Профессиональ дәрәҗәне күтәрү планы (2011-2015 еллар)
материал по теме

Туган илнең табигате

Һәрвакыт  матур булсын!

Зәңгәр күктә кояш балкып,

Кошкайлар җырлап очсын!

Су, һава, кояш, хайваннар –

Табигать  тереклеге,

Һәркемгә билгеле бит

Аларның кирәклеге!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon samoobraz-e_2011-2015.doc85 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”  мәктәпкәчә белем   бирү муниципаль бюджет учреждениесе

_____________________________________________________________________________

Профессиональ  дәрәҗәне күтәрү планы

(2011-2015 еллар)

Төзеде: югары кв. категорияле тәрбияче Валеева Г.А.

Тема: Экологик тәрбия аша балаларда әхлак сыйфатларын тәрбияләү” (зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: Үзеңнең теоретик белем дәрәҗәсен, профессиональ осталыкны һәм компетентлыкны  үстерү.

Бурычлар: 

- Балаларда экологик белемнәр формалаштыру.

- Табигатьтә үз-үзеңне дөрес , әдәпле тоту , үсемлекләргә  һәм җан ияләренә карата сакчыл караш тәрбияләү.

- Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам иттерү.

- Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен  үстерү.

- Балаларда экологик аң, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Теманың актуальлеге:

Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиешбез. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга? Табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү кечкенәдән үк башлана. Балаларда өлкәннәргә хөрмәт, тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә сак караш, үзара ярдәмләшү, табигатьтә үз-үзеңне әдәпле тоту, рухи сафлык, хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбияләнә.

Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ул. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алабыз Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы.  Шуның өчен, нәкъ менә  балалар бакчасында, тирә-якны өйрәнү, табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, экологик тәрбия бирү – актуаль бурычларның берсе булып тора.  Бу эш әти-әниләр белән берлектә  алып барылырга тиеш. Шул вакытта гына балада әйләнә-тирә мөхиткә кызыксыну уяна, бала табигатьнең матурлыгын күрә һәм аңлый белә, гуманлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар,  табигать һәм анда яшәүче тере җан ияләренә карата миһербанлы караш тәрбияләнә.

Балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш :

И, күңелле бергә безгә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында:  

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычыратмагыз,

Пыяла – чүп  атмагыз!

Эссе чакта, коры чакта                    

Урманда ут якмагыз.

Табигатьне саклагыз!!!

Үз  эшемдә төрле технологияләр кулланам:

 - уен, әдәби әсәрләр;

 - проблемалы;

 - проект төзү;

 - консультатив;

 - визуаль;

 - тәҗрибәләр; ИКТ.

Эш этаплары

Практик эшчәнлек

Вакыты

Диагностик

(2011-2012 еллар)

- Методик  тема буенча әдәбият  сайлау һәм өйрәнү.

- Белем бирүче технологияләрне өйрәнү.

-Методик тема буенча әдәбиятнең исемлеге.

-Профессиональ  дәрәҗәне күтәрү планын төзү.

-Балаларның шәхси үсешенә бәяләмә. Балалар белән индивидуаль эш планлаштыру.

-Әти-әниләр өчен анкета«Экологик тәрбия турында без нәрсә беләбез?» (алынган темага әти-әниләрнең мөнәсәбәтләрен ачыклау)

- Әти-әниләр җыелышы. Чыгыш  “Табигатьне яратыйк һәм  саклыйк”.

- Әти-әниләр өчен консультация әзерләү “Бала һәм бүлмә гөлләре”, “Кошларны ашатыйк”, “Тылсымлы су” һ.б

-Әти-әниләр өчен информацион күчмә папкалар әзерләү  “Кабак”, “Алтын мыек”, “Тузганак”.  

Сентябрь

Сентябрь

      Ел башында

 

Октябрь

         

           Ноябрь

Декабрь

Гыйнвар

Февраль

Март

Апрель

Май

Прогностик

(2012-2013 еллар)

-  Эшчәнлекнең  нәтиҗәләре.

- Сайлаган технологияләрне кертү, нәтиҗәсен билгеләү.

- Норматив документлар өйрәнү, яңа белем алу.

- Перспектив һәм календарь планнар төзү һәм аларны раслау.

- “Әти-әниләр арасында конкурс оештыру “Көзге байлык”.

-Балалар, әти-әниләр  белән “Уңыш бәйрәме-

нә” әзерләнү.

-Методик тема буенча әдәбият  өйрәнү: С.Н.Николаева. Методика экологического воспитания в детском саду. М.: Просвещение, 2004.

-Балаларның шәхси үсешенә бәяләмә. Балалар белән индивидуаль эш планлаштыру

- Әти-әниләр җыелышын  оештыру.

- Проект төзү “Көз күчтәнәчләре”

-Методик тема буенча әдәбиятны  өйрәнүне дәвам итү: Л.Г.Горькова, А.В.Кочергина, Л.А.Обухова “Сценарии занятий по экологическому воспитанию дошкольников”, Москва, 2005.

-Педкиңәшмәнең эшчәнлегендә катнашу.

- Экологик почмагын  тулыландыру: төрле табигый материаллар туплау (кабак, өрәңге,карбыз,  иген культура  орлыклары, нарат һәм чыршы күркәләре һ.б.).

- Әти-әниләр һәм балалар арасында конкурс оештыру”Иң яхшы чыршы уенчыгы”.

-  “Яңа ел” бәйрәмен оештыру, әти-әниләрне бәйрәмгә чакыру.

-Район методик берләшмәләрендә катнашу. 

-Методик тема буенча  әдәбиятны өйрәнүне дәвам итү: И.Х.Мияссарова “Табигать һәм балалар”, Казан, 2003.

- Проект төзү “ Тылсымлы кыш”

- Әти-әниләр өчен консультация “Кыш көне саф һавада имин йөрү”.

- Үстерешле, дидактик  экологик уеннар ясау.

- Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләрен уртакла-

лашу максатыннан ачык шөгыльләрдә катнашу.

- Педкиңәшмәнең эшчәнлегендә катнашу. Ачык шөгыльләрне анализлау.

-Методик тема буенча әдәбиятны  өйрәнүне дәвам итү: Г.Ш.Мазитова и др. “Природа и ребенок” под ред. Р.К.Шаеховой, Казан,  2002.

-Әти -әниләр җыелышы  «Тиздән мәктәпкә»

 

- Әти-әниләр һәм балалар арасында конкурс оештыру “Җиңү китерде безгә яз”.

- Балалар белән “Ямьле җәй!” темасына рәсем конкурсында катнашу.

-“Сабантуй” бәйрәмен  әзерләү һәм оештыру.

Сентябрь

Сентябрь

         Сентябрь

Октябрь

Октябрь

         

Октябрь

Ел саен

         

Ноябрь

         

Декабрь

Декабрь

Декабрь

   

Декабрь

Декабрь

Ел дәверендә

Гыйнвар

Февраль

Февраль

Март

Март

Апрель

Апрель

Апрель

Май

Җәйге сәламәтләндерү чоры

Практик

(2013-2014 еллар)

- Эш тәҗрибәсен кертү.

- Методик комплексын формалаштыру.

- Методик тема буенча эшләгән эшкә  яңалык кертү.

- Үстерешле, демонстрацион папкалар ясау “Минем йорт хайваннарым “ (фотоальбом),

 “Ел фасыллары”, “Кыргый хайваннар”, “туган як”, “Кошлар”.

-Экологик тәрбия буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспектлары төзү. Педагоглар белән тәҗрибә уртаклашуда катнашу. Балалар эшчәнлегендә практик куллану.

- “Мәгариф”, “Салават күпере”, “Обруч” журналларыннан материаллар туплау.

-Әти - әниләр өчен консультация “Йорт хайваны һәм бала”.

- Балалар арасында рәсем күргәзмәсе оешты-

ру “Әтием минем”.

- Балалар белән тәҗрибәләр үткәрү  “Төсле су”,“Су - үтә күренмәле”, “Суның тәме, исе юк”.

.- Интернет материаллар белән танышу һәм өйрәнү, эштә куллану.

- “Балалар бакчасында Федераль дәүләт белем стандарты (ФГОС)  буенча балаларга тәрбия һәм белем бирү эшендә уен технологияләре куллану” темасына үткәрелгән квалификацияне күтәрү курсларында катнашу”, йомгаклау проектын язу.

-  Әти-әниләр өчен консультация “Яз – вита-

миннар кирәк вакыт”.

- Балалар һәм тәрбиячеләр өчен оештырылган төрле иҗади конкурсларда катнашу.

- Балалар белән “Спасибо деду за победу!” дигән  иҗади конкурста катнашу.

-“Җиңү бәйрәменә” әзерләнү һәм оештыру, балаларның дәү әтиләрен, дәү әниләрен, вете-раннары чакыру.

- “Чыгарылыш бәйрәменә” әзерләнү һәм оеш-тыру.

Ел башында

Ел дәверендә

       

Декабрь

Гыйнвар

Февраль

Март

Март

Апрель

Апрель

Ел дәверендә

Май

Май

Май

Йомгаклау

(2014-2015 еллар)

- Үзеңнең эш тәҗрибәсен

тарату, уртаклашу.

- Шәхси сайт булдыру.

-“nsportal.ru” сайтында педагогик эшчәнлек-нең нәтиҗәсен  бастыру.

-Балаларның шәхси үсешенә бәяләмә. Балалар белән индивидуаль эш планлаштыру

- Әти-әниләр җыелышы оештыру.

- Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык белем бирү эшчәнлеген күрсәтү “Озын колакның туган көне”.

- Педкиңәшмәнең эшчәнлегендә катнашу.

-Әти-әниләр өчен  анкета сораулары әзерләү, анкета тутыру, нәтиҗә ясау.

Сентябрь

Даими

Октябрь

Октябрь

Ноябрь

Ноябрь

Декабрь

Методик әдәбият:

1. С.Н.Николаева. Методика экологического воспитания в детском саду. М.: Просвещение, 2004.

2. Л.Г.Горькова, А.В.Кочергина, Л.А.Обухова “Сценарии занятий по экологическому воспитанию дошкольников”, Москва, 2005.

3. К.В.Закирова “Балачак аланы”, Казан РИЦ нәшрияты, 2011.

4. Р.К.Шәехова, К.В.Закирова “Иҗат баскычлары”, Школа Казань, 2001.

5. К.В.Закирова,Л.Р.Мортазина “Әй уйныйбыз, уйныйбыз”, Казан – 2013.

6. З.М.Зарипова, А.Х.Габдрахимова, А.Т.Миникаева “Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге”, Казан – 2013.

7.Природа и ребенок //         Программа экологического образования дошкольников. Под ред. Р.К.Шаеховой – Казань: РИЦ “Школа”, 2002.

8.Л.Х. Дәүләтшина. Бармакларны уйнатабыз - сөйләм телен үстерәбез.  Казан: РИЦ «Школа», 2009.

9. И.Х.Мияссарова “Табигать һәм балалар”, 2003.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План по самообразованию на 2011-2015 учебные годы

План по самообразованию на 2011-2015 учебные годы...

индивидуальный план работы воспитателя Мухамедшиной Лилии Мансуровны на межаттестационный период (2011 - 2015 гг.)

Материал представляет собой план профессиональого развития  воспитателя на межаттестационный период....

Индивидуальный план по самообразованию на 2011-2015 год. Воспитатель: Салахова Ляйсан Галиахметовна.

Индивидуальный план по самообразованию на 2011-2015 год.Воспитатель: Салахова Ляйсан Галиахметовна....

Шәхси иҗади үсеш планы. (2011 - 2015 еллар)

“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия - иң кирәкле эш булачактыр”....