Юлда һәрчак уяу бул!
методическая разработка по теме

Халимова Рузалия Рифкатовна

КВН для родителей по ПДД.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_dlya_rod.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

 

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы»

Юлда һәрчак уяу бул!

(Әти-әниләр өчен КВН)

                                                              Тәрбияче:

                                                             Халимова Р.Р.

Актаныш

Максаты: ата-аналарның юл йөрү турындагы белемнәрен ныгыту, үзара дуслык, бердәмлек тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар, рәсемнәр, юл билгеләре, уеннар өчен атрибутлар, ноутбук, проектор

А.б. Кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар, белгәнегезчә, бүген бездә КВН. Уеныбызны башлап җибәрү өчен хәзер командаларга бүленербез. Уң якта утыручылар 1 команда булыр, ә сул яктагылар – 2 команда. Һәр команда исем, девиз, җырын сайлый.

Жюри сайлана.

I тур  Башта мин табышмак әйтәм

Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез.

Нәрсә ул? (велосипед) - слайд

Үзе атта бара, үзе атлап бара. Кем бу?  - Монысы, әлбәттә, велосипедчы үзе.

I тур сораулары да велосипедчылар турында булыр. Җаваплар арасыннан дөрес вариантларны билгеләргә (слайд)

1.Түбәндәге “гаепләр”нең кайсылары булганда велосипедка утырып юлга чыгарга ярамый?

а) тормоз системасы ватылганда;

б)тәгәрмәчкә һава тутыра торган насос эшләмәгәндә;

в) караңгыда йөрергә фаралар куелмаган очракта;

г) руль төзек булмаган очракта.

2. Велосипедта йөргәндә рөхсәт ителми:

а) рульгә ике кул белән тотынмыйча йөрергә;

б) бер кул белән генә рульгә тотынырга;

в) багажникка пассажир утыртып йөрергә.

3. Велосипедка башка транспорт чарасы тагарга ярыймы?

а) ярамый;

б) велосипед өчен махсус эшләнгән прицеп тагарга ярый;

в) икенче бер велосипед тагарга була.

4. Велосипедка нинди очракларда пассажир утыртып йөрергә рөхсәт ителә?

а) велосипедның махсус утыргычы  һәм аяк куя торган җайланмасы булса;

б) пассажир 7 яшьтән узмаса;

в) пассажир 14 яшьтән узмаса;

г) гомумән, рөхсәт юк.

5. Ничә яшьтән велосипедка утырып юлга чыгарга ярый?

а) 16 яшьтән;

б) 14 яшьтән;

в) 10 яшьтән.

6. Кемнәргә 12 яшьтән юлда велосипедта йөрергә рөхсәт ителә?

а) җирле идарә органнарыннан рөхсәт алганнарга?

б) кагыйдәләрне белүен раслаган документы булганнарга;

в) велосипедның махсус регистрация номеры булса;

г) рөхсәт ителми.

Музыкаль тәнәфес. Балалар чыгышы.

II тур  “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” - слайдлар

  1. Ашап булмый торган баранка.
  2. Җир асты тимер юлы.
  3. Нигә барлык автомобилҗләрдә дә тормоз бар?
  4. Юл нинди өлешләргә бүленә?
  5. Транспорт һәм җәяүлелеәр хәрәкәтен төсле сигналлар белән көйләүче.
  6. Самолетны кем йөртә?

Хәрәкәтле уен    “Йөк машиналары”

III тур  Мультфильмнар, әкиятләр дөньясына сәяхәт. - слайдлар

1) Емеля нәрсәгә утырып йөри? (мич)

2) Леопольдның ике тәгәрмәчле яраткан транспорты.(велосипед)

3) Түбәдә яшәүче Карлсон моторын нәрсә белән майлаган? (варенье)

4) почтальон Печкинга дядя Федорның әти-әниләре нинди бүләк биргәннәр? (велосипед)

5) Хоттабыч бабай нәрсәдә очкан? (ковер- самолетта)

6) Василиса Премудрая патша сараена нәрсәгә утырып барган? (каретага)

Һәр командадан музыкаль чыгыш.

IV тур  “Ромашка” уены.

Һәр таҗда сервис билгеләре буенча сорау-табышмак, җаваптагы билгеләрне кисәкләрдән җыю.

 “Үз билгең янына” уены

  V тур   Хәзер медицина буенча да белемнәрегезне тикшереп карыйк әле (слайд)

1. Шин урынына нинди материал кулланып була?

а) бинт, вата

б) такта кисәге

в) тукыма.

2. Кеше аңын югалтканда нишләргә?

а) ясалма сулыш

б) йөрәккә массаж

в) тын юлларын чистартырга

3. Өшегәндә нинди 1 ярдәм

а) каты материал, яки кар белән

б) ватно-марлевая повязка салу, җылы су бирү

в) җиңелчә массаж ясау, өшегән урынны одеколон белән сылау

4. Кан китүнең кайсы иң куркынычы?

а) капилляр;

б) веноз;

в) артериаль.

“Күңелле светофор” уены

Жюри нәтиҗә чыгара. Йомгаклау.

А.б. Хөрмәтле әти-әниләр! Без бүген сезнең белән күңелле уен -  КВН уйнадык. Һәр команда да бик матур катнашты. Зур рәхмәт сезгә. Юлда һәрчак имин булыгыз!

     Бакчаларда өйрәтәләр

     Юл йөрү кагыйдәсен:

     Һәрбер бала имин йөрсен,

     Бәла-каза күрмәсен!

                                                   

                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда сак бул

Коммуникация буенча белемнәрен ныгыту, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүләрен камилләштерү. Регулировщик , махсус транспортлар белән балаларны таныштыру....

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

"Юлда йорсэн бул олгер юл кагыдэлэрен бел"

Алып баручы: Исэнмесез! Хэерле кич, хормэтле кунаклар hэм балалар!Буген бездэ зур бэйрэм – зирэклэр hэм тапкырлар бэйгесе. Буген безнен ясле- бакчанын мэктэпкэ эзерлек торкеме балалары узлэрен зирэкле...

" Юлда йөрсән бул уяу".

Максат: Балаларны тыючы билгеләр белән таныштыруны дәвам итү. Кисәтүче билгеләр турында искә төшерү. Урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныг...

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

Әти-әниләр өчен КВН Тема: "Юлда һәрчак уяу бул!"

Әти-әниләр өчен КВН Тема: Юлда һәрчак уяу бул!Максатлар:әти-әниләрнең юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ачыклау;юл-транспорт һәлакәтен булдырмау һәм балаларны юл йөрү кагыйдә...