Для родителей
проект (младшая, старшая группа) на тему

Хайруллина Гулина Гумаровна

    Балалар  бакчасында  патриотик тәрбия бирү мөһим рухи кыйммәтләрнең берсе. Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә. Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле  Безнең балалар бакчасында , балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә төрле чаралар уздырыла. Һәр төркемдә үзебезнең төбәктә яшәүче халыкларның тарих сәхифәләрен ,фольклор әсәрләре үрнәкләрен чагылдырган  перспектив планнар ,  проектлар төзибез ,  аларны тармышка ашырабыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dlya_roditeley.docx1.72 МБ
Файл doklad_po_fgos_do.docx26.89 КБ

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Безнең азкомплектлы балалар бакчасында тәрбия-белем бирү эше “Балалар бакчасында яңа ФДББС “  нигезләнеп алып барыла. Шул ук вакытта бер төркемдә берничә яшьтәге балалар йөрү үзенчәлеге истә тотыла. Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларының  төп бурычы-мәктәпкәчә яшьтәге баланың тулы кыйммәтле яшәеше өчен уңай шартлар тудыру,шәхес культурасының  нигезле җирлеген формалаштыру , шәхси һәм яшь үзенчәлекләренә яраклаштырып , баланы хәзерге җәмгыятътә  яшәргә әзерләү. Тәрбия һәм белем бирү һәрьяклап бала шәхесен , аның сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес , аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә , аралашырга өйрәтү – бүгенге көннең иң мөһим бурычы. Сөйләм теле үстерү чараларыннан уеннарга зур урын бирелә. Бигрәк тә сюжетлы-рольле уеннар бала сөйләмен үстерүдә зур ярдәм итә. Балалар уен вакытында уенчыклар белән нинди дә булса эш башкарып кына калмыйлар, алар һәрвакыт нәрсә эшләгәннәрен аңлатып бирәләр. Уен вакытында баланың тәртибе, аның активлыгы – сөйләм теле үсешенең дәрәҗәсен билгели торган күрсәткеч.  Безнең балалар бакчасында да, балаларның сөйләмнәрен уен аша баету бурычы куелды: балалар үзара аралашырга күнексеннәр, уеның сюжетын баета белсеннәр, уен барышында фикерләрен аңлата алсыннар. Балаларның уеннарында кирәк булачак белемнәрен баетырга ярдәм итә торган күзәтүләр, шөгыльләр планлаштырыла. Олылар хезмәте белән якыннан танышу максатында китапханәгә,   кибеткә, мәчеткә экскурсияләр оештырыла.   Шофер, китапханәче, кибетче,   табиб һөнәрләре белән балалар үзләре күреп танышалар. Экскурсия вакытында балаларның игътибары аларга әйбәт аңлашыла торган хезмәт төрләренә юнәлтелә: сатучы товарны үлчәүгә куеп үлчи, сатып алучылар белән ягымлы сөйләшә,   хастәханәдә табиб авыруга градусник куя, тыңлап карый, рецепт яза, шофер машина йөртә, юл кагыйдәләрен төгәл үти   һ.б. Экскурсиядә күргәннәр дидактик уеннар белән ныгытыла. Уен вакытында баланың тәртибе, аның активлыгы – сөйләм теле үсешенең дәрәҗәсен билгели торган күрсәткеч. Балаларның сөйләмнәрен уен аша баету - ул безнең бурычыбыз.   Балалар үзара аралашырга күнексеннәр, уеның сюжетын баета белсеннәр, уен барышында фикерләрен аңлата алсыннар. Баланы кызыксындырырлык итеп оештырылган шөгыльләр, уеннар баланың сөйләмен үстерүгә уңай тәэсир итә. Эшләнгән эшнең нәтиҗәсе булып, балаларның сүзлек составы арта. Тирә-юнь турында күзаллаулары, төрле предметлар, күренешләр турында үз фикерләрен әйтеп бирә алу мөмкинлекләре үсә; коллектив уеннарда, хезмәт эшчәнлегендә үзара килешеп, аралашып эш итәргә өйрәнәләр; төрле характердагы дидактик, сюжетлы, хәрәкәтле уен кагыйдәләрен аңлы рәвештә үти башлыйлар; балаларның сөйләмендә тулы, дөрес, аңлаешлы җөмләләр арта; балаларның ымлап, кул хәрәкәтләре белән  аралашулары кими, сөйләмнәрендә сәнгатьлелек арта.

   Безнең коллективта да, һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессы заман стандартларына җавап бирерлек итеп оештырылганда гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкинлеген аңлап эш итә. Төрле яшьтәге балалар белән тәрбия һәм белем бирү процессын планлаштыруның үзенчәлекләре бар. Иң беренче чиратта баланың нәрсә белән кызыксынуын, ниләр белергә теләвен ачыкларга кирәк.Төрле яшьтәге балалар тупланган төркем булгач, төп игътибарны балага бирергә,                     ( индивидуаль) аерым якын килергә, аларның көндәлек эшчәнлеген, яшь үзенчәлекләрен, шәхси мөмкинлекләрен истә тотып, оештырырга тиеш. 

       Безнең  балалар бакчасында да заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татар һәм рус телләрендә мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио һәм видеоматерилларны урынлы файдалану аеруча мөһим.    Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйның сөйләмен үстерүдә туган төбәк көнкүрешен өйрәтүгә корылган материалларны системалы рәвештә куллану бик әһәмиятле. Монда инде җирле халыкның гадәти көнкүрешен, яшәү шартларын, зурлар башкарган эшләрне, гореф- гадәтләрне, бәйрәмнәрне, милли характердагы хәрәкәтле һәм өстәл уеннарын, татар халык авыз иҗатын, рухи идеалларны, татарның үзенә генә хас иҗат итү ысулларын, татар рәссамнарының сәнгать әсәрләрен, республикабызга гына хас табигый климат шартларын өйрәтү аша сөйләм үсешенә ирешү күзаллана.  

 Балалар бакчасында яңа стандартларга туры китереп белем бирүне оештыруга интеграцияле якын килү  танып белү ысуллары  һәм аның сәбәпләренең  җыелмасын формалаштыру,танып белү ысулларының  бер эшчәнлек төреннән икечесеннән күчүе  итеп карала. Анда төп игьтибар баланың төрле эш төрләрендә үзлегеннән аерым барлыкка килми ,ә бер берсен тулыландыра, бербөтен педагогик процесска берләштерә торган интегратив сыйфатлар үсешенә бирелә.    Балаларның планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүе буенча мониторинг системасы арадаш нәтиҗәләрне һәм программаны  үзләштерүнең йомгаклау нәтиҗәләрен бәяләүне күздә тота.

   

 

 

Күгәй башлангыч мәктәп-балалар бакчасы

Яңа федераль  дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп ,

 азкомплектлы балалар бакчасында уен аша ,сөйләм телен камилләштерү.

                                        Тәрбияче:       Г.Г.Хайруллина

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материал для родителей "Права, обязанности, функции родителей", "Десять заповедей родителей"

Статья о правах, обязанностях и функциях родителей. Закон Российской Федерации об образовании....

Советы родителям Заповеди для родителей – Советы и правила для родителей

Советы родителям Заповеди для родителей –Советы и правила для родителей 1.Изучайте особенности своих детей. Принимайте их такими, какие они есть, с их достоинствами и недостатками, цените и...

Родительское собрание для родителей подготовительной группы «Детский сад и родители – равноправные партнеры» («Дети и родители на школьном старте»).

Цель: помочь родителям детей, находящихся на школьном старте, сориентироваться в основных трудностях, с которыми может столкнуться первоклассник, и возможных способах предупреждения дезадаптации ребен...

Рекомендации родителям, как организовать летний досуг с ребенком РОДИТЕЛЯМ НА ЗАМЕТКУ Инструкция для родителей по охране жизни и здоровья детей

Рекомендации  родителям,  как организовать летний досуг  с ребенком  Наступает время отпусков. До места отдыха придется добираться на машине, на поезде, .....

Справка-анализ по теме: «Работа с родителями: анализ плана работы с родителями, индивидуальных стендов для родителей, организация групповых мероприятий с родителями».

В перспективном плане работы с родителями педагоги отражают совместную работу с семьями воспитанников. В плане воспитатели отмечают формы организации общения с указанием тематики (родительское собрани...