Выступление на семинаре-практикуме "Методы исследовательской деятельности"
статья по теме

Нигматуллина Раушания Фаил кызы

Раскрываются вопросы: методы НОД по исследовательской деятельности, структура НОД, самостоятельная деятельность детей, уголки по экспериментированию.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл seminar_-praktikum.docx20.74 КБ

Предварительный просмотр:

Эзләнү эшчәнлеген оештыру алымнары

Семинар-практикумда ясалган чыгыш

I. Турыдан - туры  белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнары.

Балаларның танып-белү инициативасын үстерүгә юнәлтелгән шөгыльләрне олы кеше белән баланың партнерлык эшчәнлеге шартларында оештырсаң күпкә җиңелрәк булыр иде. Мондый белем бирү эшчәнлеге вакытында, беренчедән, тәрбияче бала белән бер дәрәҗәдә катнаша, бу тәрбияченең үз-үзен тотышының стиле белән бәйләнгән. Икенчедән,  балалар эшчәнлеккә үзләре теләп тартылалар (тәрбияче кушуы буенча түгел), моның өчен белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге бала өчен кызыклы, үзенә тартып тора торган булырга тиеш. Олы кеше үзенең мораль авторитеты аркасында бала белән бертигез дәрәҗәдә була алмый. Ләкин тәрбияче бала белән демократик стильдә аралашырга, баланың шәхесен хөрмәт итеп, аның карашларына, фикерләүләренә колак салырга итеш. Бала шул очракта гына актив, мөстәкыйль була, дөрес чыкмас дип курыкмыйча нәрсәнедер эшләп карый, ниндидер уңышларга омтыла, эмоциональ яктан үзен тыныч тота. Белем бирү эшчәнлегенә оештыру барышында тәрбияче балаларны эшчәнлеккә мәҗбүр итми, ә бәлки матур итеп чакыра, кызыксындыра. Һәр белем бирү эшчәнлеге өчен балаларны кызыксындыру һәм тикшерү буенча сорау тудыручы момент булырга тиеш.

Беренчедән, ул табигать күренешләре (яфрак коелу, кар, яңгыр яву).

Икенчедән, тәрбияче тарафыннан махсус тудырылган вакыйгалар, модельләштерелгән ситуацияләр; моңарчы балага таныш булмаган предметлар, материаллар (таш, ком, карта, глобус, модельләр, иллюстрацияләр) булырга мөмкин.

Өченчедән, теманы ача торган кечкенә генә матур әдәбият, халык авыз иҗаты  әсәрләре.

Шушы предметка яки күренешкә карата тәрбияче эзләнү өчен сорау куя (ни өчен җил исә, ниөчен яфрак коела һ.б.) яки балалардан сорый (таш, һава турында беләсегез киләме, нәрсә беләсегез килә), әгәр балаларның кызыксынулары көчле икән, проблемалы сорауны алар үзләре дә куярга мөмкин.

Тикшерү барышында ул үзен балалар белән тигез хокуклы катнашучы буларак тота, алар тәкъдим иткән максатка ирешү юллары турыда фикер алышуга катнаша, көчләп такмый гына үз фикерләрен җиткерә, башкаларның эшләү ысулларына, нәтиҗәләренә кызыксыну белдерә, үз фикерләрен әйткән балаларны хуплый, үсендерә.Йомгаклау өлеше дә үзенчәлекле итеп төзелә: һәр бала үз темпында эшли һәм эзләнүне йомгаклый. Балаларның эшчәнлегенә бәя читләтеп кенә бирелә (нәрсә эшләргә теләдең-нәрсә килеп чыкты). Партнерлык позициясе белем бирү эшчәнлеген үткәрү урынын да икенче төрле оештыруны таләп итә.Тәрбияче һәрвакыт балалар белән рәттән, бергә. Балалар кечкенә өстәл артында, тәрбияче зур өстәл артында урнашса, партнерлык  позициясе мөмкин түгел. Эшчәнлек вакытында балаларны күбрәк  “түгәрәк өстәл” формасында (чын түгәрәк өстәл, коверда түгәрәкләнеп утыру яки берничә өстәл тирәли) урнаштырсаң отышлырак була.

II. Белем бирү эшчәнлегенең структурасы.

1. Эзләнү бурычын кую яки проблемалы ситуация тудыру.

2. Проблеманы чишү буенча идеяләрне, гипотезаларны, чишү юллары һәм ысуллары турында үзарә сөйләшү, киңәшләшү.

3. Эксперимент үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

4. Тикшерү планыны ачыклау.

5. Кирәкле җиһазларны һәм материалларны сайлап алу, аларны тикшерү зонасына мөстәкыйль урнаштыру.

6. Әгәр балалар төремнәрдә эшләсәләр, аларны бүлү, төркемне җитәкләүче баланы билгеләү.

7. Гипотезаларны тикшерү, күзәтү, нәтиҗәләрне фиксацияләү, альбомга теркәү, схемаларын ясау.

8. Нәтиҗәләр турында сөйләшү, йомгак ясау.

9. Экспериментны, эзләнү эшчәнлеген өйдә яки мөстәкыйль эшчәнлек вакытында тормышка ашыру өчен материаллар сайлау.

III. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

Тәрбияче белән бергә үткәрелгән белем бирү эшчәнлеге балага мөстәкыйль эзләнү яки эксперимент эшчәнлеге үткәрү өчен импульс, этәргеч бирергә тиеш. Тәрбияче мөстәкыйль эшчәнлек өчен шартларын тудырырга тиеш. Теләге булган балалар су, туфрак, ком белән экспериментлар үткәрәләр, яшелчә бакчасы почмагында үсемлекләр белән тәҗрибәләр уздыралар, үсемлекләрнең үсешен күзәтәләр.Әгәр бала үзе мөстәкыйль эзләнү эшчәнлеге үткәрсә, бу баланың танып-белү активлыгы, иҗади сәләте югары булуын дәлилли. Эксперимент вакытында алган белемнәрен балалар дидактик уеннарда, иҗади сәнгать эшчәнлегендә ныгыталар.

IV. Эксперимент үткәрү өчен почмаклар.

Максаты: беренчел фәнни күзаллаулар бирү, күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, иҗади активлыкларын, фикерләү операцияләрен (анализ, чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү, күзәтү) үстерү, предметны комплекслы тикшерү күнекмәләрен формалаштыру.

Эксперимент почмагында күргәзмә, мини-музей, төрле коллекцияләр өчен, приборлар өчен, табигый һәм ташландык материаллар өчен, табигый булмаган  материаллар өчен, тәҗрибәләр үткәрү өчен урыннар булырга тиеш.

Дидактик компонент: схемалар, таблицалар, тәҗрибәләр үткәрү алгоритмы ясалган модельләр, табигый бергәлекләр ясалган картиналар сериясе, атласлар, танып белүгә ярдшм итүче китаплар, энциклопедияләр, тематик альбомнар, коллекцияләр, мини-музей.

Җиһазлар компоненты:

- табигый материаллар: таш, балчык, ком, ракушка, агач яфраклары, мүк, орлыклар, агач төрләре, күркәләр һ.б.;

- табигый булмаган материаллар: тукыма, тире, мех кисәкләре, резина, пластмасс һ.б.;

- кәгазь төрләре;

- буяулар: гуашь, акварель;

- медицина материаллары: пипеткалар, колбалар, үлчи торган кашыклар, резина грушалар һ.б.;

- башка материаллар: һава шары, көзге, он, май, тоз, шикәр, шәм, иләк, воронка, савыт-сабалар, боз катыру өчен формалар;

- булышучы приборлар: лупа, ком сәгатьләре, микроскоп, үлчәүлшр;

- алъяпкычлар, клеенкалар, перчаткалар.

Стимул бирүче компонент:

- “Иртәгә ни белергә телим” исемле мини-стенд;

- тәҗрибәләрнең нәтиҗәсен язып бару өчен балаларның шәхси блокнотлары;

- дөрес җавап яшерелгән карточкалар (подсказкалы);

- “Нәрсә ярый-нәрсә ярамый” рөхсәт бирүче яки тыючы билгеләр;

- проблемалы ситуацияне модельләштерүгә ярдәм итүче персонажлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на педсовете Экспериментально-исследовательская деятельность в ДОУ

В детском саду должна быть создана необходимая для проведения исследований развивающая среда – экологическая лаборатория, оснащенная специальным оборудованием, разнообразными материалами...

Выступление на МРО ""Познавательно- исследовательская деятельность в старшем дошкольном возрасте" (центр "Познание")

Представлен материал, в котором расскрываются особенности познавательно- исследовательской деятельности детей старшего дошкольного возраста. Представлена наполняемость центра "Познание" с учетом возра...

Выступление на педсовете «Использование исследовательской деятельности как средство развития речи в условиях ФГОС»

laquo;Использование исследовательской деятельности  как средство развития речи  в условиях ФГОС»Подготовила: воспитатель – Макарова Светлана Евгеньевна 2018 год...