачыгып беттек! Киттең югалдың, безгә нәрсә алып кайттың?

Төлке: Үрдәк ите алып кайттым, менә карагыз. Тигез итеп бүлеп бирим, тәмләп ашагыз!

А.б.: Бер Сертотмас үрдәк аркасында, бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган,  дошманнарга каршы һәр җирдә киртә куйган.

Бергә: Менә шундый хәлләр була без күрсәттек үрнәккә, мөһим эшне тапшырсалар Сертотмас үрдәккә!

Уен: «Чума Үрдәк, чума каз»

Чума үрдәк, чума каз.

Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында  бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әлфия үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата.

Илназны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.

Уен шулай дәвам итә.

Алып баручы:

- Ә менә бу юллар кайсы әкияттән? “Әнисе кигезә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул  тагын салып ташлаган.”

Балалар: “Куян кызы.”

Алып баручы: Әйе, балалар.

        - Ни өчен аның аяклары авырткан?

- Әнисе аны кемгә алып барган?

-  Куян кызы дөрес эшләгәнме?

- Әйе. Һәрвакыт әти-әниләреңне тыңларга, салкын көннәрдә киенеп йөрергә кирәк.

Җырлы уен “Куянкай.”

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә таба алмый,

Урыныннан да тора алмый.

Куян,куян,син сикер.

Иптәшең табып китер.

Алып баручы: Алдагы юллар кайсы әкияттән? “Ник минем өлешемә кердең?”-дип кычкырыша башлыйлар икән.”

Балалар: “Чукмар белән Тукмар.”

Алып баручы: Чукмар белән Тукмар ни өчен сугышканнар?

- Әби әтәчнең берсен кайда алып киткән?

- Бу әкият нәрсәгә өйрәтә?

- Әйе. Иптәшең белән дус, тату булып, бер-береңә булышып, шатланышып яшәргә кирәк.

Әтәчләр биюе.

Алып баручы: Бу өзек кайсы әкияттән? “Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып, колагымны тондырдыгыз.”

Балалар: “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык.”

Алып баручы: 

        -Чыпчык сыерчыклар алдында ничек мактана?

- Чыпчык нинди һәлакәткә очрый?

- Песи тырнакларыннан аны кем коткара?

- Әкият ничек тәмамлана?

- Әйе, мактанчык булырга ярамый, мактанып бик авыр хәлдә калырга мөмкинсең.

- Балалар, без бүген кем иҗаты турында сөйләштек?

- Аның тормыш юлы турында нәрсәләр хәтерегездә калды?

- Аның нинди әкият, хикәяләрен беләсез?

- Барыгызга да рәхмәт. Сау булыгыз.

Физкультминутка

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

 

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай,

Аякларын җылыта.

 

Куян hаман да туңа,

Сикереп алу бик кирәк,

Менә шулай, менә шулай,

Сикереп алу бик кирәк.

Куянны кемдер куркытты

Һәм ул урманга качты.

Физминутка. Әтәч бик иртә тора

Әтәч бик иртә тора,   (Балалар урыннарыннан торалар)

Канат кагып кычкыра   (Кулларын як-якка селкетәләр)

– Кикрикүк! – Кикрикүк!  ( Балалар кабатлыйлар)

Тор иртәрәк: эшең күп.   (Балалар бармак яныйлар)

“Мактанчык үрдәк”

(Виталий Агапов көе һәм сүзләре)

Бак-бак килеп, тавыш биреп,

Алпан-тилпән атлап,

Кайта үрдәк елгадан.

Без үрдәкләр, матур кошлар,

Юктыр бездән батырлар!

Як-ягына каранып,

Үз-үзенә сокланып,

Кайта үрдәк елгадан.

Карагыз миңа, нинди матур,

Муеным нинди горур!

Шулай мактанып кайтканда,

Юл аркылы чыкканда,

Үтеп киткән паровоз.

Горур муен аста калган,

Үрдәктән йоннар очкан.

Бак-бак килеп, тавыш бирми,

Алпан-тилпән кайтмый,

Үрдәк инде елгадан.

Шуны әйтәм, сез дусларга,

Ярамый мактанырга.

Физкультминутка “Нәни чыпчык”

Нәни чыпчык ничек оча?
Нәни чыпчык шулай оча!
(Очып күрсәтәбез, йөгерә-йөгерә очып йөрибез)
Канатларын җыя да,
Утыра ул ботакка.
(Чүгәләп утырабыз)
Карана ул як-якка
(Уңга-сулга карыйбыз)
Күрә – сибелгән арпа!
Тук-тук-тук! Тук-тук-тук!
Җим чүпли нәни чыпчык
(Учлар белән томшык ясап алда “сибелгән арпаны” чүплибез)

Булам ди тук!
Нәни чыпчык сыйлана,
(Эчләрне кул белән сыпырабыз),
Рәхмәт әйтеп очып китә еракка!
(Балалар “очып” таралышалар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по художественной литературе Тема: “Два петуха” Абдулы Алиша

Занятие по художественной литературе  Тема:“Два петуха” Абдулы Алиша   Цель: Познакомить детей с характерными при знаками татарской национальной одежды, обуви (тюбетейка, сапожки-...

Сказки Абдуллы Алиша

Рассказ о жизни и творчестве Абдуллы Алиша. Прочитывается отрывок одного из произведений Алиша на угадывание детьми. Задаются и анализируются вопросы по сказкам автора. Проводятся игры, песни и театра...

Развлечение по сказкам Абдуллы Алиша "Сказка за Сказкой"

Материал подготовлен к юбилею татарского поэта и писателя А.Алиша для ознокомления детей дошкольного возраста с его творчеством...

Конспект интегрированного занятия по развитю речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка” (для старшей группы)

Конспект интегрированного занятия  по развитю речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка”(для старшей группы)...

Презентация : А.Алиш "Куян кызы"

В презентации заданы разные задания для детей, С помощью этих заданий легко запомнить сказку....

Творческий проект для детей подготовительной к школе группы «Знакомство с творчеством Абдуллы Алиша»

Содержание1.Программа проекта.2. Системная паутинка.3. План работы.4. Творчество и биография поэта.5. Знакомство со сказками поэта.6. Детское творчество.7. Итоговое мероприятие «Человекбольшого  ...

"Әкиятче Алишта кунакта"

Кроссворд по сказкам Абдуллы Алиша...