Конспект ООД в старшей группе
план-конспект занятия по художественной литературе (старшая группа)

Васильева Альбина Михайловна

Зурлар төркемендә "Әкиятләр илендә кунакта" темасына шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matur_edebiyat_achyk_shogyl.docx22.65 КБ

Предварительный просмотр:

Яшь төркеме

Зурлар

Тема

Әкиятләр илендә кунакта

Интеграль белем бирү өлкәләре

Танып белү, Социаль-аралашу.

Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.

Сөйләм үстерү.

Төре

Интеграль белем бирү эшчәнлеге

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре

Уйнау,матур әдәбият белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү

Максат

Әкиятләр белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү. Вак моторика һәм фикерләү сәләтен үстерү.

Бурычлар

1. Балаларда  матур әдәбият белән кызыксыну һәм аны ярату хисләре тәрбияләү.

2. Үз фикерен ана телендә эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп әйтеп бирә белү, иҗади  фикерләү сәләтен үстерү.

3. Сорауларга тулы, төгәл җавап бирергә, геройларның кылган эшләренә, әхлакый сыйфатларына бәя бирә белергә, өйрәтүне дәвам итү.

4.Вак кул моторикасын үстерү,эстетик зәвык тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар

Уен,әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау,сәхнәләштерү

Җиһазлау

 эчтәлекле рәсемнәр,буталган  мультфильм геройлары турында рәсемнәр,проектор,слайдлар,ноутбук, сандык,төсле битләр, клей.

Алдан эшләнгән эш

Әкиятләр уку,табышмаклар әйтешү.

Эшчәнлек барышы:

  • Хәерле көн, балалар! Хэлләрегез ничек? Кунаклар белән дә исәнләшик эле.
  • Балалар, ничек уйлыйсыз, бүген без нәрсә турында сөйләшэчәкбез?
  • Безгә әкиятләр каян килә?
  • Әкиятләр нинди төрләргә бүленәләр?
  • Әкиятләр ничек башлана?  
  • Балалар, мин буген сезгә яңа әкиятләр китабы алып килдем. Карагыз әле, нинди матур ул. Ләкин бу бит буш...  Балалар, кая киткән мондагы битләр? Карагыз, 1 бит урнында – хат кына бар! Кемнән булырга мөмкин? Укып карыйк әле...

“ Исәнмесез,кадерле балалар! Сез китаптагы битләрне таба алмыйсызмы? Бу мин- Убырлы әбиегез,Бөек җилдән барлык битләрне әкият иленә таратырга сорадым! Эзләгез,бәлки,табарсыз! Ләкин миннән ярдәм көтмәгез!”

-Бу убырлы әби начарлык эшләмичә яши алмый инде.Хәзер безнең алда катлаулы бирем: Китапны уку өчен,барлык битләрне дә тиз арада табып бетерергә кирәк.Әкият иленең дә кайда урнашканын белмибез.Ә ничек анда эләгергә? Кем безгә юл күрсәтер?(балаларның  җаваплары)

- Күп кенә рус халык әкиятләрендә юл курсәтә торган, бер тылсымлы предмет бар.Исегезгә төшерегез әле,нәрсә ул? Ул-тылсымлы йомгак! Минем андый йомгагым  бар. Миңа аны бер тылсымчы бүләк иткән иде. Ул менә шушы матур капчыкта саклана.(капчыктан чуалып беткән йомгак чыгарам). Ой, балалар, монда да Убырлы әби узенең начарлыгын эшләргә җитешкән, йомгакны чуалткан.Нәрсә эшләргә, ничек йомгакның  тылсымлы көчен кайтарырга. Мин бер ысулын беләм – яңадан йомгакны төрергә кирәк,әкиятләрнең исемнәрен һәм кем язганын атап.Ничек кубрәк атыйбыз, шуның чаклы йомгакның сихри көче артачачак.

(Уен: “Әкиятләрне ата” балалар бер-берсенә әкиятләрне атап,йомгакны төрәләр.)

-Балалар,карагыз әле, нинди зур йомгак барлыкка килде.Ә нишләп шулай зур ул?(балаларның җаваплары)Әйе,дөрес,чөнки сез куп әкиятләр беләсез.Менә бу йомгак безгә әкият иленә юлны курсәртер. (йомгак сандыкка таба тәгәри, анда бер бит табыла))

    - Менә беренче бите дә табылды! Карагыз,нинди матур ул!Нинди төстә? Нинди әкият авторлары сүрәтләнгән?Слайд №1 (әкият авторлары төшерелгән бит). Әйдәгез,күзләрне йомыйк, 3 тапкыр тылсымлы сүзләрне бергәләшеп әйтик әле “1,2,3, әкият иленә илт”.Менә без әкият илендә.

- Йомгак,дускай, безгә калган битләрне дә табырга ярдәм ит инде.(йомгак өстәлгә таба илтә,анда хат)

Хат:”Ну,булдырдыгыз,балалар!Юлны, һәм беренче битне таптыгыз! Ләкин сөенмәгез,карагыз, мин нәрсәләргә әйләндердем сезнең яраткан геройларыгызны.Слайд №2,3,4,5,6. Әгәр дә аларны уз кыяфәтләренә кайтара алсагыз, тагын бер битне алырсыз! (пазллар төзиләр,әкият геройларын кайсы әкияттән икәнен атыйлар, шурәле белән былтыр, куян кызы,Маша һәм аю, казлар- аккошлар,балыкчы һәм балык турында әкият,геройларның нинди икәнен атап чыгалар.

-Менә,тагын бер бит табылды! Слайд №7

-Ә хәзер тагын бер битне узебез эзлик! Кузләр белән генә йөртеп, бер кайда да юк. Ярый,әйдә,йомгак, безгә юлны курсәт.(урындыкка таба бара, балалар утыралар)

-Монда тагын бер хат, конверт тышына  “Әкият телим”дигән. Нинди әкият ул? Әйдәгез,балалар, без аңа узебез әкият курсәтик әле. Бу әкиятнең геройларын сез миңа хәзер үзегез әйтеп бирерсез.

 Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе куптөрле.  (төлке)  Слайд№8

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли. (бүре)    Слайд№9

-Дөрес,балалар, бабай,төлке,бүре нинди хәлләргә калдылар икән,әйдәгез тыңлап карыйк.

Сәхнәләштерү: “Төлке һәм Бүре”

  • Әкият сезгә ошадымы? Әкият нәрсә турында? Төлке белән бүрене тасвирлыйк әле. Слайд№10
  • Әкияттә төлкенең нинди сыйфаты күренеп тора?(хәйләкәр)
  • Ә төлке нинди җанвар соң ул?(йомшак,җирән,койрыгы зур, кабарып тора, әкияттә хәйләкәр,алдакчы) Сезнең аны кургәнегез бармы? Кайда күрдегез?
  • Озын койрыклы төлкене тагын кайсы әкиятләрдә очратабыз?(Теремкәй, йомры икмәк,Төлке,Куян һәм Әтәч, Төлке белән Каз,Ата Каз)
  • Бүре турында нәрсәләр беләсез?
  • Бу әкият нәрсәгә өйрәтә?(Ялганга,хәйләгә ышанырга ярамый)
  • Менә, тагын бер бит табылды. Монда нәрсә язылганын беләсезме?
  • Рәхмәт,диелгән. Убырлы әбиебез дә ягымлы сүзләр белә икән бит...(слайд №11)
  • Ярый юлны дәвам итик. (өстәл янына тәгәри йомгак). Сез табышмакларга җавап табарга яратасызмы? Безнең өстәлдә табышмаклар ята.

Дидактик уен. “Табышмакның җавабын әйт -кайсы әкияттән  икәнен бел!”

1.   Кычкырадыр: “Качма! Качма! Тукта, тукта и карак!” ( “Су анасы.”)Слайд№12

2. Өч кызның иң кечкенәсе

Бик тә акыллы булган.

Хәтта кулын да юмыйча

Өеннән чыгып чапкан.  (“Өч кыз”) Слайд№13

3. Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,
Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,—
Баш янында болар икәү тора куркып,
Әйтешәләр бер-берсенә: «Син тот, мин тот!» (“Кәҗә белән сарык”)
Слайд№14

4. Иртән бик иртә тора. Кикрикүк дип кычкыра. (Әтәч).Слайд№15

5. “Әниегез кайтты, сөт алып кайтты” дигән юллар кайсы әкияттән? (кәҗә бәтиләре) Слайд№16

- Булдырдыгыз,балалар, безгә тагын бер битне бирде бит,Убырлы әби.

Хәзер ял итеп алыйк, соңыннан юлыбызны дәвам итербез.

                                             Уен. “Су анасы.”

Юлыбызны дәвам итик. (йомгак остәл янына китерә)

Балалар, “Алтын балык” әкиятен барыгыз да беләме? Аны кем язган әле?

Балалар. А.С. Пушкин.

Тәрбияче. Әйе, балалар. Сез дә алтын балыкны тотарга, аңа үзегезнең теләкләрегезне әйтергә теләр идегезме? Әйдәгез хәзер без үзебезнең алтын балыкларыбызны ясыйбыз. Өстәлләрдә менә шундый балыклар һәм сары кәгазь бар. Шул кәгазне ертып алу ысулы белән без алтын балыкларыбызны ясарбыз. (Балалар эше. Кәгазебезне ертабыз, кечкенә квадратларга бүлгәлибез, балыкларыбызга клей сылыйбыз һәм ябештерәбез).

Менә шундый балыклар килеп чыкты балалар! Әйдәгез без аларны сандыгыбызга салыйк һәм тылсымлы сүзләребезне әйтик, бәлки бу безгә китабыбызның калган битләрен дә табарга ярдәм итәр?

1, 2, 3 сим салабим ахалай- махалай.

(Сандыкны ачалар, анннан матур әкиятләр китабы чыга.)

Менә, карагыз әле, балалар, без эзләгән әкиятләр китабы түгелме соң бу? Карагыз, нинди матур, кызыклы! Рәхмәт сезгә, балалар! Без бу китапны сезнең белән укырбыз, карарбыз.

Балалар, бәлки тагын сихерләп карыйк әле, әйдәгез тылсымлы сүзләребезне әйтик...(сандыктан балаларга бүләк итәр өчен китаплар чыгарыла).

Менә, балалар алтын балыкларыбыз безгә шундый матур китаплар бүләк итә

Балалар, безнең бүгенге шөгылебез сезгә ошадымы?

..., сиңа нәрсә иң ошаганы булды?

Балалар, кайткач бүгенге шөгылебез турында кемгә сөйләр идегез?

Рәхмәт, балалар! Ял итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект ОД в старшей группе по познавательно – исследовательской деятельности по экспериментированию в старшей группе Тема: «Снег и лед». Воспитатель: Колчева Н.В. МАДОУ ЦРР Д/С №4; г. Кропоткин

Конспект ОД в старшей группе по познавательно – исследовательской деятельности по экспериментированию в старшей группе и презентация по ознакомлению с окружающим миром по  теме: «Снег и...

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на тему «Совушка» План - конспект

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на т...

Конспект занятия в старшей группе по ознакомлению с природой в старшей группе.

Конспект занятия в старшей группе по ознакомлению с природойв старшей группе....