«Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем»
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Конспект образовательной деятельности по социально-коммуникативному развитию детей(безопасность)  для средней группы на татарском языке. Театрализованное занятие.Герои - всемилюбимые Смешарики. Этот материал поможет привить навыки безопасного поведения на дорогах: правильно вести себя на проезжей части, обучить правилам дорожного движения,правилам безопасного поведения на дорогах в проблемных ситуациях, развитию у детей творческих способностей, навыков исполнения ролей, развитию речевых навыков.

Скачать:


Предварительный просмотр:

       

МБББУ “ Биектау муниципаль районыТашлы Кавал

“Кояшкай” балалар бакчасы”

“Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш  һәркем”

( Уртанчылар төркемендә сәхнәләштерелгән белем бирү эшчәнлеге )

                                                                        Төзеде: тәрбияче Гыйлаҗиева Э.А.

Максат: Юлларда хәфевсез йөрү күнекмәләрен, светофор билгеләрен  үзләштерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга,юл йөрү кагыйдәләренә , проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү; балалар ның иҗади сәләтләрен,рольләрне башкару осталыкларын үстерү, матур сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: маскалар(куян,аю,бәрән,дуңгыз,ябалак,тычкан),сәхнә бизәлеше:шәһәр урамы,җәяүле юлы,светофор,машиналар, магнитофонда машина тавышлары, җәнлекләрнең өйләре, агачлар.

(Балалар “Смешариклар” мультфильмындагы  геройлары кебек киенәләр,тәрбиче Ябалак ролендә була)

Автор сүзе:Җәйге урман аланы.Шаярып көлә-көлә күктә кояш балкыды,үзенең якты нурларын тирә-юньгә сипте.Шул кояш нурларында безнең җәнлекләребез акрынлап йокыларыннан уяндылар.

(Стенада, экранда кояш чыккан язма курсәтелә.Җәнлекләр берәм-берәм уянып аланга чыгалар.Кояшны сәламлиләр).

Җәнлекләр:Кояш сәлам!

(Гимнастика ясый башлыйлар.Бер җәнлек йоклап кала.Акрын гына чыга.Анын янына башкалар да килә).

Аюкай:-Син кайда булдың?

Бәрән:-Шәһәрдә!

Тычкан:(гаҗәпләнеп)Шәһәрдә?! Ә нәрсә ул?

Бәрән:-Ул шундый матур! Анда зур йортлар, машиналар күп.

Аюкай:-Минем дә анда барасым килә!

Тычкан:-Минем дә...

Куянкай белән Мырык:-Безнең дә...Алып бар безне!

Бәрән:-Ә мин белмим ничек барасын?!

Аюкай:-Менә кызык, үзе барган,үзе белми.

Бәрән:Әйдәгез, Ябалактан сорыйбыз.

(Агачтагы өендә Ябалак йокыга киткән генә була).

Җәнлекләр Ябалакка баралар.Бергәләп ябалакны чакыралар.

Бергәләп:-Ябалак! Ябалак!!!

Ябалак:-Яңа гына кереп яттым, нигә шаулашасыз?

Бергәләп:-Ябалак! Безнең шәһәргә барасы килә.

Ябалак:-Оста икәнсез сез! Анда бару очен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.Мәсә-лән,светофор билгеләрен.

Җәнлекләр:-Нәрсә соң ул светофор?

Ябалак: Светофор- ул юл чатында,юл хәрәкәтен көйләп тора.Аның төсләре:

                   Кызыл төс: “Туктап тор!”-ди.

                   Сары төс:”Сабыр ит!”- ди.

                   Яшел төс:”Чыгып кит”-ди.

Ябалак:- Менә сезнең өчен беренче кагыйдә.Игътибар белән тынлагыз.

             Юллар чатында светофор,

             Һәр җәнлекне күзәтә.

             Юлны аркылы чыгарга,

              Юл йөрергә өйрәтә.

(Бергәләп кагыйдәне җырлап кабатлыйлар).

Бәрән:-Шәһәр урамы.Машиналар чаба.Ә юл аркылы ничек чыгарга?

Ябалак:- Машина астында калмас өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?

Бергәләп:-Юлдан йөрмәскә.

Бәрән:-Юлдан йөрмәгәч кайдан йөрим соң?

Ябалак:- Юл аркылы чыгар өчен шәһәр урамнарындагы юлларда ак сызыклы юл-  лар,зебралар ясалган.Менә монысы сезгә икенче кагыйдә.Юлны чыкканда:

            Сулга таба карыйбыз,

            Уңга таба карыйбыз.

            Ак-кара тасмалар буйлап,

            Алга таба атлыйбыз.

           (Бергәләп җырлыйлар)

Шулвакыт юл уртасына туп тоткан Аюкай чыга, егыла.Магнитофон язмасында ма- шина тавышы ишетелә.

Барысы бергә:-Тукта!Тукта! Аюкай!Син үзеңне кайда икәнеңне беләсеңме?

Аюкай:-Мин бары сезнең белән туп уйнамакчы идем.

Ябалак:-Менә сезнең өчен өченче кагыйдә.Юлда һәм юл читләрендә уйнарга ярамый.

              Әй балалар,балалар,

              Болай итеп йөрмәгез!

              Гомер бер генә килә ул,

               Аны юлда өзмәгез!

Ябалак:-Сак булыгыз,юлларда

               Уяу булу бик кирәк,

              “Хәерле булсын юллар!”

               Бу безнең изге теләк.

Ябалак:-Ярый җәнлекләрем, без сезнең белән юл кагыйдәләрен бергәләп өйрәндек.Иртәгә юлга кузгалганчы ял итеп алыгыз.Сезгә тыныч йокылар!

(Җәнлекләр берәм-берәм Кояш белән саубуллашып өйләренә таралалар)

 Экранда акрынлап кына Кояш баеп бара.

Автор сүзе:Шулай итеп безнең җәнлекләребез көне буе юл кагыйдәләрен өйрәнделәр, арып-талып кич җиткәнен дә сизми калдылар.Алар өйләренә таралганда Кояш тау артына кереп бара иде.

( Кояш чыгу һәм баю күренеше “Телепузиклар” мультфильмыннан алынды).

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мин белергә телим"

Әлеге презентация материалы  кече яшьтәге балалар катнашында су белән гади тәҗрибәләр үткәрү, нәтиҗә чыгаруга нигезләнгән. Суның сыек халәттән каты халәткә әйләнүе һәм  киресенчә катыдан (бо...

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!

Каждый ребенок должен знать правила дорожного движения. Для этой цели мы должны работать с детьми, всё должны им объяснить....

Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!

Юлда йөрү кагыйдәсенБелергә тиеш һәркем!(күңел ачу кичәсе)Максат:- балаларның юл йөрү кагыйдәләре  турындагы белемнәрен ныгыту; -тормышта, юлда бу  билгеләрнең зарурилыгын  тө...

Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!

Юлда йөрү кагыйдәсенБелергә тиеш һәркем!(күңел ачу кичәсе)Максат:- балаларның юл йөрү кагыйдәләре  турындагы белемнәрен ныгыту; -тормышта, юлда бу  билгеләрнең зарурилыгын  тө...

Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!

Юлда йөрү кагыйдәсенБелергә тиеш һәркем!(күңел ачу кичәсе)Максат:- балаларның юл йөрү кагыйдәләре  турындагы белемнәрен ныгыту; -тормышта, юлда бу  билгеләрнең зарурилыгын  тө...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...