Бала тәрбияләүдә әти роле.
консультация (младшая группа) на тему

Закиржанова Лилия Рамзилевна

ата-аналар белән эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ата-анага киңәшләр15.25 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ№2

Закиржанова Л.Р.

Бала тәрбияләү әти роле.

Бер баладан “Сиңа ике кул нигә кирәк?“ дип сораганнар. Бу бала җавап итеп: “Бер яктан әнинең кулын, икенче яктан әтинекен тотып җитәкләшеп барыр өчен,“ дигән. 
Аның өчен төн йокыларын йокламый, үзе ашамаганны да ашатучы әнисе генә түгел, ә әтисенең дә янәшә булуы, аның белән һәрчак бергә атлап баруы да мөһим икән әле сабыйга.
Тик бүгенге көндә “әтиләребез” балаларының бу теләкләрен канәгатьләндерә аламы икән соң? Тигез гаиләдә үсеп тә, балалар үзләрен ялгыз хис итмиләрме? Җәбер-золымнардан саклап, күркәм үрнәк күрсәтә беләме аларга әтиләре?

   Ир-ат элек-электән җаваплылыкны, кыен мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә алуы белән аерылып торган.Яшь үзенчәлеген искә алып, хезмәт тәрбиясе бирү, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтү,физкультура hәм спортка тарту зур әhәмияткә ия.Аң-белем алу,фикерләү сәләтен үстерү,уен эшчәнлеге белән шөгыльләнү дә мөhим.

   Бала  hәрвакыт  әзергә генә  риза булып яшәргә күнекмәсен. Үсеп килүче шәхесне  эшнең  нәтиҗәсе генә түгел,ә аның барышы да кызыксындыра.Балаларның барлык ихтыяҗларын бернинди каршылыксыз канәгатьләндерү,аның үзендәге уңай сыйфатларын югалтуга китерә.  Бала кечкенә вакытта ата-анасына  охшарга тырыша,алардагы сыйфатларны үзендә булдырырга тели (әтиләрдәнир бала үрнәк ала).Димәк, ата-ананың холык-фигыле,үзе тотышы бала өчен үрнәк булырга тиеш.Әхлаксызлык ,эчкечеле, гаугалы булу,сөйләмдә әдәпсез сүзләр куллану h.б.ш.тискәре сыйфатлар баланың рәхимсез,мәрхәмәтсез,усал бу-лып үсүенә зур йогынты ясарга мөмкин.Әти кешенең сабырлыгы,hәр сүзне уйлап,төпле итеп әйтүе, эш-гамәлләренә җаваплы,итагатьле булуы ир бала өчен  үрнәк сыйфатлар булып тора.

      Бала сезнең hәрвакыт эш белән мәшгуль булуыгызны күреп торсын. Аның сезнең белән бергә бакчага,балык тотарга,поход,экскурсияләргә баруы h.б. эшләрдә катнашуы мөhим. Мөмкин булса,аны үзегезнең эш урынына да алып барырга була.Гомумән,бала тәрбияләүдә татар халкының « Ни чәчсәң-шуны урырсың »дигән мәкален истә тотарга кирәк. Шуны ассызыклап әйтергә кирәк : ир баланы файдалы хезмәткә күнектерү-иң әhәмиятле мәсьәлә.Аңа туганнар, күршеләр,дуслары үрнәгендә дә тәрбия бирергә була.Уен эшчәнлеге оештыруның да нәтиҗәсе булырга мөмкин.  Ир-ат яңалыкка,яңа ачышлар ясарга омтылучан.Шуңа

күрә hәр ир бала киләчәктәге юлын яшьтән үк сайларга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү аңа үзенең нәрсәгә сәләтле булуын аңларга ярдәм итә.Малайларның  hәрберсенең йөзеп тә,йөгереп тә,очып та карыйсы килә.Әгәр андый мөмкинлек булмаса,ул үзен хокук тәртибе кагыйдәләренә туры килми торган, әхлаксыз гамәлләр кылуда сынап карарга  омтылырга мөмкин.

   Тәрбия процессында иң мөhиме –матур сүзләр түгел,ә баланың  тормыш-көнкүрешен дөрес оештыру.Аңа өлкәннәр (ата-ана, тәрбияче,әби-бабай,күрше.туган),үзенең яшьтәшләре,әйләнә-тирә дөнья белән даими аралашып яшәргә, шул ук вакытта аның үзенең уй-фикеренә,кылган гамәлләренә нәтиҗә ясарга,киләчәккә омтылышын билгеләргә,ялгыз калып уйланырга да мөмкинлек тудырылсын.

      Ир баланы тәрбияләү белән күбрәк  ата кешенең шөгыльләнүе сорала.Шуңа күрә гаиләдә бала алдында  аның дәрәҗәсен төшерердәй низагларны булдырмаска тырышырга кирәк. Үзара аңлашылмаучанлыкны hәм каршылыкларны баладан башка гына хәл итү зарур.

     Малайлар-тынгысыз,тиктормас халык. Аларның сезне шатландырган вакытлары да, кәефегезне төшергән вакытлары була.Шуңа да улыгыз чын ир-егет булып үсеп җитсен өчен,сездән зур хезмәт,таләпчәнлек,түземлек,үзара аңлашып яшәүгә ирешү сорала.Әйе, hәр очракта да ир балага ата йогынтысы кирәк.

      Хөрмәтле әтиләр!Балагыз белән күбрәк булырга тырышыгыз. Аның белән көндәлек аралашканда батырлык,иптәшлек,намус турында сөйләргә сәбәпләр күп табыла.Бергәләшеп китаплар уку,кинофильмнар карау тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга мөмкинлек бирә.Сәламәт балалар тәрбияләгез,аларны чыныктырыгыз,спортка җәлеп итегез.Спортның әhәмиятен аңласалар да, олылар үзләре еш кына аннан читтә калалар.Берәүгә-вакыт, икенчесенә-түземлек,өченчесенә- оешканлык  җитеп бетми.

      Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзенчә булырга ярдәм итегез.

       Бала-тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга

 hәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

       Балагызның нинди булуына карамастан яратыгыз-талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала –иң зур шатлык.

       Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана – төп тәрбияче.Тәрбия кылу өчен  үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

     Хөрмәтле әтиләр! Яңадан да сезгә мөрәҗәгать итәсе килә.Балаларга игътибарлы булыйк, әйтергә теләгән сүзләре булса, тыңларга вакыт табыйк,үгет-нәсыйхат, киңәшләребезне бирик.Без аларга ачык чырай, көләч йөз белән карасак, алар да безгә йөрәкләрен ачарлар.Ягымлы карашны алар читтән түгел,бездән күрсеннәр иде. Балалар урам тәрбисе түгел, ә гаилә җылысы күреп үссеннәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала тәрбияләүдә әтинең роле

Әти гаиләнең башлыгы . Ул кинәт кенә килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш Һәм һәрвакыт гаиләсе һәм баласын кайгыртып торырга тиеш. Балага кечкенәдән үк нәрсә ярый , нәрсә ярамый икәнен аңла...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Сәламәт бала тәрбияләүдә тәрбияченең роле

Балалар бакчасында сәламәт бала тәрбияләүгә багышланган чыгыш....

“Бала тәрбияләүдә театрның роле”

“Бала тәрбияләүдә театрның роле” Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, ...

"Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле"

"Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”...

"Бала тәрбияләүдә ир кешенең роле"

Консультация для родителей...