"Юлларда тәртип булсын"
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл herle_kon.docx_pdd_2.docx23.72 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Юлларда тәртип булсын.

Хәерле көн, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк, бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булып , иптәшләребезне үз итеп һәркөн яраткан бакчабызга ашыгасыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсезмигенә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәргә барсак , бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап , югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт кылырбыз.

1 бала: Әти-әниләр

Бик борчылмасын өчен,

Машинада шофер абый

Тынычлап барсын өчен

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк!

Белгәннәребезне күрсәтик-

Бәйрәмне башлыйк тизрәк.

2 бала: Без бәйрәмгә килдек бүген,

Бәйрәм күңелле узсын.

Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар,

Җаваплар дөрес булсын.

Җыр “Юлларда тәртип булсын”

А.Б:Балалар, бүген мин хат алдым,  Әйдәгез , аны укыйп карыйк әле.

“Без , юл билгеләре илендә яшәүчеләр, бик зур кайгыда. Убырлыга әсир төштек. Хәзер безнең илдә гел юл һәлакәтләре булып тора. Ярдәм итегез безгә! Балалар, бәлагә юлыгучыларга ярдәмгә ашыгыйк. Әзерләнегез....

Шулчак Убырлы үзе килеп керә.

А.б: Гафу итегез, сез кем буласыз?

Убырлы: Мин –Убырлы? Мин хаттагы сүзләрне ишетеп тордым. Зарланалармы? Юлдан аркылы чыгу урыннары бетсә , нәрсә була? Юлчылар юлны чыгу өчен үзләренә урыны үзләре сайласыннар. Светофор янмый, дисезме? Ә янмаса ни булган? Яшел ни дә, кызыл ни, сары булды ни? Алардан бит барыбер бер мәгънә дә юк!!!

А.б: балалар сез ничек уйлыйсыз? Светофор ни өчен кирәк? Юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәкме? Ни өчен?(балалар җавабы).(Светофор юлдагы хәрәкәтне көйли. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәк юлларда тәртип булмас иде)

Убырлы: ( конвертны эләктереп ала, хатның ахыргы юлларын укый): Ха-ха-ха!!!Ярдәм кирәк булган мени? Бернинди дә ярдәм булмаячак!!!Бер уйлаганда , кем ярдәм итсен соң аларга?

А.б: Без ярдәм итәрбез, шулай бит балалар?

Убырлы: Сез???Ә сез кемнәр соң?

А.б: Без “Каенкай” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары.

Убырлы: Ярдәм итәсегез киләмени? Сез бервакытта да ярдәм итә алмаячаксыз. Чөнки мин светофор белән юл билгеләрен яшереп куйдым. Сез аларны тапмаячаксыз. Ул илгә бару юлы бик озын, авыр һәм бернинди юл билгеләре белән дә күрсәтелмәгән. ( китә).

А.б: Балалар без Убырлы карчыкны үзебезнең белемебез белән җиңәрбез, юл билгеләрен һәм светофорны коткарырбыз.Әйдәгез юлга кузгалыйк.

Җыр: “Юл”

Елый-елый Юл билгесе керә.

А.б: Кем син?

Юл билгесе: (“Куркыныч борылыш”) Мин борылышларны күрсәтүче юл билгесе идем. Мине Убырлы сихерләде. Хәзер мин беркемгә дә юл күрсәтә алмыйм. Әгәр сез шушы табышмакларга җавап тапсагыз, бәлки минем сихерем бетәр иде.

1.Юл чатында тора батыр

Күзләре төрле-төрле

Берсен йома, берсен ача

Аны белә һәр кеше( светофор)

2.Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая.( Трамвай)

3. Ике тәгәрмәчле арба

Атсыз да алга чаба. (Велосипед)

4. Иснәми ул печәнне,

Капмый солы, саламны,

Үзе бара өстерәп

Алты япьле сабанны. (Трактор)

5. Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тагадыр.( Поезд)

6. Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң –үкерә.

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә.(Мотоцикл)

Юл билгесе: менә хәзер минем сихерем бетте. Зирәк балалар икәнсез. Рәхмәт сезгә! Ә сез беләсезме соң мине кайда очратырга була? ( Борылышта)

А.б: Балалар әйдәгез әле юл билгесе белән бергә башка юл билгеләрендә искә төшерик

Уен:”Кайсы юл билгесе артык”

“Юл билгеләрен аер”(командаларга бүленеп)

“Киселгән юл билгеләре”

(Белмәмеш керә юл билгесенә бәрелә)

Юл билгесе: Син нәрсә Белмәмеш , үзеңне юлда ничек тотасын белмисеңме  әллә? Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыр бит син?

Белмәмеш: Әлбәттә, таныш. Мин бөтен кагыйдәләрне дә яхшы беләм.

А.б: Ярый , алайса, хәзер тикшереп карарбыз.Урамны ничек аркылы чыгарга кирәк?

Белмәмеш: Ничек, ничек? Уңга -сулга карамыйча  чабасың!!!!1

А.б: балалар дөресме?

Балалар: Юк, Юлны җияүлеләр йори торган урыннан чыгарга кирәк. Башта сул якка аннан уң якка карап чыгабыз(Күрсәтәләр)

( балалар аңа “Җияүлеләр өчен юл” билгесен күрсәтәләр.)

А.б: Белмәмеш сиңа икенче сорау. Туктап торган машинаны яки автобусны ничек урап узарга? Алданмы әллә арттанмы?

Белмәмеш: Ә нигә урап узарга? Астан, тәгәрмәчләре арасыннан чыгарга.

А.б: Балалар әйдәгез Белмәмешкә булышабыз.

Балалар: Туктап торган машинаны яки автобусны арттан үтәргә яки аның үтеп киткәнен көтеп торырга кирәк.

Автобуслар тукталышы билгесе белән таныштыра.

Белмәмеш: Эх, минем үземнең автобуслар, трамвайлар йөртәсем килә.

А.б: Белмәмеш бик киләдердә соң, әле сиңа иртәрәк шофёр булырга,әнә безнең малайларның да бик тә шофер буласылары килә.(рульләр тоталар).

Җыр  “ Мин Шофёр ”

Белмәмеш: Ай рәхәт булды үземне шофер итеп хис иттем.

А.б: Белмәмеш, сиңа тагын бер сорау. Машиналар йөри торган юлда уйнарга ярыймы?

Белмәмеш: Ярый , билгеле, рәхәтләнеп. Туп белән иркенләп уйнарга була .

А.б: Балалар сез Белмәмеш белән килешәсезме? Юлда уйнарга ярыймы? Ни өчен ярамый?

Балалар: Юлда уйнарга ярамый, машиналар бәреп китәргә мөмкин.

3 Бала: Озын юллар нинди серле:

Без күрмәгән җирләр гел алда

Ерак барып шуны күрер өчен

Юл тамгасын кирәк белергә!!!

4 бала:  Карап-карап торам да мин

Уйлап-уйлап торам да

Куркып куям: ай-һай кыен

Йөрүләре урамда

5 бала: Бергә булса да

Ялгыз булса да,

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала.

6 бала: Хоккей уйнарга

Чыкма син юлга

Туп тибәргә дә ярамый анда.

Бергә: Сәламәт булып каласың килсә,

Юлда ярамый уйнарга, ярамый шуарга!

Убырлы (Йөгереп керә)Белмәмешкә: Тыңлама син аларны, тыңлама! Юлда уйнавы шулкадәр рәхәт! Синең белән без күпме аварияләр ясадык бит. Нәрсә дип алар сиңа һаман сорау бирәләр әле? Үзләре нәрсә дә булса беләләрме соң алар?

Белмәмеш: Беләләр әлбәттә. Бик күп беләләр. Миңа алар белән кызык, күңелле. Ә син кит моннан , убырлы, кит, яме.

Убырлы: тыңлама дим, тыңлама! Кагыйдә буенча гына яшәү кызык була димени! Әйдә инде авария ясарга киттек!(Белмәмеш карыша, аннары убырлы белән китә.Бәрелгән тавыш ишетелә)

А.б: балалар , бу авария , ахырысы. Бәлки безнең ярдәм кирәктер?

(Аксап белмәмеш килеп керә)

Белмәмеш: Ай-ай- ай аягым, шул убырлыны тыңлап менә авариягә эләктем.

А.б: Әй Белмәмеш йөрмә инде син шул убырлының сүзен тыңлап.Әйдә син безнең балалар янында кал.Алар сиңа җырлап күрсәтерләр.

Җыр: “Белмәмеш турында “

Белмәмеш:Мин сезгә бер серне әйтәм.Мин ничек юл билгеләрен , светофорны ничек коткарырга икәнен беләм.

А.б: Ничек соң?

Белмәмеш: Берничә тылсымлы сүз генә әйтергә кирәк .Крибли крабли бум, Крибли крабли бум.Юк булмый тылсым югалган , Убырлыны җиңеп булмады инде.(Балалар ярдәм итәләр)

А.б: Әйдәгез балалар Белмәмешкә ярдәм итик.

Балалар: Юл билгеләре! Светофор! Кайда сез? Тизрәк безнең янга килегез! (Светофор , юл билгеләре тезелеп басалар)

7 Бала: Нәрсә аңлата бу билге?

Ничек икән исеме?

Өчпочмактагы балалар

Каядыр ашыгалар.( Кисәтүче билге “Балалар”)

8 Бала: Бу билге әйтә:

Нәк менә шушы җирдә

Хәрәкәт белән светофор

Көн-төн идарә итә ( Светофор белән көйләү билгесе)

9 Бала: Бу билге хәвеф-хатәрдән

Коткара үзе кырыс

Карыйк әле, нәрсә икән

Монда......( Куркыныч борылыш)

10 Бала: Бу билге кисәтә

Шоферларны бу хакта

Игътибарлы булыгыз ди

Җәяүле үткән чакта (Җияүлеләр чыгу урыны)

11 Бала: Җәяүле тыныч кына

Күпергә менеп бара

Менде, төште- юлны чыкты

Бу билге нинди була?( Юлны җир өсте күпере аша чыгу урыны)

12 Бала:Бу билгене белү кирәк

Аны белү мөһим бигрәк

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска

Тукталышларда ул билге

Әверелә чын дуска.(Автобуслар тукталышы)

13 Бала: Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап-а шакмак( Юл юк)

14 Бала: Җайлап кына бер-бер артлы

Әйләнәдә барырга

Өйрәтә безне бу билге

Кирәк күреп калырга(Әйләнәдә хәрәкәт)

15 Бала: Ерак түгел кайнар чәйгә

Тәмле аш һәм боткага

“Ачка үләм” дигән чагында

Шушы билге коткара(Туклану пункты)

16 Бала: Бу билгегә карасаң

Сөенеп тә куярсың

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр(Велосипедчылар юлы)

17 Бала: Бу билгене күргәч тә

Сөенә авырулар

Димәк якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр( Беренче ярдәм пункты)

18 Бала: Бу билгене күрүгә

Барысыда шатлана

Димәк кирәк вакытта

Мөмкин шалтратырга( Телефон)

А.б: Бүген бик күңелле көн

Кояш та көлә күктән

Светофор турында җырларга

Кирәк безгә күптән

Җыр “Светофор”

Светофор (бала): Рәхмәт сезгә дуслар, мине коткаруыгыз өчен. Бу мин-светофор һәм минем өч дустым.

Өч дус бергә: Светофор-ул безнең өй,

Өчебездә дә бертуган,

Дөрес юл йөргән балага

Йөзебез якты һаман.

19 бала:Кызыл:Иң кырысы-мин-кызыл төс.

Син һәрчак миңа кара:

Алдыңда кызыл ут янса,

Ашыгып алга барма!

 20 бала:Сары:Юлдан тыныч чыгу өчен

Минем киңәшне тыңла:

-Көт!Күрерсең, сары янар

Өч төснең уртасында.

21 бала:Яшел: Артыннан ук мин-яшел төс

Янармын синең алда.

Әйтермен : каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла!

Бию”Светофор”

А.б: карап утырган балалардан сорый): Балалар сезнең светофор күргәнегез бармы? Кайда күргәнегез бар?Ничә күзе бар? Нәрсә аңлата ул төсләр?

Уен: ”Светофор буенча хәрәкәт ит”(кызыл төс янса-тәк торалар, сары утка кул чәбәклиләр,әзерләнәләр, яшел утка урыннарда атлыйлар.)

А.б: Әйдәгез, юл кагыйдәләре турында өйрәнгән шигырьләрне тыңлап китик.

 22 Бала: Шәһәргә барган саен

Күрәбез светофорлар

Юлда барган һәр кешене.

Кисәтеп тора алар.

23 Бала:Шәһәр тулы халык белән,

Күпләп машина чаба.

Төсле светофорлар көндез,

Хәтта төнлә дә яна.

24 Бала:Юлларны аркылы чыкканда

Карыйм уңга йәм сулга.

Күрсәм алдымда машина,

Ашыгып басмыйм юлга.

25 Бала: Урамда сак булыгыз,

Кагыйдәне белегез.

Онытмагыз беркайчан да,

               Бәлага юлыкмагыз!

А.б: Балалар Без бүген бик зур эш эшләдек:Убырлыдан юл билгеләрен, Светофорны коткардык. Юл билгеләре илендә башка тәртипсезлекләр булмас. Юл уяуларны, сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармыйк. Адымнарыбыз нык ,  юллар имин булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык!

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык!

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык!

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык!

Конспект занятия по развитию  физической культуре и здорового образа жизни детей в первой младшей группе...

Юл тәртип ярата.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

“Юлларда тәртип булсын”

ldquo;Юлларда тәртип булсын&rdquo...