" Юлда йөрсән бул уяу".
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Максат: Балаларны тыючы билгеләр белән таныштыруны дәвам итү. Кисәтүче билгеләр турында искә төшерү. Урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлар: Кисәтүче һәм тыючы юл билгеләре, һәр балага юлдагы төрле очраклар ясалган сюжетлы рәсем; куян, аю киемнәре, капчык.

Шөгыль барышы:

Бүлмәгә куян белән аю керә. Икесе дә бер капчыкны тарткалыйлар.

Аю: мин кубрәк җыйдым, бир әле.

Куян: Мин дә җыйдым бит ул рәсемнәрне. Миңа булсын.

Тәрбияче:  Туктагыз әле, тукта. Исәнләшик башта. Исәнмесез!

Аю, Куян: Исәнмесез.

Тәрбияче: Я, хәзер аңлатып бирегез инде, кайда, нинди рәсемнәр җыйдыгыз?

Аю: Сезнең янга килгәндә юл кырыендагы ак баганалардан матур-матур рәсемнәр җыеп килдек.

Куян: Аларның кайберләре тугәрәккә, ә кайсылары өчпочмакка ясалган.

Тәрбияче: Балалар, сез берәр нәрсә аңладыгызмы? Нинди рәсемнәр икән ул юл кырыенда? Аларны алырга ярыймы?

Балалар: Юл билгеләре. Аларны урыннарыннан алырга да алмаштырырга да ярамый.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, хәзер мин сезгә “Билгеләр патшалыгы” дигән әкият укыйм. Игътибар белән тыңлагыз, ни өчен билгеләрне урыннарыннан алырга ярамаганлыгын аңларсыз.

“Яшәгән ди, булган ди бер бик кечкенә генә Билгеләр патшалыгы. Болраның патшалары өч күзле булган, өч күзе дә өч төрле төстә янган. Ә  аның хезмәтчеләре зәңгәр, кызыл, ак төсләр белән бизәлгән билгеләр булган ди. Алар үз патшалыкларыннан читкә бер дә чыгып йөрмәгәннәр. Бервакыт боларның патшалыгына бер күңелсез хәбәр китергәннәр. Кайдадыр еракта, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә кеше дигән тереклек ияләре яши икән ди. Алар җәяү түгел, ә ниндидер дүрт аяклы тимер әрҗәләргә утырып йөриләр ди. Тимер әрҗәләр үзләреннән үзләре йөриләр, аларны алдан тартырга да кирәк түгел икән. Менә шул тимер әрҗәләр юл дигән җирдән йөргәндә буталып, бәрелешеп бетәләр икән. Билгеләр патшалыгында боларга ничек ярдәм итәргә, дип бик каты баш ватканнар һәм бер уртак фикергә килгәннәр. Авыр булса да, үзләренең туган-үскән җирләрен ташлап китеп, кешеләргә ярдәм кулы сузарга булганнар. Барып җиткәннәр болар, андагы хәлләргә шаккатканнар. Кешеләр көн саен яңадан-яңа әрҗәләр уйлап чыгаралар икән. Урамнарда хәрәкәт тагын да күбәйгән. Бәрелешләр дә санап бетергесез күп булып тора ди. Билгеләр тиз генә эшкә керешкәннәр. Һәр билге, үз урынын табып, шул урынга барып баскан. Һәм алар әле дә булса шул урыннарында торып, кешеләргә зур булышлык итәләр, юлларда тәртип урнаштырып торалар ди.”(Г.И. Гыйбадуллина).

Тәрбияче: (Куян белән Аюга) Менә, аңладыгызмы инде, үзегезнең нинди зур хата ясавыгызны.

Аю, Куян: Әйе шул, бик начар эшләгәнбез. Бу билгеләрне тизрәк урнаштырырга кирәк. Тик без аларның нәрсә аңлатуын белмибез бит.

Тәрбияче: Бирегез, мин карыйм әле ул билгеләрне. Монда ике төрле билге бар икән. Әйдәгез, без хәзер уен уйнап алыйк. Мин билгеләрне өстәлгә куям. Ә тактага кисәтүче билгеләрне беркетү өчен ак плакат эләм. Хәзер безгә бер бала шушы билгеләр арасыннан кисәтүче  билгеләрне аерып алып плакатка беркетер.

Кисәтүче билгеләрнең нәрсә аңлатуын ачыклау .”Игътибар, балалар!”, “Җәяүлеләр юлы”, “Ике яклы хәрәкәт”, “Куркыныч борылыш”, “Тимер юл кичүе” билгеләренең кайларда куелуын балалардан сөйләтү.

Тәрбияче: Балалар, безнең өстәлдә тагын берничә билге калды. Бу билгеләр кызыл түгәрәккә, яисә кызыл белән әйләндерелгән түгәрәккә ясалган. Алар – тыючы билгеләр. Без аларның кайберләрен беләбез инде. Ә буген тагын берничәсе белән танышыйк.

·        “Җәяүлеләр хәрәкәте тыела”.

·        “Велосипед хәрәкәте тыела”.

·        “Транспорт белән керү тыела”.

Билгеләрнең нинди урыннарга куелуын аңлату.

Аю: Куян, дус, бик кирәкле билгеләрне алганбыз бит без. Юлда хәрәкәт башланганчы тизрәк үз урыннарына урнаштырыйк аларны. Исән булыгыз, балалар, рәхмәт сезгә!

Балалар: Саубулыгыз!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

Физкультминутка үткәрелә.

Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән тагын бер кызык уен уйныйбыз: табышмаклар уйлап чыгарабыз. Менә нинди сәгать бар. Аңа төрле рәсемнәр ябыштырылган. Сәгать тәрәзәсендә нинди рәсем ачыла, без шул әйбер турында табышмак уйлап табарга тиеш булабыз.

Сәгатькә светофор, юл билгесе, машина, юл, велосипед, автобус рәсемнәре куелган. Балалар алар турында табышмаклар әйтәләр.

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар! Бик кызыклы табышмаклар уйлап таптыгыз.

Дәрес ахырында “Юл билгесен дөрес урнаштыр!” дигән уен уйнала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл " Юлда йөрсән бул уяу". 15.69 КБ

Предварительный просмотр:

“Җәяүлеләр хәрәкәте тыела”.

“Велосипед хәрәкәте тыела”.

“Транспорт белән керү тыела”.

Билгеләрнең нинди урыннарга куелуын аңлату.

Аю: Куян, дус, бик кирәкле билгеләрне алганбыз бит без. Юлда хәрәкәт башланганчы тизрәк үз урыннарына урнаштырыйк аларны. Исән булыгыз, балалар, рәхмәт сезгә!

Балалар: Саубулыгыз!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

Физкультминутка үткәрелә.

Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән тагын бер кызык уен уйныйбыз: табышмаклар уйлап чыгарабыз. Менә нинди сәгать бар. Аңа төрле рәсемнәр ябыштырылган. Сәгать тәрәзәсендә нинди рәсем ачыла, без шул әйбер турында табышмак уйлап табарга тиеш булабыз.

Сәгатькә светофор, юл билгесе, машина, юл, велосипед, автобус рәсемнәре куелган. Балалар алар турында табышмаклар әйтәләр.

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар! Бик кызыклы табышмаклар уйлап таптыгыз.

Дәрес ахырында “Юл билгесен дөрес урнаштыр!” дигән уен уйнала.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда сак бул

Коммуникация буенча белемнәрен ныгыту, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүләрен камилләштерү. Регулировщик , махсус транспортлар белән балаларны таныштыру....

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

"Юлда йорсэн бул олгер юл кагыдэлэрен бел"

Алып баручы: Исэнмесез! Хэерле кич, хормэтле кунаклар hэм балалар!Буген бездэ зур бэйрэм – зирэклэр hэм тапкырлар бэйгесе. Буген безнен ясле- бакчанын мэктэпкэ эзерлек торкеме балалары узлэрен зирэкле...

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

Хәзерлек төркеме белән үткәрелгән шөгыль...

Юлда игътибарлы бул!

Тема: Юлда игътибарлы бул!Зурлар төркеме балаларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча проект....