«Яшел ут» балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча республика смотр-конкурсы
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа)

Аглямова Розалия Хамитовна

«Яшел ут» балалар юл-транспорт травматизмын

профилактикалау буенча республика

смотр-конкурсына материаллары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yashel_ut_2020.doc297.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Яңа Әлем балалар бакчасы»

Актаныш муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү

учреждениесе

«Яшел ут» балалар юл-транспорт травматизмын

профилактикалау буенча республика

смотр-конкурсына материаллары

1 квалификацион категорияле

тәрбияче Әгъләмова Розалия Хәмит кызы

        2020 ел

II кечкенәләр төркемендә балаларга

юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Тема

Максат

Материал

    1.д/уен –

“Кем өлгер ?”,

СЕНТЯБРЬ  

 Балаларны пространствода ориентлашырга өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен үстерү, “ерак – якын”, “монда”, “тегендә” төшенчәләрен анлату.

  уенчыклар

2.Өстәл уены:”Куянны табыйк”.

Балаларга “анда”, “монда”, “аста”,”өстә” төшенчәләрен аңлату, дус – тату уйнауларына ирешү.

Уенчык куян.

3.Рәсем эшчәнлеге

Балаларга йомгакларны аста, өстә, кырда, зур, кечкенә итеп ясарга өйрәтү.

Кәгазь битләре, төсле карандашлар, Песи рәсеме,йомгак

х/уен: “Минем янга йөгерегез”

Балаларны сигнал буенча бер – берсенә бәрелмичә йөгерергә өйрәтү.

Спорт инвентарьлары  

    1.өстәл уены: “Үз төсеңне тап”

ОКТЯБРЬ

  Предметларны төсләре буенча чагыштыру һәм группалаштыру,балаларның сөйләмен үстерү.

    Кызыл,яшел,сары түгәрәкләр, предметлар.

дид/уен.”Төсле Автобуслар”

Төсләрне, формаларны аера һәм чагыштыра белергә өйрәтү, автобуста үз – үзеңне тота белү күнекмәләрен үстерү.

Кызыл,сары, яшел төстәге автобуслар.

Х/уен “Поезд”

Бүлмәдә ориентлашу, бер-бер артлы тезелеп йөрү.

 

4.Кисеп ябыштыру эшчәнлеге: “Төрле төстәге түгәрәкләр”

Предметларны төсләре һәм формалары буенча аера белергә өйрәтү.

Һәр балага төрле төстәге кәгазь,клей, пумалалар.  

   

1. Өстәл уены: “Светофор”

НОЯБРЬ  

Сигналлар ярдәмендә хәрәкәт итәргә өйрәтү.

    Светофор макеты кызыл,сары, яшел төстәге түгәрәкләр.

2.Х/уен “Тупларны флагларга”

Сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтүне дәвам итү.

Туплар, флаглар  

З.Д/уен “Автомобиль йөртә беләсезме?”

Балаларда автомобиль  йөртүче хезмәтенә кызыксыну, өлкәннәр сыман булу теләге уяту.

уенчык автомобильләр,

рульләр

4.Әвәләү эшчәнлеге”Төсле туплар”

Балаларны төрле төстәге тупларны әвәләргә, әвәләгән тупларны алга, артка, уңга, сулга, тәгәрәтеп уйнау.

Такталар, төсле пластилиннар.  

   

1.Өстәл уены “Транспорт чараларын беләсезме?”.

ДЕКАБРЬ  

 Балаларны трапспорт чараларын аера белергә өйрәтү.

    Төрле транспорт чаралары, рәсемнәр.

2.Х/уен: “Кардан  автомобиль ,юл төзеп уйныйбыз”.

Балалар белән   автомобильнең

нинди өлешләрдән торуын ачыклау,хәрәкәт активлыгын үстерү.

Көрәкләр

3.Дидактик уен “Бу нинди автомобиль?”.

Балаларны транспорт чараларын аера белергә өйрәтү.

Уенчык автомобильләр

4.Рәсем  эшчәнлеге. “Теләгән автомобильне яса”.

Рәсемдә автомобильнең төп өлешләрен /кузов, кабина, тәгәрмәчләр/ сүрәтләргә өйрәтү.

Һәр балага кәгазь, гуашь, пумала.

    1.Өстәл уены “Җиңел һәм йөк автомобильләре”

ЯНВАРЬ  

Балаларны йөк һәм җиңел автомобильләрен аера белергә, охшашлыгын һәм аермасын таба белергә өйрәтү.

    Җиңел һәм йөк автомобильләре.

2.Сөйләм үстерү  эшчәнлеге “Уенчык йөк һәм җиңел автомобильләр турында нәрсә беләбез?”.

Балаларны транспорт   чараларын  аера белергә өйрәтүне дәвам итү, сөйләмне үстерү.

Уенчык автомобиль

3.Х/уен “Чыпчыклар һәм автомобиль”.

Бер-береңә бәрелмичә чәчелеп йөрергә, сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Чыпчык битлекләре, руль.

4.Х/ уен “Автомобиль йөртүче ”.

Уен барышында йөк һәм җиңел автомобильнең аермасын күрә белергә өйрәтү.

Автомобиль  ясау өчен урындыкларны куллану, рульләр.

   

 1.Өстәл уены”Трамвай, троллейбус рәсемнәрен карыйбыз

ФЕВРАЛЬ  

 Балаларга троллейбус белән трамвайның аермасын белергә өйрәтү.

    Трамвай, троллейбус рәсемнәре.

2.Х/уен “Трамвай”.

Трамвайның рельстан йөргәнен истә калдыру, бүлмәдә бер-бер артлы, бәрелмичә өйрү.

Табышмак “Сукмактан да чыга алмыйлар, бер-берсен дә уздырмыйлар /трамвай”/.

3. Физик тәрбия эшчәнлеге

Төрле биеклектәге кардан әйберләр төзеп уйнау.

Балаларда пространствода ориентлашу һәм әйберләрне үлчәмнәре буенча чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

Кардан әйберләр төзү өчен көрәкләр, чиләкләр.

4.Х/уен “Юлда ничек йөрергә?”

Балаларны игътибар белән тыңлый белергә, светофорның һәр сигналын нәрсә аңлатуын истә калдырырга күнектерү.

К.Гардановның “Урамда ничек йөрергә?” шигыре, “Иң матур сүз” китабы,145 бит.

    1.Өстәл уены “Автобус”

МАРТ

   Балаларны автобус белән таныштыру, башка төр транспорт чараларыннан  аермасын табу.

    Уенчык автобус, автобус сүрәтләнгән рәсемнәр.

2.Х/уен “Автобуста барабыз”.

Балаларны  маршрут чараларында  үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Автобус төзү өчен урындыклар, руль, билетлар.

3.Кисеп ябыштыру  эшчәнлеге

“Автобус”

Балаларның автобусны кем йөртүе, аның кайда, ничек йөрүе турында белемнәрен тулыландыру, төп өлешләрен истә калдыру.

Һәр балага кәгазь бите, автобус төзү өчен детальләр.

4.Х/уен “Төсле автобуслар”.

Балаларны төсләрне аера белергә өйрәтүне дәвам итү.

Кызыл, сары, яшел төстәге автобуслар рәсеме, кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләр.

   

1.Өстәл уены

“Юл макеты белән танышу”

АПРЕЛЬ

  Юл, тротуар кебек төшенчәләр белән танышу, юл төзеп уйнау.

    Юл макеты.

  2.Д/уен

“Юл  белән танышу”.

Балаларның  юл, тротуар, җиңел һәм йөк  автомобиль- ләре турындагы белемнәрен тулыландыру, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген ачыклау.

“Чыпчыклар һәм автомобиль” уены өчен атрибутлар.

3.Х/уен “Минем янга йөгерегез”

Балаларны сигнал буенча бер- берсенә бәрелмичә йөгерергә өйрәтүне дәвам итү.

 

4.Әвәләү   эшчәнлеге

Төрле зурлыктагы һәм киңлектәге юллар һәм автомобиль әвәләү.

Балаларның юл һәм автомобиль турындагы белемнәрен тулыландыру, кул-бармак мускулларын ныгыту.

Әвәләү тактасы, пластилин, юл макеты, уенчык автомобиль.

   

1.Өстәл уены

“Юл макетын кулланып автомобиль белән уйнау”

МАЙ  

Балаларга юл йөрү кагый дәләрен өйрәтүне дәвам итү.

    Юл макеты, уенчык автомобиль.

2.Йомгаклау эшчәнлеге

Транспорт чаралары турында табышмаклар әйтү.

Балаларның транспорт чаралары турындагы белемнәрен ачыклау.

“Иң матур сүз” китабы, 297 бит.

Уртачылар төркемендә  балаларга

юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча перспектив план.

 

Сентябрь.

Тема

Максат

Кулланма материал

1.

Өстәл уены

“Урында ориентлашу”.

Балаларны үз тирәлегеңдә урнашкан предметлар янында ориентлашырга өйрәтү.

Мәкаль: Юлда йөрергә дә акыл кирәк.

Табышмак: Барам, барам, очы юк. (юл).

2.

Х/уен”Урында ориентлашу”.

Балаларның урында ориентлашу күнегүләрен камилләштерү.

Ш. Галиев. “Юл кемнеке?” шигыре

3.

 Рәсем эшчәнлеге

“Төсләр”.

Балаларга төсләрнең  тормышта нинди әһәмияте барлыгын аңлату.

Төсләр, төсле кәгазьләр, карандашлар, буяулар.

4.

Д/уен

“Төсләр. Аларның юл хәрәкәтендә урнашу тәртибе”.

Балаларга төсләрнең алышынуы, урнашуы, төсләрнең әһәмияте турында белемнәр бирү.

Ш. Галиев. “Светофорның  өч сүзе” шигыре.

 

Октябрь.

1.

 Х/уен:

Автомобиль йөртүче кеше”

 Балаларга юл хәрәкәтендә автомобиль йөртүчеләрнең әһәмиятен аңлату.

Уенчык автомобильләр. Уен ситуациясен булдыру. Мәкальләр. Р. Мингалим “Миннән сәлам” шигыре. Салават күпере №10 2004 ел.

2.

Д/уен:

“Транспорт  чаралары ”

Балаларның транспорт  чаралары турында белемнәрен барлау, тулыландыру.

Табышмаклар,“Гөлбакча” китабыннан 225, 227 битләр.

Н. Гайсин “Минем кораб” шигыре,159 бит,

Р. Миннуллин “Минем таныш автобусым” шигыре, 102 бит.

3.

Өстәл уены

“Пассажирлар - автомобильгә утырып йөрүче кешеләр”

Балаларга автомобильгә утырып йөрүче кешеләр турында мәгълүмәт бирү.

Плакатлар, рәсемнәр.

4.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге

“Җәяүле кешеләр, алар йөри торган юл”

 

Балаларга җәяүле кешеләр йөри торган юл – тротуар турында төшенчә бирү.

Илнур Дәүләтша “Алпамша шәһәргә килде” хикәясе

Ноябрь.

1.

Өстәл уены:

“Транспорт  чаралары  хәрәкәт итә торган юл”

Балаларны олы юл,транспорт  чаралары  хәрәкәт итә торган юл белән таныштыру.

Юл макеты, автомобиль, уен атрибутлары. 

2.

Ябыштыру

эшчәнлеге

“Светофор”

Балаларны светофор сигналлары белән таныштыру. Квадраттан

түгәрәк кисәргә

өйрәтүне

дәвам итү.Төсләрнең юл йөрүдә әһәмиятен аңлату.

 кызыл,сары,яшел

квадратлар,кайчы,

клей,пумала.Үрнәк эш.

3.

Д/уен:

“Маршрут транспорт чаралары”

(автобус, трамвай, троллейбус, такси.)

Балаларда “ транспорт чаралары ” турында төшенчә булдыру, аның төрләре турында белемнәрен киңәйтү.

Я. Игәнәй. “Трамвайда” шигыре,

Ш. Галиев “Автобуста” шигыре, табышмаклар,

шәһәр җәмәгать транспорт чаралары  сурәтләнгән картиналар

4.

Х/уен:”Без пассажирлар”

Балаларда транспорт  чараларында  үзеңне тоту культурасы нигезләрен формалаштыру, уеннар барышында ныгыту.

И. Дәүләтша “Алпамша шәһәргә килде”.

Уен “Автобуста сәяхәт”.

Декабрь.

1.

Х/уен:

“Автобуста барабыз”

Балаларга транспорт  чараларында  үзеңне тоту культурасы нигезләрен аңлату.

Мәкальләр, “Гөлбакча”. 215 бит.

2.

Танып-белү

эшчәнлеге

“Җигүле транспорт”

 Балаларның транспорт чаралары турында, транспорт чараларының  төрләре турындагы белемнәрен киңәйтү.

Уен: “Атта барабыз”. Табышмаклар, Гөлбакча, 223 бит.

А. Алиш “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, 88 бит.

3.

Өстәл уены

“Юл, юлдагы хәрәкәт итү полосалары”

Балаларның рәсем һәм макет ярдәмендә юлдагы хәрәкәт итү полосалары турында белемнәрен ныгыту.

автомобиль, юл макеты.

 

4.

Д/уен

“Юлда хәрәкәт итүдә катнашучылар”

Балаларга юлда хәрәкәт итүчеләр турында тулырак мәгълүмәт бирү.

Рәсемнәр, юл макеты,

автомобиль

                                                        Январь.

1.

Танып белү эшчәнлеге

"Бергә уйнау  күңелле”

Балаларны юл хәрәкәтендә катнашучыларга “ТУКТАЛУ УРЫНЫ (АВТОБУС ҺӘМ (ЯКИ) ТРОЛЛЕЙБУС; ТРАМВАЙ “ турында хәбәр итүче юл билгесе белән таныштыру: форма, төс, билгеләнеш; юл хәрәкәтендә катнашучыларга җәяүлеләр кичүе урыннары һәм “Җәяүле кичүе” (форма, төс, билгеләнеш) тамгасы турында, светофорны билгеләү һәм сигналлары, юл аркылы чыгу кагыйдәләре турында балаларның юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту;

эшчәнлек  темасы буенча мультимедиа презентациясе,төсле картондагы автобуслар корпуслары

2.

Өстәл уены:

“Юл, юл  чаты, мәйдан. Аларның аермасы. Юлда үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре”

Балаларның юл  турында белемнәрен киңәйтү, юл кагыйдәләре белән таныштыру.

Л. Лерон “Светофор- тәмле тамак” шигыре,

Юл билгеләре модельләре.

Ш. Галиев “Юл кемнеке” шигыре.

3.

Д/уен:

“Юлда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре”

Балаларга юлда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату.

Юл билгеләре модельләре.

4.

Х/уен:

“Юлларны аркылы чыгу”

Юлда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү.Хәрәкәт активлыгын үстерү

светофор

Февраль.

1.

Конструктив

эшчәнлек “Тимер юл һәм автомобиль транспорт чаралары”

Балаларның транспорт чаралары  турында белемнәрен тирәнәйтү.

Төзү материаллары

2.

Өстәл уены:

“Тимер юл һәм автомобиль транспорт чаралары бәйләнешле билгеләр”

Тимер юл һәм автомобиль транспорт чаралары  бәйләнешле билгеләр белән танышу.

 Тимер юл белән бәйләнешле билгеләр

3.

Д/уен: “Поезда сәяхәт”.

Балаларның кисәтүче билгеләр турында белемнәрен ныгыту.

Тимер юлга якынлашуны кисәтүче тамгалар

4.

Х/уен: “Поезда сәяхәт”.

Балаларның тимер юлны аркылы чыгу төрен ачыклаучы билгеләр турында белемнәрен ныгыту.

Тимер юлны аркылы чыгу чарасын  ачыклаучы билгеләр.

                                                            Март.

1.

Өстәл уены:

“Автомобиль, җәяүләр”

Балаларны юлда үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итү. Автомобиль хәрәкәтен күзәтү.

Юл макеты, автомобиль, курчаклар.

2.

Х/уен “ Автомобильдә барабыз”

Балаларга уң, сул якка хәрәкәт итүче транспорт  чаралары  һәм җәяүлеләр турында мәгълүмәт бирү.

Автомобиль, җәяүлеләр

3.

Рәсемләү эшчәнлеге:

“Юлда очырый торган билгеләр”

Балаларга  макетны аңларга өйрәтү.Юл билгеләре белән танышуны дәвам итү.

Юл бигеләре, юл макеты, автомобиль.

Төсле карандашлар.альбом бите.

4.

Дидактик уен “Автомобильләр кайда тора?”

Юлларда үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләрен үстерү.  Бер якка хәрәкәт итүче юлда йөрү тәртибе (автомобиль, җәяүләр). Балаларны юлда үз- үзеңне дөрес тоту ка-гыйдәләренә өйрәтүне дәвам итү.

 уенчык автомобильләр

                                                       Апрель.

1.

Д/уен:

“Юлда очрый торган билгеләр”

 Балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү.

Юл билгеләре плакатлары.

2.

Өстәл уены:

“Тимер юл һәм автомобиль транспорт чаралары”

Балаларны тимер юл буенда очрый торган билгеләр белән таныштыру.

Юл билгеләре, табышмаклар.

3.

Сөйләм үстерү

эшчәнлеге

“Җәяүлеләр өчен билгеләр”

Җәяүлеләр өчен билгеләр белән танышу. ничек куллану турында сөйләшү.

Н. Низамиев “Велосипедыңа өйрәт” шигыре.

4.

Х/уен:

“Юл, җәяүле кичүе”

Балаларның алган белемнәрен ныгыту, практикада куллана белергә өйрәтү.

 светофор

                                                           Май.

1.

Д/уен:

“ Минем яраткан  автомобилем”

Балаларны таякчыклар, пластик бөкеләр ярдәмендә автомобиль макетлары төзергә өйрәтү.

Таякчыклар, бөкеләр,.

автомобиль

2.

Йомгаклау  эшчәнлеге:

Төзү

“Автомобильгә гараж”

Балаларны участокта комлыкта гаражлар төзергә өйрәтү.

Автомобильләр, комда уйнау өчен уенчыклар.

3.

Диагностика.

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белем дәрәҗәсен билгеләү.

 тест биремнәре

Ата-аналар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча

эшләүнең перспектив планы

(Икенче кечкенәләр төркеме)

Ае

эш төре

Максат

Сентябрь

Ата-аналар   төркем җыелыш:

“Балалар куркынычсызлыгы – олы кайгырту”

Ата-аналарны юл йөрү кагыйдәләре буенча эш планы белән таныштыру

Әти-әниләр өчен  папка ясау «Игътибар-юл»

юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемне папка рәвешендә  әти-әниләргә тәгъдим итү.

Ата-аналар өчен белешмәлек

Бу яшьтә бала нәрсә үзләштерергә   тиешлеген  күрсәтмә материал аша җиткерү

Ата-аналар өчен консультация

Ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләре турында яшь үзенчәлекләре

буенча нәрсә

белергә

тиешлеген

сөйләү.

Октябрь

Ата-аналар өчен анкета  үткәрү

Ата-аналарның  балаларга тагын да якын килергә ярдәм итүне булдыру

Фотоконкурс”Минем авылым "

”Минем авылым " фотоконкурсына ата-аналарны җәлеп итү. Балаларны,ата-аналарны авыл юлы, аның төп өлешләре белән таныштыруны дәвам итү..

Күргәзмә һәм альбом бизәү

Ата-аналарны күргәзмә һәм альбом бизәүгә җәлеп итү

Ата-аналар өчен консультация

“Баланы юлда тотарга өйрәтү җиңелме?”

Ата-аналардан баланы юлда   үз-үзен тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен барлау.

Сюжетлы-рольле уенга атрибутлар

Ата-аналарны сюжетлы-рольле уенга атрибутлар әзерләүгә җәлеп итү

Ноябрь

“Юлда үзеңне ничек тотарга? "

Ата-аналар өчен юлда  үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында  белешмәлек  тарату.

“Автомобильләр”

Ташландык материалдан  әти-әниләр өчен эшләнмәләр конкурсы  үткәрү.

Әңгәмә “Юл һәм бала "

Ата-аналар өчен балаларны юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату.

“Юлларда балалар һәм ата-аналар”

Юлларда балалар һәм ата-аналарны уртак йөрүгә җәлеп итү, оештыру.

Декабрь

Консультация “Кышкы чорның куркыныч факторлары”

Кышкы чорда юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүгә бәйле күнекмәләрне ныгыту

Әңгәмә “Кышкы бозлавык “

Кышыкы бозлавыкта балалар иминлеген тәэмин итү темасына аңлату эшләре алып бару.

Январь

Рәсем конкурсы  “Кышкы юлда автомобильләр”

Юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе күтәрү.

Консультация “Кыш  көне  юл аша йөгерү”

Кыш  көне  юл аша йөгергәндә , куркыныч бигрәк тә сагалавын исләренә төшерү.

“Балаларға – автокресло”

Автокресло балалар куркынычсызлыгы өчен кирәк булуына төшендерү. Баланың үсүенә карап,кресло аның авырлыгына һәм зурлыгына туры килеп торырга тиешлеген  искәртү.

Февраль

Консультация” Бала  маршрут транспорт  чараларында ”

Маршрут транспорт  чараларында балалы пассажирлар һәм баланың ничә яшькә кадәр түләүсез йөри алуы мәсьәләсе буенча  фикер алышу.

Консультация” Балалар автомобиль креслосы- балалар иминлеге өчен уңайлы"

Балаларны автомобильдә имин йөртү буенча балалар өчен махсус җайланманы ничек дөрес итеп куюны белүләрен ачыклау.

Консультация "Сез, бала һәм автомобиль"

Әти-әниләрдән балаларны  юлларда үз-үзләрен  тоту кагыйдәләре  ничек үтәүләре белән кызыксыну.

Фотокүргәзмә "Автомобильдә бала”

Автомобильдә балаларны фотосурәткә төшереп алып килергә һәм күргәзмә оештыруда актив булуларын тәэмин итү.

Март

“Бала һәм әти-әни”

Ата-аналарны   бергә  юлларда игътибарлы  булуны  җәлеп итү.

Күчмә папка “Юл һәм без "

Әти-әниләргә юл хәрәкәтендә балаларның тәҗрибәләре җитеп бетмәгәнлектән, аларның хәвефкә таруы бик ихтимал, аларга аеруча игътибар кирәклеген аңлату. Күчмә папканы тутыруда активлыкларын булдыру.

Апрель

Консультация “Юлда  үз-үзеңне тоту күнекмәләре "

Урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү

Автобус  тукталышы  урына  бару.

Балаларның һәм әти-әниләрнең юлда, тукталышларда үз-үзләрен тоту, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне – хәрәкәт итүче транспортка каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибе турында булган белемнәрен ныгыту.

“Бала һәм әти-әни”

Ата-аналарны   бергә юлдагы хәрәкәтне  күзәтүгә  җәлеп итү.

Май

Йомгаклау.“Җәяүле әлифбасы "

Ата-аналар белән берлектә “Җәяүле әлифбасы " юл йөрү кагыйдәләренә багышланган  бәйрәм үткәрү.

Консультация “Җәйге яллар һәм юл йөрү кагыйдәләре “

Әти-әниләргә җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләре  буенча инструктаж үткәрү.Балаларга өйдә, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга, рөхсәт ителгән  юлларда йөрергә һәм урыннарда гына уйнарга кирәклекне балаларга аңлатуларын таләп итү.

Уртанчылар  төркемендә

ата-аналар белән юл йөрү кагыйдәләре   өйрәтү буенча

эш планы.

Ае

эш төре

Максат

Сентябрь

Ата-аналар җыелышы “Балалар куркынычсызлыгы – олы кайгырту”

Ата-аналарны юл йөрү кагыйдәләре буенча эш планы белән таныштыру

Әти-әниләр өчен папка-передвижка ясау “Игътибар-юл”

 Папка-передвижка  аша юл йөрү кагыйдәләрен һәм практик күнекмәләрне ныгыту. Балаларга конкрет очракларда үзләренең белемнәрен кулланырга өйрәтү. Әти-әниләрнең балаларына юлда йөрү кагыйдәләре грамотасын киңәйтү.

Белешмәлек " Бу яшьтә бала үзләштерергә тиеш…»

Ата-аналар өчен  бу яшьтә бала нәрсә үзләштерергә   тиешлеген  күрсәтмә материал аша җиткерү

Консультация “Ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләре турында нәрсә сөйләргә?”

Балаларга һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләре турында искәртеп торырга ,юлны  игътибарсыз калдырмаска, автомобиль юлына якын урыннарда уйнарга рөхсәт итмәскә, кирәклеген аңлату.Балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә күнектерегез

Октябрь

Ата-аналар өчен анкета

Ата-аналарның юл  йөрү  кагыйдәләре буенча  белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү.Ата-аналарның игътибарлылыгын,мөстәкыйльлеген үстерү.  

Юл  йөрү  кагыйдәләрен  өйрәнүгә  кызысыну  уяту, ата-аналарның балалар белән   үзара  аралашуларын яхшырту,  дуслык,  бердәмлек  хисләре  тәрбияләү

Фото конкурс «Минем авылым "

Юл,юлдагы   билгеләрне конкурс эшендә чагылдыруларын булдыру.

Күргәзмә һәм альбом бизәү

Ата-аналарны күргәзмә һәм альбом бизәү җәлеп итү.

Ата-аналар өчен консультацияләр “Балалар бакчасы ата-аналар  һәм  бала белән аның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен  бергә кул тотынып эшлиме?”

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе  икәнлегенә төшендерү. ФГОС кагыйдәләрендә дә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән ата-аналар арасында бәйләнеш төп принцибы булып торуны максат итеп куя.

 Сюжетлы-рольле уен”Юллар”

Ата-аналарны атрибутлар әзерләүгә җәлеп итү

Ноябрь

Белешмәлек “Юлда үзеңне ничек тотарга? "

Балаларда ,әти-әниләрдә юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.Бирелгән мәгълүматны тыңлый белү һәм үзләштерүне формалаштыру.

Конкурс

“Минем   авылым "

Авылдагы юл билгеләрен  өйрәнүгә кызыксыну уяту; авылдагы  борчыган  юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылган  проблемаларга юнәлтү; үсеп килүче буында юл йөрү кагыйдәләрен  саклауны тәрбияләү.

Әңгәмә” Ата-аналар-үрнәк”

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген әти-әниләргә аңлату. Әти-әниләр арасында дуслык, татулык, бердәмлек тәрбияләү.

Бәйге“ Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?"

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, әти-әниләр белән бергәләп күңел ачу, юл инспекторы хезмәте белән танышу, балаларда игътибарлылык, хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү, юлларда кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү.

Декабрь

Консультация “Юлда үз-үзеңне ничек куркынычсыз тотарга?”

Баланы юлда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмавын аңлату. әти-әниләргә ,  юл кагыйдәләрен бервакытта да бозмаска кирәклегенә төшендерү

Әңгәмә “Светофор-автомобиль һәм җәяүлеләр өчен”

Балалрның светофорның   сигналлары  турындагы белемнәрен ныгыту.  Балаларның ,әти-әниләрнең җәяүлеләр өчен юлда йөрү кагыйдәләре,юлның транспорт йөри торган урыннарда юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.

Январь

Бәйге" Юлда булсаң,

бул зирәк – юлда да акыл кирәк!”

Әти-әниләрнең юлларда хөвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү. Юл билгеләре, транспорт чаралары  турында белемнәрен камилләштерү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Башваткычлар чишеп, конструктор белән төзеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең  мөһимлеген әти-әниләргә  аңлату. Әти-әниләр арасында  дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Әңгәмә “Гаилә белән сәяхәт “

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү; -светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту. -активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту.

Белешмәлек “Балаларны автомобильдә йөртү"

Балаларны автомобильдә йөрткәндә балаларны тотып калу җайланмасы кулланылырга тиешлеген искәрткән язмаларны чагылдыру.

Консультация

“Автомобильдә куркынычсызлык "

Ата-аналарга юлда сагалап торган куркынычлыклар, юлны аттракцион буларак куллану куркынычы һәм автомобильдә куркынычсызлык каешын мәҗбүри куллану турында сөйләү.

Февраль

Белешмәлек”Трамвайдан, троллейбустан, автобустан файдалану кагыйдәләре "

Әти-әниләрнең юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ачыклау. Балалар катнашында юл-транспорт халәкәтен булдырмауны кисәтү буенча әти-әниләр белемнәрен тулыландыру.

Март

Юлны күзәтү.

Ата-аналарны   юлны  күзәтүләр оештыруда җәлеп итәргә.

Апрель

Белешмәлек” Сак булыгыз, юлда балалар”

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юл йөру кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру,үстерү.

Автобус тукталышы  урынына  бару

Балаларның юлда, тукталышларда үз-үзләрен тоту, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне – хәрәкәт итүче транспортка каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибе турында булган белемнәрен ныгыту.

Юлны күзәтү.

Ата-аналарны   юлдагы хәрәкәтне  күзәтүләр оештыруда җәлеп итәргә.

Май

Йомгаклау.Юл йөрү кагыйдәләре бәйрәме

Ата-аналар белән берлектә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган  бәйрәм үткәрү.

Консультация “Җәйге яллар һәм юл йөрү кагыйдәләре “

Әти-әниләргә җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләре  буенча инструктаж үткәрү.Балаларга өйдә, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга, рөхсәт ителгән  юлларда йөрергә һәм урыннарда гына уйнарга кирәклекне балаларга аңлатуларын таләп итү.

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

Иҗади эш тәҗрибәсе.

Тәрбяче булып эшләү - иң җаваплы һөнәрләрнең берседер ул. Сиңа ышанып баласын тапшырган әти-әнигә син белем дә, тәрбия дә бирергә тиеш. Баланың иминлеге иң беренче урында икәнен онытмыйча эшләргә тиеш тәрбияче. Бәлкем, шуңадыр, балалар бакчасыннан алып мәктәпкәчә "Юлда дөрес йөрү кагыйдәләре"  эшчәнлекләре  еш уздырыла. Сабыйларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә   белем бирү эшчәнлеге мөһим роль уйный. Ник дигәндә, белемнең нигезле булуы нәк менә эшчәнлекләрне  ничек итеп уздыруга бәйле. Эшемне башлап җибәргәндә үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым.

-Әти-әниләрнең балаларына юлда йөрү кагыйдәләре грамотасын киңәйтү;

- Балаларны юлда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

-Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү.

- Юлда,   маршрут  транспорты  чараларында  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру.

Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча укыту планнары һәм программага нигезләнеп балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләре истә тотып перспектив план төзедем.

Мин үземнең   эшчәнлекләремдә төрле уеннар рәвешендә алып барам. “Кем өлгер” дидактик уены ,”Куянны табыйк” өстәл уены,”Минем янга йөгерез” хәрәкәтле уены кебек уеннар аша балалар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштереп кенә калмый, үзләреннән кечерәк эне-сеңелләрен дә юл кагыйдәләренә өйрәтә. 

Рәсем эшчәнлегендә  йомгакларны аста, өстә, кырда, зур, кечкенә итеп ясарга өйрәтү көтелгән нәтиҗәләрне дә бирә. Мисал өчен,юлны күзәткәндә  балалар: "Апа,зур  автомобиль   килә. Без көтеп торырга тиеш", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Өйрәткәннең нәтиҗәсен күреп, сөенергә генә кала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: һәр эшчәнлеккә  җентекләп әзерләнгәндә һәм күрсәтмә материаллар күп булганда, эшнең нәтиҗәсе була. Төсләрне, формаларны аера һәм чагыштыра белергә өйрәтү, автобуста үз – үзеңне тота белү күнекмәләрен үстерүдә  әкият геройлары ярдәмендә тагын да отышлырак дип әйтер идем. Бөтен юл әлифбасын яттан белүче зирәк тиен, ялкауланып яткан һәм юлда гел тәртип бозган аю баласы, светофор  сигналларыннан  хәйләкәрлеге белән качкан төлке баласы да нәниләргә аңлаткан темага ныграк төшенергә, игътибарларын тупларга ярдәм итә.

һәр эшләгән эшнең дә нәтиҗәсе була. Уку елы башында һәм ахырында "Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах» методик кулланмасында чыккан диагностика материалларына

таянып балаларның белемнәрен тикшердем. Мин балаларның транспорт чараларын ,төсләрне, юл билгеләрен таный белүләре, тирә-юньдә ничек ориентлаша белүләрен ачыкладым.Ел башында балаларның белеме уртача булса, ел ахырында югары дәрәҗәгә күтәрелүенә ирештем.

Сабыйларга гына түгел,өлкәннәргә дә юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, истә калдыру бик җиңел нәрсә түгел. Ата-аналар арасында да юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш алып барам .Мәсәлән,балаларны”Бергә уйнау күңелле” дигән белем бирү  эшчәнлеге, әти-әниләрне  кагыйдәләр белән ялыктырмас өчен  “Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?", Юлда булсаң,бул зирәк – юлда да акыл кирәк!” кебек  күңел ачулар,бәйгеләр   үткәрәм.Әти-әниләрне атрибутлар әзерләүгә җәлеп итәм . Ата-аналарга юлда сагалап торган куркынычлыклар, юлны аттракцион буларак куллану куркынычы һәм автомобильдә куркынычсызлык каешын мәҗбүри куллану турында сөйлим.

Әти-әниләр арасында “Минем   авылым " конкурсын үткәргән вакытта авылдагы юл билгеләрен  өйрәнүгә кызыксыну уята,авылда  борчыган  юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылган  проблемаларга юнәлтә  алганмын икән,бу безнең  уртак җимешебез. Балалар белән әти-әниләр ярдәмендә максатчан экскурсияләр дә уздырам. Юл йөрү кагыйдәләренә балаларга өйрәтүдә  уеннар, саф һавадагы күнекмәләр,күзәтүләр  белән чиратлаштырып алып барам.

 Әти-әниләр дә, үз чиратында, балалар бакчаларында алган белемнәрне баета төшсеннәр дип , “Юлда үз-үзеңне ничек куркынычсыз тотарга?” “Ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләре турында нәрсә сөйләргә?”кебек консультацияләр үткәрәм.Әти-әниләр ярдәме белән үткәрелгән    юлда булган күзәтүләр, әти-әниләргә  файдага гына булачак  дип уйлыйм.

Безнең  төркем бүлмәсендә юл йөрү куркынычсызлыгы почмагы бар, балалар өчен төрле-төрле уеннар, макетлар, юл билгеләре ясап куелган.Монда балаларга ныклы белем бирү өчен бик күп материал тупланган. Ә эш нәтиҗәсе итеп төрле альбомнарны, балаларның эшләрен күрергә мөмкин.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәктәбебез укучылары белән  дә тыгыз элемтәдә бара.Мәктәптән  килгән   укучылар  яшь ЮИДчылар  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен  искә төшергәч, балалар, “Автобуста барабыз” хәрәкәтле уен уйнадылар. Ахырдан   мәктәбебезнең ЮИД отряды   безенең төркем  балаларын үзләренең отрядларына кабул иттеләр.

Юл кагыйдәләре буенча   чараларны  үткәрүдә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтә.

Икенче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

2018-2019 нчы уку елы.

 

        Уртанчылар  төркемендә 2019 нчы ел башына

юл  йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Уртанчылар  төркем балалары белән

юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү буенча

танып белү

белем бирү эшчәнлеге  буенча

"Бергә уйнау  күңелле”

Программа эчтәлеге:

Белем бирү бурычлары: балаларны юл хәрәкәтендә катнашучыларга “автобус һәм (яки) троллейбус тукталышы урыны” турында хәбәр итүче юл билгесе белән таныштыру: форма, төс, билгеләнеш; юл хәрәкәтендә катнашучыларга җәяүлеләр кичүе урыннары һәм “Җәяүле кичүе” (форма, төс, билгеләнеш) тамгасы турында, светофорны билгеләү һәм сигналлары, юл аркылы чыгу кагыйдәләре турында балаларның юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту;

Үсеп килүче бурычлар: үрнәк, сенсор тәрбия  бирүне  , игътибарлылыкны үстерү, күзаллау буенча сурәтләрне кабатлый белүне дәвам итү;

Тәрбия бурычлары: юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү процессына кызыксыну тәрбияләү.

Дәреслек:

демонстрацион материал: эшчәнлек  темасы буенча мультимедиа презентациясе. Өләшү материалы: төсле картондагы автобуслар корпуслары, «Кюизенер таякчыклары» һәм «Детеныш блоклары»уен җыелмалары.

Эшчәнлек барышы.

- Балалар, әйдәгез, кунакларны сәламлибез-Исәнмесез!

- Балалар, карагыз әле, мин сезгә нәрсә алып килдем.

-Ничек уйлыйсыз, бу  нәрсә?

- Бу-төрле төстәге,  озынлыгы буенча төрле,  формасы буенча төрле блоклар ,  таякчыклар .Ә сез алар белән уйнарга телисезме?

- Әйдәгез, өстәлләрдә төрле төстәге таякчыклардан һәм блоклардан рәсемнәр ясыйк. Картина  төзү өчен  сезгә игътибар белән мине тыңларга һәм эшләргә кирәк. Килештегезме?

- Яз килде! Кояш җылытты (слайд 1), чәчәкләр үрелде (слайд 2). Барысы да язга шат. Юлда автобус кына да күңелсез тора (слайд 3).

- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, автобус нигә күңелсез? (Автобусның тәгәрмәчләре, ишекләре, тәрәзәләре юк. Балалар җавап бирмәсәләр, автобусның тәгәрмәчләре бармы, дигән сораулар бирәм.)

- Балалар, әйдәгез, менә шундый автобуска ремонт ясыйк (слайд 4)

Бу автобуска игътибар белән карагыз: тәрәзәләре нинди, автобус корпусында тәрәзәләре күпме, ишекнең нинди формада?.

- Балалар, өстәлләргә килегез. Бер өстәл артында ике бала уйнаячак. Үз автобусларыгызны ремонлый башлыйбыз.

Малайлар, җайлы булса, урындыкларга утырмыйча, автобусларны аягүрә басып ремонтлый. Кем тели, урындыкка утыра ала.

 (Балалар бирем үтиләр.

 Шәхси эш башкарам:

-Тәрәзә нинди формада?

-Тәрәзә нинди төстә?

-Автобусның  ничә тәрәзәсе бар?

-Ишек нинди формада?

-Ишек нинди төстә?

- Афәрин, балалар, автобусларны тиз һәм дөрес ремонтладыгыз. Карагыз әле, балалар, сезнең автобусларга күңелле, матур булды.

Ә хәзер балалар, урындыкларга утырыгыз.

- Балалар, ә автобуслар ни өчен кирәк? (автобуслар кешеләрне йөртү өчен, билгеләнгән һәм билгеләнгән маршрут буенча хәрәкәт итә).

- Балалар, ә кайда автобуска утырып була (тукталышта).

-Автобус тукталышларда гына туктала.

-Ә автобус тукталышын ничек табарга?

Хәзер без " Автобус һәм (яки) троллейбус тукталышы урыны “юл билгесе белән танышабыз.

Автобус тукталышлары “Автобус һәм (яки) троллейбус тукталышы урыны " махсус юл билгесе белән билгеләнә.

Слайд 6.

- Әлеге юл билгеләренә игътибар белән карагыз һәм “Автобус һәм (яки) троллейбус тукталышы урыны " юл билгесен мөстәкыйль рәвештә табарга тырышыгыз.

Слайд 7.

-Бу билге ничек атала?

-Билгесе инди формада?

-Билге нинди төстә?

-Анда нәрсә сурәтләнгән?

-Бу билге ни ди?

Бу билге җәяүлеләргә автобус тукталышын, ә автомобиль йөртүчеләргә бу урында кешеләр күп булырга мөмкин, дип кисәтә,күрсәтә, Балалар, безнең шәһәрдә автомобильләр күпме? (шәһәрдә автомобильләр күп). Бу куркыныч!

-Сез ничек уйлыйсыз, аварияләр булмасын өчен юл хәрәкәтен җайга салу өчен нәрсә кирәк?

Балалар, табышмакны тыңлагыз:

Куркыныч юл үтәргә,

Сиңа ярдәм итәр өчен дус,

Көн-төн утлар яна

Яшел, сары, кызыл.

Бу нәрсә? (светофор) Слайд 8

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, светофор ни өчен кирәк? (светофор аварияләр булмасын өчен юл хәрәкәтен җайга сала)

-Светофорда ничә сигнал бар?

--Светофорның югары сигналы нинди төстә?

Светофорның кызыл сигналын нәрсә аңлата?

-Светофорның икенче сигналы нинди төстә?

-Светофорның сары сигналы нәрсә аңлата?

-Светофорның түбәнге сигналы нинди төстә?

-Светофорның яшел сигналын нәрсә аңлата?

- Яшел сигнал кабынганда җәяүлеләргә юл аркылы чыгарга мөмкин. Әмма башта юлда автомобиль юклыгына инанырга кирәк. Һәм, һичшиксез, әни яки әти нык  кулын тотарга . Җәяүлеләр бик игътибарлы булырга, тыныч адым белән атларга һәм һич тә качмаска тиеш.

- Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, кайсы урында җәяүлеләргә юл аркылы чыгарга мөмкин?

- Юл аша чыгу өчен җәяүлеләргә махсус участоклар бүлеп бирелә, алар «җәяүлеләр кичү юллары»дип атала.

- Сез ничек уйлыйсыз, җәяүлеләр өчен бу юлны ничек табарга була?

- Җәяүлеләр өчен юл кичүләрен табу җиңел булсын һәм алар машина йөртүчеләр өчен сизелерлек булсын өчен, аларны «җәяүлеләр юлы»билгесе һәм тамгасы белән билгелиләр.

Слайд 9

- Малайлар, ә сез ничек уйлыйсыз, бу юлдагы ак полосалар өчен?

Юлдагы ак полосалар-җәяүлеләр кичү юлының тамгасы.

-Ә юл билгесе ничек атала?  

Әлеге юл билгесе "җәяүлеләр кичү юлы" дип атала”

Бу исә юл билгесе “җәяүлеләр кичүе "

"Җәяүлеләр кичүе" юл билгесе булган  урында җәяүлеләргә юл аркылы чыгарга мөмкин булуын аңлата һәм бу хакта машина йөртүчеләрне кисәтә.

Әйдәгез, светофор, “Автобус һәм (яки) троллейбус тукталышы урыны”, “Җәяүлеләр кичү юлы” юл билгеләре һәм юл тамгалары урнаштырыйк.

Балалар, үзара килешегез: кем светофор урнаштырачак, ә кем юлда тамга ясаячак.

(Балаларның мөстәкыйль эше. Шәхси эш башкарам:

-Светофор янында ничә сигнал бар?

-Светофорның яшел сигналын нәрсә аңлата?

-Бу юл билгесе ничек атала?

- Билге инди формада?

-Билге нинди төстә?

-Анда нәрсә сурәтләнгән (кем анда сурәтләнгән)?

-Бу юл билгесе нәрсә ди?

- Афәрин, светофор һәм “Автобус һәм (яки) троллейбус тукталышы урыны” һәм “Җәяүлеләр кичүе”юл билгеләрен дөрес урнаштырдыгыз,  тамгаларны ясадыгыз

Слайд 10

- Автобусны тукталышта нәрсәләр  көтә?

- Дөрес, тукталышта автобус куян, дуңгыз һәм тычкан. көтә:

- Балалар, бер-берегез белән сезнең тукталышта автобусны кемнәр,нәрсәләр  көтеп торачагын хәл итәсез (балаларның җавапларын тыңлыйм)

Балалар биремнәрне  үтиләр.

 Шәхси эш башкарам:

-Автобусны тукталышта нәрсәләр  көтә?

-Гәүдә  өлешләрен атагыз...?

-Гәүдә нинди формада (баш)?

-Дуңгыз баласының колакларында нинди формалар бар?

-Гәүдә зурмы,әллә башмы?

-Дуңгыз баласының аяклары нинди?

-Куянның тәпиләре бертөрлеме?

-Тычканның тәпиләре бер үк төрлеме?)

11 Слайд

- Афәрин, балалар, таяк һәм блоклардан менә нинди матур рәсемнәр ясадыгыз

-Юлда нинди юл билгеләре куйдык?

-Балалар, юлны кайда һәм ничек күчәргә кирәк.

- Таяк һәм блоклар белән уйнау сезгә ошадымы?

-Сезгә иң ошаганы нәрсә булды?

Сез яңа билге  белдегез,? (без сезнең белән “Автобус һәм (яки) троллейбус тукталышы урыны " дигән юл билгесе белән таныштык.

-Балалар, миңа сезнең белән уйнау бик ошады. Сез игътибарлы, пөхтә һәм дөрес итеп сорауларга җавап бирдегез.

Эшчәнлегебез тәмамланды.


Кулланылган әдәбият.

1. А.Галеева,С.М.Гаффарова “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы” Казан 2010

2. Р.Ш.Әхмәдиева,Е.Е.Воронина,Р.Н.Миңнеханов һ.б.”Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү” Казан 2008

3. З.М.Зарипова,Р.С.Исаева”Үстерешле уеннар” Казан 2013




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Положение о смотре-конкурсе на лучший физкультурный уголок и смотр-конкурс на лучший уголок

Материал предназначен для работы старших воспитателей с педагогами. В Положении четко оговариваются цели и задачи смотра, сроки, критерии оценки физкультурных  уголков. Материал о смотре  со...

положение о смотре-конкурсе на лучший уголок физкультуры и смотр-конкурс на лучший физкультурный уголок

Материал предназначен для работы старших воспитателей с педагогами.  В содержании Положения цели и задачи, сроки проведения, критерии оценки. В материале по смотру также  содержатся цель, со...

Мероприятие в рамках городского смотра - конкурса "Эколидер". Конкурс чтецов на тему: "Домашние любимцы" посвященный Всемирному Дню животных (дети старших групп разных д/с)

Конкурс чтецов стихотворений «Домашние любимцы»(участники -  дети нескольких детских садов старших групп)     Цели: воспитывать чувство любви к домашним животным, ответс...

КОНКУРС презентация смотра-конкурса "Центры ПДД в ДОУ"

В данной презентации проводится обзор конкурса...

Смотр-конкурс зимнего участка "Виды транспорта", "ПДД"

Чтобы зимние прогулки были в радость детям, каждый год на участке детского сада мы строим снежные постройки. Продумываем, для чего каждая постройка будет служить. Так как зимой холодно, мы заинтересов...

Смотр-конкурс по ФЭМП. Смотр-конкурс "Огородная сказка на окне" в ДОУ

Конкурс проводится с целью повышения творческой активности педагогов ДОУ, активизации их деятельности, улучшения уровня оснащения предметно-развивающей среды групп детского сада.Наша группа заняла 3 м...

Приказ О проведении смотра-конкурса "Лучший речевой уголок"; Приказ По итогам смотра-конкурса "Лучший речевой уголок"

В соответствии с планом работы ДОУ на 2021 - 2022 уч.год, реализации годовой задачи по развитию речи, с целью создания речевой среды как обязательного условия формирования литературно-правильной речи ...