Профессиональ дәрәҗәне күтәрү планы (2016-2020 еллар)
материал по теме

И, күңелле бергә безгә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында:

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны пычыратмагыз,

Пыяла -чүп атмагыз!

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать - ул безнең өй

Табигатьне саклагыз!

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл samoob.2016-2020.docx27.44 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”  мәктәпкәчә белем   бирү муниципаль бюджет учреждениесе

_____________________________________________________________________________

Профессиональ  дәрәҗәне күтәрү планы

(2016-2020 еллар)

Төзеде: югары кв.категорияле тәрбияче Валеева Г.А.

Тема: Төбәк компонентын кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычы формалаштыру”   (зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: Үзеңнең теоретик белем дәрәҗәсен, профессиональ осталыкны һәм компетентлыкны  үстерү.

Бурычлар: 

- Балаларда экологик аң, экологик  культура башлангычы формалаштыру, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга: үсемлек, хайваннарны сакларга, аларга карап-тәрбияләргә өйрәтүне дәвам иттерү.  

- Туган якның тере һәм тере булмаган табигатенә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне кирәксезгә кулланмау һәм аны дөрес файдалануның беренчел күнекмәләрен формалаштыру.

-  Табигать белән кешенең үзара бәйләнеше, әйләнә-тирәнең кешенең сәламәтлегенә йогынтысы турында күзаллаулар булдыру.

- Хезмәт эшчәнлеге процессында (табигать почмаганда, яшелчә бакчасында) балаларда эшсөючәнлек, пөхтәлек, мөстәкыйльлек, җаваплылык хисләре тәрбияләү.  

Теманың актуальлеге:

Бүгенге көндә, кызганычка каршы, экология һәм табигать – аның халәте мактанырлык түгел. Тагы да аянычлысы – кешеләрдә экологик культура җитми. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин . Бала иң беренче чиратта үзе яшәгән төбәкнең экологик хәлен белергә тиеш. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәр кеше кылган гамәлен акыл белән башкарырга тиеш, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алабыз. Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша балаларның белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы булып тора.

    Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Балаларда экологик культура башлангычы формалаштыру  буенча эшләүдә ата-аналар белән әнгәмәләр, биремнәр, конкурслар,табигатькә экскурсияләр, бәйрәмнәр, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар hәм ата-аналар белән бергәләп табигый байлыклардан, гамәлгә яраксыз нәрсәләрдән әйберләр ясау h.б. – болар барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләүдә зур роль уйный. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә  була.

Без – кешеләр, җир йөзендәге барлык тереклек ияләре, кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр – табигать балалары. Бер - беребезне саклап, кадерләп яшик!  

Үз  эшемдә төрле технологияләр кулланам:

 - уен, әдәби сүз.

 - проблемалы;

 - проект төзү;

 - консультатив; визуаль;

- тәҗрибәләр; ИКТ

Эш этаплары

Практик эшчәнлек

Вакыты

Диагностик

(2016-2017 еллар)

- Методик  тема буенча әдәбият  сайлау һәм өйрәнү.

- Белем бирүче яңа технологияләр өйрәнү.

-Методик тема буенча әдәбиятнең исемлеге.

-Профессиональ  дәрәҗәне күтәрү планын төзү.

-Балаларның шәхси үсешенә бәяләмә. Балалар белән индивидуаль эш планлаштыру.

-Әти-әниләр өчен консультация әзерләү “Гаиләдә – экологик тәрбия”.

- Балалар һәм әти-әниләр белән яңа эффектив эшчәнлек формаларын  сайлау.

Ел дәверендә

 

Прогностик

(2017-2018 еллар)

-  Эшчәнлекнең  нәтиҗәләре.

- Сайлаган технологияләрне кертү, нәтиҗәсен билгеләү.

- Норматив документлар өйрәнү, яңа белем алу.

- Перспектив һәм календарь планнар төзү һәм аларны раслау.

- “Әти-әниләр арасында төрле конкурслар оештыру “Көзге муллык”, “Иң яхшы чыршы уенчыгы”, “Иң яхшы җимлек” һ.б.

-Балалар һәм әти-әниләр белән төрле  бәйрәмнәр үткәрү.

-Методик тема буенча әдәбият  өйрәнү:

Р.К.Шәехова “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”,Казан,2012.

- Әти-әниләр җыелышын  оештыру.

-Квалификацияне күтәрү курсларында катна-

шу.

- Методик тема буенча “Дошкольное воспи-

тание ” журналларыннан материал туплау.

- Педкиңәшмәнең эшчәнлегендә катнашу.

- Татарстан республикасында үсүче дару үләннәре  турында материаллар  җыю. Гербарий папкасын тулыландыру.

-Методик тема буенча  әдәбиятны өйрәнүне дәвам итү: М.А.Гуленкова и др. Лекарственные растения, Москва, 2002.

- Проектлар  төзү.

- Әти-әниләр өчен консультация “Туган як табигатен  яратыйк!”.

- Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләрен уртакла-

лашу максатыннан ачык шөгыльләрдә катнашу.

- Әти-әниләргә киңәш бирү, тәҗрибә белән уртаклашу.

- Педкиңәшмәнең эшчәнлегендә катнашу. Ачык шөгыльләрне анализлау.

-Методик тема буенча әдәбиятны  өйрәнүне дәвам итү: Т.М.Бондаренко “Экологические занятия с детьми 6-7 лет”, Москва,2002.

- Иҗади лабораторияне яңарту.

Ел дәверендә

Практик

(2018-2019 еллар)

- Эш тәҗрибәсен кертү.

- Методик комплексын формалаштыру.

- Методик тема буенча эшләгән эшкә яңалык кертү.

- Методик тема буенча әдәбият  өйрәнүне дәвам иттерү.

-Әти - әниләр өчен консультацияләр үткәрү.

- Экология, табигать почмакларын тулылан-

дыру.

- Балалар белән тәҗрибәләр үткәрүне дәвам иттерү.  

- Яңа уеннар, кулланмалар, матур әдәбият булдыру.

- Балалар белән оештырылган белем бирү эшчәнлекләре, әңгәмәләр, уеннар, күзәтүләр оештыру.

Ел дәверендә

       

Йомгаклау

(2019-2020 еллар)

- Үзеңнең эш тәҗрибәсен тарату, уртаклашу.

- Инновацион тәҗрибә белән уртаклашу.

- Эшләгән эшкә отчет ясау.

- “nsportal.ru” сайтында педагогик эшчәнлек-ненәтиҗәсен  бастыруны дәвам иттерү.

-Балаларның шәхси үсешенә бәяләмә. Балалар белән индивидуаль эш планлаштыру.

- Педкиңәшмәнең эшчәнлегендә катнашу.

- Балалар һәм тәрбиячеләр өчен оештырылган төрле иҗади конкурсларда катнашу.

- Шәһәр һәм район методик берләшмәләрендә катнашу.

Ел дәверендә

Методик әдәбият:

  1. Р.К.Шәехова “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”,Казан,2012.
  2. М.А.Гуленкова и др. Лекарственные растения, Москва, 2002.
  3. Т.М.Бондаренко “Экологические занятия с детьми 6-7 лет”, Москва,2002.
  4. В.А.Дрязгунова “Дидактические игры для ознакомления дошкольников с растениями”, Москва.
  5. Л.Ф.Павленко “В гармонии с природой”, Ульяновск,  1999.
  6. З.М.Зарипова,Р.С.Исаева “Үстерешле уеннар”, Казан,  2013.
  7. С.Н.Николаева “Комплексные занятия по экологии для старших дошкольников, Москва, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План повышения педагогического мастерства за 2016-2020 годы воспитателя Сабирзяновой Лилии Фаритовны

«Формирование у детей дошкольного возраста навыков безопасного поведения через ознакомление с правилами дорожного движения»Цель:1. Повышение своего профессионального мастерства и компетентности.2. Сов...

Индивидуальный план работы по повышению профессионального уровня в межатестационный период с 2016 - 2020 годы

quot;Воспитатель, который не сковывает, а освобождает, не ломает, а формирует, не подавляет, а возносит, не диктует, а учит, не требует, а спрашивает, переживает вместе с ребёнком много вдохнов...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня учителя - логопеда Комаровой Светланы Николаевны, на 2016-2020 учебные года

В настоящее время проблема профилактики и коррекции отклонений в состоянии здоровья российских детей приобрела особую актуальность. Это обусловлено, прежде всего, наличием большого числа дошкольников ...

Профессиональ дәрәҗәне күтәрү планы (2011-2015 еллар)

Туган илнең табигатеҺәрвакыт  матур булсын!Зәңгәр күктә кояш балкып,Кошкайлар җырлап очсын!Су, һава, кояш, хайваннар –Табигать  тереклеге,Һәркемгә билгеле битАларның кирәклеге!...

Шәхси иҗади үсеш планы.(2016 - 2020 еллар)

Бала бит - ул гөлчәчәкАңа бәйле киләчәк.Чәчәкләрне  шиңдермикВакытында сый бирик....

Шәхси иҗади үсеш планы. (2011 - 2015 еллар)

“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия - иң кирәкле эш булачактыр”....

Индивидуальный план 2016-2020

Индивидуальный план 2016-2020...