Консультация
консультация по обж (старшая группа)

Хуснуллина Гульфира Гасимовна

        Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү эшен башлап җибәргәндә үз алдыңа түбәндәге максатларны куярга кирәк:

-Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү;

-Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү;

-Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру;

-Балаларның сөйләмен, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету;

-Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру;

-Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл husnullina_g.g.-_konsultatsiya.docx16.07 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе  

“83 нче номерлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

                                           Консультация

“Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү”

 

                                                       Әзерләде: Хуснуллина Г.Г.                                                                          

                                                   

                                            Түбән Кама

                                                2021 ел

   Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

   Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү өчен иң элек мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы " методик китабы ярдәмгә килә. Авторы: Г.А.Галеева, С.М.Гаффарова.

        Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү эшен башлап җибәргәндә үз алдыңа түбәндәге максатларны куярга кирәк:

-Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү;

-Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү;

-Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру;

-Балаларның сөйләмен, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету;

-Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру;

-Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.

        Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә белем бирүнең төп формасы- шөгыль. Белемнең төпле, нигезле булуы шөгыльләрне ничек уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моның өчен һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнергә, шөгыль вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланырга кирәк. Балалар белән "Урам белән танышу", "Светофор", "Җәяүлеләр һәм пасажирлар өчен кагыйдәләр" темасына әңгәмәләр уздырдырырга киңәш итәр идем. Әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары "килү" дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.

        Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы арыта, ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра, анда кызыксыну уята. Баланы кызыксындырган бер генә сорауны да җавапсыз калдырмаска кирәк. Балаларны урамда, җәмәгать транспортында башкалар белән аралашу культурасын үстерү өстендә һәрвакыт эшләргә. Юлда хәвеф-хәтәр булган очракта тирә-яктагыларга таяныч, киңәшче булырга, ярдәмгә килергә өйрәтергә. Юлларда хәвефсезлек булдыруда катнашучы ЮХИДИ хезмәткәрләре хезмәте белән таныштырып, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләргә кирәк.

        Балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан төрле дидактик уеннарны кулланырга тәкъдим итәр идем: "Транспорт төрләре", "Нинди билге икәнен әйт!" "Билгеләрне урнаштыр", “Дүртенчесен әйт!", "Кайсы билге югалган", "Светофор". Бу уеннарны төрле вакытларда кулланырга була. Балалар дидактик уеннар белән бик кызыксынып уйныйлар.

        Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, урамда, транспортта үз - үзеңне дөрес тоту буенча  юл йөрү бүлмәсендә төрле сюжетлы, хәрәкәтле уеннар да оештырырга мөмкин. "Кызыл ,сары, яшел," "Игътибар җәяүле", "Яшел ут эстафетасы", "Такси", "Тукта!" кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.

Шулай ук балаларны матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындырырга була. Моның өчен төрле шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр бар. Балалар бигрәк тә. Р.Ш.Галиев , 3. Туфайлова,Р. Миңнуллин шигырьләрен тыңларга яраталар. Ш. Галиевның"Без бакча балалары, "Дүрт күз ник койрыксыз?", "Юл кемнеке?”, Р.Миңнуллинның "Минем таныш автобусым", З.Туфайлова "Шофер булам" шигырьләре балаларга бик ошый. Шулай ук "Салават күпере", " Сабыйга” журналларындагы юл кагыйдәләренә багышланган материалларны  кулланырга була.

   Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу - шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация - парадокс или консультация с запланированными ошибками

Консультация -парадокс "Методика иллюстрирования литературных произведений"...

Консультация для родителей группы НПОЗ. Тема: «Техника проведения артикуляционной гимнастики». Проводит консультацию учитель-логопед Петрова Татьяна Николаевна

Данная консультация знакомит родителей с тем, как организуется и проводится работа по артикуляционной гимнастике в домашних условиях....

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Дистанционная консультация для родителей. Консультации.

Зимние травмы. Меры предосторожности.Игры в жизни семьи.Кризис 6-7 лет.Памятка для родителей детей младшего школьного возраста. Основы ПДД....