“Юлларда тәртип булсын”
материал (средняя группа)

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

“Юлларда тәртип булсын”

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет  учреждениесе

“Юлларда тәртип булсын”                                                 (Уртанчылар төркемендә кунел ачу чарасы)

 

                                                                     

                                                                     

                                                                          1 нче квалификацион категорияле    

                                                                         тәрбияче Солтанова Гөлшат                                    

                                                                         Гаптелхай кызы

                                                           -2021 -

Максат: Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү.
Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: нәфис-нәфасәти үсеш.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, танып белү, сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш.
Методик алым: күзәтү, табышмаклар чишү, сорауларга җавап, презентация, күрсәтмәлек, нәфис сүз, җыр, дидактик уеннар.
Җиһазлау: проектор, ноутбук,җәнлекләр костюмнары,инспектор, светофор киемнәре.мультфильм  “Учим дорожные знаки” 
Алдан үткәрелгән эш: табышмаклар өйрәнү,транспорт турында әңгәмәләр,уеннар уйнау, тасвирлау хикәясе төзү,шигырьләр өйрәнү, җыр өйрәнү.
Эшчәнлек төзелеше:
I.Психологик җайлашу.
II. Төп өлеш.
1. Балалар янына инспектор килә Мияубикәне сорый
2. Залга куян һәм төлке йөгереп керә.
3. "Светофор утлары" җыры. Бию (Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы).
4.Кунакка  светофор килә
5. Шигырь "Җәяүлеләргә киңәшләр". (Миләүшә Галиева сүзләре).”Юлларда тәртип булсын””Юлларда шигри юллар”
6. Табышмаклар чишү.                                                                                                                       7.Җыр:”Шофер булам”(Бию хәрәкәтләре белән)                                              8.”Юл билгеләре” табышмаклар
9. Дидактик уен "Юл билгеләрен әйт".
10.Ял итү урынына килү. “Учим дорожные знаки” мультфильмын карау. 

III. Йомгаклау.
Кичәнең барышы:
Мияубикә:- Исәнмесез балалар!  Мин бүген балалар бакчасында бәйрәм була дип ишеттем, соңга калдым, килгәндә, юлны дөрес  чыкмадым, мине инспектор курде. Аны күргәч, балалар бакчасының коймасы өстеннән сикереп төштем дә , качтым инспектордан сезнен янга килдем. Мин юл йөрү кагыйдәләрен белмим, сезнең янга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә килдем .                                                          (Балалар янына инспектор килә. Исәнләшә,таныштыра).
Инспектор:-Дусларым, сез Мияубикәне  күрмәдегезме? Ул юлдан йөгереп чыгып китте, юл йөрү кагыйдәләрен бозды. Мин сезне юл йөрү кагыйдәләре иленә чакырам. Балалар:-Әйдәгез.
(Залга йөгереп куян белән төлке керә. Кулларында туп.Алар шаяралар,кинәт туп тәгәрәп китә, җәнлекләр туп артыннан йөгерә. Шулвакыт инспектор сыбызгы сызгыртып кисәтү ясый).
Инспектор.
-Чү, туктагыз, куян һәм төлке!
Юлга йөгереп чыкмагыз.
Карап тора светофор
Игътибарлы булыгыз!
Төлке. - Без белмәдек, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнмәдек.                                                                                                                         Куян. -Хәзер нишләрбез инде?Әйтегезче, кем соң сез?
Инспектор.- Мин - инспектор. Җәяүле һәм машиналарның хәрәкәтен күзәтәм, ялгыш булса кисәтәм.
Инспектор.-Урамда һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.Һәр нәрсәнең кагыйдәсе була. Менә балаларны тыңлагыз әле.

Җыр. "Светофор утлары". (Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы).
(Серле музыка ишетелә, светофор каршы алу).
Светофор. -Исәнмесез, дуслар! Мин – Светофор.
Урамнарны күзәтеп,
Чатта торам мин,
Сакта торам мин.
Янып тора өч кузем.
-Я, дусларым, минем турында тагын ниләр беләсез?                                                      
1.Шигырь "Җәяүлеләргә киңәшләр" (Миләүшә Галиева сүзләре).
Юл йөрү кагыйдәләрен
Һәрбер кеше дә белсен.
Җәяүлеләр тротуарның
Тик уң ягыннан йөрсен.
Җәяүлеләр юлы аша
Чыгыгыз каршы якка.
"Зебра" сызыклары кебек
Буялган ул юл акка.
Хәрәкәт күп урамнарда,
Ялгызың гына йөрмә.
Кызыл ут янып торганда,
Каршы якка йөгермә!
2.Шигырь "Юлларда тәртип булсын" (В.Вәлиева сүзләре).
Бер-беребезне хөрмәт итеп
Урамда йөрик әле.
Кагыйдәне бер дә бозмыйк
Син-шофер, мин-җәяүле.                                                                                                                               

3.“Урам чатында”

Торам урам чатында

Як- ягыма каранып,

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы?

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә,

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә?

Светофор. -Дусларым, юлда йөргәндә игътибарлы булыгыз!
Тәрбияче;. -Ягез, балалар, сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп алыйм (конверттан табышмаклар ала).
Ике көпчәкле арба
Атсыз да алга бара.
(Велосипед).
Уф-туф сулар,
Уфтанса да алып китәр,
Барыр җиренә җитәр.
(Поезд).
Кылга асылына, тимергә таяна,
Утыртып чаба теләсә кая.
(Трамвай).
Алма дисәң, алма түгел,
Агачта сыман үзе.
Кызыл, сары, яшел төсле
Бер-бер артлы кыса күзен.
(Светофор).
Җыр:”Мин Шофер”(Бию хәрәкәтләре белән)
Куян:Төлке дус кил монда рәсемнәр бар. Ни өчен куйганнар?
Инспектор:Балалар, сөйлибез курсәтәбез, нәрсә аңлата  бу юл билгеләре?
Юл билгеләре турында табышмак –шигырьләр әйтү.

    -Ак өчпочмаклы билге

     Җәяүлегә киңәшче.

     “ Кыю атла юл аркылы

      Мин булганда әйдәле!”    (җәяүле сукмагы)

                                            Андый билге булган җирдә

                        Йөреп була “сәпид тә .   (велосипед юлы)

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

 Сезгә ярдәмгә килер

 Кайсы билге, кем әйтер?    (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)

        Юлда туктап ял итәргә

                                                    Урын кирәк һәркемгә.

                                                    Җавап эзләп аптырамагыз,

                                     Таныш билге ул сезгә.( ял итү урыны)

Светофор.- Менә, дуслар, аңладыгызмы  билгеләрне. Юлда йөргәндә һәрвакыт юл билгеләренә карап йөрегез, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.
Балалар, әйдәгез,уеннар уйнап алыйк әле.
Уеннар уйнау:                                                                                                                                                1. “Юл билгеләрен сайла”(җый)

2.“Әдәплелек кагыйдәләрен беләсезме?”(Ситуациядән чыгу юллары)

Тәрбияче: -Балалар,  сезнең шәһәрдә булганыгыз, трамвай, автобус, троллейбуска утырып йөргәнегезбармы? Тыңлагыз әле, мин сезгә трамвайда булган бер хәл турында сөйлим.

- Трамвайда кеше күп иде. Вагонда утыру урыннары билгеләнгән.

Марат шул урыннарның берсенә утырды. Тукталышта бала күтәргән бер

апа килеп керде. Ул як- ягына каранды. Марат апаны күрде дә тиз

генә урыныннан торды:- Апа, бирегә килегез, утырыгыз, - диде.

Апа, Маратка рәхмәт әйтеп, урынга килеп утырды.

-Балалар, Марат нинди малай? Сез аның кебек булырга теләр идегезме?

 Балаларның фикерләре тыңлана.

- Олыларны, әби- бабайларны хөрмәт итәргә,ә кечкенәләргә игътибарлы булырга,булышырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.

2."Янгын сүндерүчегә, врачка, инспекторга машиналарын табырга булыш".    (УМК  дидактик уеннар папкасыннан алынды)

3.Сорау миннән, җавап сездән .”(Тәрбияче әйтә)

-Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Машина юлы аша ничек чыгарга?( зебра  аша)

- Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

- Җәяүле юлы.( тротуар)

- Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

- Автобус көтү урыны.(тукталыш)

- Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

- Светофор ни өчен кирәк?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен

Инспектор: Мин сезгә бары тик хәвефсез юллар гына телим.
Ял итү урынына килеп тә җиттек. Әйдәгез, балалар, “Учим дорожные знаки” мультфильмын  карыйбыз.
Инспектор:-Балалар, сезгә мультфильм ошадымы? Нәрсә турында сүз барды?. Без бүген сезнең белән  күп өйрәндек. Менә  Мияубикә,Толкебай Куян малае, безнең белән бергә кагыйдәләрне бергә өйрәнгәнсез дип ышанабыз. Киләчәктә кагыйдәне үтәгез. Юл билгеләрен исегездә тотыгыз. Светофорга карагыз! Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз! 

Тәрбияче:Юлларыгыз һәрчак уң булсын дип

  Имин булсын һәрбер бала дип

   Зур теләкләр теләп калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык!

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык!

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык!

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык!

Конспект занятия по развитию  физической культуре и здорового образа жизни детей в первой младшей группе...

Юл тәртип ярата.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

"Юлларда тәртип булсын"

Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту....