игры с применением УМК "Говорим по - татарски/татарча сөйләшәбез"
учебно-методический материал (старшая группа) на тему

игры

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyrly-biyule.docx13.97 КБ

Предварительный просмотр:

Җырлы – биюле уен “Минем өем”.

Балаларга бабай, әби, әти, әни, кыз, малай, эт, песи битлекләре таратыла.

Бу өй матур,

Бу өй зур.

Монда яши бабай

Бабай алга чыга: Мин бабай.

Монда яши әби.

Әби алга чыга: Мин әби.

Монда яши әти.

Әти алга чыга: Мин әти.

Монда яши әни.

Әни алга чыга: Мин әни.

Монда яши малай.

Малай алга чыга: Мин малай.

Монда яши кыз.

Кыз алга чыга: Мин кыз.

Әйе шул, әйе шул,

Бу өй матур.

Бу өй зур.

Җырлы-биюле уен. “Бар матур бакча”.

Балалар түгәрәктә җырлап йөриләр, сүзләргә туры килгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Чакырылган персонаж уртага чыгып бии, балалар кул чабалар. Соңыннан ике бала “капка” ясап басалар, калганнары бер-бер артлы “капкадан” чыгып китәләр.

1)Бар матур бакча,

Анда кишер үсә. (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кишер зур,  (хәрәкәт белән

Менә шундый кечкенә.     күрсәтәләр)

Кушымта:

Кишер, кишер, кил әле,  (1 бала “кишер”

Биеп, биеп кит әле.       уртага чыга, бии)

Әллә-лә,әллә-лә,         (балалар

Биеп, биеп кит әле    кул чабалар) 

2) Бар матур бакча,

Анда алма үсә.   (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый алма зур,  (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кечкенә.      күрсәтәләр)

Кушымта:

Алма, алма, кил әле,   (1 бала “алма”

Биеп, биеп кит әле.  уртага чыга, бии)

Әллә-лә, әллә-лә,   (балалар

Биеп, биеп кит әле. кул чабалар) 

3) Шофер, шофер, кил әле, (1 бала “шофер”

 Биеп, биеп кит әле.          уртага чыга, бии,

Әллә-лә, әллә-лә,               балаларны “капкадан”      

Биеп, биеп кит әле.       алып чыгып китә)

Җырлы-биюле  уен “Кемгә, нәрсә кирәк?”

Балалар төрле яшелчә битлекләре киеп түгәрәктә җырлап әйләнәләр. Бер баланың битлеге юк, ул баладан сорыйлар:

Миңа кыяр кирәк,

Сиңа кыяр кирәк.

Әйе шул, әйе шул,

Сиңа нәрсә кирәк?

Битлексез бала: Кәбестә (бәрәңге, кыяр, кишер, суган, помидор) кирәк.

Кәбестә битлеге кигән бала белән битлексез бала куышалар, түгәрәктә балалар җырлап торалар:

Әйе шул, әйе шул,

Сиңа кәбестә кирәк.

Очрашкач, кәбестә битлеге кигән бала, үзенең битлеген битлексез балага бирә. Уен шулай дәвам итә.

Җырлы-биюле уен “Кәрзиндә нәрсә бар?”

Тәрбияче белән балалар арасында диалог рәвешендә җырлана.

1.Оля, Оля әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

Кәрзиндә кызыл, сары,

Яшел, матур алма бар. 

2.Саша, Саша әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

Кәрзиндә кыяр, суган, 

Кәбестә бар, кишер бар.

Җырлы уен “Кемгә, нәрсә кирәк?”

Балалар төрле яшелчә битлекләре киеп түгәрәктә җырлап әйләнәләр. Бер баланың битлеге юк, ул баладан сорыйлар:

Миңа кыяр кирәк,

Сиңа кыяр кирәк.

Әйе шул, әйе шул,

Ә сиңа нәрсә кирәк?

Битлексез бала: Кәбестә (бәрәңге, кыяр, кишер, суган, помидор) кирәк.

Кәбестә битлеге кигән бала белән битлексез бала куышалар, түгәрәктә балалар җырлап торалар:

Әйе шул, әйе шул,

Сиңа кәбестә кирәк.

Очрашкач, кәбестә битлеге кигән бала, үзенең битлеген битлексез балага бирә. Уен шулай дәвам итә.

Җырлы-биюле уен “Матур”.

Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Бер-берсенең киемнәрен күрсәтеп җырлыйлар.

1.Минем күлмәк матур,

Синең күлмәк матур.

Әйе шул, әйе шул,            

Минем күлмәк матур.

2.Минем чалбар матур,

Синең чалбар матур.  

Әйе шул, әйе шул,            

Минем чалбар матур.  

Җырлы-биюле уен “Карусель”.

Балалар түгәрәктә. Уенчыклар түгәрәк эчендә, һәр бала алдына тезелеп куелган. Уенның сүзләрен җырлап, балалар түгәрәктә йөриләр. Туктап, уенчыкларны алалар, тәрбияченең: “Нәрсә бар?” соравына җавап бирәләр. Уенчыклар исемнәрен әйтеп тә була.

Әллә-лә, әллә-лә,

Карусельләр әйләнә.

Матур кызлар әйләнә,

Зур малайлар әйләнә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Учимся, играя" по применению дидактических игр и пособий в домашних условиях

Организация совместной деятельности родителей с ребёнком по развитию речи в домашних условиях посредствам использования дидактических игр и пособий...

«Ознакомление с новыми музыкальными играми и применение их в повседневной жизни»

Методические рекомендации-консультация для воспитателей....

Спортивно-логопедический праздник "Малые Олимпийские игры" с применением ИКТ

Спортивно-логопедический праздник для детей старшего дошкольного возраста, посвященнй зимним Олимпийским играм Сочи 2014...

Дидактическая игра с применением цифровых образовательных ресурсов

Дидактическая игра "Третий лишний" для детей второй младшей группы. Ребенку необходимо нажать на картинку с лишним изображением....

Игры с применением УМК на прогулках

 Задачи:•           Развивать словесно- логическое мышление, умение классифицировать,   сравнивать, обобщать, устанавливать прич...

«Кызыклы китап» Многофункциональное авторское дидактическое учебно-игровое пособие по УМК Говорим по-татарски - Татарча сөйлəшəбез для детей 5 -6 лет.

Это самодельная бумажная книга с кармашками, коробочками, подвижными деталями,  которые ребенок может доставать, перекладывать, складывать по своему усмотрению. В ней собран материал по УМК Говор...

интерактивная игра с применением ИКТ "Учимся, играя"

интерактивная игра с применением ИКТ "Учимся, играя" для детей старшего дошкольного возраста...