Юлда игътибарлы бул!
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Сафина Гульфия Талгатовна

 

Тема: Юлда игътибарлы бул!

Зурлар төркеме балаларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча проект.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Юлда игътибарлы бул!21.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Юлда игътибарлы бул!

Зурлар төркеме балаларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча проект.

 Бурычлар:

Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү, акыл эшчәнлеген яхшырту.

Юлларда куркыныч туган ситуацияләрдә югалып калмаска, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, проблемаларны чишәргә өйрәтү. Балаларда шоферлар хезмәтен ярату, аларны хөрмәт итү теләген уяту, шәфкатьлелек, игътибарлылык булдыру, әхлак тәрбиясе бирү.

Тема буенча сораулар:

1) Җырда нәрсә турында җырлана?

2) Кешеләргә юл ни өчен дусты кебек якын?

3) Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының иң төп нәрсә ул?

4) Сез ничек уйлыйсыз, кешеләргә теләсә юлдан йөрергә ярыймы?

5) Тагын нинди фикерләрегез бар?

Проектны тормышка ашыруда хәл ителәсе мәсәләләр:

Тәрбияче эшчәнлеге:

Дидактик уеннар ясау;

Күрсәтмә материаллар әзерләү;

Чыгыш, ата-аналар укуы әзерләү;

Яңа уеннар өйрәнү;

Җырлар өйрәтү;

Юл билгеләрен ясау.

Балалар эшчәнлеге.

Магнитлы такта белән эш итә белергә өйрәнү.

Бәйрәм, күңел ачуда, әңгәмәләрдә катнашу.

Рәсемнәр карау, җыр-шигырьләр өйрәнү.

Уеннар аша юл билгеләрен танып белергә өйрәнү.

Төсләрне ныгыту.

Ата-аналар эшчәнлеге:

Театральләшкән уен өчен костюмнар, юл билгеләре өчен костюмнар булдыруда катнашулары.

Телевидениедән юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган тапшыруларны даими караулары.

Ата-аналар өчен булган җыелышларда, ата-аналар укуларында актив катнашулары.

“Баланы урамда үз-үзләрен тәрбияле тотарга, куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга өйрәтүдә ата-ананы башка берәү дә алмаштыра алмый”- дигән девиз белән яшәүләре.

ЮХИДИ хезмәткәрләре эшчәнлеге:

Балалар бакчасында үткәрелгән чараларда катнашулары.

Балалар алында чыгыш ясаулары.

Кинотеатр белән элемтәне яхшыртулары.

Әти-әниләргә анкета сораулары тәкъдим итү, алар алында чыгыш ясау.

Эшнең уңай нәтиҗәсе:

Балалар шөгыльгә зур хәзерлек белән килде. Актив, бик теләп катнашулары күзәтелде.

Кызыксынучанлыклары үсте.

Ата- аналар, ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәме белән үсеш бирүче тирәлек, кече музей баетылды.

Юл билгеләре турында күзаллаулары киңәйде.

Программаның эчтәлеге:

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итү, аларга юлдагы куркынычны аңлату, юл, анда үз- үзләрен тоту кагыйдәләрен уеннар аша ныгыту, юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү, игътибарлылык тәрбияләү.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Хәерле иртә! Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган шөгыльне башлыйбыз. Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз. Барам, барам, очы юк. Ул нәрсә, балалар?

Балалар: Бу юл.

Тәрбияче: Магнитофоннан җыр тыңлыйк әле. Анда нәрсә турында җырланыр? Игътибар.

Мине юллар, юллар чакыра.

Чакырган юл якын дус кебек.

Мине якын дустым чакыра икән.

Ерак аралар, жирдә юк кебек.

Чакырган юл якын дус кебек.

Балалар: Җыр юл турында булды.

Тәрбияче: Бик дөрес. Нишләп юлны якын дус кебек,- дип жырлый җырчы?

Балалар: Чөнки безнең һәр көнебез юллар белән бәйле.

Тәрбияче: Ә сез нинди юлларны беләсез?

Балалар:  Жәяүле кеше юлы.

Һава юлы.

Сикәлтәле юл.

Олы юл .

Тар юл.

Киң юл.

Су юлы.

Зебра юлы.

Жәяүлеләр юлы.

Тәрбияче: Айнур сиңа нинди юл ошый?

Айнур: Миңа жәяүлеләр юлы ошый. Ул «Тротуар» дип атала.

Тәрбияче: Ә сез бу юлларны рәсемнән таныйсызмы?

Хәрәкәтле уен.

“Юлларны таны”.

Балалар юлларның исемнәрен әйтә баралар.

- Машина юлы.

- Жәяүле кеше юлы.

- Һава юлы.

- Су юлы.

- Тимер юл.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ә сез бу юлларда нинди транспортлар йөргәнен беләсезме?

Дидактик уен. «Рәсемгә карап транспортның төрен әйт».

Тәрбияче: Алар турында табышмаклар да беләбез бит.

Табышмаклар.

1)  Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә

Кешеләрне һәр көне

Кирәк җиргә җиткерә.

(автомобиль)

2)  Ике көпчәкле арба.

Атсыз да алга чаба.

(велосипед)

3)  Кылга асылына.

Тимергә таяна.

Утыртып чаба

Теләсә кая.

(трамвай)

4)  Канаты бар, йоны юк

Үзе бара, юлы юк.

(самолет)

5)  Нинди гаҗәеп зәнгәр йорт.

Тәрәзәсендә балкый ут.

Резина аяк киемен кия.

Бензин белән тамагы туя.

(автобус)

Тәрбияче: Әйе, балалар бик дөрес. Юллар, урманнар буйлап, көндез дә, кичен дә, бик күп төрле транспорт чаралары эзлексез хәрәкәт итә. Алар елдан-ел күбәя бара. Юлларда бәла-казалар килеп чыкмасын өчен балалар, юл йөрү кагыйдәләрен шоферлар да, жәяүлеләр дә, төгәл утәргә тиеш. Кагыйдәләрне төгәл үтәү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгының иң төп шартларынын берсе.

Тәрбияче: Ә сез ул юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

Балалар җавабы:

- Туктап торган машинаның алдыннан гына уз!

- Юл аша чыкканда йөгермә!

- Жәяүле, тротуардан гына барырга тиеш!

- Юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга ярый!

- Ялгызың гына урамда йөрергә ярамый!

- Юл кырыенда уйнау куркыныч!

- Юл аркылы чыкканда башта сулга, аннан уңга кара!

Шигырь:  Юл йөрү кагыйдәләрен

Белегез, өйрәнегез.

Юл йөрү кагыйдәләре

Һәрчак кирәк, белегез!

Тәрбияче: Менә, балалар, юл кагыйдәләрен бик дөрес әйттегез. Ә сез юл билгеләре белән танышмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Ә хәзер мин тикшереп карыйм.

(Тактада юл билгеләре эленеп куела)

1) «Жәяүлеләр юлы»

2) «Җир асты юлы»

3) «Якында светофор»

4) «Куркыныч борылыш»

5) «Төп юл»

6) «Жәяүлеләргә юлны аркылы чыгу юлы»

Тактадагы билгеләрне карау.

- Бу билгеләргә карап, ни әйтер идегез?

Балалар: Барсы да жәяүлеләр өчен.

Тәрбияче: Нинди билгеләр болар?

-Тыючы,

- Күрсәтүче,

- Кисәтүче.

Тәрбияче: Нинди кисәтүче билгене күрәсез?

Балалар: Якында светофор!

Тәрбияче: Ул ни өчен кирәк?

Балалар: Ул юл хәрәкәтен көйли. Бәланы булдырмый. Җәяүлеләр аңа карап йөри.

Тәрбияче: Светофор үзе нәрсә дип әйтер?

Светофор:  Кызыл ут янса-тукта!

Сары ут янса – сабыр ит!

Яшел ут янса – юл аша

Чык әйдә, рәхим ит!

УЕН «Кызыклы светофор»

Яшел ут янса-зал буйлап атлыйлар. Сары ут янса – урында марш. Кызыл ут янса – туктап торалар. Уен кабатлана.

Тәрбияче: Балалар шулай итеп магнитлы тактага светофорны кайда урнаштырабыз инде?

Балалар: Юл читенә.

1 бала чыгып куя.

Тәрбияче: Башка билгеләрне дә урнаштырабызмы?

Тагын нинди билгеләрне куеп була?

Балалар: - Юллар кисешкән.

- Машина юлы.

- Жәяүлеләр юлны аркылы чыгу юлы.

- Жәяүлеләр юлы.

- Якында жәяүлеләр аркылы чыгу юлы.

Тәрбияче: Ә бу билгене кая урнаштырам?

Машиналар әйләнеп узу юлы. Ул жәяүлеләргә кирәкле билгеме? Юк. Шоферларга кирәклеме?

Балалар: Шоферларга.

Тәрбияче: Юл билгеләренә игътибарсыз булса шоферлар бәла-казалар килеп чыга икән.

Сезнең үскәч шофер буласыгыз киләме? Юл кагыйдәләрен төгәл үтәр идегезме?

Балалар: Әйе, бик тә ошый. Юл билгеләрен, юл кагыйдәләрен бозмас идек.

1 бала:  Юлда йөрсәң бул өлгер.

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен.

Юлның билгеләрен бел.

2 бала:  Бу кагыйдәләрне үтәсәң

Уңышка ирешерсез.

Эшегез гел уңай булыр,

Исән-имин яшәрсез.

ЖЫР. Шофер буласым килә.

Үскәч кем буласың? – дип.

Сорыйлар да сорыйлар

Әллә нинди һөнәрләр

Саныйлар да юрыйлар.

Минем менә, белсәгез,

Шофер буласым килә.

Капка төбенә кайтып,

Җырлыйсым килә:

Биб, биб, биб

Мин бу, мин...

Кем бар анда кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз

Юл өстендә тормагыз.

Йомгаклау. Менә, балалар, без җәяүлеләргә теләсә каян йөрергә ярамый икән. Юл йөрү кагыдәләрен белү, аларны үтәү безнең барыбыз өчен дә бик мөһим.

Чөнки һәр кешенең исән-имин булуы, шушы кагыйдәләрне белү, аларны төгәл үтәүгә бәйле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда сак бул

Коммуникация буенча белемнәрен ныгыту, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүләрен камилләштерү. Регулировщик , махсус транспортлар белән балаларны таныштыру....

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

"Юлда йорсэн бул олгер юл кагыдэлэрен бел"

Алып баручы: Исэнмесез! Хэерле кич, хормэтле кунаклар hэм балалар!Буген бездэ зур бэйрэм – зирэклэр hэм тапкырлар бэйгесе. Буген безнен ясле- бакчанын мэктэпкэ эзерлек торкеме балалары узлэрен зирэкле...

" Юлда йөрсән бул уяу".

Максат: Балаларны тыючы билгеләр белән таныштыруны дәвам итү. Кисәтүче билгеләр турында искә төшерү. Урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныг...

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

Хәзерлек төркеме белән үткәрелгән шөгыль...