Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Мирхазова Нурзия Рашитовна
Бәйрәм уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән: “Сәламәт тәндә, сәламәт акыл!”, дип язылган плакатлар, “Спорт белән шөгыльләнүне” чагылдырган фотосүрәтләр һәм “Без спортсменнар” дип исемләнгән балалар рәсемнәрен үз эченә алган күргәзмәләр оештырылган. Шунда ук мөһим төшенчәләрдә урын алган. Мәсәлән:
Йөрәгеңне сакла! Йөрәгеңне физик күнегүләр белән ныгыт, велосипедта йөр, тимераякта, чаңгыда шу, йөзү һәм йөгерү белән шөгыльлән. Начар гадәтләргә өйрәнмә, алар йөрәкне чирләтә генә.
Сулыш белән идарә итә белү – үз-үзең белән идарә итә белү ул. Сулышны акрынлап, озаклап чыгару тынычланып калырга ярдәм итә.
Физик күнегүләр һәм спорт белән шөгыльләнү өчен дөрес киенергә кирәк!
Физик күнегләр белән шөгыльләнгәндә үз кәефеңә дөрес бәя бирергә, организмның физик нагрузкаларны ничек кичерүен контрольдә тота белергә тиешсең.
Көндәлек режимны төгәл сакла. Көн дәвамында ниятләгән эшләреңә дә өлгерерсең, нык ихтыярлы, оешкан, үз дигәнеңә ирешүче кеше булып та үсәрсең.
Гимнастика белән шөгыльләнү мускулларның барлык төркемнәрен үстерә, гәүдәгә төзлек, йөрешкә җиңеллек, ә хәрәкәтләргә сыгылмалылык һәм зифалык бирә. Һ.б. төшенчәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamt_tnd_-_slamt_akyl.doc657 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәт тәндә  сәламәт акыл

(Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен күңел ачу кичәсе)

Мирхазова Нурзия Рашитовна

Түбән Кама шәһәре, 39 нчы “Салават күпере” исемендәге балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

Бәйрәм уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән:  Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы логотибы, спорт эмблемалары эленгән, “Сәламәт тәндә, сәламәт акыл!”, дип язылган плакатлар, “Спорт белән шөгыльләнүне” чагылдырган фотосүрәтләр һәм “Без спортсменнар” дип исемләнгән балалар рәсемнәрен үз эченә алган күргәзмәләр оештырылган. Шунда ук мөһим төшенчәләрдә урын алган. Мәсәлән:

Йөрәгеңне сакла! Йөрәгеңне физик күнегүләр белән ныгыт, велосипедта йөр, тимераякта, чаңгыда шу, йөзү һәм йөгерү белән шөгыльлән. Начар гадәтләргә өйрәнмә, алар йөрәкне чирләтә генә.

Сулыш белән идарә итә белү – үз-үзең белән идарә итә белү ул. Сулышны акрынлап, озаклап чыгару тынычланып калырга ярдәм итә.

Физик күнегүләр һәм спорт белән шөгыльләнү өчен дөрес киенергә кирәк!

Физик күнегләр белән шөгыльләнгәндә үз кәефеңә дөрес бәя бирергә, организмның физик нагрузкаларны ничек кичерүен контрольдә тота белергә тиешсең.

Көндәлек режимны төгәл сакла. Көн дәвамында ниятләгән эшләреңә дә өлгерерсең, нык ихтыярлы, оешкан, үз дигәнеңә ирешүче кеше булып та үсәрсең.

Гимнастика белән шөгыльләнү мускулларның барлык төркемнәрен үстерә, гәүдәгә төзлек, йөрешкә җиңеллек, ә хәрәкәтләргә сыгылмалылык һәм зифалык бирә. Һ.б. төшенчәләр.

Алдан әзерлек: Балалардан “Без спортсменнар” дигән тема буенча рәсемнәр ясату. Гаиләләрнең спорт белән шөгыльләнүләрен дәлилләүче фотосурәтләр алып килүләрен сорау. Яхшы дип табылган рәсемнәр, фотосурәтләр белән күргәзмә оештыру. Сәламәтлек темасын яктырткан шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр өйрәнү. Һәрбер гаиләгә күкрәкләренә тагу өчен эмблема, тәбрикләү өчен диплом һәм бүләкләр әзерләү.

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Без бүген сезнең белән шушы якты залга көч сынашырга, ягъни спорт бәйрәменә җыелдык. Шулай ук, без бүген сезнең белән физик культура дигән предметны тирәнтен өйрәнербез, төрле сорауларга җаваплар табарбыз. Әби-бабаларыбызның “Сәламәт тәндә сәламәт акыл”, дигән асыл сүзләренең мәгънәсенә төшенербез. Күрегез әле, (катнашучыларга күрсәтеп) безнең белән көч сынашырга, берсеннән берсе җитез, берсеннән-берсе кыю, берсеннән-берсе акыллы һәм сәламәт гаиләләр җыелган.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килгәннәр, дуслар, кунакка.

Ярышлар бүген бездә.

 Сәламәт булу өчен –  кояш, һава һәм су белән дус булырга кирәк дип тикмәгә генә әйтмибез, табигатьнең әлеге асыл күренешләрен хәтта, күкрәкләребездә йөртәбез. (Күкрәкләргә тагылган эмблемаларны күрсәтеп). Сүзне таныштыру һәм бер-берсен сәламләү өчен гаиләләргә бирәм. (Һәрбер гаиләдән берсе (балалар) ниндидә булса спорт төрен чагылдыручы форма кигән. Мәсәлән: бала - хоккеист, футболист, гимнаст, акробат, теннисист, боксер һ.б. Әти-әниләр җиңелчә спорт киеменнән.)

1 нче гаилә. “Кояш балалары”: Без елга буенда кызынырга яратабыз, кояш нурыннан үзебезгә сәламәт яшәү өчен бик күп энергия алабыз. “Сәламәтлек, саулык – ирешкән байлык”, - безнең девиз.

Бала алга чыгып:

Килгәннәр безгә кунаклар,

Тезелдек үзебез дә.

Көрәшик тә, узышыйк та -

Ярышлар бүген бездә.

 

2 нче гаилә. “Салават күпере”: Төрле төсләрдән торсак та, максатыбыз бер - сәламәт булу. Сау-сәламәт кешедән дә бай, таза, матур кеше юк. “Сәламәтлек булса – бәхет үзе килә!”, дигән девиз белән яшибез.

Бала алга чыгып:

Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди.

Минем абый. Тапкыр ул.

Көн дә физзарядка ясый -

Шуңа көчле, матур ул.

3 нче гаилә. “Тамчылар”: Тамчылардан торсак та без, зур көчләргә ия! Көмеш тамчыларыбыздан елгалар, диңгезләр хасил итәбез. Шунда коенып-йөзеп көч туплыйбыз. Сезне дә шулай булырга чакырабыз! “Бердәмлектә көч” девизы белән яшибез.

Бала алга чыгып:

Ярыш бүген, ярыш бүген!

Шундый кызык күңелле!

Ник чыкмаска ярышларга?

Мин соң егет түгелме?

4 нче гаилә. “Чишмәкәй”: Җир астыннан бәреп чыгып, кояш нурында чыныгып барыгызны да шифалы су белән тәэмин итәбез. “Су – сәламәтлек чыганагы”, дигән девиз астында бәйгедә катнашабыз.

Бала алга чыгып:

 Татлы чишмә буйларыннан

  Бөдрәләнеп көмеш су ага.

  Җырлый-җырлый агып төшә

  Тыныч аккан елгага.

Алып баручы. Менә инде, без көч сынашучы гаиләләр белән таныштык, бераз гәүдәне языйк, күнегүләр ясыйк.

           Музыкага туры китереп күнегүләр ясау. Кем күберәк, шул ук вакытта сыйфатлырак итеп музыкага туры китереп ясый дәрәҗәле жюри әгъзалары билгели. (Разминка)

Алып баручы. Менә бераз ял иттек, ә хәзер көч сынашыйк... (сүзен әйтеп бетерә алмый, кулына микрофон һәм блокнот тотып журналист керә, керә-керешли гаиләләр янына ук килеп, микрофонын аларга сузып сораулар бирә башлый)  

1 нче гаиләгә сорау: “Физик культура һәм спорт кайчан һәм ничек килеп чыккан?” Җавап: Физик күнегүләр бик борынгы заманнардан ук яшәп килә. Борынгы кешеләргә көндез дә, төнлә дә ерткычлар һөҗүменнән сакланырга, табигать көчләренә каршы торырга, ризык табарга туры килгән. Кайчакта аучылар үзләре дә ерткычларның табышына әйләнгән. Фәкать аеруча көчле, җитез, чыдам, димәк, сәламәт кешеләр генә исән калган. Азык тапкан чакта һәм ерткычлардан сакланганда, кешеләр ташлар, таяклар ыргытканнар; ерткычлардан качканда, төрле киртәләргә үрмәләп менгәннәр яисә сикереп чыкканнар. Кешеләр акрынлап теге яки бу хәрәкәтнең мәгълүм ысулларга бәйле булуына төшенә башлаганнар. Мәсәлән: кизәнеп ыргытканда таш яисә таяк ераккарак оча! Гәүдәне бераз алга таба игәндә, кеше тизрәк йөгерәчәк; йөгереп килгән уңайга ераккарак сикерәчәк һ.б. шулай итеп, акрынлап хәрәкәт культурасы элементлары туплана башлый һәм әлеге тәҗрибә киләчәктә физик культура һәм спортның мөһим өлешен тәшкил итә.

2 нче гаиләгә сорау: “Олимпия уеннарының башлынгычы нидән гыйбрәт?” Җавап: Борынгы грек шәһәре Олимпиядә ярышлар оештырылган аны Олимпия уеннары дип атаганнар. Дүрт елга бер мәртәбә уздырылган уеннарда көчлеләрдән-көчле грек атлетлары йөгерүдә, сикерүдә, сөңге, диск ыргытуда, көрәшүдә, йодрык сугышында, ике көпчәкле арбаларда узышуда ярышканнар. Катнашучылар арасында ялганчылар, караклар, алдакчыларга урын булмаган. Олимпия уеннары вакытында, хәтта, сугышлар туктатылган.

3 нче гаиләгә сорау: Олимпия символы нәрсә аңлата? Җавап: Хәзерге Олимпия символы - бергә үрелгән биш боҗрадан гыйбрәт. Алар биш континентның бердәмлеген һәм бөтен дөнья спортчыларының Олимпия уеннарында бергә очрашуын гәүдәләндерә.

4 нче гаиләгә сорау: Олимпия девизын әйтеп узмассызмы. Җавап: “Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!” (Искәрмә: Әгәр берәр гаилә җавапны белмәсә икенче гаиләгә җавап бирү өстенлеге бирелә, андый очракта балл җавап биргәненә өстәлә. Берсе дә белмәсә тамашачылардан җавап алына.)

Журналист: Рәхмәт сезгә, кирәкле сорауларга җавап бирдегез, бәйрәмегезне бүлгән өчен гафү итегез, хушыгыз! (Ничек керсә шул ук тизлек белән чыгып китә). 

Алып баручы.

                        Уңыш сезгә, уңыш безгә

                        Елмаеп-көлеп торсын,

                        Шушы бәйге ике арада

                        Дуслык нигезен корсын.

1 нче ярыш “Тату гаилә”. (Әтисенең аягына бала аягы белән баса, куллар тотышып билгеләнгән араны узырга, әнисе янына килеп җиткәч әти белән әни кулларын бер-берсенә биреп утыргыч ясыйлар баланы утыртып тиешле урыннан әйләнеп киләләр).

2 нче ярыш “Капчык киеп йөгерү”. (Һәрбер гаиләгә берәр капчык бирелә, беренче булып балалар, аннан әниләр, азактан әтиләр билгеләнгән урыннан капчык киеп йөгерәләр, кайсы гаилә беренче һәм төгәл үти – аларга күбрәк очко языла).

3 нче ярыш “Канат тартышу”. (Гаиләләр арасында, башта ике гаилә, аннан ике гаилә, ахырда ике җиңгән гаилә).

2 нче ярыш “Кыршау әйләндерү”. (Кыршау идәнгә төшкәнче әйләндерелә. Балаларга кечерәк кыршау бирелә, алар арасында аерым уздырыла).

4 нче ярыш “Тупны төшермә!” (Әти-әни бер-берсенә аркасын куеп басалар, ике арага тупны кыстырып төшермичә тиешле урыннан әйләнеп килергә, килеп җиткәч бала тупны алып бер урында сикертеп торырга тиеш, тәгәрәп киткәнчегә тикле, тубы сикерүдән туктаганы уеннан чыга бара. Озак тубын сикерткәне җиңүче була, ул гаиләгә күбрәк очко языла).

5 нче ярыш “Кем тизрәк?” (Кулларын тотышып, шеренгалар булып бер сызыкка тезеләләр. Сигнал буенча алдан билгеләп куелган сызыкка кадәр бер аякта сикереп баралар. Сызыкка беренче булып килеп җиткән гаилә җиңүче була).

6 нчы ярыш “Урындык алып калыш” (Игътибарлыкны һәм өлгерлекне сынау максаты белән оештырыла).

Табиб керә. (Ак халаттан, муенына фонендоскоп аскан, кулына аптечка тоткан). Ишеттем сездә бәйге дип, килдем хәлегезне белим, дип! (Кайсының пульсын, кайсының йөрәк тибешен тыңлаган була)

− Сулагыз!

− Суламагыз! Әһә, тәртип. Йөрәгегез бераз ешрак тибә. Куркыныч түгел. (Аптечкасын ачып) Сезгә витамин эчәргә киңәш бирәм. Урамда яз, бездә, сездә витамин аз. Туктагыз әле, тукта, сез нинди витаминнар беләсез, сөйләшик бераз!

Алып баручы. Бик дөрес әйтәсез, бик вакытлы килдегез, нәкъ шул темага сүз куертырга тора идек. Физик культура − физик күнегүләр белән шөгыльләнү генә түгел, ә үз организмың, шәхси гигиена, чыныгу, көнлек режим, дөрес туклану хакындагы белемнәрне дә үз эченә ала һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәтә. Хәзер биреләсе бирем аша сезнең ничек туклануыгызны, сәламәт булу өчен нәрсә күбрәк ашавыгызны тикшерәбез, ягъни витаминнар турында сөйләшәбез.

Балалар сөйли.

                      1 бала: Үсәсең килсә тизрәк,

“А” витамины кирәк,

Бар ул сөттә, кишердә

Аша шуны, үстер дә.

 

                     2 бала: Нык булсын дисәң, йөрәк

“В” витамины кирәк.

Бигрәк күп ул балыкта,

Сыр да ярый азыкка.

                     3 бала: Чирлим, дисәң, бик сирәк

“С” витамины кирәк.

Аша шуңа суганны,

Лимонны, карлыганны.

Гаиләләргә витаминнар турында төгәлрәк сораулар бирелә.

“А” витамины нинди ризыклар составында була? (Бавыр, атланмай, сөт өсте, каймак, кишер, яшел үләннәр, яшел суган, помидор, абрикос, ...).

“С” витамины нинди ризыклар составында була? (Бәрәңге, кәбестә, алма, мандарин, әфлисун, лимон, гөлҗимеш, баллы борыч, кара карлыган, .).

“Д” витамины нинди ризыклар составында була? (Атланмай, йомырка, сөт өсте, бавыр, ...).

“Е” витамины нинди ризыклар составында була? (Көнбагыш, кукуруз, соя майлары, ярмалар, аеруча солы ярмасы, ...).

Табиб, тамашачыларга карап: Тагы нинди витаминнар беләсез? (В1, В2, В6 һ.б). Аларны нинди ашамлык составында очратырга мөмкин? Халык медицинасы белән сез дусмы? Кайчан, нәрсә кулланасыз?

Табиб. Тәк-тәк-тәк. Сез бик тиз таптыгыз җавапны, бигрәк тапкыр икәнсез! Күрәм витаминлы ризыклар белән генә тукланасыз. Бик хуп! Ә менә аксымнар турында беләсезме? Кайсыгыз җавап бирә, кемне тыңлыйк? (Җавап: Аксымнар иттә, сөттә, балыкта һәм сырда, кузаклыларда була. Тәүлеккә организм өчен якынча 70-90 г аксым кирәк).

Табиб. Ә нәрсә ул углеводлар, алар нигә кирәк? (Җавап: Углеводлар организм өчен төп энергия чыганагы булып тора. Алар балаларга һәм яшүсмерләргә кирәк булган энергиянең 50-60% ын бирә. Тәүлеккә организм өчен якынча 250-350 г углевод кирәк. Углеводлар шикәрдә, конфетларда, вареньеда, балда, баллы эремчек сырларында була).

Табиб. Майлар турында ни диярсез? (Җавап: Майлар терлек майларында, атланмайда, үсемлек маенда, каймакта, сөт өстендә була. Тәүлеккә организм өчен якынча 83-97 г май кирәк).

Табиб. Булдырдыгыз мин бик шат сезнең өчен. Бик күп беләсез! Әфәрин! Сезнең бары тик сау-сәламәт булуыгызны телим. Җиләк-җимеш, яшелчәләр белән туклануыгызны телим! Кая әле минем булышчыларым, шәфкать туташларым?! (Кесәсеннән сыбызгы алып сызгыртуы була, шундук дүрт табиб ярдәмчеләре килеп керә, кулларына җиләк-җимеш, яшелчәләр тутырган кәрзин тотканнар). Менә бу сый-нигъмәтләр сезгә, рәхим итеп кабул итегез. Һәрчак җилдәй җитез, көчле, егәрле булыгыз! Ә хәзергә хушыгыз. (Чыгып китәләр).

Алып баручы. Күрегез әле нәрсәләр генә юк монда. (Балаларга алмалар бирә.) Хөрмәтле әти-әниләр, ягез әле уйлагыз, кичке ашка сез бу яшелчәләрдән нәрсәләр әзерләр идегез. (Үзләре әзерлисе ризыкны алдан әзерләнеп куелган кәгазъ битләренә язарга, мөмкин салат ясатырга). Хөрмәтле тамашачылар, кунаклар, әти-әниләребез кичке аш әзерләгән арада сезнең игътибарыгызга балалар бакчасының “Айгөл” төркеме башкаруында җырлы-биюле композиция тәкъдим итәбез “Аэробика для Бобика”. муз. Д.Тухманова, сл. Ю.Энтина.

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Илсур исемле егетебез башкаруында шигырь тыңлыйбыз.

СӘЛАМӘТЛЕК  БЕЗГӘ КИРӘК!

Нурзия Мирхазова шигыре

Сәламәтлек елы килә -

Татар илен иңләп-буйлап.

Бассын һәркем бер рәткә!

Кушыл безгә торма уйлап.

Камиллекнең чиге юк бит

Сәламәтлек безгә кирәк! 

Уздырабыз күнегүләр,

Зур залларда тирләп-тирләп.

Уңыш юлдаш тик шуларга -

Кемнәр көчле, кемнәр зирәк!

Әби белән бабайга да

Зыян итмәс сирәк-мирәк.

Бергә булсак җиңелмәбез

Бергә булыйк, бездән калма.

Безнең приз безне көтә,

Без яулыйсы үрләр алда!

   

Алып баручы. Салатлар – организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган тәмле һәм туклыклы ризыклар. Бөтен төр салатлар составына да яшелчәләр яки җиләк-җимешләр керә. Яшелчәләр исә - алыштыргысыз туклану продуктлары. Әгәр иртәнге һәм кичке аш вакытында салат ясап ашасаң, яшь организмыңа тәүлеккә кирәк булган кыйммәтле минераль тозларның, витаминнарның һәм башка төрле матдәләрнең керүен тәэмин иттең дигән сүз. Шуңа күрә салатларны ел буена көн саен ашарга кирәк. Хәзер, сезнең белән тәмле һәм матур салат ясауның берничә серен өйрәнербез. Сүзне гаиләләргә бирәбез.

Ясаган салатны яклау. Шулай ук баласына биргән җиләк-җимешнең файдасын әйтеп узу. Кайсы гаилә тизрәк һәм дөрес итеп бирелгән эшне башкара, жюри бәя биргәндә игътибар итә. Осталарның эшен бәяләгәндә, сөйләм эчтәлеге, шулай ук ашамлыкның тәме, куелган максатка ирешелгәнлек тә исәпкә алына.

Алып баручы. Бәйгедә катнашкан гаиләләргә карап:

       Сез ярышта – зирәкләр,

                                                          Тормышта – тату гаилә,

                                                          Бик тиз фикер йөртәсез,

                                                          Дусларга сез терәкләр. (кул чабалар)

Аннан жюри әгъзаларына мөрәҗагать итеп:

                       Саф, пакъ күңел, шат йөз белән

                        Бу бәйгегә килдек без.

                        Әйдә, дуслар, дуслык җиңсен –

                        Без тик шуны телибез.

Сүз хөрмәткә лаеклы жюри әгъзаларына бирелә. Нәтиҗә ясала.

Һәрбер гаилә диплом һәм бүләкләр белән тәбрикләнә. Истәлеккә фотога төшәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения)

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе....

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения), презентация.

Комплексная НОД по развитию речи детей подготовительной к школе группы (Образовательная область «Коммуникация» с интеграцией образовательных областей «Музыка», «Здоровье», «Социализация», «Художествен...

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

Материал предназначен для старшей или подготовительной группы детей.Мероприятие об охране здоровья детей,на татарском языке....

Аким Мама

Конспект занятия во 2 младшей группе...

Стихотворение "Цветные огоньки" Я.Аким

Учим с детьми стихотворение с помощью мнемокарт...