Әти-әниләр өчен КВН Тема: "Юлда һәрчак уяу бул!"
план-конспект занятия по обж на тему

Гатина Гулия Минхарисовна

Әти-әниләр өчен КВН

 Тема: Юлда һәрчак уяу бул!

Максатлар:әти-әниләрнең юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ачыклау;юл-транспорт һәлакәтен булдырмау һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә әти-әниләрнең тырышлыгын арттыру.

Әти-әниләрне бакча тормышына,балаларның бакчадагы эшчәнлекләре белән ешрак кызыксынуларына ирешү,әти-әниләрдә күтәренке хисләр булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен КВН

 Тема: Юлда һәрчак уяу бул!

Максатлар:әти-әниләрнең юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ачыклау;юл-транспорт һәлакәтен булдырмау һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә әти-әниләрнең тырышлыгын арттыру.

Әти-әниләрне бакча тормышына,балаларның бакчадагы эшчәнлекләре белән ешрак кызыксынуларына ирешү,әти-әниләрдә күтәренке хисләр булдыру.

Җиһазлар: уен өчен слайдлар,саннар язылган карточкалар,төсле карандашлар,билге төшергән альбом битләре,икеуенчык машина,ике туп,кызыл,сары,яшел төстәге чиләкләр.

Уен барышы:

Алып баручы: Хәерле көн кадерле әти-әниләр,килгән кунаклар.Кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.Бүген без сезне “Юлда һәрчак уяу бул!”исемле уенга чакырдык.Уеныбыз юл йөрү кагыйдәләренә багышлана.Соңгы вакытта юллардагы автомобильләр саны көннән-көн арта бара.Россия буенча хәзер ун кешенең  берсе-автормобиль хуҗасы.Тора-бара әле бу күрсәткеч тагын  да артыр.Шуңа күрә безнең барыбызгада юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәтләп өйрәнергә кирәк.Бу уен балалар өчен дә,өлкәннәр өчен дә файдалы булсын.Уенны башлыйбыз!

Әти-әниләр арасыннан уенда катнашучылар  сайлана.Уенчылар ике командага бүлен.Командалар  үзләре белән таныштыралар.

1 нче команда “Автомобиль”

Девиз:      “Без урамнан атлыйбыз,

                   Юл йөрү кагыйдәләрен саклыйбыз!”

2 нче команда “Җәяүле”

Девиз:         “Юлда йөрсәң-бул өлгер,

                     Юл кагыйдәләрен нык бел!”

           Алып баручы: Уен ике турдан тора. Ике турда да бишәр бирем.Уен барышында һәркемгә йолдызчык куеп барылачак,кем күбрәк йолдызчык җыя шул җиңүче була.

Уенны башлыйбыз.

Беренче бирем. Экранга карыйбыз һәм анда бирелгән тест сорауларына дөрес җавап бирәбез яки кайсы сан астындагы җавап дөрес,шул санны күтәрәбез.

  1. Билетсыз пассажирны ничек атыйлар?

1-бүре   2-төлке    3-куян

  1.  Автомобильнең алгы утыргычына ничә яштән утырырга ярый?

1-10 яшьтән  2-12 яшьтән   3- 14 яшьтән

  1. Караңгыда ачык күренер өчен җәяүле киемендә нәрсә булырга тиеш?

1-яктылык кайтаргыч  2-ачык төчтәге уенчык  3-ак флажок

  1. Олы юлдан җәяүле ничек барырга тиеш?

1-транспортка каршы  2-транспорт белән бер юнәлештә  3-теләсә ничек

  1. Транспорт ничә төрле була?

1-ун  2-өч   3-ун биш

  1. Юлларда хәрәкәтне җайга салучылар

1-Полиция хезмәткәре  2-ЮХИДИ хезмәткәре  3-Светофор

  1. Балаларны транспортка утыртып чыгучы шоферга нинди таләпләр куела?

1-3 ел шоферлык стажы булырга тиеш  

2-йөртүче таныклыгы булырга тиеш(стаж булмаса да ярый)  

3-ир-ат йөртүче булырга тиеш

  1. Кирпечкә охшаш юл билгесе нәрсәне аңлата?

1-турыга хәрәкәт  2-автобус тукталышы  3-хәрәкәт тыела

Икенче бирем. Мультфильмнар, әкиятләр дөньясына сәяхәт. (слайдлар)

1) Емеля нәрсәгә утырып йөри? (мич)

2) Леопольдның ике тәгәрмәчле яраткан транспорты.(велосипед)

3) Түбәдә яшәүче Карлсон моторын нәрсә белән майлаган? (варенье)

4) почтальон Печкинга дядя Федорның әти-әниләре нинди бүләк биргәннәр? (велосипед)

5) Хоттабыч бабай нәрсәдә очкан? (ковер- самолетта)

6) Василиса Премудрая патша сараена нәрсәгә утырып барган? (каретага)

 

Алып баручы: Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900 нче елда Парижда юл билгеләрендә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. 1909 нчы елда беренче дүрт билге кулланыла башлый: “Сикәлтәле юл”, “Борылыш” , “ Юллар чаты”, “ Тимер юл белән кисешү”.

Безнең өченче биремебез юл билгеләре буенча “Юл билгеләрен таны”

Ягез әле, юл билгеләрен белүегезне тикшереп карыйк.

 

1 слайд  Кайсы билге велосипедлар хәрәкәтен тыя?

2 слайд  Кайсы билге “юл бир” дигәнне аңлата?

3 слайд  Кайсы билге җәяүлеләргә җир астыннан чыгарга мөмкин икәнен аңлата?

4 слайд  Кайсы билге сак бул балалар дигәнне аңлата?

5 слайд  Кайсы билге автобус тукталышын аңлата?

6 слайд  Кайсы билге беренче ярдәм күрсәтү пункты икәнлекне аңлата?

Алып баручы: Транспорт төрләре яки машиналар моннан 100 еллар элек хазерге кебек булмаганнан.Кешеләр электән бер урыннан икенче урынга күчкәндә ничек җиңелрәк һәм тизрәк хәрәкәт итү турында хыялланган.Башта арбаны кеше үзе тарткан,аннан хайваннарны –этләр,боланнар,үгезләр,атлар җиккән.Бераздан пар көченнән файдаланырга өйрәнгәннәр.Ләкин бу да канәгатьләндермәгән кешеләрне.Аларга үзең теләгән тизлектә һәм үзең теләгән җиргә барырга мөмкин булган транспорт кирәк булган. “Аутос”-грек теленнән тәрҗемә иткәндә-“үзе”, “Мобилос” латин телендә “хәрәкәтчән” дигәнне аңлата.Менә шуннан “автомобиль” –ягъни,үзе хәрәкәт итүче” дигән яңа исем барлыкка килгән.Ә хазер транспорт төрләре буенча табышмаклар чишеп узыйк.

Дүртенче бирем “Транспорт төрләре буенча табышмаклар”

а). Ул үзе шундый көчле,

     Тешле-тешле, чүмечле.

     Берүзе эшли ала,

     Йөз кешелек эшне. (экскаватор).

 б). Кылга асылына,

     тимергә таяна.

     Утыртып чаба,

     Теләсәң кая. (трамвай).

 в). Күәте бар, аңы юк.

     Гәүдәсе бар, җаны юк. (трактор).

 г). Бу машина еш кына

     Кинәт бәйдән ычкына.

     Йөрәкләргә шом салып.

     Елый-елый ычкына. (янгын сүндерүче машина).

д). Чүп-чар тузан йота ул,

      Юлны чиста тота ул.

      Себереп кенә үтми.

      Яңгыр яудырып китә ул. (су сиптерүче машина).

 е).  Үзе бара-эзе юк,

      Маңгаенда күзе-юк. (көймә).

Бишенче бирем  “Иң җитез шофер” уены.

Алып баручы: Шофер сүзенең дә тарихы бар.Ул француз сүзе икән.Ә

мәгънәсе-кочегар.Югыйсә,хазерге машиналарга ягасы да юк,шулай да машина йөртүчене шофер дип йөртәләр.

Уенны башлыйбыз.Озын җепкә тагылган машинаны кем беренче булып чорнап кулга ала.

Алтынчы  бирем  «Төз ат» уены

Чираттагы уен светофор ярдәмендә уйнала, «Тоз ат» дип атала. Ләкин уенны  башлаганчы светофор турында да әзерәк белешмә укып китәсем килә.

Светофор сүзенең мәгънәсе. “Светофор” сүзе ике өлештән тора: “свет” һәм “фор”.Свет – яктылык дигән сүз. Ә “фор” сүзе греклардан “форос” сүзеннән алынган, ул  “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, светофор – яктылык алып килүче булып чыга. Беренче светофор моннан 100 ел элек Лондонда куела. Анда 2 төс кенә була: кызыл һәм яшел. Махсус кеше җеп ярдәмендә кирәкле төс түгәрәген күтәрә торган булган. Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929нчы елда куела. Ул 3 тигез өлешкә бүленгән түгәрәк формасында була: кызыл, яшел һәм сары. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган. Соңрак Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә электр белән эшләүче 3 төсле светофорлар барлыкка килгән. 5 августта бөтен илләрдә светофор көне билгеләп үтелә.

Ә хазер уенны башлыйбыз. Тупларны өч төстәге чиләкләргә кертергә кирәк

була.(«Стоп» сызыктан аралары 2 шәр метр калдырып  3 төстәге чиләк куела.

Иң ерак чиләк-кызыл(3 йолдызчык), уртада-сары (2 йолдызчык), ин якында-

яшел(1 йолдызчык)).

Җиденче бирем Юл билгесен ясап бетер” .

-Ә хәзер сезнең рәсемгә осталыгыгызны тикшереп карыйбыз .Сезнең

алдыгызда юл билгесе ята ,ләкин ул ясап бетерелмәгән.Сезгә аны ясап бетерергә кирәк булачак.

 Сигезенче бирем Юл билгесен жый”  дип атала.        

           Һәр командадан 1 әр кеше  чыга . Вак өлешләрдән юл билгеләрен  

жыярга һәм нәрсә аңлатканын әйтергә кирәк булачак.

Тугызынчы бирем “Серле хат” уены

Плакаттагы харефләрдән сүз төзергә. (Светофор. Автомобиль)

Унынчы бирем “Тыңла, уйла, җавап бир” дип атала. 

1ситуация. Автобустан 6 кеше төште. Өчесе юлны җәяүлеләр сукмагыннан чыкты, икесе автобусның артыннан үтте. Ә бер кеше тукталышта калды. Ничә кеше юл йөрү кагыйдәсенә буйсынды? (Бер кеше, чөнки автобус тукталыштан кзгалып киткәч кенә, юл аша чыгарга ярый).

2ситуация. Малай әнисе белән урамнан баралар. Малай юлның икенче ягында әбисен күреп, аның янына йөгерә. Юлда машиналар йөри. Малайның әнисе нинди хата җибәргән. (Әни кеше машина юлы яныннан барганда, малаеның кулыннан җитәкләп барырга тиеш иде).

3ситуация. Бүре Төлкегә кунакка машинасы белән юлның сул ягыннан бара. ГИБДД инспекторы аны туктатып, штраф түләргә куша. Бүре нинди кагыйдәне бозган? (Транспорт чараларына юлның уң ягыннан гына йөрергә ярый).

4ситуация. Бүген Винни-Пухның туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Бу көнне аңа зур велосипед алдылар. Ул бүләген бөтен шәһәргә күрсәтер өчен велосипедына утырып урамга чыгып китә. Винни-Пух нуинди хаталар җибәргән? (14 яше тулмаган балаларга юлда йөрергә ярамый, ишек алдында, капка төбендә, уен мәйданчыкларында гына йөрергә рөхсәт ителә).

Бәяләүче “хөкемдарлар” йомгак ясаган арада сезнең белән бергәләшеп  “Автомультик” карыйк.

Менә бәйрәмебез ахырына якынлашты.Барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм.Юл уяуларны,сак булганнарны ярата. Юлларда йөргәндә барыгызны да игътибарлы булырга өндим, чөнки бәхетсезлек күп очракта игътибарсызлык аркасында килеп чыга бит. Һәм шуны исегездә тотыгыз: әти-әниләр балалар өчен үрнәк булып торалар. Юл кагыйдәләрен үзебез төгәл үтик һәм балаларыбызга үрнәк күрсәтик! Юлларыгыз һәрчак имин, үзегез сау-сәламәт, киләчәгегез тагы да матур булсын дигән теләктә калам.

                                 

                                  Юлда йөрү кагыйдәләрен

                                   Төгәл үтәп йөрсәгез,

                                   Юл чатында басып торган

                                   Светофорны күрсәгез-

                                   Шул чагында бәла-каза

                                   Сезне читләтеп үтәр,

                                   Кара кайгы, күз яшьләре

                                   Сездән мәңгегә китәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

Юлда һәрчак уяу бул!

КВН для родителей по ПДД....