Шәхси иҗади үсеш планы.(2016 - 2020 еллар)
материал (средняя группа) на тему

Илалиева Фания Вагизовна

Бала бит - ул гөлчәчәк

Аңа бәйле киләчәк.

Чәчәкләрне  шиңдермик

Вакытында сый бирик.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

__________________________________________________________

Тәрбияче Илалиева Фәния Вагыйз кызының 2016 – 2020 нче елларга шәхси иҗади үсеш планы.

Иҗади үсеш темасы: “Татар халык иҗаты әсәрләрен өйрәнү аша балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.”

Бурычлар:

  1. Балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү, аларга әхлакый белемнәр бирү, әхлаклылыкның мәгънәсен ачыклау һәм аңа уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

  1. Балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, изге эшләргә рухландыру.

  1. Халкыбызның күркәм гореф - гадәтләрен, буыннан - буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерү юнәлешендә балаларда туган илгә, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

  1. Шәхесне һәрьяклап үстерү, белемле, культуралы, нык ихтыярлы итеп тәрбияләү, кешеләргә мәрхәмәтле һәм ихтирамлы булырга өйрәтү.

  1. Гаилә татулыгының баланың бәхетле тормышы һәм сәламәтлеге өчен төп шарт икәнен билгеләү.

  1. Гаилә һәм балалар бакчасы дуслыгын ныгыту, ата - аналарга бердәм, тату гаиләдә генә балаларны намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән итеп үстерү мөмкинлеген аңлату.

  1. Үз Ватанын яратучы, аның үткәне белән кызыксынучы, бүгенгесе белән горурланучы, киләчәгенә зур өметләр баглаучы һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык тоючы гражданин тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Белем бирү юнәлешендә:

  • мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли рух тәрбияләү;
  • балаларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләре формалаштыру, сүзлек запасын баету;
  • бер - берсе белән гармонияле булган, үз - үзен бәяләүче балалар коллективын формалаштыру;  

Тәрбия бирү юнәлешендә:

  • төрле буыннарга бәйле булган патриотик хисләр тәрбияләү;
  • кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, бердәмлелек, бер - береңә хөрмәт хисләрен эченә алган рухи - әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;
  • мәктәпкәчә яшьтәге балалаларны татар халкының милли традицияләре, гореф - гадәтләре рухында тәрбияләү;
  • илебезнең лаеклы алмашчыларын тәрбияләү.

Бала бит - ул гөлчәчәк

Аңа бәйле киләчәк.

Чәчәкләрне  шиңдермик

Вакытында сый бирик.

Бүген республикабызда ата - аналарның мәктәпкәчә белемгә таләбе арта бара. Бу аңлашыла да: чөнки алар өчен, барыннан да элек, мәктәпкәчә учреждениеләр эшенең белем бирү аспекты (укыту, тәрбия, балаларның яшьтәшләре белән аралашуы) әһәмиятлерәк. Һәм бу уңай омтылыш: балачак - кешенең шуннан соңгы үсеше, аның акылы, осталыклары, әхлакый сыйфатлары формалашуы өчен хәлиткеч чор.  

Балачак - нәниләрнең үсү - тернәкләнү чоры гына түгел, ә кеше гомеренең башлангыч өлеше, шәхес буларак формалашу вакыты. Шуңа күрә безгә әлеге чорда баланы, аның өчен зарур булган эшчәнлеккә - зиһен, уен, хезмәт, физик культура, сәнгать эшчәнлегенә юнәлтә белү кирәк. Алай гына да түгел, һәртөрле эшчәнлеккә иҗат төсмерләре, иҗади күнекмәләр дә өстәлергә тиеш. Шуны онытмыйк: балачакта бала киләчәктә яшәү өчен әзерлек чорын гына үтми, ә кеше буларак, шәхес буларак яши. Моның шулай икәнен аңлап эш итү балада, шәхестә аңлы ихтыяҗ тәрбияләүдә төп шартларның берсе булып тора.

Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Тәрбия эшләрен халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләнеп алып барырга тырышам.

Тәрбияче буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф -гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин балаларны  үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти - әнисен, әби - бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Шөгыльләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, күренекле әдипләрнең әдәби җәүһәрләрен җиткерү, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар.

Минемчә, тәрбия эшендә иң мөһиме - балага карата һәр эштә төгәл булу. Яшь буынны югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләүне җәмгыятебезнең иң мөһим эше дип саныйм.

Үземнең эш тәҗрибәмдә мин балаларда тырышлык тәрбияләү, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшләргә өйрәтү - иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дип саныйм. Баланы тәрбияләү тормышыбызның һәр мизгелендә бара. Тормышыбыз бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый. Ә безнең балаларыбыз шатланырга, матурлыкка омтылып яшәргә тиеш. Алар назлы, итагатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсәргә тиеш.

Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары балаларда әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны - яманнан, яманны - яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ә бу эштә һич кенә дә соңарырга ярамый. Юкка гына халыкта “6 яшьтә бирә алмаганны 60 яшьтә генә бирә алмыйсың”  димәгәннәр. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара.

Минем шәхси үсеш темасының актуальлеге - матди  байлыкларның рухи байлыктан өстенрәк торуы - безнең җәмгыяьткә куркыныч яный торган күренеш. Балаларда яхшылык, шәфкатьлелек, киң күңеллелек, намуслылык, кешелеклелек һәм патриотизм хисләренең кими баруы.

А.Соловейчикның балаларга мәдхия булып яңгыраган сүзләре һәрбер ата - ананың күңел түрендә йөрергә тиеш: “Миңа бала бүләк ителгән. Ул - минем кадерле кунагым. Ул булганга мин бәхетле. Минем кебек үк, ул да яшәргә хаклы. Ул булачак кеше түгел, ә бүген үк  Кеше. Мин баламны кабул итәм, балачагын саклыйм, аны аңлыйм, кичерәм...  Мин аңа карата көч кулланмыйм, үз көчем белән аңа басым ясамыйм, чөнки мин аны яратам һәм ул булган өчен, аны ярата алган өчен, шуның белән рухи күтәрелеш кичерә алганым өчен балама  рәхмәтлемен.”

Эш этаплары

Тема   өстендә   эш   барышында   үткәрелгән чаралар

Вакыты

Диагностик

(2016-2017

еллар)

Шәхси  иҗади  үсеш  планын төзү.

Норматив документларны өйрәнү.

Методик тема буенча фәнни - методик әдәбиятны өйрәнү. Конспектлар, тезислар язу.

Сентябрь

Октябрь

Даими

Практик

(2018-2019 еллар)

  • Рухи - әхлакый тәрбия бирү буенча методик материалларны системага салу.

  • Балалар һәм тәрбиячеләр өчен оештырылган төрле иҗади конкурсларда катнашу.

“Баланы ничек әхлаклы итеп тәрбияләргә” дигән темага ата - аналар җыелышы үткәрү.

Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә, тәҗрибә уртаклашуда катнашу.

“Туган ягым - яшел бишек” түгәрәк эшен алып бару.

Ата - аналар һәм балалар арасында  табигать материалларыннан эшләнгән кул эшләренә “Көзге муллык” дигән конкурс үткәрү.

Яңалыклар белән танышу, газета - журналларга язылу.“Мәгариф”, “Воспитатель”, “Салават күпере” журналларындагы  материаллар белән даими кызыксыну.

Тематик педкиңәшмәләрдә катнашу.

Тәрбия бирүдә җибәрелгән хаталарны билгеләү һәм төзәтү юнәлешендә ата - аналар белән  анкеталар һәм тестлар үткәрү.

Интернет материаллар белән танышу, өйрәнү, куллану. “sabyem.ru”, “nsportal.ru”, “maam.ru” сайтларындагы кызыклы материалларны күзәтеп бару.

Ата - аналар һәм балалар арасында  кул эшләренә “Иң яхшы чыршы уенчыгы” дигән конкурс уздыру.

 “Балаларны халык аваз иҗатына нигезләнеп тәрбияләү” дигән темага ата - аналарга киңәшләр бирү, тәҗрибә уртаклашу.

Ата - аналар өчен информацион күчмә папкалар әзерләү: “Уйнап өйрәнә сабыйлар”, “Наз кирәк”.

 Ата - аналар һәм балалар арасында  “Әтием - ышанычым” дигән темага рәсем конкурсы үткәрү.

Ата - аналар өчен китап күргәзмәсе оештыру: “Балалар белән нәрсә укырга?”, “Балалар белән бергә укыгыз”

Тәҗрибәле  тәрбиячеләрнең хезмәтләрен өйрәнү,  ачык шөгыльләр карау, алдынгы шөгыль алымнарын үзләштерү.

Гаиләгә чаралар аша ярдәм итү (диспутлар, түгәрәк өстәлләр, гаилә бәйрәмнәре, тренинглар оештыру). “Әти - әни һәм мин - без тату гаилә”

“Балалар бакчасында Федераль дәүләт белем стандарты (ФГОС)  буенча балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә  уен технологияләрен куллану” квалификацияне күтәрү курсларында булу.

Октябрь

Ноябрь

Даими

Ноябрь

Даими

Ноябрь

Декабрь

Даими

Декабрь

Гыйнвар

Гыйнвар

Февраль

Февраль

Март

Март

Апрель

Белем бирү һәм тәрбия эшендә материал базаны баету буенча эш. 

Үз   белемемне   күтәрү  эшчәнлеген   анализлау.

Ата - аналар һәм балалар арасында “Җиңү китерде безгә яз” дигән темага кул эшләренә һәм рәсемнәргә конкурс уздыру.

Иҗади лабораторияне яңарту.

Шәхси методик тема буенча эшләнгән эшкә йомгак  ясау һәм бәяләү.

Апрель

Апрель

Май

Май

Май

Йомгаклау

(2019-2020

еллар)

Шәхси сайт булдыру.

Тәҗрибә уртаклашу, шәхси сайтта материаллар урнаштыру.

Ата - аналар җыелышы үткәрү.

Уртанчылар төркемендә танып белү һәм сөйләм үстерү юнәлеше буенча “Туган ягым табигате” дигән темага ачык белем бирү эшчәнлеге.

Тематик педкиңәшмәдә катнашу. “Экологик тәрбия белән бәйләп балаларны халык фольклоры белән таныштыру” дигән темага тәрбиячеләр алдында чыгыш ясау.

Сентябрь

Даими

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Кулланылган  әдәбият

  1. Галиева Л.И. Көч һәм рух тамырлары. Казан. 2000
  2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия - мәңгелек фәлсәфә. Казан. 2001
  3. Интернет ресурслар.WWW.belem.ru
  4. Борһанова Р.А., Хисамова Ф.М. Татар теле өйрәнә нәниләр. Казан. 2005
  5. Ф.Р.Зарипова. Бала бишеге - гомер ишеге. Яр Чаллы. 2000
  6. Петрова В.И., Стульник Т.Д. Нравственное воспитание в детском саду - М.: Мозаика-Синтез, 2007
  7. Петрова В.И., Стульник Т.Д. Нравственные беседы с детьми 4-7 лет - М.: Мозаика-Синтез, 2007
  8. Зацепина М.Б., Антонова Т.В. Народные праздники в детском саду - М.: Мозаика-Синтез, 2008
  9. Р.С.Буре Социально – нравственное воспитание дошкольников - М.: Мозаика-Синтез, 2011
  10. К.В.Закирова “Балачак аланы”, Казан РИЦ нәшрияты, 2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Профессиональ дәрәҗәне күтәрү планы (2016-2020 еллар)

И, күңелле бергә безгә,Табигать кочагында.Менә шуны истә тотуКирәктер шул чагында:Агачларны сындырмагыз,Кош оясын ватмагыз,Суларны пычыратмагыз,Пыяла -чүп атмагыз!Эссе чакта, коры чактаУрманда ут якма...

Годовой план 2016-2017 уч. гг.

Годовой план ДОУ на 2016-2017 уч. гг....

Годовой план 2016-2017 год

План работы музыкального руководителя Садыковой Л.С.на 2016 – 2017 учебный год...

Годовой план 2016-2017

Годовой план 2016-2017...

Годовой план 2016-2017

II.ЧАСТЬ 2.1. Основные цели и задачи годового плана МБДОУ №1» Космос» на 2016 – 2017 учебный год.Цель: Создание благоприятных условий для полноценного проживания ребенком дошкольного детства, фор...

Годовой план 2016-2017

Годовой план 2016-2017...

Индивидуальный план 2016-2020

Индивидуальный план 2016-2020...