Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"
материал (старшая группа) по теме

Валиева Милауша Мазхатовна

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yulda_da_akyl_kirk.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә уздырылган

 “ Юлда да акыл кирәк”

 темасына кичә

Төзеде hәм уздырды:

Вәлиева М.М.

Максат

        

        Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны, шәhәр урамында транспорт хәрәкәтен күзәтүне дәвам иттерү. Урамда дөрес йөрергә өйрәтү; юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту; балаларның бер-берсенә игътибарлы, ярдәмчел булуына ирешү; автомобильләр транспорты турында белемнәрен үстерү; юлда йөргәндә кагыйдәләрне бозмаска, урамда үз-үзеңне әдәпле тоту хакында аңлату.

                                  Алдан эшләнгән әш.

        Балалар белән олы юлга экскурсияләр ясау. Светофорның эшен күзәтү. Юл билгеләрен, транспорт төрләрен өйрәнү. Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү. Җир транспорты турында сөйләшү. Макет ярдәмендә урамда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

        Кичә өчен шигырьләр өйрәнү, җыр сүзләрен ятлау, биюләр өйрәнү. Киемнәр, көйләр әзерләү. Зал бизәлешен булдыру. Юлда, дөрес йөрү кагыйдәләрен үзләштереп, йөрергә өйрәнү.Кирәкле машина тавышларын әзерләү.

 

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, кадерле дуслар, кунаклар, әти-әниләр! Бүген без сезне “         Юлда да акыл кирәк” дигән дәрес карарга чакырабыз.

                (Балалар музыка астында залга керәләр, тезелеп басалар.)

                Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, без зур шәhәрдә яшибез. Шәhәребездә урамнар бик күп.         Урамнарда өйләр, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, зур йортлар бар.         Урам буйлап көнен дә. төнен дә машиналар йөри. Алар  кибетләргә төрле         әйберләр, ашамлыклар алып киләләр. урамнарны юалар. Автобуслар,         троллейбуслар кешеләрне эшкәалып баралар, алып кайталар. Автобуска         утырып йөрүчеләрне кемнәр диләр әле, балалар?

Балалар: Пассажирлар.

Тәрбияче: Ә җәяү йөрүчеләрне?

Балалар: Җәяүлеләр.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә менә бу кызыклы хәл белмим кайда булгандыр,         бәлки безнең шәhәрдәдер, бәлки башка җирдәдер. Ә шулай да әйдәгез,         балалар, бергәләп карап китик әле. ( Музыка. Машиналар, юл билгеләре         булып киенгән балалар үз урыннарына барып басалар. Залда урам күренеше.         Стенада юл билгеләре.)

Светофор: ( Уртага чыгып)

                Авызым юк, борыным юк,

                Тик бар минем 3 күзем.

                Урамдагы хәрәкәтне

                Көйләп торам мин үзем.

Юл билгеләре: Хәерле иртә, хәерле иртә, хәерле иртә!

Светофор: Хәерле иртә!Барыгыз да урыннарыгыздамы?( Карап йөри).

Тәрбияче: hәркөн шулай. Ул көн дә таңнан торып барлык юл билгеләрен барлап чыга.

                “ Юл билгеләре” биюе.

Светофор:  Барлык билгеләр дә урыннарында. Искергәннәреватылганнары, ауганнары юк микән.Ә-ә-ә, менә монда яңа ашханә төзегәннәр икән.Моны юлчылар белеп торсыннар. Алып килим хле үз билгесен.

                ( Светофор китә. Тавыш ишетелә. Ашыгып Иномарка килә).

Юл билгесе:     Чаттан чыкты машина

                        Килә безнең каршыга.

                        Билгеләрне дә күрми,

                        Кая шулай ашыга?

 ( Иномарка килеп туктый. Башка машиналар читкә кача.)

Иномарка: hаман шушыт билгеләр. Көннән-көн нишләп күбәяләр болар? ( Аудара башлый).

Светофор: (Йөгереп чыга) Тимә билгеләргә, тимә!

Иномарка: (Горур гына) Ә син нәрсә әле?

Троллейбус:     Урамны чыккан чакта

                        Башта кара син чатка

                        Анда яна зур фонарь,-

                        Светофор диләр аңар.

Такси:      Һәрчак уяу була ул,

                Аннан гына сора юл.

                Күзләре аның өчәү;

                Шулар белән сөйләшә:

                Кызыл ут —  чыгу юк,

                Сары ут — сабыр ит,

                Яшел ут — юл ачык, әйдә чык.

Барысы бергә: Светофор – юбилгеләренә командир ул.

                                “Светофор турында җыр”

                        (Т.Вәлиев көе.     Р.Миңнуллин шиг.)

Иномарка: Ә син мени бу, мин сиңа ничә тапкыр әйттем: “Куйма шушы         билгеләрне!”- дип. Мин аларны яратмыйм. Төсләрен дә, шакмаклыларын,         өчпочмаклыларын, бигрәк тә түгәрәк кызылга кирпеч куелганын яратмыйм.

        (Билгегә күрсәтә. Светофорга каршы килә. Светофор артка чигенә. Иномарка         шаркылдап көлә дә, билгеләрне бәрә дә, кире         борылып китә.)

Светофор: (Елый, елый) Нишләргә инде, кая барырга (аптырап юл билгеләрен         төзәтә). Ничә еллар инде кешегә хезмәт иттем. Ә менә  бу соңгы елларда         урамда чит-ят машиналар күбәеп китте. Аларның бер билгегә дә буйсынасы         килми.

Ашыгыч ярдәм машинасы: Уф, әнә тагы килә, качыгыз! Машиналар, билгеләр         читкә китегез!

Иномарка: Ха-ха-ха! Тагын тезеп куйганнар. Көнгә ничә тапкыр өйтәм мин сиңа.         Шушы кыяфәтем, гүзәллегем белән нишләп мин сиңа, синең билгеңә         буйсынып торыйм.

Светофор: Син үзең турында гына уйлыйсың. Юлда бит сингенә түгел, башка         машиналар, җәяүлеләр, балалар да йөриләр бит.

Иномарка: Булса. ( Балалар куркып кала. Билгеләрне бәргәләп тагын китеп бара.)

Светофор: Гомер буе шулай булыр микәнни?! Мин арыдым инде, әллә яңадан         билгеләр утыртмыйм микән?!                                        

Троллейбус: Әбәү, юл билгеләрсез без нишләрбез икән?!

1 җәяүле: ( Аптырап) Юл аша без ничек чыгарбыз?

Тәрбияче: Ә башка машиналар йөрмәгәч, урамнарны кем чистартыр, кибетләргә         ашамлыклар кем китерер, янгыннарны кем сүндерер, авыруларны кем         коткарыр?

2 җәяүле: Беләсезме, дуслар! Без бит күбәү: әйдәгез берәр хәйлә уйлап табыйк.

        ( Билгеләрне күтәреп куя.)

Барысы бергә: Чыннан да, чыннан да!

3 җәяүле: Беләсезме, дусларым, безнең әле   башка төрле машиналар да бар.

Тәрбияче: Әйе шул, әйдәгез әле, юл казу машиналарын кулланып карыйк. Менә         шушы урам аша чокыр казыйк Һәм аңа менә шушы билгене куйыйк. Ничек         дип         атала әле бу билге, балалар?

Балалар: Төзү Һәм казу эшләре билгесе.

Тәрбияче: Дөрес.

                        ( Эксковатор килә, чокыр казый.)

                Менә булды, Хәзер барыгыз да урыннарыгызга басыгыз. “Кунак”ны         көтеп торыйк. Озак тормас, безнең “кунагыбыз” хәзер үз капкынына килеп         кабар.

                        (Иномарка күренә)

Автобус: Иномарка олы юлда

                Карый уңга, карый сулга:

                Тукта, тукта, күр инде

                Билгене әллә күрми инде.

        ( Иномарка чокырга килеп төшә.)

Иномарка: Ай-ай, нәрсә булды, ни булды? Ай көпчәгем, ай тәрәзәләрем, ай         ишекләрем. Ни булды миңа? Мин нишләдем?

ГАИ машинасы килә: Юлда булсаң, бул өлгер,

                                Юл кагыйдәсен нык бел.

                                Светофорның һәрбер төсен

                                Юлның билгеләрен бел.

Билгеләр: Дөрес, дөрес.

Иномарка: Коткарыгыз мине, зинҺар өчен, коткарыгыз тизрәк.

                ( Ашыгыч ярдәм машинасы Һәм шәфкать туташы килә.)

Ашыгыч ярдәм машинасы: Нәрсә өчен светофорның

                                        Сиңа күзен кысканын:

                                        Нәрсә өчен милиция

                                        Өскә таяк сузганын.

Билгеләр: Дөрес, дөрес.

        ( Шәфкать туташы Иномаркага ярдәм күрсәтә, башын бәйли, култыклап         машинага утырта.)

4 бала:     Юл читендә ни аңлаткан

                Рәсем басып торганын —

                Барысын белергә тырыш,

                Дусларыңнан сораштыр.

Иномарка: Кот-ка-ры-гыз тиз-рә-ә-әк. ( Ашыгыч ярдәм машинасы алып китә.)

5 бала:     Менә шулай көн үтте,          

                  Зәңгәр шәлле төн җитте.

                Кояш йокыга талды,                

                Светофор ялгыз калды...

ЮХИДИ Инспекторы:

                Ул йокламый ел буе,

                Яхшылыкта гел уе.

                Төрле хәлләр күргәнгә,

                Хәвеф барын белгәнгә,

                Кайгы якын йөрмәсен дип,

                Хәвеф-хәтәр килмәсен дип,

                Көне-төне армый-талмый,

                Юл өстеннән күзен алмый,

                Олы урамда чатта,

                Светофор тора сакта.

                Кара аны онытма,

                Бәлаләргә юлыкма! ( Китә)

Тәрбияче: Менә шулай, дуслар. ( Балалар үз урыннарына килеп басалар.)

        Һәрвакыт юлда йөргәндә игътибарлы булырга кирәк. Ә хәзер барыбыз өчен         дә юл кагыйдәләрен тагын бер кат исебезгә төшерик әле.

Балалар:   1. Юл аша чыкканда йөгермә.

                2. Җәяүле тротуардан гына, анда да уң яклап кына барырга тиеш.

                3. Юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга ярый.

                4. Урам аша чыгар алдыннан светофорга кара, әгәр яшел ут яна икән,         димәк, юл ачык.

                5. Юл аша чыкканда, башта сулга, аннан уңга кара.

                6. Юл кырыенда уйнау куркыныч.

Тәрбияче: Зур теләк белән өйрәнегез

                Юл кагыйдәсен тизрәк

                Аны белү Һәр балага

                Кайда йөрсә дә кирәк.

                        

                Җыр: !Юлларда тәртип булсын”

                ( В.Вәлиева көе Һәм сүзләре.)

                ( Балалар залдан чыгып китәләр.)

                

Кулланылган әдәбият Һәм материаллар:

“Юл фәне әлифбасы” Р.Н.Минниханов, И.А. Хәлиуллин, Казан, 1998 ел.

“ Күңелле светофор” китабы.

“ Мәгариф” 1996 №10, 1999 №3.

Алсу ибраҺимова шигырьләре.

Тәрбияче үзе иҗат иткән шигырҗләр.

“ Салават күпере” журналы Һ.б.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения)

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе....

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения), презентация.

Комплексная НОД по развитию речи детей подготовительной к школе группы (Образовательная область «Коммуникация» с интеграцией образовательных областей «Музыка», «Здоровье», «Социализация», «Художествен...

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

Материал предназначен для старшей или подготовительной группы детей.Мероприятие об охране здоровья детей,на татарском языке....

Аким Мама

Конспект занятия во 2 младшей группе...

Стихотворение "Цветные огоньки" Я.Аким

Учим с детьми стихотворение с помощью мнемокарт...

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Бәйрәм уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән: “Сәламәт тәндә, сәламәт акыл!”, дип язылган плакатлар, “Спорт белән шөгыльләнүне” чагылдырган фотосүрәтләр һәм “Без спортсменнар” дип исемләнгән балалар рәсемн...