План-конспект занятия по художественной литературе (старшая группа) на тему: Театрализация сказки "Репка" с детьми старшей группы на татарском языке
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Театрализация русской народной сказки "Репка" детьми старшей группы получился отличной. Мы выступили перед самыми маленькими, перед мамами. Было интересно. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shalkan.docx990.87 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     Шалкан    

(Рус халык әкияте “Репка” буенча инсценировка)

Балалар  әкият персонажлары костюмнарыннан, ярымтугәрәк ясап тезеләләр. Уртада ике алып баручы.

Алып баручылар (бергә).Исәнмессез, кунаклар!

1 алып баручы.Без буген рус халык әкиятен татар телендә курсәтәбез.

2 алып баручы. Әкият “Шалкан” дип атала.

Икесе бергә. Рэхим итеп карагыз!(икесе ике якка китәләр).

Тычкан. Мин- Тычкан,  чи-чи-чи!(Йөгереп кереп кача).

Песи. Ә мин песи булам.Исемем – Мияубикә. Мияууу!(Йомшак келәмгә барып ята).

Эт. Мин эт булам. Исемем – Акбай. Һау-һау-һау!(Оясына кереп кача).

Кыз.Ә мин- кыз,исемем-Гөлзирә.(өйгә кереп китә).

Әби.Мин әби булам инде.(өйгә кереп китә).

Бабай.Ә мин бабай булам.(өй янына барып баса).

Шалкан. Ә мин –шалкан. (әйләнеп ала да уртага барып утыра).

1а.б.Бабай шалкан утырткан.

C:\Users\рания\Desktop\DSCF5251.JPG2а.б. Шалкан зу-у-ур булып ускән.

Бабай (чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәли әйләнеп йөри).

       

         Ай Аллам, вай Аллам!

         Каян ускән бу шалкан                                        

Кайсы ягыннан тартыйм,

 Ничек кенә чыгарыйм?(башын кашып тора).

Туктале, әбисен чакырыйм әле. Әбисе, әбисе дим, чык әле монда!

Әби(яулыгын төзәткәләп).

Ятып кына торыйм, дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабага,

Шалканга карап тора?

Бабай(шалканга курсэтеп).        

         Кур, әбисе, нинди шалкан

C:\Users\рания\Desktop\DSCF5253.JPG         Ускән безнен бакчада !

         Бергэлэшеп тартып чыгарыйк,

        Тотын минем аркага!

1а.б. Әби-бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар , тартып чыгара алмыйлар икэн.

Әби(мангаеннан тирен сөртеп ала).

        Булмый , бабай, туктале,

        Кызны чакырыйк әле,

        Кызым, кызым,Гөлзирә!

       Кил әле син бирегә!

Кыз( көзгесенә карый-карый чыга)

Ай, битләрем алланды.

Иреннәрем кызарды.

Эбием, тагын ни булды,

Мине өйдән чыгардын?

Әби( кулы белән шалканга курсәтеп)

          Кара, кызым, курәмсен,

          Шалкан ничек ускәнен

          Бергәләп тартып карыйк,

          Бу шалканны чыгарыйк!

(кыз бии-бии, шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына).

C:\Users\рания\Desktop\DSCF5256.JPG2 а.б. Кыз –әбигә, эби-бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар- тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

        Кыз (кулына карый)

        Ай, кулым арыды,

        Тартуы авыр ла.

        Акбайны чакырыйк,        

        Булышсын тартырга!

        Акбай,Акбай! Кайда син,

        Ник бирегә килмисен?

        Акбай, булыш, бик авыр,

        Бу шалканны тартуы.

        Акбай (чыга).

         Һау-һау-һау! Ни булды монда?

         Көне буе йортны саклыйм,

         Бер каракны да китермим,

          Энәгә дә тидермим.

          Һау-һау! Нәрсә булды, Гөлзия?

C:\Users\рания\Desktop\DSCF5259.JPG

         Кыз ( курсэтеп).

         Тотын минем аркама,

          Әйдә, шалкан тартырга.

( Акбай, һау-һаулап, шалканны урап чыга, кызнын аркасына килеп тотына).

1 а.б. Акбай- кызга, кыз- әбигә, әби- бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар).

            Акбай (туктап, тирен сөртә).

            Һау-һау-һау! Булмый болай!

             Шалкан бигрәк зур булган.

             Кая син мияубикә?

             Ярдәмгә килеп җит лә!

       Мияубикә (келәмнән торып чыга).

             

C:\Users\рания\Desktop\DSCF5261.JPG             Мияу- мияу- мияу мин ,        

              Һәрвакытта уяу мин .

              Сөт эчәм, тычкан тотам,

              Йокларга бик яратам!(киерелеп              ала).

                                                        Акбай, Акбай! Ник уяттын мине?

              Акбай (курсәтеп)

              Бабай шалкан устергән,

              Шалкан гаҗәп зур булган.

              Тартып- тартып карыйбыз-

              Һич чыгара алмыйбыз.

              Булыш әле , Мияубикә!

2 а.б. Песи- эткә, эт –кызга, кыз- әбигә, әби- бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар- тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Мияубикә (барысы да “уфф!” дип, тирләрен сөртәләр).

                   Мияу- мияу, арыдым,

                   Ә шалкан чыкмый һаман.

                   Бергэ- бергэ җинел булыр,

                   Ярдәм сорыйк Тычканнан.

                   Тычкан- Тычкан,чи- чи- чи !

                   Син кайларда йөрисен?

                   Һич тимәскә суз бирәм,

                   Килсән иде тизерәк.

Тычкан (чыга).

 Качып ипи кимердем .

Әллә шуны сизденме?        

Мияубикә, ни булды?

Чабып килдем тизерәк.

C:\Users\рания\Desktop\DSCF5264.JPG                    Мияубикә ( курсэтеп).

                     Бабай устергэн шалкан,

                     Шалканы бик зур булган!

                     Тычкан, ярдәмен кирәк,

                      Тартып чыгарый тизрәк!

1 а.б. Тычкан – песигә, песи-эткэ, эт- кызга, кыз- әбигә, әби- бабайга, бабай шалканга тотынган.Тарталар- тарталар икән – шалкан килеп тә чыккан!

C:\Users\рания\Desktop\DSCF5265.JPG               Шалкан (торып баса).

               Бабай чәчте орлыгым,

               Сулар сибеп устерде.

                Витаминлы, бик файдалы,

                Тәмле  булып өлгердем.

Балалар тугәрәк ясыйлар,Шалканны уртага алалар.

Балалар(җырлыйлар). Эй, бабабыз бик унган

C:\Users\рания\Desktop\DSCF5268.JPG                             Устергән шунды шалкан!

                             Шалкан ускән,зур булган,        

                              Бөтен бакчабыз тулган.

                              Без әбигә булышырбы

                               Бергәләп тәмләп ашарбыз.

                 (кунакларга карап, кулларын җәеп)

                               Шалканны авыз итәргә

                                Без сезне дә чакырабыз.

Барысы бергә баш ияләр.Алып баручылар ролҗләрдә кемнәр уйнаганын әйтеп чыгалар.Тагын бер кат баш ияләр.

C:\Users\рания\Desktop\DSC02310.JPG                     

Оештырды тэрбияче: Гумерова Рания  Фаиловна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИ ПО ХУДОЖЕСТВЕННОЙ ЛИТЕРАТУРЕ«В ГОСТИ К БАБУШКЕ ВАРВАРЕ» В ПЕРВОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЕ

приучать детей слушать народную потешку; сопровождать чтение игровыми действиями; развивать разговорную речь детей, внимание, память; активизировать словарь детей словами: печка, черпачок, мисочка, фа...

Планирование занятий по художественно- эстетической деятельности с использованием нетрадиционных техник с детьми старшей группы (5 – 6 лет)

Разработка занятий на год, к программе "Развитие творческих способностей через нетрадиционные техники рисования"...

Конспект непосредственно-образовательной деятельности образовательной области «Познание» с детьми старшего дошкольного возраста «ЭКСПЕРИМЕНТАЛЬНАЯ ЛАБОРАТОРИЯ С ДЕТЬМИ СТАРШЕГО ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА «ВОЗДУХ И ЕГО СВОЙСТВА»

Конспект непосредственно-образовательной деятельности образовательной области «Познание» с детьми старшего дошкольного возраста«ЭКСПЕРИМЕНТАЛЬНАЯ ЛАБОРАТОРИЯ С ДЕТЬМИ СТАРШЕГО ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА «ВО...

Конспект занятия чтения художественной литературы "Большие ноги шли по дороге..." в первой младшей группе

Этот конспект занятия для воспитателей работающий в первой младшей группе....

План-конспект подгруппового занятия по формированию элементарных математических представлений для детей с нарушениями слуха старшей группы и для детей с ТМНР

План-конспект подгруппового занятия по формированию элементарных математических представлений может быть использован в работе с детьми с нарушениями слуха дошкольного возраста в старшей группе и в раб...

план-конспект по ознакомлению с художественной литературой

Конспект зянятия в разновозрастной группе СДТема: Чтение рассказа Н. Калининой «Про птиц»Цель:   ознакомление детей дошкольного возраста с произведением Н. Калининой «Про п...