Шәхси иҗади үсеш планы. (2011 - 2015 еллар)
материал (средняя группа) на тему

Илалиева Фания Вагизовна

“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия - иң кирәкле эш булачактыр”.

                                                             Р.Фәхретдин

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.                                                                                                    

             

Тәрбияче Илалиева Фәния Вагыйз кызының 2011 – 2015 нче елларга

шәхси иҗади үсеш планы.

Иҗади үсеш темасы: “Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү.”

Максат:

тәрбия процессында халык педагогикасына таянып, балаларда әдәп - әхлак нормалары булдыру, аларны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле һәм конкурентлыкка сәләтле итеп тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Гаиләдә, балалар бакчасында, иҗтимагый урыннарда балаларның үз - үзләрен тоту күнекмәләрен, әхлакый гадәтләр тәрбияләү.

  1. Балаларның фикерләү сәләтен, хәтерен һәм сөйләм культурасын баету; коллективта эшләргә өйрәтү, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү, физик яктан үсешен камилләштерү, конкурентлыкка сәләтләрен үстерү.

  1. Үз халкың белән горурлану, туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аны сакларга өйрәтү.

  1. Гомумкешелек кыйммәтләренә зыян китермичә, милли, региональ компонентларны исәпкә алып, балаларны рухи яктан бай шәхес итеп тәрбияләү.

“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия - иң кирәкле эш булачактыр”.

                                                             Р.Фәхретдин

Балага әхлак тәрбиясе бирү - тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата - ананың вазыфасы үз балаларының кече яштән принципларны үзләштереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.

Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Балаларның, үсмерләрнең үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Шушы максат мине халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә.

Халык педагогикасы - фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан - буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф - гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.

Халык педагогикасы - акыллылык, рухи сафлык чишмәсе. Халык педагогикасы дип кешеләрнең табигый шартларда, күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен халыкны тәрбияләү һәм белем бирү максатларында куллану ысулларын атыйлар.

Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклар әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында еш кына педагоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланалар. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, оештыра да - алар балаларнын хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә. Шул ук вакытта әлеге тәрбия процессы тәрбиячеләр биргән юнәлеш буенча гына түгел, ә бәлки көтелмәгән хәлләр, көтелмәгән очраклар тәэсирендә дә дәвам итә. Ә болары әхлак тәрбиясе процессына уңай да, кире дә тәэсир итәргә мөмкин. Менә шушы хәл тәрбия эшендә катлаулылык тудыра һәм тәрбиячеләрдән зур осталык, күңел сизгерлеге сорый. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Җәмгыятькә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү исә - балаларда гражданлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү. Кеше үзенең шәхси тормышында, гаиләдә үзен билгеле бер җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән гражданы итеп хис итәргә тиеш.

Халык педагогикасы яшь буынга белем алу, фән һәм сәнгать өлкәсендә иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү, әхлакый камилләшү өчен җирлек тудыручы чараларның башлангыч нигезен тәшкил итә. Халкыбыз кешелек тормышында белемнең зур роль тотканын тирәнтен аңлый. Белем кешегә яхшы тормыш өчен көрәшне җиңеләйтүче зур көчкә ия. Халык фәнне, гыйлемне барлык байлыклардан да өстен куйган, әдәпсезлекне һәм наданлыкны өнәмәгән, кешенең акылын һәм зирәклеген югары бәяләгән. Моның шулай икәнлеге татар халык иҗаты әсәрләрендә дә киң чагылыш тапкан. Фольклор әсәрләре - хезмәт халкының тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе нәтиҗәсендә туган барлык белемнәрнең бергә җыелмасы ул. Фольклор халык һәм борынгы кешелек җәмгыяте культурасына нигез салучыларның аң - белемен, тапкырлыгын, зирәклеген чагылдыра һәм балаларга рухи - әхлакый тәрбия бирудә милли мәгарифнең төп таянычы булып тора. Фольклор әсәрләре, этнографик материаллар, халык традицияләре, уен һәм бәйрәмнәр, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләр, гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе халык педагогикасы мирасының төп өлешен тәшкил итә. Шөгыльләрдә һәм өстәмә белем бирү эшчәнлекләрендә балада гуманлылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык педагогикасыннан киң файдаланабыз.

Минем шәхси үсеш темасының актуальлеге - матди  байлыкларның рухи байлыктан өстенрәк торуы - безнең җәмгыяьткә куркыныч яный торган күренеш. Балаларда яхшылык, шәфкатьлелек, киң күңеллелек, намуслылык, кешелеклелек хисләренең кими баруы.

Эш этаплары

Тема   өстендә   эш   барышында   үткәрелгән чаралар

Вакыты

Диагностик

(2011-2012 еллар)

  • Методик тема буенча фәнни - методик

әдәбиятны өйрәнү

- Еллык, перспектив һәм календарь планнарны төзү, өйрәнү һәм анализлау.

- Шәхси  иҗади  үсеш  планын төзү.

- Түгәрәк эшенең планын төзү.

- Норматив документларны өйрәнү.

- Конспектлар, тезислар язу.

 - Ата - аналар белән Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә гаиләнең роле” темасына индивидуаль әңгәмә.

- Тематик педкиңәшмәдә катнашу. “Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор” дигән темага тәрбиячеләр алдында чыгыш ясау.

- “Сәламәт  тәндә  -  сәламәт  акыл!” темасына ата - аналар белән анкеталар уздыру.

сентябрь

даими

сентябрь

сентябрь

октябрь

даими

Прогностик

(2013-2014 еллар)

  • Тәрбия бирүдә җибәрелгән хаталарны билгеләү һәм төзәтү юнәлешендә эшләү.

  • Белем бирү һәм тәрбия эшендә материал базаны баету буенча эш.

- “Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү” дигән темага ата - аналар җыелышы үткәрү.

- Тәрбия бирүдә җибәрелгән хаталарны билгеләү һәм төзәтү юнәлешендә ата - аналар белән  анкеталар һәм тестлар үткәрү.

- Интернет материаллар белән танышу, өйрәнү, куллану. “sabyem.ru”, “nsportal.ru” “maam.ru” сайтларындагы кызыклы материалларны күзәтеп бару.

- Уртанчылар төркемендә “Туган ягымның ел фасыллары” дигән ачык шөгыль күрсәтү.

- Балалар һәм тәрбиячеләр өчен оештырылган төрле иҗади конкурсларда катнашу.

- Ата - аналар һәм балалар арасында “Иң яхшы чыршы уенчыгы” дигән конкурс уздыру.

- Тематик папкаларны тулыландыру: иллюстрацияләр, дидактик материаллар, кулланма материаллар.

- Үз   белемемне   күтәрү эшчәнлеген   анализлау.

- Ата - аналар һәм балалар арасында  кул эшләренә һәм рәсемнәргә “Җиңү китерде безгә яз” темасына конкурс уздыру.

- Иҗади лабораторияне яңарту.

- Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен  уртаклашу максатыннан ачык чараларда катнашу.

- Ата - аналарга киңәшләр бирү, тәҗрибә уртаклашу.

- Педкиңәшмәләрдә катнашу.

- Ата - аналар өчен “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Салкын тисә”, “Сак булыгыз юлларда”, “Наз кирәк”, “Витаминнар”, “Авыруларга каршы нык калкан”, “Бәйләнешле сөйләм телен үстерү”, “Юллар имин, адымнар нык булсын” һ.б. информацион күчмә папка әзерләү.

- Ата - аналар һәм балалар арасында  “Әтием - минем күңелемдә мәңгелек ышаныч” дигән темага рәсем конкурсы үткәрү.

- “Баланы ничек әхлаклы итеп тәрбияләргә” дигән темага индивидуаль әңгәмә.

- “Балалар белән нәрсә укырга” ата - аналар өчен китап күргәзмәсе оештыру.

- “Тату гаилә  - ил терәге” гаиләгә чаралар аша ярдәм итү (диспутлар, түгәрәк өстәлләр, гаилә бәйрәмнәре, тренинглар оештыру).

Октябрь

декабрь

даими

март

даими

декабрь

гыйнвар

май

даими яңартып тору

февраль

Практик

(2018-2019 еллар)

  • Тәҗрибәле  тәрбиячеләрнең хезмәтләрен өйрәнү,  ачык шөгыльләр карау, алдынгы шөгыль алымнарын үзләштерү.

- “Балаларны халык аваз иҗатына нигезләнеп тәрбияләү”  темасына һәр ата - ана белән индивидуаль әңгәмә.

- Квалификацияне күтәрү курсларында булу.

- “Иң зур байлык – сәламәтлек” проектын төзү һәм педкиңәшмәдә анализлау.

- Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган темага балалар белән әңгәмәләр, педагогик ситуацияләр, сорау алулар үткәрү.

февраль

Йомгаклау

(2019-2020 годы)

- Рухи - әхлакый тәрбия бирү буенча методик материалларны системага салу.

- Шәхси методик тема буенча эшләнгән эшкә

йомгак  ясау һәм бәяләү.

 

Кулланылган  әдәбият.

  1. Әдәплелек дәресләре. Көч һәм рух тамырлары. Казан. Мәгариф, 2000
  2. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1998.
  3. Мәхмүтов Х.  Ел тәүлеге-12 ай. Казан:  Тат.кит.,нәшр., 1991
  4.  Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэттдин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия эшендә  файдалану. Казан, 2006.
  5. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.- Казан: Тат.,кит. нәшр., 1992.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План по самообразованию на 2011-2015 учебные годы

План по самообразованию на 2011-2015 учебные годы...

индивидуальный план работы воспитателя Мухамедшиной Лилии Мансуровны на межаттестационный период (2011 - 2015 гг.)

Материал представляет собой план профессиональого развития  воспитателя на межаттестационный период....

Индивидуальный план по самообразованию на 2011-2015 год. Воспитатель: Салахова Ляйсан Галиахметовна.

Индивидуальный план по самообразованию на 2011-2015 год.Воспитатель: Салахова Ляйсан Галиахметовна....

Профессиональ дәрәҗәне күтәрү планы (2011-2015 еллар)

Туган илнең табигатеҺәрвакыт  матур булсын!Зәңгәр күктә кояш балкып,Кошкайлар җырлап очсын!Су, һава, кояш, хайваннар –Табигать  тереклеге,Һәркемгә билгеле битАларның кирәклеге!...