Тылсымлы патшалыкка сәяхәт
план-конспект занятия по обж на тему

Мухаметшина Диляра Фоатовна

Занятие по правилам дорожного движения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_patshalykka_syaht.docx31.96 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Тылсымлы  патшалыкка сәяхәтhello_html_57e56b53.gif

Максат:Балаларның  юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү;

           -светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту

            -активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту.

Методик алымнар: темадан чыгып әңгәмә, техник чаралар куллану, күрсәтү, слайдлар карау, шигырьләр сөйләү, уеннар.

Эшчәнлек төре: сәяхәт дәрес

Алдан эшләнелгән эшләр: юл тамгаларын күзәтү, шигырьләр өйрәнү.

Җиһазлау: плакатлар, юл билгеләре, ЮХИДИ хезмәткәре булып киенгән кеше, Куян малае, магнитофон, карточкалар, презентация, компьютер.

                                     

                            Эшчәнлек  барышы.

I.Оештыру.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Сез  әзерме?

   Бүген без тормышыбыз өчен , һәркем  белергә тиеш булган,безнең иминлегебез турындагы темага сөйләшербез. Бүгенге шөгылебез гадәти дә түгел әле безнең.

 - Балалар , телисезме, мин сезне сәяхәткә алып барам.Ләкин иң элек табышмакка җавап табарга кирәк бит әле.

 -Табабызмы?

 -Әйе.

                          -Җәен, көзен, яз, кышын,

                           Иртән, кичен, көндезен

                           Ача, йома өч күзен,

                           Телсез әйтәдер сүзен,

                           Бик тиз аңлыйлар үзен.

 

Балалар. Бу  Светофор.

тәрбияче.Бик дөрес, балалар. Бүген без сезнең белән “ Светофор патшалыгы”на сәяхәткә китәбез икән.

  Актуальләштерү.                          

1.Аяк тавышлары ишетелә

 Ишекне шакыйлар. Бүлмәгә  ЮХИДИ хезмәткәре белән Куян малае килеп керәләр.

Тәрбияче.

-Әйе, керегез. Рәхим итегез.

ЮХИДИхезмәткәре:

-         Исәнмесез, балалар. Бу Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасымы?

 Балалар :

-         Әйе.

  Тәрбияче :

-         Әйе.Нәрсә булды? Нишләп Куянкай елый? Без аңа берәр ничек ярдәм итә алабызмы?

ЮХИДИ хезмәткәре:

-         Әйе.Сезнең укучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр дип ишеткән идем. Алар үзләрен юлда да дөрес тоталар икән. Менә мин сезгә бер

дустыгызны алып килдем. Ул юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәмәгән,

шуның өчен шушындый хәлгә төшкән.

 Тәрбияче :

                 -Балалар ,без ярдәм итәрбезме?

                 -Ярдәм итәрбез.

               -Рәхмәт балалар.

 

ЮХИДИ хезмәткәре:

-Мин  ашыгам дусларым.Юл иминлеген сакларга ашыгам. Мин сезгә хат алып килдем. Аны сезгә калдырам, укырсыз.

Балалар :

-         Сау булыгыз.

Тәрбияче :

-Ярар, вакыт үтә, безнең сәяхәткә китәсебез бар бит әле. Балалар , сез нинди транспорт төрләрен беләсез? Кайсыларына утырырга туры килде? Барыбыз да поездга утырыйк та сәяхәтебезне башлыйк. Безне төрле- төрле кызыклы хәлләр көтә. Юлга, дуслар.

2.      Тукталышлар:

1нче тукталыш “   Юл билгеләре” .                                          

-         Балалар , беренче тукталышка җиттек.

Беркемгә дә сер түгел, авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк. Авылда да билгеләр куерлык урыннар күп. Чөнки биредә машиналар күп йөри. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китик.

   Юл билгеләре турында табышмак –шигырьләр әйтү.

    -Ак өчпочмаклы билге

     Җәяүлегә киңәшче.

     “ Кыю атла юл аркылы

      Мин булганда әйдәле!”    (җәяүле сукмагы)

     Сары түгәрәктә кеше

    “Әйтә кебек  шул хакта:

      “Юл юк монда җәяүлегә,

      Икенче юлдан атла!(җәяүлегә юл юк)

 

Кызыл түгәрәк эчендә

 Бу нинди ап- ап шакмак?   (юл юк)

  Андый билге булган җирдә

  Йөреп була “сәпид тә .   (велосипед юлы)

 

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

 Сезгә ярдәмгә килер

 Кайсы билге, кем әйтер?    (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)

 

                                                    Юлда туктап ял итәргә

                                                    Урын кирәк һәркемгә.

                                                    Җавап эзләп аптырамагыз,

                                                    Таныш билге ул сезгә.( ял итү урыны)

 

 “Юл билгеләрен сайла”уены (карточка буенча эш)

2 нче тукталыш. “Әдәплелек кагыйдәләрен беләсезме?”

 -Балалар,  сезнең шәһәрдә булганыгыз, трамвай, автобус, троллейбуска утырып йөргәнегез бардыр. Тыңлагыз әле, мин сезгә трамвайда булган бер хәл турында сөйлим.

 - Трамвайда кеше күп иде. Вагондагы сигез урын балалар һәм картлар өчен билгеләнгән. Марат шул урыннарның берсенә утырды. Тукталышларның берсендә  вагонга бала күтәргән бер апа килеп керде. Ул як- ягына каранды, ләкин буш урын күрмәде. Марат апаны күрде дә тиз генә урыныннан торды:

- Апа, бирегә килегез, утырыгыз, - диде.

Апа, Маратка рәхмәт әйтеп, урынга килеп утырды да , күр әле, нинди яхшы бала, син дә , улым, зур үскәч, шулай игелекле булырсың, -дип, баласын күкрәгенә кысты.Кечкенә бала әнисенә матур итеп елмайды.

-Балалар, Марат нинди малай? Сез аның кебек булырга теләр идегезме?

 -Балалар  урамда игелекле, ярдәмчел булу турында сез ниләр беләсез соң?

Балаларның фикерләре тыңлана:

-Мин,кибеттән кайтучы Маһибәдәр әбигә юл аркылы чыгырга булыштым.

-Ә мин юл буенда уйнаган баланы кисәттем,монда уйнауның бик куркыныч икәнен

төшендердем.

-Рәхмәт ,балалар.Мин сезнең һәрвакытта да игелекле дә,миһербанлы да булуыгызга ышанам.

- Олыларны, әби- бабайларны хөрмәт итәргә,ә кечкенәләргә игътибарлы булырга кирәк

. Аларга булышырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.

Әйдәгез хәзер мин сезгә сораулар бирәм, дөрес җавап таба алырсызмы?

-Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Машина юлы аша ничек чыгарга?( зебра  аша)

- Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

- Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

- Җәяүле юлы.( тротуар)

- Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

- Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?( 14)

- Автобус көтү урыны.(тукталыш)

- Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

- Зебра ничә төсле? (2)

- Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?(иң өстә)

- Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

- Светофор ни өчен кирәк?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

3 нче тукталыш “Юлларда  шигъри юллар”.(Шигырьләр сөйләтү)

Урам чатында

Торам урам чатында

Як- ягыма каранып,

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы?

Машиналар  урамның

Килә ике ягыннан,

Чыксаң әгәр каршына,

Эләгерсең астына.

Кагыйдәне, светофорны

Белмичә йөрсәң әгәр,

Милиционер абый да:

“Тәртипсез бала”- дияр.

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә,

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә?

                                                    Тылсымлы китап

Бер көн Ирек бик озаклап                                    Әтисе басып киштәдән

Мультфильмнаркарады:                                      Бер китап алып бирде:

Юлда уйнап йөргән бүре                                      -Менә монда, улым, барлык

Машинага тапталды.                                             Кагыйдәләр бар, - диде.

Бик таләпчән светофор                                          Шуннан бирле китап белән

Бүрене нык орышты.                                              Ирек дуслашып китте.

Ирек янына утырган                                              Тылсымлы китап дустына

Әтисеннән белеште:                                                Бик күп серләр өйрәтте.

-Әйтче, әтием, светофор                                         Әгәр өйрәнәсең килсә,

Нәрсәгә кирәк соң ул?                                            Син дә Иректән сора.

Юлда йөргәндә нәрсәләр                                        Ирек хәзер зур шәһәрдә.

Белергә кирәк соң ул? 

                                          

   Игътибарлы булыгыз!

Шәһәр тулы халык белән,                                 Кем соң кызыл янганда

Күпләп машина чаба.                                        Берни уйламый бара.

Төсле светофорлар көндез,                               Мактанчык һәм шук малай

Хәтта төнлә дә яна.                                            Марат ул- алга чаба.

Һәръягыңда автобуслар,                                    Урамдагы барлык халык

Трамвайлар ашыгып йөрсә,                               Бер секундка тын калды.

Күктәге кошларны санап  ,                                Шук малайны бер машина

 Авызын ачып йөрмә.                                         Әздән таптамый калды.

Тыңлаусыз аюлар” шигырен укып күрсәтә)

     Һай, рәхәтләнеп уйныйлар

     Юл буенда аюлар.

     Нәни генә булсалар да,  

     Сүз тыңламыйлар алар.

                               Машина күренмәгәндә,

                               Йөгерәләр як-якка.

                               Күз алдына китермиләр

                               Ни буласын шул чакта.

     Йөгергәндә уенчыгы

     Төшеп калды берсенең.

     Кире китте, як-ягына,

     Карамыйча аюым, ах...

                                 Әле ярый әниләре

                                  Килеп тотып өлгерде.

                                  Ул булмаса, кызык уен

                                  Ни белән бетәр иде?  (Г.Ш.Нуриева)

   

Минем дә сезгә бер шигырем бар иде әйдәгез бергәләп карап китик.

Презентация карап китү.

 

Светофор турында җыр башкару.

Әйдәгез балалар бакчабызга  кайтыйк инде.

Уен “Серле хат”. Моны сезгә ЮХИДИ хезмәткәре калдырып киткән иде. Әйдәгез әле, шуны бергәләшеп карап үтик. Монда нәрсә язылган икән?

 Йомгаклау.

-Менә Куян малае, безнең белән бергә кагыйдәләрне кабатлап, искә төшереп утыргансыңдыр, дип ышанып калам. Киләчәктә аны үтә. Юл билгеләрен исеңдә тот. Светофорга карап йөр!

- Без сезнең белән Тылсымлы патшалыкта кунакта булдык,балалар. Без нәрсәләр турында белдек?(Балаларның фикерләрен тыңлау).

 

                            ...Юлларыгыз һәрчак уң булсын дип,

                              Имин булсын һәрбер бала дип

                              Зур теләкләр теләп калабыз...